
Камышлы җәннәт
Казанның кайсы урынында табигый оазис пәйда булачак.
11 сентября 2017

ТРЕНДТА – ТАБИГЫЙЛЕК
Барысы да Кабан күленнән башланган. Әлеге күлләр системасы ярларын төзекләндерүнең иң яхшы концепциясенә конкурс былтыр июньдә игълан ителгән иде. Анда 18 илдән белгечләр катнашкан, 160 тан артык архитектура бюросы үз гаризаларын җибәргән.
Идеяләр бик күп һәм берсеннән-берсе әкәмәтрәк булган. Мәсәлән, Кабанда шәһәрнең яңа символын – Зилант аждаһасы манарасын төзү. Су өстендәге йөзмә айсбергта дискотекалар үткәрү. Яисә түбән күлдә берничә биосфера булдырып, аларда бөтенләй башка географик зоналар табигатен җанландыру. «Сыгылмалы тасма – Казанның үлемсез хәзинәләре» концепцияле проект исә җиңеп чыккан. Аның төп идеясе гади һәм ышандыргыч: күлне кешеләргә кайтару (исегезгә төшерәбез, хәзер шәһәр халкы ярның нибары бер кечкенә генә урынында су буена төшә ала). Абруйлы жюри проектка экология критерийлары буенча бик югары баллар куйган, шуңа әлеге хезмәт башкаларын күпкә артта калдырган.
Бу идеянең авторы – Кытайның Туренскейп компаниясе, ул үзенең масштаблы ландшафт проектлары белән бөтен дөньяда танылган. Алар арасында – Харбин, Сиэтл, Гонконгтагы, Бали утравындагы паркларны тәртипкә китерү... Компания фәлсәфәсенең нигезендә табигать һәм кешенең урбанлашу шартларында үзара тыгыз бәйләнеше ята. Казанда ул Кабан күлләре системасының буеннан-буена сузылган яшел-зәңгәр билбау рәвешендә тормышка ашырылачак, табигать объектларын мәдәни мохит һәм торак мәйданнар белән «туганлаштырачак».
– Экологик материаллар файдасына без бетоннан баш тартабыз, суны чистартабыз, аның янына ук барып җитәрлек ясыйбыз, мәдәни чаралар өчен мохит формалаштырабыз, – диде Туренскейп бюросы президенты һәм баш дизайнеры доктор Конгжан Ю үзпроектын ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иткәндә. – Без су шәһәрнең аерылмас өлешенә әйләнә торган җәмәгать урыннары булдырабыз. Ул сыгылмалы элементтай эшли – һәркем өчен, теләсә кайсы фасылда. Безнең идеябез шуннан гыйбарәт: без мәдәни мирастан читкә тайпылмаска, шәһәрнең хәтерен һәм тарихын сакларга тиеш.
Үз чиратында, республика җитәкчелеге кытай архитекторлары идеяләрен тулы күләмендә, бернинди кыскартуларсыз тормышка ашыру ниятен белдерде.
ХӘТТА СУ БАСУ БЕЛӘН ДӘ ДУСЛАШЫП БУЛА
Моңа охшаш проектларның берсен компания ватаннарында – Кытайда гамәлгә ашырган. Тайчжоу округы халкы озак вакытлар буе су басулардан интеккән. Хакимият елга каналын торгызуга күп көч һәм акча сарыф иткән, әмма бу проблеманы кискенләштергән генә. Су басулар белән көрәшүне түгел, бәлки дуслашуны артыграк күргән Туренскейп архитекторлары иң беренче эш итеп бетон ярларны җимерергә тәкъдим иткән. Икенче этапта эчке буалар буылган. Өченче этапта парк булдырылган. Бүген җансыз канал урынында искиткеч гүзәл «Йөзмә бакчалар» ландшафт комплексы җәйрәп ята. Су басулар проблемасы да хәл ителгән, кешеләр өчен күпфункцияле мәдәни мәйдан да пәйда булган.
Моңа охшаш чишелешнең Казан өчен актуальлеген бүген табигать көчләре үзләре таләп итә. Быелгы җәй безнең төбәкне аномаль явым‑төшем күләме белән «сөендерде» инде. Кайвакыт Татарстан башкаласы урамнары Венеция каналларын хәтерләтте.

Шәһәрдә яңгыр суының ничек җыелуын без барыбыз да балачактан ук беләбез. Кәгазь көймәләр әлеге процесска иң күрсәтмә сурәтләр булып торадыр, мөгаен: башта су асфальт тротуарлардан юлларга, аннары, алар буйлап, бөтен пычракны үзенә ияртеп, табигый сулыкларга – елга һәм күлләргә агып төшә. Шундый сулыкларның берсе – Түбән Кабан.
Бүген күлгә 12 урында су агып төшә, һәм шулардан нибары берсендә генә чистарту җайланмасы бар. Ни өчен берсендә генәме? Чөнки, су чистартуны шул рәвешле башкарганда, без икенче күңелсезлеккә юлыгабыз – төзекләндерелгән яр буе урынына койма белән киртәләп алынган зур санитар зона барлыкка килә. Су агып төшкән бөтен җиргә дә чистарту системалары куйганда, шәһәр халкына яр буена төшәрлек урын бөтенләй калмас иде.
Үзенең асылы белән Туренскейп компаниясе проекты Кабан ярларын яңарту гына түгел, күпкә колачлырак ул. Бу Казанның гына түгел, бөтен илнең коммуналь өлкә сәясәтендә чын үзгәреш! Үзегез уйлап карагыз: шәһәргә яңгыр суын җыю, чистарту һәм кабат файдалануның бөтенләй яңа ысулы тәкьдим ителә. Аның нигезендә шәһәрдәге табигый процессларның өстенлеге принцибы ята. Әлеге технологияне доктор Ю «Яшел губка» дип атый. Бүген ул Европада һәм Америкада зур уңыш белән кулланыла.
– Яңа проект безгә юллардан җыела торган яңгыр суларының күләмен киметү юлыннан барырга тәкъдим итте, – дип сөйли проектны әзерләү стадиясенең архитекторы Анна Новикова. – Киләчәктә су бөтен шәһәр буйлап (ишегалларында да) урнашкан яңгыр бакчаларының ландшафт комплексларына юнәлтеләчәк, дип фаразлана. Шунда ук биологик чистартылачак. Без бу мәсьәләне өйрәндек: мондый үсемлекләр комплексы суны пычранудан ике дәрәҗәгә яхшырак чистартырга сәләтле – бу бик яхшы күрсәткеч.
Анна әйтүенчә, иң югары чистарту сәләтенә безнең җирлек өчен традицион булган җикәнбаш, камыш, куга, май чәчәге һ.б. ия. Аларның кайберләре хәтта нефтьле кушылмаларны да эшкәртергә сәләтле! Ландшафт дизайнерларының бурычы – бу вакытта эстетиканы да хәтердән чыгармыйча, үсемлекләрнең әлеге үзлекләрен файдалану.

Түбән Кабан күле ярының Марсель Сәлимҗанов һәм Артем Айдинов урамнары киселешеннән ерак булмаган өлешендә беренче комплекс төзелә инде. Биредә катлаулы гидротехника корылмасы – унике биоплатодан торган яңгыр бакчалары каскады салыначак, ә тыгыз асфальтны беренче тапкыр су үткәрә торган өслек белән алыштырачаклар.
– Бу безнең тест полигоны, – дип аңлата Анна Новикова. – Үсемлекләр утыртачакбыз, кирәк булса, аларны алыштырачакбыз – бер сүз белән әйткәндә, аларның нинди комбинациядә яхшырак эшләвен өйрәнәчәкбез. Әлеге сынау комплексы яңгыр суын чистартуның локаль ландшафт системасын Казанда һәм республикада ничек яхшырак кулланып буласын аңларга ярдәм итәчәк. Процесс тиз түгел – киңәш-тәкъдимнәрне бары берничә елдан соң гына тулысынча формалаштырып булачак.
БЕЛЕШМӘ:
Кабан – республикадагы иң зур күлләр системасы. Бу – Татарстан башкаласының экологик каркасы һәм аның һичшиксез табигый өстенлеге. Гомуми мәйданы 186 гектар тәшкил итә. Система өч күлдән – Югары Кабан, Урта Кабан һәм Түбән Кабаннан гыйбарәт. Беренчесе – иң кечкенә, озынлыгы бер километр гына, икенчесе – иң зурысы, өч километрдан артыгракка сузылган, өченчесе исә иң төзеге. Түбән Кабанның яр буйлары шәһәрнең үзәк урамнарына тоташа, аның тарихи өлешенә чыга
«ЯШЕЛ ГУБКА» ТАНТАНАСЫ
– Россиядә хәзер моннан берничә ел элек Кытайда барган вазгыять күзәтелә, димәк, ул шулай ук аяныч тәмамланырга мөмкин, – дип борчыла Туренскейп президенты ярдәмчесе Стэнли Лунг archspeech интернет-басмасына биргән интервьюсында. – Соңгы 30 ел дәвамында барган урбанлашу процессы нәтиҗәсендә хәзер кытайларның 70 проценты шәһәрләрдә яши, бөтен табигать системасы җимерелде, һәм пычрату процесслары тагын да тизрәк бара башлады. Кайчандыр безнең илебез яшел иде, бүген исә бөтен урман массивлары юк ителгән. Мондый шартларда безнең барыбызга да ничек исән калырга соң? Мәскәүдән аермалы буларак, Казанда, күлле районнарда гына булса да, әлегә шәһәр инфраструктурасын тиешенчә кору мөмкинлеге бар.

Шулай итеп, якындагы елларда Кабан күлләре системасы ничек үзгәрәчәк? Беренче үзгәрешләр Түбән күлгә кагыла. Барлыгы 186 гектарның 25есе тәртипкә китереләчәк. ТР Президентының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында инде быел җәй азагында ук Сәлимҗанов урамы ягындагы гадәттә кешесез яр буенда – Камал театрыннан алып «Планета Фитнес» спорт комплексына кадәр – төзекләндерелгән кишәрлек пәйда булачак. Субайларга урнаштырылган аскы юл буйлап су кырыена ук төшеп булачак.
Велосипедта йөрергә яратучылар, мөгаен, киләсе елдан күл периметры буенча салынган махсус юлдан элдертә алачак. Тоташ променадның озынлыгы биш километр тәшкил итәчәк. Аның иң катлаулы урыннарыннан берсе – яңа җәяүлеләр-велосипедчылар күпере – Назарбаев урамындагы транспорт күперенә параллель төзеләчәк, исәпләүләр аны киңәйтүнең максатка яраклы булмавын күрсәткән.
Күлнең бөтен ярлары буена яктырту системасы һәм кече архитектура формалары урнаштырылачак, җәмәгать туклануы павильоннары, көймә, катамаран һәм байдаркаларны прокатка алу пункты һәм бәдрәф булдырылачак. Киләчәктә кафелар челтәре эшләячәк.
Бер ярдан икенчесенә кадәр су таксиенда барып җитеп булачак – бөтен күл буена пирслар системасы салыначак. Сүз уңаеннан, бу ял итеп йөрүче туристлар өчен генә түгел, гел ашыгучы шәһәр халкы өчен дә уңайлы булачак.
Шулай да күлнең иң кызыклы (һәм иң технологик!) элементын «Яшел губка» технологияле су буалары каскады системасы тәшкил итәчәк. Үсемлекләрне инфильтрлаштыру системасы ярдәмендә ул күлдәге суны чистартачак. Чиста Кабан – шәһәр халкының күптәнге хыялы, ул озак вакытлар буе ирешә алмаслык саналды. Алар өчен бу технология яр буенда төзелгән гаять зур су кристаллы формасындагы махсус павильонда бөтен нечкәлекләре белән аңлатылачак.
– Без Кабан күлләре буендагы табигый шартларда су бакчалары утыртырга җыенабыз, – ди Анна Новикова. – Безнең җирлеккә хас үсемлекләрне, шулай ук декоратив элементлар кулланачакбыз. Бүген ландшафт дизайнында тренд табигыйлеккә йөз тота, һәм без дә шуңа иярәбез!
Проектның тагын бер тренды – тотрыклы үсеш принцибы, ул күпьеллык, талымсыз үсемлекләрне файдалануны күздә тота. Бу киләчәктә бакчаны карап тоту чыгымнарын киметәчәк.
– Без әле матур кышкы пейзаж турында да хыялланабыз, – дип сөйли Анна. – Үсемлекләрнең бер өлеше туры басып торучы булачак. Җикәнбаш, камыш, кайбер кыяклылар карда искиткеч күренәчәк. Яр буенда салкын кыш көннәрендә йөрү дә күңелгә рәхәтлек бирәчәк. Язын кипкән үсемлекләр җыеп алыначак.
Шулай да казанлыларга шактый сабыр итәргә туры киләчәк әле: бакча үстерү – бер генә еллык эш түгел. Әмма барысы да ниятләгәнчә барып чыкса, шәһәр судагы искиткеч ботаника бакчалы булачак. Проектның метафоралы «Сыгылмалы тасмасы» өч күлдән торган бердәм ландшафт системасын шәһәрнең мәдәни һәм тарихи мирасы белән бәйләячәк. Ул мегаполис халкына кайчандыр юкка чыгарылган табигать оазисын кире кайтарачак.
«Казанда тагын 50 елдан соң нәрсәләр буласын күзаллавы җиңел. Бу тормыш өчен уңайлы шәһәр булачак. Теләгән һәркем аның буенча велосипедта йөреп, күлдә көймәдә йөзеп, җәй эссесендә челләдән котыла алачак...» – дигән иде Стэнли Лунг интервьюларының берсендә. Моңа беренче адым ясалган инде.
Добавить комментарий