
Казларда да аккош мәхәббәте
«Әбидә кунакта» проекты
21 мая 2021

«СУКЫР ӘБИ БЕЛӘН ҮСТЕМ»
Казларны Римә апа өйгә алып кергән. Берьюлы бишесе бәбкә чыгарырга утырган. Ә калган ике ана каз әле йомырка сала гына икән. Аларын соңрак утыртачак.
– Римә апа, хәзерге казлар бик басмый, сезнекеләр ничек барысы да бәбкә чыгара? – дим.
– Моның төре шундый, әби заманыннан ук калган. Хәзерге казлар инкубаторда чыга бит. Шуңа да басмыйлар.
– Ә сезнең казларның төре нинди?
– Белмим дә инде. Кара каз дип кенә йөртәбез.
Римә апа башта үз язмышы турында сөйләде. Әти-әнисез үскән ятим бала икән. Алты яшендә йон тетә торган машина астына кергән. Сукыр әбисе аны шуннан сөйрәп чыгарган. Нәтиҗәдә бер як битендә җәрәхәт эзләре калган...
– Әтием сугышта үлгән, – диде Римә апа. – Әни кияүгә чыгып киткән. Мине әтинең сукыр апасы тәрбиягә алган. Кечкенәдән аны җитәкләп йөргәнемне хәтерлим. Әбием бик тырыш иде, гомер буе сыер асрады, кош‑корт тотты. Начар яшәдек, дия алмыйм. Ирле хатыннар да бездән бурычка акча алып тора иде.
Римә апа сөйли, ә мин гаҗәпләнәм – язмыш аны күпме сынаган, ә ул ник бер сукранып карасын! Сүз саен: «Аллаһка шөкер», – ди. Ә бит гомер буе битендәге җәрәхәт эзе белән яшәү җиңел булмагандыр. Ни дисәң дә кыз бала, кыенсыну, кимсенү бар. Әллә Римә апа ул вакытларны оныткан, әллә чынлап та аңа исе китмәгән, һәрхәлдә, безгә сер бирмәде.
– Мин гел хезмәттә булдым, – диде ул. – Шуннан рәхәтлек алдым. Әбием кечкенәдән бар эшкә өйрәтте. Аның белән көтүдән сыер каршыларга барганыбызны, каз бәбкәләре саклауны әле дә сагынып искә алам. Кул арасына керә башлагач, чәй кайнату, аш пешерү кебек эшләрне үзем башкардым. Әби миңа карата бик мәрхәмәтле булды. Сиксән дүрт яшенә кадәр яшәде, тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. Урыны оҗмахта булсын, мин аннан бик риза. Әле ярый әни үзе белән алып китмәгән дим, кайларда үскән булыр идем. Язмышыма рәхмәтлемен. Алма
кебек матур, акыллы ул белән кыз үстердем. Кызым да авылда гына яши, көн саен килә. Киленем дә әйбәт, оныклар «әби» дип кенә тора. Шулай булгач, ничек язмыштан зарланырга кирәк?!
«АДӘМГӘ ОХШАТАМ»
Әле мин дә сәке астында каз басып утырганын хәтерлим. Ешрак бу хәл апрель башларына туры килә иде. Нәтиҗәдә, беренче яшел чирәм белән йомыркадан бәбкәләр дә борын төртә. Без, бала-чага, каз бәбкәсе чыгуын зур түземсезлек белән көтәбез. Ник дигәндә, димәк, тиздән бәбкә сакларга чыгарачаклар. Ә бу инде калын бишмәт өстенә чалкан ятып, тәмле ризыклар ашау дигән сүз. Аннан өйгә бик зур эш башкарган кебек кайтып керәсең... Икенчедән, йомыркадан чыккан яңа бәбкә шулкадәр наный, якын була, әйтерсең, гаиләдә сабый бала туган. Беренче көннәрдә аларны кулда гына күтәреп йөртәсең, туйганчы иснисең, кочасың, сыйпыйсың. Ә алар сиңа җавап итеп: «Пи-пи», – ди. Хикмәт инде. Бер ай эчендә ана каз да гаилә әгъзасына әйләнә. Ул йорттан чыгып киткәч, хәтта күңелсез дә булып кала…

Кече Әтрәчкә баргач әнә шул хатирәләр яңарды. Сыер, ат кебек, ана каз белән ата каз да унар, унбишәр ел яши. Һичшиксез, ул ишек алдының, каралтының күрке иде. Ә хәзер... Хәзер фәкать каз тавышын җәй, көз көннәрендә генә ишетәбез. Шуңа да бүген каз асрау бүтәнчә, кызыгы юк, димме. Әле менә «Әбидә кунакта» проекты өчен ана казы булган кешеләрне эзләп тә, уннан артык районга чыктык. Юк бит, бер генә казлы кешене дә таба алмадык. Бәхеткә, Кече Әтрәчтә бер гаилә бар, дигән хәбәр җиткерделәр. Тырыш кешеләрдер, берьюлы ундүрт каз тотмаслар, дип уйлап барган идек, рас килде. Гафиятуллиннар гаиләсендә бөтен мал дистәләр белән исәпләнә – егерме бер баш савым сыеры, уннан артык үгез-тана, егермегә якын парлы күркә (шулай ук бәбкә чыгару өчен тоталар), ике дистә сарык, берничә ат...
– Малларны балалар карый, минем өстә шушы казлар гына, – ди Римә апа. – Сиксәннән соң дилбегәне аларга бирдем. Салават оныгым бик тырыш, сарыкларны да карый, аппарат белән сыерларны да ул сава.
Казларга күз салам, берсе усалга охшаган – янына бара башласаң, ысылдый. Ә берсе, киресенчә, бик тыныч.
– Менә монысы иң карты, иң акыллысы да, – дип тыныч каз янына чүгәләде әбекәй. – Ә теге ысылдый торганы иң яше. Ата казның да шулай берсе усал, хәтта безне дә таларга килә.

– Ә казларның усал яки тыныч булуы нәрсәгә бәйле? – дим.
– Мин казларны адәм баласына охшатам: аларның да төрлесе бар инде. Югыйсә шул ук ризыкны ашыйлар, тәрбия дә бер үк. Теге усал каз да менә бу тыныч анадан туган. Әйтәм бит, адәмнеке кебек аларның да холкы төрле. Кайберсе бәбкәләрне дә талый.
«БЕР АЙ ДИГӘНДӘ БӘБКӘ ЧЫГА»
Римә апа каз астыннан йомыркаларны алды. Атна‑ун көн утыргач, аталанган йомырканы күреп була икән. Моның өчен аны утка гына куеп карарга кирәк.
Кызлар җитезлеге белән әбекәй урындыкка менеп басты да, йомыркаларны бер‑бер артлы лампочкага якын китерде.
– Әнә, күрәсезме, очлаеп торган башы ак, ә йомырканың түгәрәк өлеше караңгыланган. Димәк, монда биби бар. Аллаһ боерса, менә шушы өске өлешеннән, ак җиреннән биби тишеп чыгачак. Әле ике атналап утырасы бар. Бәбкәләр егерме сигез, егерме тугыз көннән чыга.
– Бер каз астына ничә йомырка куясыз? – дим.
– Казның түшенә карап, уннан да артыкны куймыйм инде. Алайса йомыркаларга җылы җитми. Ә җылы җитмәсә, биби зәгыйфь булып чыга. Йә кендеге кереп бетмичә үлеп китә, йә бөтенләй кабыкны тишеп чыга алмый.
Ана казлар көн саен иртән ояларыннан чыгып йөреп керә икән.
– Көн яктыруга, кыбырсына башлыйлар, – ди Римә апа. – Шунда ашыйлар да, эчәләр дә. Әле бит аларны парлары – ата казлар да көтеп тора. И, күрсәгез ана казлар чыккач ничек сөенгәннәрен! Ана казларның яннарында биеп кенә йөриләр. «Ата каз биюе» дигән сүз шуннан калган инде ул.
– Җиде ана казга бер‑ике ата каз гына җитмиме? Ел әйләнәсе шулкадәр ата казны ашатырга да кирәк, – дим.
– И, парлап яшәсеннәр инде, алай кимсетәсем килми. Парлап яшәүгә ни җитә...
Чынлыкта сәбәбе бар икән – ана каз фәкать парын гына янына китерә, аккош кебек. Ата каз да үзенең пары янына бүтәннәрне китерми – сугыша башлыйлар икән.



– Аннары җиде ана казга бер‑ике ата каз гына булса, йомыркаларның барысы да аталанмый, – дип дәвам итте Римә апа. – Әбием дә гомергә казларны парлап асрады. Мин дә гел шулай иттем. Биш янына ун сыя инде ул.
Гафиятуллиннар узган ел 160 баш каз үстергән. Гадәттә үз бәбкәләре янына инкубатордан чыкканын да сатып алалар. Быел да йөз баш кечкенә биби алып кайтканнар инде. Тик алары аерым үсә икән, ана каз басып чыгарган бибиләргә кушмыйлар.
– Ә бибиләрне сатып кына алу җиңелрәк түгелме? – дим әбигә.
– Өйдә басып чыгарган казларның ите тәмлерәк, – ди Римә апа. – Аннары, өйрәнелгән дә бит. Казсыз йорт буш кебек…

Соңыннан әбинең килене Хамисә чәй табынына чакырды. Каз бәлеше пешергән иде. Килен кайнана туфрагыннан ярала шул. Хамисә дә Римә апа кебек бик тырыш. (Хуҗалыкта ничә баш мал икәнен алда әйткән идем). Ире Фәннүр белән үзләре кебек тиктормас, малларны яратучы ике ул үстергәннәр. Шик юк, бу кунакчыл, гади гаилә турында җылы хатирәләр күңелдә озак сакланыр әле...
Фото: Лилиана Вәлитова
Автор: Руфия Фазылова
Добавить комментарий