Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Киле – ризыклы булу

Киле – ризыклы булу

«Татарстан» журналы көнкүрештән төшеп калган шөгыльләрне барлауны дәвам итә. Бу юлы без киледә карабодай төйдек. Өлкән буын хәтерлидер, кабыклы карабодайны суда пешерәсең, аннан мичтә киптерәсең. Шуннан инде килегә салып төясең. Әле 1980 нче елларда да авылларда бу эш киң таралган булган. Бүген исә киле музей экспонатына әйләнде.

22 ноября 2022

КУЛДАН-КУЛГА ЙӨРИ ТОРГАН ЭШ КОРАЛЫ
Әлки районының Карга авылында яшәүче Чулпания апа Фәттахованың балачагы, аннан соңгы гомере дә киле белән эшләп узган. Ни кызганыч, үзенең әлеге эш коралы сакланмаган. Күпме эзләп тә, авылда киле сакланып калган гаиләне тапмадык. Шуның өчен дә Чулпания апа белән Базарлы Матакта урнашкан С. М. Лисенков исемендәге тарих‑туган якны өйрәнү музеена бардык.
Чулпания апага киләсе елга 85 яшь тула, күз тимәсен, үз яшен биреп булмый аңа. Көләч йөзле, сөйкемле бу апа Карга авылының остаКИЛЕ – РИЗЫКЛЫ БУЛУ бикәсе. Дингә лаеклы ялга чыккач килгән. Мәрхүм җәмәгате Наил абый белән өч ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының барысы да башлы-күзле, икесе Базарлы Матакта, берсе Чаллы шәһәрендә яши. Төпчек улы Илгизәр исә төп нигездә калган.
– Киленем Гөлназ белән егерме сигез ел бергә яшибез, – диде Чулпания апа. – Әйтергә дә куркам, бик матур торабыз. Тату гаилә дип йөриләр безне авылда. Оныкларга да рәхмәт, хөрмәт итәләр. Дөньялар тыныч булып, алга таба да шулай яшәргә язсын...
Әнә шундый изге теләктә Чулпания апа белән эшкә керештек. Алда әйтелгәнчә, киледә төю өчен карабодайны башта пешерергә, аннары киптерергә кирәк. Шунсыз аны кабыгыннан арындырып булмый. Музейда эшләүче кызларга рәхмәт, без килгәнче Әлки районының үзендә үстерелгән карабодайны әзерләп куйганнар иде. Әбекәй кабыклы карабодайны килегә салды. Һәм кисапны (карабодай төя торган эш коралы) алып төя башлады. Чират кызларга да җитте: карабодайның кабыгы бик җиңел генә купмый икән. Мин исә килене «өйрәнәм»: эче шоп-шома, түгәрәк. Баксаң, аны яндырып ясаганнар.
– Киле бөтен гаиләдә дә юк иде, – ди Чулпания апа. – Ул шулай кулдан-кулга йөри торган эш коралы булды. Һәр авылның балта осталары булган, көндәлек тормышта нәрсә кирәк, барысын да ясаганнар. Имән түмәренең эчен башта балта белән юнып, шул рәвешле тирән итеп чокыганнар. Аннан исә ышкылап җибәреп шомартканнар һәм яндырганнар. Бу инде ярылып китмәскә дә яхшы булган.
«ӘТИ ЯКЛАП КАЛДЫ...»
Киледә карабодай төйгән арада Чулпания апа балачак хатирәләре белән уртаклашты. Гаиләдә тугыз бала үсә алар. Бөек Ватан сугышы башлангач, яше олырак булганга, әтиләрен фронтка җибәрмиләр, хезмәт армиясенә алалар. Ленинград өлкәсендә хәрби заводта эшләп, күзләре дөм сукырая. Нәтиҗәдә, сигез бала атасын гаиләсе янына кайтарып җибәрәләр.
– Авыр заманалар иде ул, бездә генә түгел, бөтен иле белән, – диде Чулпания апа. – Кышын – бәрәңге, җәен исә умачлы кычыткан ашы белән тукландык. Сугыштан соң колхоз җирләренә күпләп тары утырта башладылар. Әнә шул тарыны киледә төеп, аннан аны он итеп тарттырып, тел йотарлык тәмле ризыклар – ипи, коймак, кыстыбый пешерә идек. Аның тәмлелеген сөйләп аңлата торган түгел... Әле дә шуларны уйласам, күзгә яшь килә.
Карабодай төйгән чакларны да бик яхшы хәтерли Чулпания апа. Тик ул соңрак, үсмерлек чорына туры килә. Тарыдан аермалы буларак, карабодай затлы ризык саналган, чөнки ул юк дәрәҗәсендә булган. Шуның өчен дә аеруча кадерле, тансык була ул.
– Карабодайның уңышы бик яхшы чыкмагандыр, – ди әбекәй. – Югыйсә аны да басуга чәчәләр иде. Күрәсең, үстерә белмәгәннәр. Үстергәч тә, аны кабыгыннан арындырып бирмиләр иде. Хәзерге кебек чиста карабодай сатып алу турында хыялланмадык та. Чиста карабодай 1970–1980 нче елларда гына кибетләргә кайта башлады. Анысы да авылларда түгел, шәһәрдә генә дип истә калган. Танышлык белән яки зур чиратлар торып кына алдылар.
Чулпания апаның күңелендә балачак бәйле гыйбрәтле бер истәлек яши. Ул аны бүген дә күз яшьләре белән искә ала.
...Әнисе үсмер кызга киледә төелгән тарыны мич башына менгерергә куша. Ул шулай эшли дә: тарыны ипләп кенә чүлмәккә салып, мич башына куя. Кичен кызга әнисе тары боткасы пешерергә вәгъдә итә. Әнә шул мизгелне көтеп йөргән арада, Чулпания никтер мич башына менеп төшәргә уйлый. Ә кире төшкәндә, күлмәк итәге белән чүлмәкне эләктерә һәм... савыт идәнгә төшеп китә. Нәтиҗәдә тары идән буйлап чәчелә, ә чүлмәк чәлпәрәмә килеп ватыла. Үсмер кыз үкереп елый башлый...
– Әни эштән кайткач кыйнар дип бик курыктым, – ди Чулпания апа. – Калтырана-калтырана тарыны җыярга керештем. Аны ничек җыеп бетерәсең? Өстәвенә чүлмәк ватыклары да катышкан. Бәхетемә, ишектән әти килеп керде. «Әти, ялгыш булды...» дим. Ул мине кочаклап алды. Әнидән кул тидертмәде...
ҖИЛПУЧСЫЗ БУЛМЫЙ!
Әнә шулай күңелләр нечкәреп, әбекәйнең балачак истәлекләрен тыңлаган арада, кызлар карабодайны кабыгыннан төшерделәр. Ләкин эш әле аның белән генә бетми икән: чистартырга кирәк. Моның өчен Чулпания апа киледәге карабодайны иләккә салды. Бу иләк хикмәтле, без бүген куллана торганга охшамаган – тимердән ясалган ул. Кабыгыннан аерылган чиста карабодай бөртекләре әнә шул тимер иләк тишекләре аша җилпучка коелып бара икән. Бу яңа сүз кызларга аеруча кызык тоелды, бөтенләй ишеткәннәре юк бит. Ә элек җилпуч һәр гаиләдә булган, он иләргә, кайнар ипи куеп торырга – бөтен җирдә аны кулланганнар.
– Без карабодайны болай иләккә салмый идек, чөнки ул юк иде, – ди Чулпания апа. – Югыйсә калайны тишеп иләк ясау авыр эш булмагандыр да, анысын төгәл генә әйтә алмыйм. Без киледә төелгән тары, карабодайны җилпучка салып, чүбен очырта гына идек. Ишегалдына чыгасың да авыз белән өрәсең: кабык җиңел, очып китә. Калганын исә кул белән чистартып атасың. Әнә шулай яраклашасың инде, кем ничек булдыра ала.
...Бүген рәхәттә яшибез. «Әбидә кунакта» тапшыруын төшергән саен, шундый нәтиҗәгә киләм. Май атлыйсы, мич ягасы, су ташыйсы, кер юасы... юк. Ә бит әле өч‑дүрт дистә ел элек кенә боларның барысын да хатын‑кыз үзе башкарган, чөнки ирләр күбрәк эштә булган. Әйе, без бәхетле чор балалары, берүк шушы рәхәтебез кителә күрмәсен.
untitled-03
63655fa5-379e-42cb-a3da-9a3f987d0cfe
cdf7b97e-d7bf-4c94-8f65-f4f729e0ad5e
Халык әйтсә, хак әйтә: 
Исәбенә күрә хисабы, килесенә күрә кисабы. Килегә салып су төймиләр.

Руфия Фазылова
Фото: Илнар Өметбаев

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: