Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Кеше булып калырга...

Кайвакыт язмыш кешегә бик зур сынаулар әзерләп куя. Бик куркыныч югалтуларга юлыктыра. Ирегеңне югалту. Сәламәтлегеңне югалту. Хәрәкәт итү сәләтеңне югалту. Өеңне югалту. Мәхәббәтеңне югалту. Бик якын кешеләреңне югалту. Кешеләргә, тормышка ышанычыңны югалту… Мондый кайгы-хәсрәт бездән эчкече дә, хыянәтче дә, үч алучы да, үтерүче дә, хәтта үз-үзеңә кул салучы да ясарга сәләтле. Мондый мизгелләрдә дөнья җимерелә һәм тирә-юнебез караңгылана. Без көчсезрәк, рәхимсезрәккә яисә, киресенчә, көчлерәккә әйләнеп, бөтенләй үзгәрәбез... «Ачы югалтуларга, өметсезлек һәм газапларга карамастан, иң мөһиме – Кеше булып кала алу», – диләр геройларыбыз.

Татарстан тарихында да мондый катлаулы язмыш кичергән кешеләр күп. Академик Лихачевны Татарстанда яхшы беләләр һәм хәтерлиләр – ул Казанга камалышта калган Ленинградтан «тормыш юлы» буенча эвакуацияләнә. Блокадага кадәр Дмитрий Сергеевич, сәяси тоткын буларак, Соловец лагерьларының бөтен «тәмен» татый. Әмма авырлыклар аны сындырмый, тоткынлык һәм ачлык аның ихтыяр көчен чыныктыра. Ул озын, авыр гомер юлын үтә, үзеннән соң китаплар, хикәяләр, цитаталар рәвешендәге зур мирас калдыра. Әлеге мирас Лихачевның исемен мәңгеләштерә. Ата-бабалар мәдәнияте тудырган мохитне саклап калуны күздә тоткан «мәдәният экологиясе» дигән төшенчәне дә нәкъ менә ул кертә. Татар шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллин исемен кем генә белми икән. Армиядә спорт белән шөгыльләнгәндә умыртка сөяген имгәтеп, гомере буе йөрмәслек булып калган япь-яшь егет бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат серләренә төшенүгә юнәлтә. Сюжет нигезенә үзе кичергән вакыйгалар салынган «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте халык күңелен бик тиз яулап ала. Фәнис Яруллин – 46 китап авторы, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты. Язмыш сынауларын җиңеп, үзендә ихтыяр көчен туплап, Кеше булып кала алган шәхес.
Андый кешеләр хәзер дә бар. Алар безнең янәшәбездә, күршебездә генә яши.
Язмаларыбыз җиңүчеләр, сынмаган-сыгылмаган, явызланмыйча, көчле, шәфкатьле, чын Кеше булып кала алганнар турында.
Фото: ТРО РПП «Единая Россия»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: