Калфак, чапан, хәситә…
Вакыт кырыс. Кайчандыр әби-бабаларыбыз яратып кигән милли киемнәрне хәзер сандык төбеннән чыгарып карап булмый. Әмма «Татарстан», Казан Кремлендәге Кабул итү урыннарында оештырылган «Татар киеме – традицияләр һәм трансформация» күргәзмәсенә барып, борынгы киемнәрне күреп кайтты.
Баш киеме-очлым, тезгә кадәр озын камзул, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән авыр изү-хәситә (аның өчен асылташ-тәңкәләрне кыз бала тууга ук җыя башлаганнар). Мондый киемнәргә сокланганда, кайчандыр Казан туташ-ханымнарының шундый авыр бизәнгечләрне тагып йөргәненә ышанып та булмый. Шул ук вакытта моны кайчандыр күргәнеңне хәтерлисең. Геннар дәрәҗәсендә сакланып калган хәтерме соң бу? Юк, барысы да бик гади: XVII гасырда яшәгән билгесез рәссам Сөембикә ханбикәне шуңа охшаш киемнәрдән сурәтләгән икән бит. Менә шушы картинаны кайчандыр күргәнгә, әллә нинди сәер хис туа да инде.
Борынгы казылмалардан ниндидер предметларны торгызган археолог кебек үк, ерак үткәндәге бай татар хатыны костюмын реконструкцияләгән рәссамны да бәлки нәкъ менә шул картина иҗатка рухландыргандыр да әле. Сүз дә юк, яңартылган әлеге костюм сокландыра. Әмма икенчесе күңелгә тагын якынрак, анысы – узган гасыр башындагы авыл кызының киеме: күлмәк, чигелгән апак алъяпкыч, көмеш чулпы кушып үрелгән чәч толымнары... Анысы бөтенләй башка төрле хисләр уята: бик якын, үзеңнеке, самими. Менә шунысын күргәндә геннар дәрәҗәсендә сакланып калган хәтер уянадыр кебек тоела. Чөнки безнең күпчелегебез аксөякләр нәселеннән түгел бит, тамырларыбыз авылга барып тоташа.
Бәлки, нәкъ менә шуңа бу реконструкциянең, рәссамның иҗат фантазиясе генә булмыйча, бик төгәл күчермә булуына ышанасы киләдер дә. Һәрхәлдә, минем йөз яшькә кадәр диярлек яшәгән әбием шундый костюмнан әле күптән түгел генә – узган гасырның җитмешенче елларында гына йөри иде. Ә ул кыз чагында чәч толымына кушып үргән Әби патша (Екатерина) тәңкәсе безнең гаиләдә һаман саклана әле...
Хәер, әлеге күргәзмәдә һәр кеше күңелендә әллә нинди кадерле истәлекләр уяткан үз предметын күреп алгандыр мөгаен. Кемдер борынгы гаилә фотографиясендә сакланган калфакны «тапкандыр», кемдер татар хатын-кызларына буыннан-буынга тапшырыла килгән бизәнгечнең нәкъ менә чулпы булуын биредә тәүге тапкыр белеп алгандыр. Ә менә кайберәүләр XIX гасыр азагы шәһәрендә популяр «буржуаз» һәм европача татар киеменең традицион түбәтәй белән ничек ярашып торуына гаҗәпләнгәндер.
Тагын шунысы да таң калдыра: Казан татарларының тарихи киемнәрен яңартып иҗат иткәндә, хәзерге Татарстан осталары XIX гасыр азагы – XX гасыр башындагы чын материалларны (кытай ефәге, итальян винтаж тукымасы һ.б.) кулланган. Ихтимал, шуңа күрә дә торгызылган борынгы гүзәллек белән танышу шундый самими һәм һәркем өчен дә бик кадерле, якын булып чыккандыр. Әлеге күргәзмә даими эшләсен иде. Һәм тагын да кызыклырак булсын.
Чыннан да, яңа тегелгән костюмнар янәшәсенә ни өчен музейларда сакланган чыннарын да элеп куймаска әле? Ихтимал, алар бераз таушалгандыр, әмма бу тагын да көчлерәк тәэсир итә бит: үз заманының төсен саклаган әлеге киемнәр әллә нинди сихри куәткә ия булырга мөмкин. Костюмнар ярдәмендә аерым композицияләр төзергә дә була. Мәсәлән, традицион кием кигән татар гаиләсе чәй эчеп утыра. Әйе, бу очракта башсыз манекеннар түгел, бәлки, балавыз сыннар кирәк булачак. Күргәзмә исә тагын да күбрәк тамашачыны җәлеп итәчәк – Дубайдагы шул тәртиптә эшли торган музей моңа иң шәп дәлил булып тора.
Сүз уңаеннан, бер ел элек, яңартылган татар костюмнарын Кабул итү урыннары бинасында беренче тапкыр күрсәткәндә, бик матур дефиле дә оештырылган – «Милли костюмнар театры» чыгыш ясаган иде. Шулчакта биредә театрлаштырылган тамашалар үткәрелде, туристлар өчен һәр көн иртә-кич милли костюмнар, милли мода тәкъдим ителде.
Мин кайчан да булса болар барысы да тормышка ашырылыр, дип ышанам. Милли киемдәге балавыз сыннардан композицияләр дә. Экспозициядәге яңартылган костюмнар янәшәсендә раритет милли костюмнар да. Театрлаштырылган тамашалар да, көндәлек иртәнге һәм кичке дефиле дә. Теләге булган һәркемгә татар милли киемен киеп карау һәм фотога төшү мөмкинлеге дә. Безнең милли киемнәребез моңа бик лаек бит!
Сафа Гәрәев
Автор фотолары
Добавить комментарий