Көн саен табигать хозурында
Кощаководан шәһәрдән читтә Наилә һәм Александр Петровлар
20 апреля 2023
Петровлар гаиләсе Кощаково авылына 13 ел элек күченгән. – Бу иремнең туган авылы, – дип аңлата Наилә Наримановна. – Мин үзем шәһәр кызы, авылда яшәрмен дип уйлап та караганым булмады, әмма иремнең кайтасы килде, ул кыстады. Бу җир иремә әбисеннән мирас булып калды. Иске генә өе дә бар иде. 2004 елда шушы нигездә үз өебезне сала башладык, хәзер дә шунда яшибез. Төзелеш бүгенге көнгә кадәр дәвам итә, – дип көлә ул.
– Казанда Космонавтлар урамында фатирыбыз да бар, өйне шунда яши‑яши төзедек. Хәзер анда гаиләсе: ире, ике баласы белән белән кызыбыз яши.
Тормыш-көнкүреш өчен бөтен кирәк яракны күрше совхоздан алабыз. Анда балалар бакчасы, мәктәп, берничә азык‑төлек кибете, амбулатория һәм җәмәгать мунчасы бар, ял итәргә кечкенә генә парк та ясалган. Анда гел бәйрәмнәр булып тора, мондый күңел ачу чараларына халык күп йөри.
Юл белән дә проблема юк, бөтен җиргә машина белән йөрибез – үзем дә, ирем дә машиналы. Царево Village торак комплексыннан Җиңү проспектына кадәр барган 123 нче автобус маршруты да безнең авыл яныннан уза, 20 минут саен йөреп торган автобустан метрога, теләсә кайсы башка җәмәгать транспортына күчеп утырып, кирәкле җиргә барып җитәргә мөмкин.
Мин инде бер ел пенсиядә, элегрәк Родина урамындагы автомастерскойда колорист – төсләр сайлаучы булып эшләдем. Ирем дә шул ук урамдагы «Водоканал» предприятиесендә авария хезмәтендә эшли. Бөкеләр булмаганда машина белән 25 минутлык юл.
Олыгая барган саен җирдә, бакча эшләре белән шөгыльләнергә ярата башладым, яшелчә, төрле тәмләткеч үләннәр үстерәм. Утырткан агачларыбыз инде җимеш бирә башлады. Өебез каршындагы түтәлләрдә җәй буе чәчәк үстерәбез, бик күңелле яшибез.
Теләсәк-теләмәсәк тә, авыл тормышының уңай якларын 2020 елда коронавирус пандемиясе башлангач һәм карантин игълан ителгәч тойдык. Авыл халкының йорт тирәсенә чыгу, саф һава сулау, хәрәкәтләнү мөмкинлеге булды.
13 елга бер мәртәбә дә авылда яшәвемә үкенмәдем. Саф һава сулыйсың, иркенлек, үз кулларың белән үстергән ризыкларны ашыйсың, туганнарыңны бер түбә астына җыя аласың… Моның өчен үкенеп буламыни?! Бәхет бит бу.
Дамир Үтәмешев
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий