Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казыга – Cафаҗайга

Сафаҗай авылы сабаклары. Нижгар татарлары ничек яши

Түбән Новгород өлкәсендәге күпчелек татар авыллары пәйда булуга инде берничә гасыр үткән. Кемнәр соң алар, нижгар татарлары, ничек яшиләр? Татарстан күршесендәге Чуваш Республикасы аша без Пилнә районындагы татар авылы Сафаҗайга (Красная Горка) юнәләбез.
photo1624518898
photo1624518897
ҺӘМ ҺИЧШИКСЕЗ ЯРЫМАЙ
– Менә дельфин кыяфәтендәге фонтан, – дип, авыл буйлап безнең өчен экскурсия үткәрә җирлек башлыгы Фәрит Каюмов. – Ә Сергач ягыннан кергәндә ярымай формасындагы чәчәк түтәлләре арасында стела тора. Андагы печәнне шәхсән мин үзем чабам, чәчәкләргә дә суны үзем сибәм...
saf
Яктыртыла торган асфальт урамнар, фитнес заллары, хоккей тартмасы, футбол кыры, матур йортлы нык хуҗалыклар, бөтен җирдә чәчәк түтәлләре, сынлы композицияләр, балалар өчен җете төсләргә буялган уен мәйданчыклары. Соңгы елларда иң аз үзгәргән корылма исә, мөгаен, Сафаҗайдагы авыл советы бинасыдыр – тәрәзәләрен пластикка алыштырганнар, агач идәненә линолеум җәйгәннәр, юыну бүлмәсе ясап куйганнар. Җирле үзидарә башлыгы, бар нәрсә чиста‑ пөхтә һәм тәртиптә, дип саный:
– Безгә евроремонт кирәкми. Кайда да эшли алабыз. Безнең эшебез бит офиста чалбар туздырып утыру түгел, ә авылда яшәү өчен халыкка лаеклы шартлар тудыру. Алайса оят булачак. Тик башлыкка авылдашлары каршында оят булмавын инде биредәге йортлар ук күрсәтеп тора. Йортлар гына түгел алар, бәлки картинадан төшкәндәй затлы биналар. Сырлы тәрәзә йөзлекләре, купшы чуен капкалар, барысы да диярлек ике яки хәтта өч катлы йортлар. Һәм коймадамы, өй түбәсендәме, капка башындамы – һичшиксез ярымай балкып тора. Сафаҗайдагы барлык спорт командалары формасын да әлеге сурәт бизи.
1
Сафаҗайдагы биш мәчетнең берсе.
6
Медянка елгасы
4
Хуш исле Сафаҗай пәрәмәчләре.
5
Казы – нижгар татарларының яраткан ризыгы.
 
ТАТАРЛАР ТӨРЛЕ БУЛА
Нижгар татарлары – бердәм татар халкының бер өлеше. Этник яктан ул мишәрләр төркеменә керә. Бүген бөтен дөньяда 200 меңләп мишәр исәпләнә, шулардан 100 меңләбе – Мәскәүдә, 25 меңе – Түбән Новгородта, бер өлеше Санкт-Петербургта һәм Казанда яши. Фин татарларының һәм Донбасстагы украин татарларының нигезен дә Түбән Новгород өлкәсеннән чыккан мишәрләр тәшкил итә.
Хәзерге вакытта тарихи ватаннарындагы 34 авылда 20 меңгә якын мишәр яши.
– Бүген еш кына татар авылының үз йөзе җуелуы һәм милли гореф-гадәтләрнең юкка чыгуы турында фикерләрне ише‑ теп була, – ди авыл мәктәбендә рус теле укытучы Зөлфия Зарипова. – Менә моның белән бер дә килешмим инде мин. Бу элеккеге кресть‑ ян рухы булмаган җирләрдә шулайдыр, бәлки. Сәер һәм ничектер гайре табигый яңгырыймы? Килешәм. Әмма шул рухтан башка авылның җаны да юк ул. Авыл рухы – иң мөһиме. Сафа‑ җайлар өчен бу – яшәү рәвеше. Гореф-гадәтләр‑ не исә телне саклап калганда гына саклап була.
