Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Көннәр үткән саен күңелне борчыган чаклар хәтердән югала...»

1941 елның 22 июнь иртәсендә Шәүкәт Сөләйманов гадәттәгечә эшкә чыгып китә. Кайтып керүенә өендә сугышка чакырып повестка көтәсен ул әле белми. Повестканы алу белән, тиз генә җыенып, юлга кузгала. Хатыны Камилә озата бара.

Военкомат каршында халык хәйран күп була. Барысы да якыннарын озатырга килгән. «Әти киткән. Бер айдан, 21 июль көнне, Мурманск шәһәрендә мин дөньяга аваз салганмын», – ди бүгенге әңгәмәдәшем Зөлфәт Лотфуллина.

«УРМАННЫ ЯҢГЫРАТЫП ҖЫРЛАДЫ...»

Зөлфәт ханымның әтисе татар дөньясында мәшһүр Төхвәтуллиннар нәселеннән. Шәүкәт абыйның бабасы Фазлулла белән Камил Мотыйгыйның әтисе Мотыйгулла бертуганнар була. Камил кечерәк вакытта Кече Кайбычка еш кайтып йөргән. Апас районының Чирмешән авылында аларның туганнары яшәгән.

Бервакыт Камил Мотыйгый үзенең туганнан туганы Сөнгатулланың улы – бәләкәй Шәүкәтне туганнарына урман аша кунакка алып бара. Камил Мотыйгый бик матур җырлый торган була. Урманга кергәч, тирә-юньне яңгыратып, җыр сузып җибәрә ул. Ә Шәүкәтнең тизрәк барып җитәсе килә. «Минем ашыйсы, тизрәк урманнан чыгып, барып җитәсе килә, ә ул урманны яңгыратып җырлап ята», – дип еш искә алып сөйли торган була Шәүкәт абый.

ЙОРТСЫЗ КАЛУ

Илдә кулакларны сөрү сәясәте башлангач, Сөнгатулланың йорт-җирен тартып алып, мал-мөлкәтен сатып җибәрәләр. Гаилә мунчага торырга чыга, әмма анысы да ташу белән агып китә. Озак вакыт кешедән кешегә кереп, кунып йөреп көн күрәләр. Бәхеткә, аларны сөргенгә җибәрми калалар. Чөнки Сөнгатулла бабайның олы улы – Мөхәммәтхан акларга каршы сугыша. Куып җибәрәбез дигәндә, Мөхәммәтханның герой исеменә ия булуын раслый торган кәгазь килеп җитә.

Бераз вакыт үткәч, Шәүкәт абый кечерәк кенә дүрт тәрәзәле йорт сала. 1936 елда Сөнгатулла шул нигездә җан бирә.

– Әти, коммунист буларак, дингә кагылышлы сөйләшүләрдән качарга, мулла нәселеннән килгән туганнары белән араны өзәргә мәҗбүр була, чөнки ул чорда мондый аралашулар куркыныч санала. Әмма, вакытлар үткәч, Галия Кайбицкаяның улы кайтып, бездә кунак булып китте, – дип сөйләде Зөлфәт апа.

Аның әтисе, фин сугышында катнашып, исән-сау әйләнеп кайта. Төрле җирләрдә хезмәт куя. Соңыннан, эшкә ялланып, Мурманск өлкәсенә күченеп китә. Мулла нәселеннән булганы өчен, туган җирендә гаиләсе белән интегеп йөрүләре, җәфа чигүләре ераккарак китәргә мәҗбүр итә.

– Әти белән әни биш ел бергә торып калалар. Илдә Бөек Ватан сугышы башлана, – дип сөйләде Зөлфәт апа.


Зөлфәт апа әтисе, әбисе һәм әнисе белән.

СУГЫШ БАШЛАНГАЧ

Мурманск шәһәренә фашистлар бәреп кергәндә, Зөлфәт апа туган була. Радиодан: «Әлегә юл өзелде, чыкмый торыгыз», – дип хәбәр ителә. Рөхсәт булгач, әни мине әтисенең фин сугышыннан калган гимнастёркасына төреп чыгып йөгергән. «Без юлның икенче ягына чыккач ук, бомба төшеп, юл тагын өзелде», – дип сөйли иде ул. «Мин туган көнне балалар хастаханәсенә бомба төшкән, ә бала табу йортына тимәгән. Бу Аллаһының рәхмәте булган инде», – ди Зөлфәт апа, яшьле күзләрен сөртеп. – Безне тынычрак урынга төяп алып киткәннәр. Башта – Архангельск өлкәсенә, аннан тагын башка урынга. Әниләр, һәр җирдә атна-ун көн торып, шунда төрле эшләр эшләгән. Окоплар да казыганнар. Үзләре казыган окопта ук фашист утыннан качып та утырганнар. Туганнан бирле исем дә кушылмаган, гимнастёркага төреп ятканмын...» Туган якларына әйләнеп кайтканчы, өч ай вакыт үткән. «Без зур кыенлыклар белән Ленинградтан чыгып өлгердек, күпләр камалышта калды», – дия иде әни.

Үзебезнең якларга кайтып җиткәч, кешеләрне ат белән авылдан авылга калдырып йөргәннәр. Әни, баласын күтәреп, Апас районына кергән Кече Кайбыч авылына (хәзер – Кайбыч районы) кайнанасы нигезенә кайтып төшкән. Әби, мине күрүгә, «Зөлфәт» дип исем кушкан. Ни өчен шундый исем кушуы үземә дә гомер буе аңлашылып бетмәде.

ГАЙНИҖИҺАН ӘБИ

– Гайниҗиһан әбием остазбикә иде. Аны еш искә алам. Ул әбисенә бәйле бер хәлне дә сөйләде. Беркөнне елгада кер чайкаганда, Зөлфәт апа әбисенең Коръән ашларына гына бәйләп бара торган яулыгын агызып җибәрә, ялгыш, әлбәттә. Ә Гайниҗиһан әби, алга таба оныгы игътибарсыз булмасын өчен, җәйге эсседә дә көне буе аңа яулык бәйләтеп йөрткән.

– Әбиемне ярата идем, ул бар нәрсәгә дә өлгер булды. Пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәтте, догаларны да читтә калдырмады, мине дә карады.

«КЫРДА АТ УРЫНЫНА СУКА ДА ТАРТЫП ЙӨРДЕЛӘР»

Шулай итеп, Зөлфәт апаның әнисе авылга кайтып урнаша. Бәрәңге заводында, колхозда эшли. Атлар җитмәгәч, кырда аларга сука да тартып йөрергә туры килә.

– Әнкәй кырысрак холыклы булса да, ачык йөзле кеше иде, чаялыгы да булды. Бервакыт әткәйләрнең эшелоны Казанда туктаган. Әни, бу хәбәрне ишеткәч, алты айлык кызын кайнанасына калдырып, әтигә дигән сухариларны алып, чыгып киткән. Тегендә-монда сугылган, тик әтине тапмаган. Әни әтине эзләп йөргәндә, бер солдат: «Якын килмә, атам», – дип тә куркыткан. Икенчесе сухари сораган. Инде кич җитеп, караңгы төшкән. Алла кушып, бер мәрхәмәтле кеше очраган, «Сөләйманов Шәүкәт бар, ул монда», – дип әйткән. Әткәй үзе дә ат туарганда әнине күреп алган. Шулай итеп, аларга күрешергә насыйп булган. Әтиләрне Кайбычка соңрак калып кайтарган булганнар, шуңа әни аны тиз генә таба алмаган.

ӘТИНЕ КӨТКӘНДӘ...

– Өчпочмаклы хатлар килеп торды. Әни хатларны күрше хатыннар белән бергә елашып укый иде, аннан бергә сөйләшәләр, серләшәләр. Соңыннан, әбиләр кереп, мөнәҗәт әйтәләр. Без тыңлап утырабыз. Хәтерлим, самолёт узган саен, күрше кызы белән: «Самойлёт, самойлёт, әткәемне алып кайт», – дип кычкыра идек, – дип сөйли Зөлфәт апа.

Әтисез яшәүләр, әлбәттә, кыен була. Әнисе көне-төне эштә, әбисе дә олы яшьтә... Бер истәлекле вакыйганы да искә төшерде әле әңгәмәдәшем. Бервакыт әнисенә паёкка он бирәләр.

– Миңа 4 яшь тирәсе булгандыр, бик белепле, янәсе умач уам. Онга суны мул итеп салып, уам да уам. Әни кайтып кергәч: «Ой Ходаем», – дип әйтергә генә өлгергән. Әниләр ул чакта кичкә кадәр урман кисәләр иде шул. Ә берсендә әнигә задание бирелгән такта чәйләрне, самовар кайнатам дип, салкын суга тутырып куйганмын. Үземчә булышасым килгән инде, – дип елмаеп сөйләде Зөлфәт апа. – Әни кайчак зәрдә, кычыткан ашы пешерә иде. Алабуталар да эләкте инде безнең буынга.

Әбисенең остазбикә булуы да ярдәм итә ул ачлы-туклы заманда. Динне, яшертен булса да, тоталар. Сәдакага бирелгән бер бәрәңге, бер йомырка бик булышкан аларга исән калырга. Урманнан әнисенең һәм башка хатыннарның «уфалла» арбасы белән юан-юан агачлар тартып кайтуларын да хәтерли Зөлфәт апа. Авылда ирләр калмагач, урман кисәргә хатын-кызларны җибәрәләр. Суга кизләүгә төшәләр. Кер юганда сабын урынына селте суы кулланалар. Әнисе, көлне җыеп, шуны салып чуенга салып, мичкә тыгып куя, бераздан суын саркыта, шуның белән юа. Керләрне бәкедә чайкыйлар.

«Кыш көннәрендә куллар салкыннан "чебәләп" бетә иде, – ди Зөлфәт апа. – Йортыбыз кечкенә булса да, кыш көннәрендә бик салкын иде. Тәрәзәләр бер катлы гына, боз булып каталар. Әни тәрәзә яңакларына кайнар кисәүне китерә: боз бераз булса да эри, урам күренә башлый».


Зөлфәт Лотфуллина яшь чагында.

«ӘТИ КАЙТТЫ»

– Әткәй 1945 елның октябрендә кайтты. Әти кайткан көнне ачык хәтерлим. Мин күрше апаларда идем. Әни, кереп, мине күтәреп чыкты. «Атаң, атаң!» – диләр. Ә мин аңа бармыйм, оялам, ятсынам. Ул көнне әти көләч йөзле, башына кызыл фуражка кигән, хәрби парад киемендә иде, – дип истәлекләре белән уртаклашты Зөлфәт апа.

Сугыш беткәч, гаилә белән Әстерханга туганнары янына күченеп китәләр. Яши торгач, 6 бала булалар. Әтисе балаларына Тукай шигырьләрен укый. Ләкин әбиләренең авылга, туган нигезенә кайтасы килә, туган җир бик сагындыра. Әтисе аларны пароходка утыртып кайтарып җибәрә. Үзе бераздан кайта.

– Әтиле булсак та, тормышыбыз җиңелләрдән булмады. Авыл җирендә барыбыз да – әтилеләр дә, әтисезләр дә – кыенлыклар күреп үстек, – дип сөйләде Зөлфәт апа. – Әткәй Кече Кайбычта колхозда эшләде. Без дә кул астына иртә кердек.

Зөлфәт апа унтугыз яшендә әтисе белән Карелиягә китә. Дүрт ел шунда эшлиләр. Анда Ак диңгез – Балтыйк каналын казу, урман кисү эшләрендә катнаша. Терлек-туар да карый.

БАЛАЧАК ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

– Минем 1937 һәм 1939 елларда туган ике апам булган. Кызганыч, икесе дә бер көнне, бер сәгать аерма белән кызамык авыруыннан үлеп киткәннәр. Әни өчен бу йөрәк өзгеч хәсрәт булган. Шул көннәр турында үзе: «Бөтенләй җүләрләнәм дип уйладым», – дип сөйли иде. Әти эшкә киткәндә күршеләргә әнигә күз-колак булырга кушып калдыра торган була, – дип дәвам итте сүзен Зөлфәт апа.

– Балачак дигәч, күз алдыгызга нәрсә килеп баса?

– Нәрсә генә дисәң дә, юклык күңелне һаман тырнап торды, – ди әңгәмәдәшем.

Мәктәпкә кергәндә, портфельне әнисе каты кызыл материалдан үзе тегеп биргән. Кайвакыт берәр телем ипи биреп җибәргән. Зөлфәт апа ризыкка артык хирыс булмаган. Шуңа күрә тәм-томнарын ручкага, карандашка, булавкага алыштырган. Ләкин ул биргән ипине ашап бетергәч, сабакташлары әйберләрен кире ала торган булганнар.

– Кул астына керә башлагач, минем вазыйфа идән юу, өй җыештыру иде. Ә сеңлем Равилә кер юа. Миратнур сеңлебез бик чая булды. Равилә бер арба үлән җыеп кайта, Миратнур чыга да, тегенең арбасын тартып кереп: «Мин үлән алып кайттым», – дип, әнигә күрсәтә, моны мактыйлар инде, – дип сөйләде Зөлфәт апа балачак шуклыклары турында.

«АЛЛАҺКА МЕҢ ШӨКЕР...»

– 24 яшемдә кияүгә чыктым. Ирем белән 57 елга якын бергә яшәдек, әлхәмдүллиләһ. Дүрт бала тәрбияләп үстердек. Хәзер улым, киленем белән бергә торабыз. Бүгенге тормышымнан бик канәгать, Аллаһка мең шөкер...

Зөлфәт апаның 8 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. Әңгәмәбез ахырында Зөлфәт апага тагын бер сорау бирдем.

– Балачактагы хыялыгыз нинди иде?

– Хыялланырга вакыт булмады да. Тамак тук, өс бөтен булса, шул җитә. Колхозда эшләдем. Өстәмә акча, я песок, он бирмәсләрме дип, төнге сменаларга йөрдем. Фермада ашханәдә дә хезмәт куйдым. Бодай каралмасын өчен, арасыннан бакра (чүп үләне – ред. иск.) чүпли идек. Армыйча эшләдек инде, кызым, – диде ул. – Сугыш елларына түгел, ә үсмер вакытларга, яшьлеккә әйләнеп кайтыр идем. Җырлый-җырлый кич утырдык, зәлидәләр әйләндек, кызык чаклар иде, бер карасаң. Көннәр үткән саен күңелне борчыган вакытлар хәтердән югала икән шул, – диде ул елмаеп.

«Гадел кайнана», – ди килене Алсу апа аның турында. Гайниҗиһан әбисе кебек остазбикә дә ул хәзер. Намазларын калдырмый, уразаларын тота, Коръәнне кулыннан төшерми.

 

Әлфия Шаһиева

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера