
Кавалерист Соколов сере
1807 елның 5 июне. Көнчыгыш Пруссия. Рус гаскәрләре Гутштадт шәһәре янында француз маршалы Ней корпусына каршы сугыша. Яу кызган чакта офицер Панинны пистолеттан атып атыннан төшерәләр. Яралыны үтерү өчен французлар урап ала. Көтмәгәндә шул төркемгә сөңгесен болгап бер ялгыз җайдак бәреп керә. Мондый акылсыз һөҗүмнән куркып калган французлар нәрсәдер аңлап өлгергәнче, кавалерист чапкан мәлгә Панинны ияренә күтәреп сала һәм үзенекеләр ягына җилдерә...
08 марта 2025
Яралы офицерны коткарган батыр сугышчы турында шунда ук югары даирәләргә хәбәр итәләр. Каһарман җайдак уланнар полкыннан дворян Александр Соколов булып чыга. Сугышчыны кыюлыгы өчен бүләклиләр һәм беренче офицер дәрәҗәсе бирәләр. Янәшәдә- геләрнең берсе дә Соколовның чынлыкта кем булуын белми. Ә каһарманның чын исеме исә – Надежда Дурова.
«ГАЗАПЛАРНЫ ТӘВӘККӘЛЛЕК БЕЛӘН КИЧЕРҮ, ҮЛЕМНЕ КУРЫКМЫЙ КАРШЫЛАУ...»
Әгәр дошман үзенең ир‑ат булып киенгән хатын-кыздан куркып чигенүен белсә, оятыннан җир тишегенә кереп китәр иде. Тик, бәхеткә, дошманнар бу турыда белми. Хәер, кая инде ул французларга, мондый уй хәтта Гейльсберг, Гудштадт, Фридланд янындагы каты сугышларда Дурова белән иңгә‑иң торып сугышкан полкташларының да башына килә алмый. Соколов кыю, кызу, ярсу – яуда иптәшләре җилкәсенә посып калу түгел, кая ул, иң куркыныч урынга ыргыла. Кавалерия һөҗүмнәрендә ике тапкыр яралануы да моны раслап тора.
Шушы чандыр гына хатын‑кызга олы батырлык һәм кыюлык каян килгән соң? Хәрби яшьлегеннән соң дистәләрчә ел үткәч язылган мемуарларында Надежда Дурова: «Мин үтерелгән һәм каты яраланганнарны бик күп күрдем инде! Гади солдатлардан аермалы буларак, укымышлы затларга намуслылык, каһарманлык хас: патшага тугрылык, ватан каршындагы изге бурыч аларны газапларны тәвәккәллек белән кичерергә, үлемне курыкмый каршыларга өнди», – дип үз фикерен белдерәчәк.
«СУГЫШЧЫ БУЛУ, МУНДИР КИЮ!»
Иртәме-соңмы, дөреслек барыбер өскә чыкмый калмаячак иде, билгеле. Кавалерист Соколовның сере ниһаять ачыла. Моңа чираттагы яралануы сәбәп булган, диләр: лазаретта, сугышчының җәрәхәтен бәйләү өчен, мундирын салдырырга туры килә...
Хәер, тагын шундый төгәл факт та мәгълүм: әтисенең энесе император Александр I гә үтенеч язуы тапшыра, анда патша хәзрәтләре гаскәрендә Соколов фамилиясе астында хатын‑кыз яшеренүен хәбәр итә һәм императордан «әлеге бәхетсезне» өйгә кайтаруда булышуын үтенә. Патша «бәхетсезне» Санкт-Петербургка чакыртып кайтарырга боера. Алар 1807 елның декабрендә Кышкы сарайда очраша. Әмма бу туганнары өметләнгән нәтиҗәне бирми...
Александр I Дуровага Георгий тәресен тапшыра, кыюлыгы өчен мактый, ә аннары, кырыс кыяфәткә кереп: «Кадерлем, булды, сугыштыгыз, хәзер инде ата-анагыз йортына кайтыгыз», – дип боера. Моны ишеткәч, Георгий тәресе кавалеры елап җибәрә һәм, өенә кайтармауларын үтенеп, патшаның аягына егыла.
«Нәрсә кирәк соң сезгә?» – «Сугышчы булу, мундир кию!» Император кавалерист кызга армиядә калырга рөхсәт итә. Ул Надежда Дурованы элиталы Мариуполь гусарлар полкына билгели һәм үзе хөрмәтенә Александров фамилиясен алырга боера. Бу көнне рус армиясендә беренче тапкыр корнет Александр Александров пәйда була – ул әле тагын дистә ел буе «мундирдан йөриячәк», Бородино сугышында яраланачак, 1812 елгы Ватан сугышын башыннан азагына кадәр үтәчәк һәм кампанияне җиңелгән Франциядә төгәлләячәк, штабс-ротмистр дәрәҗәсендә отставкага чыгачак.
«МИНЕМ БЕРЕНЧЕ БИШЕГЕМ ИЯР БУЛДЫ...»
Ул заманда гади кыз бала берничек тә сугышчы, бигрәк тә кавалерист була алмас иде. Надежда «гади» булмый шул. Киевта гусар ротмистры Дуров гаиләсендә туган кызны тәрбияләү гусар Астаховка йөкләнә. «Минем беренче бишегем – ияр; корал һәм полк музыкасы – беренче уенчыкларым һәм мавыгуларым булды», – дип яза Надежда Дурова.
Гаилә Сарапулга күченгәч, әтисе кызга Алкид кушаматлы черкес аргамагын бүләк итә. Тиздән атта йөрү Надежда Дурованың яраткан шөгыленә әйләнә. Ул хәрби хезмәт турында хыяллана.
1806 елда Сарапулдагы казаклар отряды походка җыена. Надежда, ирләр киеме киеп, яраткан Алкидына атланып, отрядны куып тота һәм үзен хезмәткә алуларын үтенә. Алпавыт улы Александр Соколов дип таныштыра. Аны отрядка алмыйлар, әмма Гроднога кадәр үзләре белән барырга рөхсәт итәләр. Анда «алпавыт Соколов» уланнар полкына урнаша. 1807 елның язы була бу. Коалиция гаскәрләре Напо‑ леонга каршы сугыша…
«УҢЫШЫ – ШИКСЕЗ!»
Алабугада төпләнеп, Надежда Дурова мемуарлар язарга керешә. Александр Пушкин аларны укыгач таң кала һәм «Современник» журналында (1836, №2) бастыра, әдәби эшчәнлеген туктатмаска киңәш итә. Шул ук елда аның «Записки кавалерист-девицы» әсәре басыла. Пушкин аңа бик югары бәя бирә: «...искиткеч, тере, оригиналь, теле шәп. Уңышы – шиксез!» – дип яза.
Алабугада Дурова солдатларча яши: иртән салкын су белән коена, трубка тарта, кайчагында гусар вакыттагы кебек карта уйный. Мундирдан йөри һәм үзен штабсротмистр Александров дип атауларын таләп итә, әмма өлкәнәя төшкәч, кул эшләре белән мавыга башлый... Ул 1866 елның апрелендә бакыйлыкка күчә. Отставкадагы штабс-ротмистр һәм Георгий тәресе кавалеры белән хушлашырга бөтен шәһәр җыела, Ватанга каһарманнарча хезмәтенә ихтирам йөзеннән аны залп белән озаталар…
«ҖИБӘРМӘГӘН ҖИРГӘ БАРМА; ҖИБӘРГӘН ҖИРДӘН БАШ ТАРТМА!»
Алабуга, Мәскәү урамы, Надежда Андреевна Дурова үз гомеренең соңгы чирек гасырын үткәргән кечкенә генә агач йорт. Биредә, музей-йортта, гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган кавалерист кыз турында хатирәләр саклана. Легендар штабс-ротмистрның шәхси әйберләре саклануын сакланмаган, әмма музей хезмәткәрләре, бөртекләп җыеп, архив материаллары һәм Дурованың замандашлары истәлекләре буенча йортта шул заман мохитен тудыруга ирешкән. Биредә Наполеонга каршы сугыш чоры коралларын һәм хәрби мундирларның күчермәләрен күрергә була. Шулай ук биредә XIX гасыр уртасы җиһазлары һәм предметлары да шактый тупланган.
Ил үзенең каһарманын хәтерли. Аның тормыш юлы, армия хезмәте турындагы сүзләре варисларга васыять буларак кабул ителә. Бүгенге һәм киләчәктәге сугышчыларга. «Җибәрмәгән җиргә барма; җибәргән җирдән баш тартма! Кыюлык белән сыналганнар шул кагыйдә буенча яши».
Добавить комментарий