saf3
Казан педагогика университетында укыган чакта курсташ кызларының үзенең мишәрчә сөйләшүенә бераз көлеп каравын Зөлфия яхшы хәтерли әле: «Зинһар, татарча сөйләшмә инде, без сине аңламыйбыз...» – дия торган булганнар:
– Без бит цакылдыйбыз. Әмма инде кирәк икән, үзебезне контрольдә тота һәм сезнең кебек үк «ч», төгәлрәге «щ» аша да сөйләшә алабыз. Бу проблема түгел. Гомумән, Татарстан‑ дагы татарларда безгә карата ниндидер ялгыш фикер формалашкан. Безне сез хәйләкәр, үткен, гайрәтле, дип күзаллыйсыз. Асылда исә бу дөрес түгел. Әйе, без зирәк-тапкыр, әмма шул ук вакытта хезмәт сөючән һәм тырыш. Үз динебезне саклыйбыз. Безнең авылда катнаш никахлар юк диярлек. Борын-борыннан саф татар никахлары гына теркәлә. Әгәр сыйныфта берәр бала русча сөйләшә башласа, без: «Укучылар, әйдәгез, ана телебезне, туган телебезне онытмыйк. Рус теле дәресендә исә русча гына сөйләшерсез», – дибез. Өстәвенә, «классно», «круто» һәм «улётно» кебек сөйләмгә түгел, укучыларны дөрес, әдәби рус телендә сөйләшергә өйрәтергә тырышабыз. Аның ише сүзләрне исә көнкүрештә алар болай да тиз өйрәнә. Гомумән, тел һәм горефләр нигездә гаиләдә сакланырга тиеш. Укытучы күпме генә өйрәтмәсен, өйдә дөрес сөйләшмиләр икән, дәресләрдә генә моңа ирешеп булмыйдыр.
Беренче сыйныфларның «Әлифба» бәйрәме, Сабан туе, Нәүрүз, Карга боткасы бәйрәмнәре – Сафаҗайдагы сабыйлар өчен барлык чаралар бары тик татар телендә генә үткәрелә. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп татарча газета-журналларны укый. Җирле басмаларны да, Татарстанда нәшер ителгәннәрне дә. Биредә татар радиосы да бар – Сергачтан 91,4FM дулкынында ул бөтен әйләнә-тирәгә сөйләп тора.
– Безнең барыбызны да тел берләштерә, – дип ышана Зөлфия. – Җирдә эшләүчеләрне дә – мин аларны бүгенге иң чыдам һәм эшчән кешеләр, дип саныйм; үзләре кебек интекмәсен өчен әти‑әнисе Мәскәүгә яки башка шәһәргә җибәргәннәрне дә. Авылдан китүчеләр кимеми шул. Әмма иң мөһиме – читкә чыгып киткән сафаҗайларның берсе дә үз туган ягын беркайчан да онытмый, күңел түрендә иң якты хатирә итеп саклый.
БАРЫСЫ ДА ТӘМЛЕ: ДЕСЕРТЛАР, ПӘРӘМӘЧ, КАЗЫ...
Чын нижгар татарын табында бик җиңел танып була, диләр. Иң беренче булып нәрсәгә үрелүен генә күрергә кирәк. Без казылык дип атарга күнеккән казы телеменә икән – сезнең каршыда нәкъ менә ул! Сафаҗайлар үзләрен хәтта ашны да казы белән ашыйбыз, дип шаярта. Әлеге борынгы ризык төрки кабиләләр Сары диңгездән Дунайга кадәр иксез-чиксез арада күчеп йөргән заманнарда ук уйлап табылган. Саклаганда артык кибеп китмәсен өчен, казыны бөртеккә күмеп куйганнар. Борынгы бабаларыбызның әлеге ризыгы урынны аз алган, аның белән ат өстендә барганда ук тамак ялгарга яки туктап аш пешерергә мөмкин булган.
Күп кеше мондый ризыкка мөкиббән китүне аңламый, әмма мишәр татарлары аны генетика дәрәҗәсендә ярата. Аны әзерләүнең борынгыдан килгән рецептын саклап калып, нижгар татарлары казыны чын трендка әйләндергән. Аңарда ясалма өстәмәләр, буягычлар яки тәм көчәйткечләрнең берсе дә юк. Бары тик ат ите, тоз һәм шикәр. Җирле татарлар аларның нисбәтен сер итеп сакламый, әмма казының биредәгечә үзенә генә хас тәменә беркем дә ирешә алмый. Мөгаен шуңа да мәскәүләр арасында казыга ихтыяҗ бик зурдыр. Хәзер сафаҗайлар казыны үзләре өчен генә түгел, сатарга да әзерли. Ә менә бу десертның кисеме искиткеч: шоколадлы һәм сары төстәге катламнарның өсте кызыктыргыч ананас кисәкләре, әстерхан чикләвеге һәм шоколад валчыгы белән бизәлгән. Барысы да чын каймаклы крем белән беркетелгән. Мондый тортны кибеттә таба алмыйсың инде. Аннан баш тарту файдасыз, хәер, кыланып торасы да килми. Хәтта искиткеч тәмле кайнар Сафаҗай пәрәмәчен туйганчы ашаган булсаң да! Тортны пешергән Ләйлә Баһаветдинова, безнең мактаганны тыңлаганда, елмая гына:
– Безнең ярты авыл пешерә ала ич мондый тортны! Ризыкларны барысы да искиткеч тәмле әзерли. Һәркемнең үз үзенчәлеге бар инде, һәм без рецептларыбыз белән дә бүлешәбез, даими тәҗрибә дә уртаклашабыз. Ә бу бисквитны хәтта тәҗрибәсез хуҗабикә дә пешерә ала. Бер-ике-өч – һәм инде әзер дә...
Йомгаклап әйткәндә, Россия башкаласына хәзер Сафаҗайдан казы гына түгел, һәр пәнҗешәмбе бер машина тулы бәлеш, торт, өчпочмак, бавырсак, чәкчәк тә китә... Их, нигә мин дә Мәскәүдә яшәмим икән, ә?
2
Футбол буенча ел саен үткәрелә торган турнир.
1rDuHl8Z1p8
Балалар сабантуе.
IMG-20210625-WA0013
Авыл уртасындагы фонтан.
 
БУШ УРЫННАР ҺӘМ ЙОРТЛАР ЮК
Аз сүзлелек, хезмәт сөючәнлек һәм динлелек – нижгар татарлары һәрвакыт шул сыйфатлары белән данлыклы. Түбән Новгород өлкәсендәге якынча 20 чакрым радиуста сибелеп урнашкан һәр татар авылының тарихы да Сафаҗайныкына охшаш, әмма һәркайсының үзенчәлеге дә бар. Сафаҗайда әле эшне, җырбиюне, спортны гына яратып калмыйлар, бәлки... театр белән дә «җенләнәләр».
Мәдәният йортындагы кәнәфиләргә күрсәтеп, Фәрит Каюмов сөйләвен дәвам итә:
– Пандемиягә кадәр биредәге концерт һәм спектакльләргә халык шулкадәр күп йөрде, хәтта күбесе басып тора иде. Аншлаг! Безнең җирле үзешчән артистларыбыз образга шулкадәр бирелә ки, кайвакыт аның укытучы яки синең күршең икәнен дә онытасың. Ә бу бит җиңел түгел – сине яхшы белгән зал тулы халык каршында чыгыш ясавы тагын да катлаулырак әле. Җитмәсә, аларның барысын да ышандырырлык итеп.
Ә бу матур кәнәфиләрнең кайдан икәнен беләсезме? Мәскәүдәге Таганка театрыннан. Башкаладагы якташларыбыз алып кайтты. Бушлай! Сафаҗайдан читкә китүчеләр дә туган авылларына бик ярдәм итә. Алар, мактанмыйшапырынмый гына, игелек эшли. Урамнарыбыздагы балалар өчен ун уен мәйданчыгы да – алар эше. Хәтта урамнарга асфальт җәюгә дә еш кына акча җыеп бирәләр.
Авыл активистлары – биредә һәм Мәскәүдә эшләүче авыл яшьләре – ел саен яз җитүгә әйләнә-тирәдәге бөтен чүп‑чарны җыялар, җәй саен төрле спорт чаралары, уеннар, күңелле стартлар уздыралар, кышын хоккей уйныйлар, изге Рамазан аенда исә кыен хәлгә төшкән якыннарыбызга ярдәм итү гадәткә кергән...
Без Киров исемендәге колхоз белән дә, фермерлар белән дә, үзмәшгульләребез белән дә тату эшлибез. Әмма бездә дә, Россиянең барлык авылларындагы кебек үк, яхшы акча түләнә торган эш урыннары булдыру проблемасы хәл ителмәгән әле. Биредә эш булса, кешеләр Мәскәүгә китмәс тә иде! Гәрчә авылыбызда ташландык йортлар һәм буш кишәрлекләр юк диярлек. Бездә ата‑баба нигезенташлау хупланмый. Руслар әйтмешли, «Хуҗасыз йорт – ятим» бит...
САФАҖАЙ КЕБЕК ГЕЛ ХӘРӘКӘТТӘ БУЛ!
Сүз уңаенда, бүген Сафаҗайда барлыгы 2229 кеше яши, биш мәчет эшли. Һәм бер генә хосусый кибеттә дә спиртлы эчемлекләр сатылмый. Спорт белән шөгыльләнүне үз итәләр.
Волейбол, баскетбол, футбол, хоккей, көрәш… Мәктәптәге спорт залы, тагын Мәдәният йортындагы ике спорт залы, тренажерлар залы, фитнес үзәге, футбол кыры, бильярд, хоккей тартмасы… Спорт чаралары үткәрү өчен дә бюджеттан акча бүленүне көтмиләр, иганәче егетләр барысын да үз хисабына оештыра.
– Без авылда да шәһәрдәгедәй яхшы яшәп булуны эшебез белән күрсәтергә тырышабыз, – ди авылның Мәдәният йорты директоры Илгиз Измайлов. – Спорт белән шөгыльләнү мәйданчыклары пәйда булу әлбәттә бик шәп. Әмма бу гына спорт белән чынлап торып мавыгуга китермәс иде. Биредә гаҗәеп хәл күзәтелә – барысы да Сафаҗай халкының үзеннән башланды. Безнең һәр егетебез диярлек спортчы. Спорт белән шөгыльләнү абруйлы һәм күңелле биредә. Иң мөһиме, моңа балалар да рәхәтләнеп кушыла бара.
МӨҺИМ НӘРСӘ ТУРЫНДА ЮРИ ГЕНӘ
Сабыйлар үз караватларында мышнап йоклап ята. Сафаҗай балалар бакчасында – йокы сәгате. Әле бер сәгать элек кенә сабыйлар татар ашлары әзерләү буенча осталык дәресендә катнашты. Кызлар юри генә пәрәмәч һәм өчпочмак «пешерде», малайлар исә рәхәтләнеп сыйланган булып кыланды. Аннары тәрбиячеләре аларга әле күптән түгел генә Сафаҗай йортларында утын белән мичкә ягу, анда икмәк, коймак һәм бәлешләр пешерү турында сөйләде. Бәбиләрне бишектә тирбәтү хакында... Йон эрләү, каз бәбкәләре чыгару, татар чәе өчен үләннәр әзерләү турында да әйтергә онытмады…
qbYJktT7Nzo
Балалар цчен уен мщйданчыгы.
saf2
Сафаҗай урта мәктәбен тәмамлаган Рамил Беляев бүген – Финляндия мөселман җәмгыяте имамы, әлеге мәхәлләгә чыгышы белән күбесенчә Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районыннан булган татарлар керә. Күптән түгел Казанда аның «Финляндия татарлары» дигән китабы тәкъдим ителде. Китапның берсен автор Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да бүләк итте.
место для садаки
ОЛЫ МӘГЪНӘГӘ ИЯ СҮЗ
Сафаҗай. Бу сүз төрки тамырлы. Яңгыравыклы, игътибарны җәлеп итәрлек топоним, аннан инде үзеннән-үзе гүзәллек һәм тынычлык аңкыган төсле. Аны ишеткәндә, игелекле, эшчән, тыныч һәм күркәм кешеләр яшәгән матур урын күз алдына килә. Безнең кан кардәшләребез. Һәм бу нәкъ шулай да…
 
_Qmko5qWJj0
Алсу Троицкая

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: