«Кеше гел үсештә булырга тиеш!»
Бүгенге кунагыбыз зыялы, затлы. Аны Татарстанда гына түгел, Россиядә, дөнья күләмендә дә таныйлар. «Европа – Азия», Muz-Transit кебек халыкара фестивальләргә нигез салучы, дәрәҗәле халыкара конкурсларның жюри әгъзасы, Россия композиторлар берлеге советы әгъзасы... Бу исемлекне тагын дәвам итеп булыр иде. Ә безнең өчен ул – төрки‑татар музыкасын дөнья аренасына алып чыккан талантлы композитор. Сүзебез – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәлимуллин турында.
13 сентября 2025
– Рәшит Фәһимович, гадәттә без кунаклар белән сөйләшүне аларның бала чакларыннан башлыйбыз. Сез – Яшел Үзәндә туган бала. Шәһәр зур түгел. Иҗатка мәхәббәт ничек башланды? Кем, ә бәлки, нәрсә сәбәпче булды?
– Беренче карашка, Яшел Үзән әллә ни зур шәһәр дә кебек түгел, әмма балаларга иҗат белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Хәтта без үскәндә дә шулай иде. Миңа калса, Яшел Үзәннең ниндидер бер көчле энергетикасы бар, чөнки анда зур дәрәҗәләргә ирешкән сәләтле кешеләр байтак.
Иҗатка мәхәббәт ничек башланды дигәндә, башлангычта укыганда, үзем теләп, Пионерлар йортына бардым. Анда курчак театры түгәрәге бар иде, берничә ел шунда йөрдем. Тагын әле музыка түгәрәгенә язылдым. Һич онытмыйм: курчак театры түгәрәгеннән чыгам да музыка мәктәбе ягына китәм. (Алар икесе дә Пионерлар йортында урнашкан иде.) Һәм шул якта яңгыраган музыка уен кораллары тавышын тыңлап торам. Берсендә укытучы чыкты да: «Син гел шушы ишек төбендә торасың, керәсеңме?» – дип сорады. Мин дә кердем. бендә торасың, берәр уен коралында уйнап карыйсың килмиме? Теләсәң, сине музыка мәктәбенә укырга алабыз», – диде. Менә шулай итеп, һич уйламаган җирдән музыка дөньясына кереп киттем. Укытучы киңәше белән уен коралы итеп кларнетны сайладым. Армиягә киткәч тә, хәрби оркестрда хезмәт иттем, кларнетта уйнадым. Кыскасы, музыка мәктәбендә укуымның ярдәме тиде. Алай гына да түгел, шул башлангыч алга таба Казан дәүләт консерваториясендә белем алырга, аннан соң аспирантура тәмамларга да этәргеч булды.
– Чынлап та, сез Казан дәүләт консерваториясен тәмамлагансыз. Әле биредә дистә елдан артык укыткансыз да. Ни өчен мөгаллимлек эшен ташладыгыз?
– Мөгаллимлек эшен бик яратып башкардым. Кафедра мөдире дә булдым, әмма консерваториядәге эшем бик күп вакытны алды. Иҗатка вакыт калсын өчен, мөгаллимлек эшен ташларга туры килде.
– Рәшит Фәһимович, сездә музыка уен кораллары коллекциясе барлыгын беләбез. Бүгенге көндә тупланмагызда ничә уен коралы санала? Шуның иң үзенчәлеклесе нинди?
– Бу инде икенче коллекциям. Беренчесен «Татнефть» оешмасы сатып алды, ул бүген Әлмәт күргәзмәләр залының иң затлы экспонатлар тупланмасы булып тора. Анда дөнья халыкларының 624 уен коралы бар. Аны 35 ел җыйган идем. Шуннан соң икенче коллекциямне тупладым: бүгенге көндә миндә 1500 гә якын музыка уен коралы бар. Алар барысы да кабатланмас һәм минем өчен кадерле. Аларга бик сак карыйм: һава дымлылыгын даими тикшерәм, кулга алып тотып карыйм, хәтта сөйләшәм дә. Музыка уен кораллары минем өчен җанлы әйбер. Барысында булмаса да, күбесендә уйный да беләм.
Бары тик кыллы уен кораллары гына авыррак бирелә, чөнки аның өчен бармаклар дөрес ятарга тиеш. Аның каравы, тынлы уен коралларында яхшы уйныйм.
Бу кызыксынуым мәктәп яшендә үк башланды: берәр уен коралы күрсәм, тотып‑тотып карый идем. Инде профессиональ композитор булгач, шундый уй туды – кул астында музыка уен кораллары булса, иҗат итәргә җиңелрәк булачак. Төрле спектакльләргә музыкалар язганда дип әйтүем. Аллаһы Тәгалә шушы уйларымны ишетте, ахры. Берсендә җырчы Ринат Ибраһимов өйгә килде. Без аның белән дуслар идек, аңа күп кенә җырлар яздым. Һәм шунда телевидениедән шалтыраттылар: Ибн Фадлан турында фильм төшерәләр, көй язарга сорыйлар. Төркем Казахстанга бара икән, ә минем аларга иярергә вакытым юк. «Эх, думбра да юк кул астында. Әле шуңарда уйнап, көй язып караган булыр иде», – дидем Ринатка. Ә ул: «Миндә думбра бар, мин сиңа аны бүләк итәм, барыбер тик ята!» – диде. Менә шуннан башланды инде... Дөньяның кайсы гына почмагына барсам да, берәр музыка уен коралы карыйм. Һиндстанда, акчам җитмәгәч, фотоаппаратымны да биреп, үзенчәлекле музыка уен коралы алып кайттым. Кемдер чит илдән затлы кием карый, ә мин музыка уен коралы эзлим. Бүген минем машинам юк, гомумән, дөнья малын беркайчан беренче урынга куймадым, ә шәп коллекциям бар.
Аллаһы Тәгаләгә мин бик рәхмәтле, әллә нинди затлы, үзенчәлекле уен коралларын юлыма чыгарып тора.

Кларнетистлар ансамбле белән. Перу.
– Сез утыз биш ел буе Татарстан композиторлар берлеген җитәкләдегез. Бүген инде анда кунак буларак киләсезме? Әллә инде әле һаман хуҗаларча йөрисезме?
– Кадерле кунак буларак киләмдер. Заманында Мирсәет абый Яруллин мине үз урынына калдырды. Бүгенгедәй истә: фатирның ишеген шакыйлар, мин кулымны сындырып, өйдә утыра идем. Ачсам, Мирсәет Яруллин, укытучым Борис Трубин, композитор Алмаз Монасыйпов басып тора. Түргә уздылар. Шунда Мирсәет абый: «Энем, сиңа йомыш белән килдек. Союздан китәр вакыт җитте. Тиздән съездга җыелабыз, синең кандидатураңны күрсәтәбез килә», – диде. Дөресен генә әйткәндә, мондый тәкъдимне көтмәгән идем: дөнья буенча гастрольләрдә йөри башлаган, бик актив иҗат иткән чорым. Ә берлек җитәкчесе, иҗаттан тыш, күпме хуҗалык эшләрен хәл итәргә тиеш бит. Шулай да алар мине ул көнне күндерде. Нәтиҗәдә, сез әйткәнчә, берлекне 35 ел җитәкләргә туры килде. Хәтта озаккарак та сузылды. Вакытында китә белү бик кирәк. Бәлки, бу вазыйфадан иртәрәк тә баш тарткан булыр идем, лаеклы кеше калсын, дип теләдем. Татарстан композиторлар берлеген бүген талантлы, бик өметле егет – Ильяс Камалов җитәкли. Союз ышанычлы кулларда дип, курыкмыйча әйтә алам.
Һәм үзем өчен дә оят түгел: эшләгәндә күпме композиторга торак проблемасын хәл итәргә булыштым, союз бинасына капиталь ремонт ясалды, Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге ачылды һ.б. Республиканың һәр районында балалар алдында чыгышлар ясадым. Шул рәвешле яшь буынны татар композиторларының иҗаты белән таныштырдым.

5 курс студенты Рәшит Кәлимуллин Казан консерваториясе ректоры Нәҗип Җиһанов (уртада) кабинетында. Янәшәдә – композитор Рафаэль Билалов. 1985 ел.
– Сара Садыйкованы үләренә ике ел кала гына ТР Композиторлар берлегенә алганнар. Юкса СССР күләмендә танылган композитор, җырчы. Аны туры сүзле булган, дип сөйлиләр. Бәлки, сәбәп шундадыр...
– Дөресен генә әйткәндә, бу шактый четерекле сорау. Профессиональ композитор булу өчен кешеләр 25 ел укый. Ни кызганыч, Сара апаның белеме җитеп бетмәгән, ул Мәскәүдә бер еллык курсларда гына укыган. Сүз дә юк, ул бик талантлы, Аллаһы Тәгалә аңа зур сәләт биргән. Ләкин бу гына аз, профессиональ композитордан җитдирәк жанрлар да сорала... Мин аны яшьләргә дә, алай гына да түгел, инде композитор исеме йөрткән берничә кешегә дә әйттем: «Укырга кирәк, шунсыз үзешчән булып каласың». Бу очракта мин сатулашмыйм: кемгәдер үзешчән булып калу да җитә...
– Бүген саллы музыкаль әсәрләр языламы? Яшьләр арасында Рөстәм Яхин, Ренат Еникеевларга алмаш бармы? Ягъни татар музыкасын дөнья дәрәҗәсенә чыгарырлык талантлар?
– Ренат Еникеевларны алыштырырга түгел, аларның эшен дәвам итәргә, үзеңнән яңалык кертергә кирәк.
Сәләтле яшь композиторлар бар. Шул ук Ильяс Камалов, Миләүшә Хәйруллина, Эльмир Низамов, Илдар Камалов һ.б. Илдар, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, Чикагога укырга китте, кино музыкасы жанрында белем ала. Энем, син анда да, монда да эшлә, шулай уңышка күбрәк ирешәчәксең, дип киңәш бирдем. Тагын әле бүгенге өметле композиторлар арасыннан Эльмира Галимова, Алсу Абдуллинаны әйтер идем. Кыскасы, сәләтле, милли көйләр иҗат итүче композиторлар бар һәм мин моңа ихластан сөенәм. Алар – безнең таяныч.

Композитор Рәшит Кәлимуллин эш бүлмәсендә.
– Опера һәм балет театры, Дәүләт симфоник оркестры репертуары миллилек белән аерылып тормый. Сез минем белән килешәсезме? Бу нидән шулай? Лаеклы әсәрләр иҗат ителмиме?
– Бу сорауны шушы өлкә өчен җаваплы кешеләрдән сорарга кирәк. Шуны гына әйтәм: Дәүләт симфоник оркестры чит илгә бара икән, ул милли көйне сәхнәгә алып чыгарга тиеш, чөнки алар шушы республика хисабына яши.
Советлар Союзында бик дөрес сәясәт бар иде – һәр республикада иҗат базалары төзеделәр. Шул рәвешле, һәр милләтнең сәнгатен, әдәбиятын үстерү юнәлешендә эшләделәр. Татарстаннан гына да күпме кеше, Мәскәүгә барып, махсус курсларда белем алды. Нәтиҗәдә, ул артистлар аннан соң зур танылу алды, иҗатлары гөрләп барды. Ни кызганыч, хәзер мондый иҗат базалары юк дәрәҗәсендә.
– ТР Язучылар берлегендә бүген 301 кеше исәпләнә. Композиторлар берлегендә алтмышлап кына кеше, дип беләм. Бездә музыка сәнгате алай киң җәелмәгәнме, әллә композиторлар берлегенә җиде кат иләк аша иләнеп узалармы?
– Ул яктан миңа бәхет елмайды: армиядә бик акыллы егетләр белән хезмәт иттем. Француз әдәбиятын французча укыйлар иде. Безнең анда шундый шәп китапханә бар иде, Ремарк, Драйзер, дөнья әдәбиятының башка классиклары белән шунда таныштым. Хәрби оркестрдагы коллегаларым минем нәрсә укуымны күзәтеп, киңәшләрен биреп торды.
Музыка өлкәсендә үзеңне даими үстереп тору бик мөһим, чөнки бу һөнәр сине әле ашатырга да тиеш. ТР Композиторлар берлегенә эләгү бер дә җиңел түгел. Өч көй язып кына анда эләгә алмыйсың. Беренче чиратта, син профессионал булырга тиеш. Ә менә ТР Язучылар берлегенә, мәсәлән, төзелештә эшләп йөргән кешене дә кабул итәләр дип беләм, чөнки аның китаплары чыкты, диләр. Ә бүген китап чыгару модага керде.

Сәяхәт вакытында. Марокко.
– Сез күбрәк Мәскәүдә яшисезме? Балалар, оныклар белән еш аралашасызмы?
– Мәскәү белән ике арада йөрим. Җәен туган якта күбрәк булам. Кызым гаиләсе белән Төркиядә яши. Заманында музыка мәктәбен тәмамлады. Әмма сәнгать юлыннан китмәде, югыйсә сәләте дә бар иде. Әмма ул: «Әти, мин үз юлымнан китәм», – диде. Мин каршы килмәдем. Башта КФУны бетерде, аннан Америкага барып, укып кайтты. Инглиз, немец телләрен камил белә, хәзер инде төрекчә дә өйрәнде. Кырык биш яшендә икенче тапкыр әни булды. Улымның да ике баласы бар, җәмәгате белән бер ул, бер кыз үстерә. Берьюлы музыка мәктәбендә дә, сәнгать мәктәбендә дә белем алды. Ләкин, ике арада йөри торгач, сәнгать мәктәбен генә калдырды. Аннан соң Казан дәүләт төзелеш институтын тәмамлады. Бүген шул юнәлештә эшли.
Балалар үсеп беткәч, икенче тапкыр өйләндем. Җәмәгатем Ләйлә – бүген уң кулым. Минем гастрольләр графигын төзи, концертлар оештырганда ярдәм итә. Ландшафт дизайнеры булып эшләде, шул юнәлеш буенча Венгрия, Англиядә белем алды. Хәзер инде лаеклы ялда.

– Бер кыз, бер ул үстердем.
– Рәшит Фәһимович, әгәр тормышны яңадан башларга дисәләр, нәрсәләр үзгәртер идегез?
– Беренчедән, вакытның кадерен күбрәк белер идем. Халкым өчен тагын да юмартрак булыр идем. Шөкер, беркайчан начар яшәмәдем, дөнья гиздем. Әле дә – гел гастрольләрдә. Төрле халыклар өчен музыка язам, бу да – бәхет. Латин Америкасы илләре, Австралия, Вьетнам һ.б. өчен музыка язам. Кавказ республикалары, Тыва, Якутия белә тыгыз элемтәдә. Аеруча төрки телле халыклар белән дуслык зур, алар мине ярата.
Үземне юмарт кеше дип саныйм: күп кенә дус, танышларга әле дә ярдәм итеп торам. Шул исәптән, матди яктан да. Шул ук остазларым белән дә элек булган элемтәләрне югалтмаска, кайчандыр миңа ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтле булырга тырышам.

– Җәмәгатем Ләйлә – бүген уң кулым. Минем гастрольләр графигын төзи, концертлар оештырганда ярдәм итә.
Добавить комментарий