
Кояш нуры сүнгәндә нишләргә
«Ярдәм» фонды
06 августа 2018
Сукыр калганыңны белгәч, гаҗизлектән, яшәргә теләмичә, тәрәзәдән сикерәм дигәндә, үзеңне кулга алырга нәрсә этәрә? Кара болыт каплаган дөньяда яшәү ничек була?
ХАЛЫК ЗУР КӨЧ КУЙДЫ...
Татарстанда сукырлар белән эшләүче бердәнбер оешма – «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды бар. Алар күрү бәхетеннән мәхрүм булган кешеләргә матди һәм рухи яктан ярдәм итәләр. «Ярдәм» фондының башлангычы 2000 нче елларга барып тоташа. Ул вакытта бүгенге кебек хәйрия фондлары, хәйрия чаралары юк дәрәҗәсендә. Казанның Левченко бистәсендә урнашкан «Ярдәм» мәчете иң беренчеләрдән булып авыруларга, фәкыйрьләргә булыша башлый.
– Хәтерлим, мөселман балаларына җәйге лагерь оештырган идек, – ди «Ярдәм» фондының укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова. – Урамнан узып баручы бер әни: «И, сау балаларга теләсә кая барырга була, менә безнекеләр генә өйдә ята», – диде. «Соң, сез дә балагызны алып килегез», – дидем. Баксаң, бу апаның баласы чукрак икән, тагын башка чирләре дә бар. Ә безнең ишетмәүчеләр белән эшләү тәҗрибәсе юк, сурдотәрҗемәче эзләп киттем...»
Тиз арада Мәликә ханым «чукраклар телен» өйрәнә. Ни өчен дигәндә, Казанда, дин сабакларын аңлатырлык сурдотәрҗемәче булмый. Ишетмәүче балалар белән эш шулай башлана. Ул да түгел, начар күрә торган яки бөтенләй күрмәүче кешеләр дә мәчеткә килә башлый. «Безне дә гарәпчә укырга өйрәтмәссезме?» – диләр. Баксаң, Луи Брайль системасы буенча Татарстанда беркайда да Коръән укырга өйрәтмиләр икән. Мәликә ханым монысына да алына. Хәтта күрмәүчеләр белән эшләү методи– касы яза, аны соңрак китап итеп бастыралар.
2003 елда «Ярдәм» мәчете кысаларында хәйрия фонды оеша. Юк, ул әле рәсми рәвештә теркәлми. Ә димәк, дәүләт программалары кысаларында оештырыла торган грантларда да катнаша алмый. Фонд оешуның әлеге этабында аны башлап йөрүчеләр ярдәм кирәк булган кешеләрнең исемлеген теркәү, шуларга ярдәм итүчеләрне эзләү кебек бурычлар белән генә чикләнә.

«Ярдәм» мәчете башлаган социаль эшләр турындагы хәбәр тиз таралды, – ди Мәликә ханым. – Күрмәүчеләрдән соң, гарипләр арбасында йөрүчеләр мөрәҗәгать итте. Төрле гозер белән киләләр: кемнеңдер ислам нигезләрен өйрәнәсе килә, кайсынадыр ортопедия матрасы, башка шуның ише нәрсәләр кирәк. Ә бит Левченко бистәсендәге мәчет кечкенә генә. Барлык теләгән кешегә дә дин сабаклары укыту да хәлебездән килерлек түгел иде. «Эх, шәһәр үзәгендә зур мәчет төзеп, шунда авыруларга ярдәм итү үзәге булдырсаң иде!» – дип еш хыялландык. Күрәсең, Аллаһның «Амин!» дигән чагына туры килгәнбездер. 2013 елда Мәскәү районының Серов урамында бик зур бина – «Ярдәм» мәчете сафка басты. Аны төзүдә республика җитәкчелеге дә, гади халык та зур көч куйды.
10 МИЛЛИОН – УЛ АЗМЫ, КҮПМЕ?
Бүген «Ярдәм» мәчете гыйбадәт урыны гына түгел, ә үзенә күрә бер социаль үзәк тә. Күрмәүче, ишетмәүче, аягында йөри алмаучы авыру кешеләр (мөселманнар, димим, чөнки бирегә башка дин вәкилләре дә килә), чиратлап килеп, бер ай яшәп китәләр. Нәкъ шифаханәне хәтерләтә ул. Аерма шунда гына – биредә тән белән бергә җанны да дәвалыйлар.

Инде изгелек, миһербанлык төшенчәләреннән конкрет саннарга килик. Әйткәнемчә, ел әйләнәсе үзәктән кеше өзелми. Ә димәк, аларны дүрт‑биш тапкыр ашатырга, аерым белгечләргә хезмәт хакы түләргә, төрле экскурсияләр оештырырга акча кирәк. «Ярдәм» фонды унбиш ел эчендә бары хәйриячеләр акчасына гына яшәгән. Дөрес, фонд үзе дә азмы‑күпме эшләргә тырыша. Мисал өчен «Ярдәм» мәчете бинасы белән янәшә никах залы хезмәт күрсәтә, биредә ашау-эчү, кәләш күлмәкләре сату – барысы да каралган. Тагын аерым типографияләре бар. Моннан шулай ук «акмаса да тама» дигәндәй. Ел әйләнәсе авыруларны укыту, яшәтү, дәвалау өчен якынча 3 миллион сум акча кирәк икән. Көндәлек кирәк-яракларны каплау турында сүз бара. Аннан тыш, компьютер, башка кирәк-яраклардан торган техник базаны яңартып торырга кирәк бит. Ниһаять, дип әйтергә кирәктер, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды җиңел сулап куйган: Россия Президентының граждан җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантына ия булганнар. Суммасы – 10 миллион сум. Татарстаннан тәкъдим ителгән 58 проект арасында җиңеп чыкканнар.
– Мондый зур күләмле грантка беренче тапкыр ия булдык, – диде Мәликә ханым. – Дөресен әйтим, Президент грантын алу бер дә җиңел түгел. Берничә ел рәттән гариза биреп карадык. План-проектларыбызны тәфсилләп язып, бик күп документ тупладык. Аллага шөкер, теләкләр кабул булды. Инде ниятләрне тормышка ашырырга кирәк.
«Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» дип аталган грант проекты бер елга каралган. Аның кысаларында 2019 елның сентябренә кадәр 5 төркем туплап, 225 кешегә белем бирү һәм тернәкләндерү курсларын оештыру күздә тотыла. Проектның максаты – күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, аларны психологик һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү. Авыруларны җәмгыятькә җайлашырга, кешеләр белән аралашырга өйрәтү. Ә моның өчен аерым белгечләргә (табиб, юрист, психолог һ.б) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

10 миллион сум грант – күпме, азмы? Бер карасаң, шактый зур акча кебек. Тик, халык әйтмешли, ашаган белми, тураган белә. Алда әйтелгәнчә, беренчедән, 225 кешегә тернәкләндерү курслары оештырылачак. Икенчедән, дистә ел эчендә үзәкнең техник базасы нык искергән, грант акчасына шуны яңартырга уйлыйлар. Өченчедән, Казан шәһәренә баннерлар урнаштырырга ниятлиләр. Бу җәмгыятьнең үзаңын үзгәртү өчен кирәк. Кызганыч, күпләр әйләнә-тирәбездә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр барлыгын күрми дә, белми дә. Үзәктәге берничә кешедән мондыйрак сүзләр ишеттем: «Кибеткә кергәч, без еш кына теге яки бу әйберне алып бирүләрен сорыйбыз. Ә кешеләр дорфа гына: «Болай да ашыгам» яки: «Булдыра алмагач, кибеткә йөрмә», – дип кистереп салалар. Бар, әлбәттә, юл чыгарга булышкан, кибеттә ярдәм кулы сузган миһербанлы бәндәләр дә. Ләкин алар күп түгел...»





«КАМЫР РИЗЫКЛАРЫ ПЕШЕРӘМ»
Грант акчасына тернәкләндерү узачак беренче төркем «Ярдәм» мәчетенә 1 июльдән килгән. Барлыгы 45 кеше. География киң: Самара, Иркутск, Ставрополь, Ульяновск, Киров, Оренбург, Омск өлкәләре, Пермь, Краснодар крайлары, Татарстан, Башкортостан, Мари Эл, Удмуртия, Дагыстан, Чечня республикалары. Сентябрьдә икенче төркем киләчәк. Төп шарт – грант кысаларында бер тапкыр килгән кеше инде икенче юлы тәкъдим ителергә тиеш түгел. Гади итеп әйткәндә, әлегә кадәр начар яки бөтенләй күрмәүчеләр бирегә елга ике тапкыр килгән. Хәзер алай тиеш булмаячак.
– 2019 елның сентябреннән соң гына килә алачаксыз, дип аңлаттылар безгә, – диде Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районыннан килгән Рәхилә апа Мәүлетова. – Мин инде монда 2014 елдан бирле йөрим. Казанга барасы бар, дип, көннәрне санап торам. Бик рәхәт биредә, әйтеп бетерә алмыйм. Луи Брайль системасы буенча Коръән укырга да өйрәндем. Һәр көн җыелышып төрле җирләргә барабыз, үзем кебек күрмәүчеләр белән аралашам...
Рәхилә апага 65 яшь. Кырык ел аш‑су остасы булып эшләгән. Тормыш иптәше белән ике ул үстергән. Ун ел элек гомер иткән ире йөрәк өянәгеннән үлеп киткән. Санаулы көннәрдән соң, тол хатын сукырайган.
– Минем күздә глаукома иде, – ди Рәхилә апа. – Иремне югалткач, бик күп еладым. Күрәсең, күзләремә шул ярамады. Караңгылык дөньясына ияләнә алмыйча бик озак газапландым. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Кеше белән аралашудан туктадым. Балаларга йөк булудан тагын да кыенсындым. Тик нишләмәк кирәк... Көн саен таң ата, димәк, яшәргә кирәк. Акрынлап өй буенча тотынып йөри башладым. Чәй куярга өйрәндем, аннан җиңелчә ризыклар пешереп карадым. Бүген инде бар ризыкны әзерлим: камыр да куям, пилмән дә бөгәм, токмач та кисәм.

Рәхилә апа боларны елмаеп, зарланмыйча сөйли. Мин исә аның бу халәтенә сокланып, керфек тә какмый тыңлап торам: «Гомер буе пешекче булып эшләгәч, куллар бар эшне дә хәтерли, – ди Рәхилә апа. – Аңа күз кирәкми икән... «Ярдәм» мәчетенә килгәч, намаз укырга өйрәндем, Коръән сүрәләрен яттан беләм. Һәм бу миңа җиңеллек бирә. Авырлыкларны сынау итеп кабул итәм. Бу тормышта һәркемнең капчыгы тулы, балам».
Рәхилә апа бик фәлсәфи фикер йөртә. Караңгы дөньяда яшәүнең үз уңай якларын тапкан. (Куркыныч яңгырый, әйеме?!) «Югыйсә дингә килмәгән булыр идем. Шөкер итәргә өйрәндем», – ди. Рәхилә апа өендә тавыклар да асрый икән. Иртән чыгып кош-кортларга азык бирә, көндез күкәй җыя. Үзәктә дә тик утырмый – сәйләннән төрле бизәкләр ясый, гимнастика белән шөгыльләнә. Күзсез калып, үзенә урын тапмаган кешеләр белән сөйләшә, аларга рухи яктан булыша.
«СИКЕРӘМ, ДИП, ТӘРӘЗӘНЕ АЧТЫМ ДА...»
Үзәктә тагын берәү – Чечняның Грозный шәһәреннән килгән Шаһит Бириев белән дә сөйләшеп утырдык. Шаһит абый 50 яшендә сукыр калган. Бүген аңа 61 яшь. Шул дәвер эчендә яңадан яшәргә өйрәнгән.
– Күзнең басымы югары булган икән, мин белмәдем дә, – диде ул. – Дөресен генә әйткәндә, сау вакытта сәламәтлегемне дә, гаиләмне дә кайгыртмадым. Ничек яшисем, кая барасым килсә, шулай эшләдем. Хәзер үкенәм. Тормышны яңадан башлап булса, күп нәрсәләрне үзгәртер идем. Эгоист булганмын, дип, үземне әрлим.
Шаһит абыйга Чечняда дәүләт программасы нигезендә бер бүлмәле фатир биргәннәр. Ул бүген шунда ялгызы яши. Дөрес, хатыны, кызы килеп йөри. Ашарга әзерли, керен юа, дигәндәй.

– Сукыр калгач, бик күп уйландым, – ди әңгәмәдәшем. – Исән вакытта гаилә дип яшәмәдем. Сукырайгач исә: «Ә ни өчен алар минем белән хәзер җәфаланырга тиеш?» – дип уйладым. Өйдә кеше булмаганда, тәрәзәдән сикерергә карар кылдым. Бишенче катта яши идек. Шулвакыт искә төште: беренче катта ишекнең өсте күтәртелеп ясалган. Әгәр шунда төшсәм, исән калырга мөмкинмен. Сукыр булу өстенә, гарип тә калсаң, якыннарыма тагын да авыр булачак. Бу яхшы ният булмады, дип, тәрәзәне яптым. Һәм өйдән чыгып киттем. Гаиләмә өстәмә бер йөк буласым килмәде.
Шаһит абый күпмедер вакыт туганнарында, әнисе янында яши. Аннан, социаль яклау бүлегенә йөри торгач, торак алу бәхетенә ирешә. Бик аралашучан үзе. Сукырайгач та, үзе кебек язмышка дучар булган кешеләр белән таныша. Берсеннән Казанда «Ярдәм» фонды оештырган үзәк турында ишетеп ала.
– Өченче ел рәттән Ураза аенда Казанда яшәдем, – ди Шаһит абый. – Беренчедән, сездә һава шартлары ураза тоту өчен уңайлырак. Икенчедән, сәхәр, ифтарга ризык әзерләнгән була. Мөселманнар белән бергә ураза тоту күпкә җиңелрәк.
– Грозный шәһәрендә күрмәүчеләргә карата җәмгыять нинди карашта? – дим.
– Бик яхшы, һәрвакыт ярдәм итәргә торалар. Хәер, Казанда да бары уңай мөнәсәбәт кенә тоям. Әмма «Ярдәм» мәчете кебек үзәкләр бездә юк. Шуңа да монда килергә гел ашкынып торам. Юл бәяләрен дә үзәк үзе түли, бик уңайлы. Ай буе яшәп, физик яктан да, рухи яктан да сәламәтләнеп кайтып китәм. Безгә шундый шартлар тудырган җитәкчеләргә бик зур рәхмәт әйтәсем килә.
...Коридор буйлап стенага тотынып күрмәүчеләр килә. Алар хәлен аңлар өчен нибары бер минутка күзне йомып карау да җитә... Куркыныч бит. Кемдер гомере буе шул караңгылыкта яшәргә мәҗбүр. Әле ярый тормышларына аз булса да нур өстәүчеләр бар. Караңгылыкта япа‑ялгыз калсаң, нишләмәк кирәк?!
Президент грантының максаты – сукыраеп, күңел төшенкелегенә бирелгән ир-атлар, хатын-кызларга ярдәм итү. Тәҗрибәдән күренгәнчә, мондый үзәктә алар тормышка тизрәк җайлаша икән. Иртән җыелып, бергә намаз укыйлар, аннан күнегүләр ясарга урамга – спорт мәйданына чыгалар. Ашап-эчкәннән соң, аерым классларга таралалар. Кемдер – массаж бүлмәсенә, кемдер – компьютер классына. Аннан янә намазга җыелалар, төшке, кичке ашларга... Һәр минутлары бүленгән.
Шуңа аптырадым: «Ярдәм» фонды оештырган үзәктә яшәүчеләрнең ник берсе зарланып карасын! Һәркайсы үз фаҗигасен күкләр биргән сынау итеп кабул итә. Ә бит аларның күбесеннән туганнары, якыннары баш тарткан. Тик алар бу хакта берәүгә дә сөйләргә яратмый. Якыннарын да гаепләми. Караңгы тормышларын яктыртып, үзләрендә яшәргә көч табалар.
«Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының соңгы 10 ел эчендәге эшчәнлеге – саннарда:
221 миллион сум иганәчелек эшләренә тотылган;
180 миллион сум мәчет һәм башка оешмаларга бирелгән;
мөмкинлеге чикле 14 мең 500 кеше ярдәм алган;
мөмкинлеге чикле кешеләр өчен 6 тернәкләндерү үзәге шефлыкка алынган;
45 күрмәүче Хаҗга җибәрелгән;
Брайль системасы буенча 1 мең китап, 2 мең аудиокитап чыгарылган;
197 мең кешегә ризыклата ярдәм күрсәтелгән;
Рамазан аенда 135 мең кешегә сәхәр, ифтар ашы үткәрелгән;
Корбан бәйрәмендә 62 мең кешегә ит бирелгән;
20 мең кеше укытылган;
4600 кешегә Ислам кануннары өйрәтелгән, 750 кеше Коръәнне ятлаган, 8 хафиз (Коръәнне яттан белүче) әзерләнгән;
1080 бала мөселман лагерьларына йөргән;
150 кеше булачак ата-аналар курсларын тәмамлаган;
авыр тормыш хәлендә калган 3 мең кешегә ярдәм күрсәтелгән;
аз керемле 2 мең гаилә даими рәвештә ярдәм алган һәм ала (кием-салым, азык-төлек);
аз керемле 18 ялгыз анага (балалар саны 4тән 8 гә кадәр) торак бирелгән;
120 наркоман тернәкләндерү узган;
Татарстан төрмәләрендәге 600 тоткынга даими рәвештә азык‑төлек җибәрелә һ.б.
Добавить комментарий