Кеше булып калырга...
Кайвакыт язмыш кешегә бик зур сынаулар әзерләп куя. Бик куркыныч югалтуларга юлыктыра. Ирегеңне югалту. Сәламәтлегеңне югалту. Хәрәкәт итү сәләтеңне югалту. Өеңне югалту. Мәхәббәтеңне югалту. Бик якын кешеләреңне югалту. Кешеләргә, тормышка ышанычыңны югалту. Мондый кайгы-хәсрәт бездән эчкече дә, хыянәтче дә, үч алучы да, үтерүче дә, хәтта үз-үзеңә кул салучы да ясарга сәләтле. Мондый мизгелләрдә дөнья җимерелә һәм тирә-юнебез караңгылана. Без, көчсезрәк, рәхимсезрәккә яисә, киресенчә, көчлерәккә әйләнеп, бөтенләй үзгәрәбез... «Ачы югалтуларга, өметсезлек һәм газапларга карамастан, иң мөһиме – Кеше булып кала алу», – диләр геройларыбыз. Андый кешеләр хәзер дә бар. Алар безнең янәшәбездә, күршебездә генә яши. Язмаларыбыз җиңүчеләр, сынмаган-сыгылмаган, явызланмыйча, көчле, шәфкатьле, чын Кеше булып кала алганнар турында.
ЛУСИНЕ МАРГАРЯН ҺӘМ ЯМАН ЧИРЛЕ ХАНЫМ- НАР ӨЧЕН МАТУР КАШЛАР
– Үзендә онкология булуын белгән хатын‑кызда каш ясату кайгысы калмый инде, – ди Яр Чаллыдан перманент макияж остасы Лусине Маргарян. Шулай булса да, иманы камил: химия терапиясе вакытында үзеңне көзгедән матур итеп күрү мөһим.
Химия алганда чәч, каш һәм керфекләре коелган онкологияле хатынкызның көзге каршында ни кичергәнен Лусине яхшы белә. Рак һәм химия терапиясен үз башыннан үткәргәч, Лусине яман шештән интегүче хатын-кызларга үзләрен матур итеп тоярга булышырга карар кыла.
ЯРТЫ ЕЛГА СУЗЫЛГАН ХӘЛСЕЗЛЕК
– Минем язмышым да, мөгаен, бу бәлагә тарыган күпчелек хатын-кызларныкы кебек үктер: мин күкрәгемдә төер булуын очраклы гына белеп алдым. Моңа кадәр бер тапкыр да тикшеренгәнем юк иде. Үземне сәламәткә санап йөрдем һәм тәнемдә яман шеш пәйда булу ихтималын башыма да китермәдем. Әмма 2020 елда барысы да үзгәрде. Табиблар киста дип уйлаган нәрсәне операция ясап алгач, аның яман шеш булуы ачыкланды. Һәм шуннан башланды инде: операция, химия терапиясе, нур терапиясе...
Яман шеш турында ишеткәч, башта ышанмадым: анализ нәтиҗәләрен кабат‑ кабат тикшерттем. Ул чакта мин бу чирнең үлемгә китерәчәген генә белә идем. Әмма, тормыш күрсәткәнчә, моннан 10, 20 ел элек авырый башлаган бик күп кеше хәзергә кадәр яши икән. Чир башланган вакытында ук ачыкланса, тулысынча савыгып була.
Дәвалану барышында организмым шактый үзгәреш кичерде. Химия терапиясе файда гына түгел, зыян да китерә бит. Бик тиз картаясың кебек. Бу бик катлаулы, авыр дәвалану. Мин химия терапиясенең сигез курсын үттем – бу ярты елга диярлек сузылды. Ярты ел буена даими хәлсезлек халәтендә булырга туры килде.
КАШСЫЗ, КЕРФЕКСЕЗ, ЧӘЧСЕЗ...
Онкология диспансерын мин күз яше һәм хәсрәт тулы шомлы урын дип күз алдына китергән идем. Әмма бу бөтенләй алай булып чыкмады. Хатын-кызлар кәефсезләнмәскә, сабыр булырга тырышты. Операциядән соң Казанда ятканда палатада сигезәү идек. Кемнеңдер беренче стадия, кемнеңдер хәле начаррак – өченче стадия. Һәм барыбыз да терелүгә өметләнәбез. Ул өмет тулы күзләрне мин хәзергә кадәр хәтерлим әле.
Минем белән ятучылар химия терапиясе курсын башлаган иде инде. Барысы да кашсыз, керфексез, чәчсез. Үзләрендә булган үзгәрешләрне ничек авыр кабул итүләрен мин күреп тордым. Чәчсез калгач, парик киеп була, ә менә кашсыз нишләргә? Шул эшнең остасы булмасаң, үз битеңә каш ясап кую шактый катлаулы бит. Мин шул вакытта яман чирдән интегүчеләргә бушлай каш ясарга карар кылдым. Палатадашларымның барысын да үземнең янга – Чаллыга, перманент макияж ясатырга чакырдым.
ИРТӘРӘК ЯСАТСАҢ, ЯХШЫРАК
Үзендә онкология булуын белеп алган хатын‑кызда каш ясату кайгысы калмый инде. Әмма химия терапиясе вакытында бөтен чәче коелып, үзен көзгедә күргәч, ул перманент ясатмаганына үкенәчәк. Тик инде химия вакытында соң булачак – иммунитет зәгыйфьләнә һәм тире озак төзәлми бит. Шунлыктан хатын‑кыз алдан ук химия терапиясенә әзерләнсен өчен, мин бу процедураны бушлай ясыйм.
БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ ТЕРӘК БЕЗ...
Күптән түгел минем яныма каш ясатырга өлкән яшьтәге бер ханым килгән иде. Химия терапиясе курсы башлангач, ул миңа шалтыратты. Көзгегә карагач, сөенүен әйтте. Һәм мондый рәхмәт сүзләре ишетү минем күңелемә искиткеч рәхәтлек бирә.
Мин күп кеше белән язышып торам: үзем каш ясаганнар белән дә, хастаханәдә бергә яткан кызлар белән дә. Без бер-беребезгә терәк булырга тиеш. Мин хәлкадәри һәркемгә булышырга тырышам. Кайвакыт юату сүзләре ишетү дә бик мөһим бит.
Яныма килгән һәр хатын-кызның язмышы күңелләрне кузгатырлык. Нигездә бу – яшь әниләр яки тормышка яңа гына аяк басучы яшь кызлар. Аларга матур булып калу һәм алга таба да яшәү өчен көч табу аеручы мөһим.
МӘРХӘМӘТ ЧАТКЫСЫ
Дөресен әйтим, баштарак мин мондый процедурага ихтыяҗ юктыр, дип уйлаган идем. Әмма Чаллыда яман чирдән интегүче хатын-кызларның никадәр күп икәнен күргәч һәм үзем дә аларның берсенә әйләнгәч, мин мондый хезмәтнең никадәр әһәмиятле булуын аңладым.
Мондый акцияләр оештырганда хатын-кызда аның өчен бик авыр чорда мәрхәмәт, өмет чаткысы кабына, дип уйлыйм. Сирәк кенә булса да, мине дә яхшы сүз белән искә төшерерләр...
НАТАЛЬЯ БИКЧУРИНА: УЛЫМНЫ АЯККА БАСТЫРДЫМ
Көтмәгәндә бәла‑каза килгәндә, аяз көнне яшен суккандай булды, диләр. 2015 елның 3 октябрендә Наталья Бикчурина гаиләсендә зур фаҗига була: улы Артём коточкыч юл һәлакәтенә эләгә.
-Мин моны ничек кичердемме? Сүз белән тасвирлап булмый. Улымны хастаханәдә күргәч, дөньяның асты‑өскә килде: битендә бик күп җәрәхәт, күз чокыры һәм казналыгы биш җирдән сынган, маңгай сөяге бөтенләй юк, тешләре коелган, сул боты чыккан һәм умрау сөяге сынган... Үз балаңны мондый халәттә күрүдән дә куркынычрак әйбер юктыр ул.
ИМАНЫМ ГЫНА КӨЧ БИРДЕ
Икенче көннән үк мин чиркәүгә гыйбадәткә йөри башладым, реанимациягә, дога укысын өчен, батюшканы чакырдым. Мине бары тик иманым һәм чиркәү генә тынычландыра, шул гына көч бирә иде.
Булган хәлдә гаеплеләрне эзләмәдем. Дөресен әйткәндә, минем бу турыда уйларга вакытым булмады, улымны аякка бастырырга кирәк иде.
КОМА
Артём өч ай ярым Казанда реанимациядә ятты, аннары безне, монда болай ятуның мәгънәсе юк дип, өйгә җибәрергә булдылар. Мин бик каты үтенгәч, тагын берничә айга калдырдылар. Фаразлар бер дә юатырлык түгел иде: «Күп дигәндә ярты ел яшәячәк, исән калса да, беркайчан сөйләшмәячәк һәм йөрмәячәк», – диде табиблар.
МИНИМАЛЬ АҢ ХАЛӘТЕ
Мин, күп эзли торгач, Барселонадагы Гуттманн институтын таптым, бу – баш миен тернәкләндерү буенча бөтен дөньяга танылган клиника. Аларга бөтен документларны җибәрдем. Бу вакытта Артём минималь аң халәтенә күчкән иде инде. Дусларым тиз арада акча җыярга ярдәм итте. Аларның һәм битараф булмаган тагын бик күпләрнең ярдәме белән без реабилитация юлын башладык һәм хәзергә кадәр дәвам итәбез.
ХАСТАХАНӘ ИНФЕКЦИЯСЕ
Испаниядә улымның үпкәсендә хастаханә инфекциясен таптылар, ул бик озак дәваланды – ел ярымга якын антибиотик кабул итәргә туры килде. Икенче клиникада трахеостоманы (аны авариядән соң ук ясалма сулыш алуны тәэмин итү өчен урнаштырганнар иде) томалый алгач кына, инфекция куркынычсызга әйләнде.
ҖИДЕ ЕЛГА СУЗЫЛГАН ТЕРНӘКЛӘНҮ
Авариядән соң ел ярым вакыт узгач, Артём сөйләшә башлады.
Җиде ел эчендә без бик катлаулы берничә операция кичердек. Һәм искиткеч нәтиҗәләргә ирештек: хәзер Артём шаярта, җырлый, берничә (рус, татар, инглиз, испан) телдә сөйләшә. Үзенең һәлакәткә кадәрге гомерен исенә төшерде, хәзер кыска вакытлы хәтергә кагылышлы вак‑төяк проблемалар гына калды.
МАКСАТЫБЫЗ – ТУЛЫСЫНЧА САВЫГУ
Бернәрсәгә дә карамыйча, без алга баруыбызны дәвам итәбез һәм тагын да зуррак уңышларга ирешергә телибез, мәсәлән, йөрергә өйрәнергә өметләнәбез. Бүгенге көндә Артём култык таяклары белән үзе генә дә йөри ала инде. Баланс, тигезлек саклау өстендә эшлибез, нейротерапевт, логопед, массаж ясаучы, психолог белән шөгыльләнәбез.
Максатыбыз – тулысынча савыгу.
Киләчәгебезне без менә болайрак күзаллыйбыз: Артём сау-сәламәт, аның хатыны, балалары, үз эше бар, мин исә – бәхетле әби!
МӨМКИН БУЛМАГАН НӘРСӘ ЮК
Безнекеннән дә аянычрак хәлләр буладырмы-юкмы, әйтә алмыйм. Ни генә булмасын, иң мөһиме – паникага һәм төшенкелеккә бирелмәү, күңелен кушканча эшләү һәм гыйбадәт кылу.
Бу бик катлаулы юл, әмма мөмкин булмаган бернәрсә дә юк, мин моңа көннән-көн инана барам. Максатны төгәл күрә белү һәм аңа барганда бернинди киртәләрдән дә курыкмау мөһим.
Һәм тагын: үзеңә ышанырга, кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга кирәк. Бары тик игелек-шәфкать кенә бөтен нәрсәне дә җиңәргә сәләтле!
Авторлар: Мария Ермакова, Анастасия Маркелова
Фото Лусине Маргарян, Наталья Бикчурина архивыннан
Добавить комментарий