Кем – кая, ә без – авылга!
Ял итүнең мең дә бер ысулыннан һәркемгә дә туры килердәе, мөгаен, шулай ук берәү генәдер. Юк, һич кенә дә ярга дулкын какканын тыңлап утыру да, күрше дустанә илгә кунакка чыгып керү дә түгел ул. Берәр ресторан-кафеда туарылып күңел ачу да, персональ гастрофестиваль оештыру да түгел хәтта. Музей хәзинәләренә таң калып йөрү, шифаханә тынлыгындагы релакс, йә булмаса туганлашып беткән диваныңда бот сузып яту да...
07 июль 2026
Күпкә гади һәм йөрәкне хушландыра торганрак ысул тәкъдим итәбез – авылга кайту. Теләсә кайсына түгел, әлбәттә, кызыксынуларыңа тәңгәл булырдаена, җан тартып торганына. «Татарстан» журналы оештырган киң колачлы тикшеренү проекты шуны раслады: андый авыл янәшәдә генә дә табыла ала. Шәһәр ыгы-зыгысыннан арыган булсагыз, шунда кайтыгыз: берәү дә комачау итми торган җиргә, урман кочагына. Могҗиза көткәннәр өчен – сихәтле чыганаклы авыллар бар. Үткәнгә әйләнеп кайтырга теләүчеләр өчен – телепортация тәкъдим иткәннәре. Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк: хәтта эчүдән баш тартканнары да...
Ышандырдыкмы? Ышандырсак, йә, юлга кузгалырга вакыт!
Добавить комментарий