Константин Карповның «аеруча мөһим» эшләре
Авыр вакытларга, кырыс заманнарга, кайчак түзеп булмаслык тормыш шартларына да карамастан, зарланмый-сукранмый, үз юлларында очраган бөтен кыенлыкны җиңеп, әлеге буын кешеләре алга атлаган, дөньяны ямьлерәк, уңайлырак итәргә омтылган. Алар юллар төзегән, күперләр сузган, электростанцияләр, заводлар салган, яу кырларында ватанны саклаган, самолётлар җыйган, сугыштан соңгы хәрабәләрне, җимереклекләрне күтәргән. «Татарстан», үзенең каһарман якташлары белән очрашып, сезне әлеге фидакарь буынның маҗаралар тулы тормыш юлы белән таныштыруны дәвам итә.
21 февраля 2023
Очкычны җыюга үзе дә зур өлеш керткәнгә, легендар Пе‑2 турында һәр язма аңарда бүген дә зур кызыксыну уята. Шуңа күрә, «Татарстан» журналында Пе‑2 бомбардировщикларында очкан «көндезге пәриләр» турында укыгач, Константин Владимирович фактларны шәхсән үзе тикшерергә карар кыла. Чөнки хатын-кызның мондый авыр машина белән идарә итә алуына ышанып бетми ул. Интернетта актарынгач, Константин Владимирович редакциягә шалтыратты – һәм без менә проектыбызның яңа герое, 57 ел Казан авиация заводында эшләгән шәхес янына кунакка киттек.
ТАБЕЛЬ НОМЕРЫ – 1731
– Безнең цех бик зур иде, биш участоктан тора: әзерлек бүлеге, слесарьлык-эретеп ябыштыру, детальләр җыю, стапельле җыю һәм стапельсез җыю участоклары, – дип санап китте Константин Владимирович. 80 елдан соң да ул үзенең табель номерын – 1731 санын хәтерли.
Ул эшләгән бүлек җыеп бетерү цехы янында урнашкан була. Ул чакта әле бик яшь эшче Константин Карпов цехка «свечка»лар* озатуында Сергей Королев (заводта аны Сергеев фамилиясе белән беләләр) килгәнен дә, конструкторның тизләтелгән очып китү системасын ничек эшләткәнен дә күрә. Пе‑2 самолетының җиргә төшеп утырганда очучыдан бик югары квалификация таләп итүе дә һәркемгә мәгълүм була. Завод «шарашка»сында** эшләгән Королев һәм конструкторлар командасы «пешка»ны «ферзь»гә әйләндерүгә ирешкәч, ягъни Пе‑2 очкычына ракета тизләткече көйләгәч, аның белән идарә итү тагын да кыенлаша.
ӘТИСЕЗ КАЛДЫРГАННАР
Константин Владимирович бүлмәсендәге иң хөрмәтле урында полковник, Ленинград хәрби академиясе укытучысы булган әтисенең портреты эленеп тора. 1937 елда аны кулга алалар. Ә 1938 елның гыйнварында Владимир Николаевич Карпов атып үтерелә һәм «Кресты» дип йөртелгән төрмәдә җирләнә. Бу хакта туганнарына акланганнан соң гына хәбәр итәләр.
– Гафу үтенгән хат кына җибәрделәр, – дип ачынып искә ала Константин Владимирович.
Әтисен төрмәгә ябуга, Ленинградтагы фатирларын тартып алалар. Карповлар Одессадагы туганнарына күченә. Бөек Ватан сугышы башлангач, аларны Краснодар краена эвакуациялиләр. Халык төялгән эшелонны юлда бомбага тоталар, аналыуллы Карповлар документсыз да кала.
1942 елның җәендә алар яшәгән Белая Глина станицасына Казан авиация заводы вербовщиклары килә. Медицина комиссиясе чама белән Константинның «яшен билгели»***, туу турында яңа таныклык биреп, аны заводка эшкә алалар.
– Әти турында графада, аның турында күптән бернәрсә дә билгеле түгел, әти‑әни 1930 елда аерылышты, дип язарга туры килде, – дип хатирәләрен барлый Константин Владимирович. – Аның чын язмышы турында әле озак вакыт яшереп йөрергә туры килде.
Шул рәвешле алар әнисе белән Казанга килеп эләгә. Константин – заводта слесарь, ә әнисе «Вперёд» газетасында корректор булып эшли.
Шәхси документлар.
Сер саклау турында язу кәгазе.
СУЫК АРКТИКАДАН КАЙНАР СӘЛАМ
Константин Юнгородокта яши. Хәзерге Казан моторлар төзү заводы янында урнашкан бараклар бистәсе әнә шулай дип аталган. Аларның бүлмәсендә 50 нче цехтан 50 егет яши. Тормыш-көнкүреш хәрби казармадагы кебек, әмма кырыс кагыйдәләр яшьләргә Социалистик шәһәргә барып йөрергә комачауламый.
Гел ач үсмерләр кеше бәрәңгесен казып ашарга да мәҗбүр була. Ул чакта бәрәңгене микрорайонның бөтен буш территориясенә, «Крылья Советов» паркына һәм хәзерге Төньяк вокзалга илтә торган тимер юл буендагы җирләргә утырталар.
«Бу шөкәтсез фото 1941–1945 елгы сугыш вакытындагы яланаяклы сукбайлык тормышыбызны, эштә һәм маҗаралар кылгандагы дустыңны искә төшереп торсын», – Константин Владимировичның дусты Василий Голохвастов фотосурәтнең арткы ягына әнә шулай язып куйган. Бу фотоны дусты Ленинградтагы Арктика диңгез училищесына укырга киткән көнне бүләк итә. Соңыннан Василий «Арктика» атом бозваткычы капитаны була. Төньяк полюска фәнни-эксперименталь рейста катнаша, ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнә. Бозваткыч бортыннан Василий Голохвастов Казандагы дустына заводның 50 еллыгын бәйрәм итү турында хатының килеп ирешүен хәбәр итә. «Йөрәгем сыкрап куйды. Тормыш авыр иде, әмма шуңа да карамастан бик күп матур сәхифәләр, шул тормыш кыенлыкларын бизәпйомшартып җибәргән элекке тугры дусларның йөзләре хәтергә уелып калды. Ә безнең Юнгородок!.. Беләсеңме, шундый данлыклы заводта эшләргә насыйп булганга, мин горурлык хисе кичерәм», – дип яза капитан дусты. Хатта Василий Александрович завод эшчеләренә «зәмһәрир суык Арктикадан кайнар сәлам» тапшыра.
«Бу шөкәтсез фото... яланаяклы сукбайлык тормышыбызны искә төшереп торсын», – Константин Владимировичның дусты Василий Голохвастов фотосурәтнең арткы ягына әнә шулай дип язып куйган.
КАЙНАР ЦЕХНЫҢ ҖЫЛЫ ТАРИХЫ
Константин Владимирович әле дә сугыш чорындагы кышларның кырыслыгын яхшы хәтерли. Җыеп бетерү цехы янында эшләгән кешеләрнең салкыннан интегүләре дә исендә. Өч катлы йорт биеклегендәге һәм бөтен цех киңлегендәге зур капка һәр 2‑3 сәгать саен ачыла – чираттагы Пе‑2 чыгарыла. Бер көндә завод хезмәткәрләре фронтка 10‑12 шәр самолёт озата! Чираттагы самолётны тәгәрәтеп чыгару шатлык та, шул ук вакытта үзәккә үтә торган суык та була.
Салкыннан бер генә нәрсә коткара. 50 нче цехтан ерак түгел җылылык белән эшкәртү цехы урнашкан. Ул бүген дә шул ук урында, һәм анда хәзер дә Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган эшне эшлиләр. Температурасы 1000 градуска җитә торган тоз ванна-мичләрендә цех термистлары очкыч детальләренә аерым бер ныклык бирә. Цехка инде яңа мәйданчык бирелгән, тиздән ул тарихи урыныннан күчеп китәчәк. Ләкин бүген дә, монда килеп кергәч, авиатөзүчеләрнең туры мәгънәсендә иң җылы истәлекләре, аларның тормыш китабындагы онытылмас сәхифәләре калганын тоясың.
– Мөмкинлек чыгу белән, без шул кайнар мичләр янына җылынырга йөгерә идек, – ди Константин Владимирович. – Кайчак, Юнгородокка кайтырга хәлебез беткәндә, шунда кунарга да калгаладык. Термистлар беркайчан да берәүне дә кумады. Монда да башкалар кебек баш күтәрми көн‑төн эшләделәр. Әмма салкыннан интеккәннәргә җылынырга кирәклеген аңлыйлар иде.
ҮТӘ ЯШЕРЕН
Василий Арктиканы яулап йөргәндә, аның дусты Константин белем ала, заводта яңа һөнәрләр үзләштерә. 1973 елның октябрендә авиация сәнәгате министры Петр Дементьев завод эшчеләренә яңа директор – Виталий Копыловны тәкъдим иткәндә, Константин инде җитештерү эшенең мәгълүмати куркынычсызлыгы өлкәсендә эшли.
Завод хезмәткәрләре яңа директорны шунда ук «Уссури юлбарысы» дип атый, чөнки Виталий Копылов үзе белән таныштырганда аларга бик гади генә: «Мин – тайга егете. Сезгә эшләргә килдем», – дип белдерә. Башта ул завод белән таныша, бөтен нәрсәгә төшенеп йөри. Аннары үз командасын формалаштыра башлый. Константин Владимировичны 1 нче бүлек җитәкчесе итеп билгели. Катгый серлелек режимында Ту‑160 стратегик бомбардировщигын күпләп җитештерә башлау планлаштырыла. Ә аңарчы заводның яңа корпусын төзергә, аны җиһазлар белән тәэмин итәргә, персонал җыярга һәм аларны өйрәтергә кирәк.
– Виталий Егорович фотографка көн саен билгеле бер урыннан яңа корпус төзелешен фотога төшереп барырга кушты, – дип искә ала ветеран.
Дәүләт серен саклау өчен җитди чаралар күрелә. Ту‑160 турындагы мәгълүмат чит илдәге гаммәви мәгълүмат чараларында беренче тапкыр иярченнәр самолётның Казан тирәсендә очканын күреп алгач кына пәйда була.
Завод ветераннары искә алганча, ашханәдә чират торганда кемдер: «Беренче бүлек килә, беренче бүлек!» – диюгә, кешеләр тынып кала. Һәм шундагы «Тел бистәсе – шпион өчен табыш» плакатына карап куя.
– «Үтә яшерен» дигән сүзләрне һәркем белә, әмма асылда бу рөхсәтнең икенче формасы гына, ә беренчесе «Аеруча мөһим» мөһере сугылган мәгълүмат белән танышырга мөмкинлек бирә. Әмма безнең бүлек нинди генә документ белән эшләсә дә, завод эшенә ярдәм итү төп принцип булды һәм шулай булып кала да. Беренче бүлек җитештерүне тоткарлау һәм чикләү өчен түгел, ә аны нәтиҗәлерәк итү өчен эшли, – ди ныклы ышаныч белән Константин Владимирович.
– Константин Владимирович – җитәкчеләрнең легендар буыны вәкиле ул, – дип сөйли аннан бүлекне кабул итеп алган Владимир Анютов. – Алар хакында заводта эшләделәр дип әйтү дөрес булмас, алар заводта яшәде. Ә бу исә – 50 нче цех эшчеләре җылынган әнә шул 11 нче цех инде.
ЛЕГЕНДАР БУЫН
1991 елда Константин Карповка 67 яшь тула һәм ул 1 нче бүлек җитәкчесе вазифасыннан китә, әмма предприятиедә кала. 1999 елга кадәр заводның хәрби сак отряды башлыгы булып эшли. Аның заводтагы стажы 57 ел тәшкил итә.
– Константин Владимирович – җитәкчеләрнең легендар буыны вәкиле ул, – дип сөйли аннан бүлекне кабул итеп алган Владимир Анютов. – Алар хакында заводта эшләде дип әйтү дөрес булмас, алар заводта яшәде. Алар, авиациягә үлеп гашыйк булып, кешеләрне яңа үрләргә рухландыра торган акыл‑зиһен һәм энергия мохитен булдырды. Ә завод шундый зур нәрсә ул, яңа тәҗрибә туплаган, яңа белемнәр алган һәркем анда үз урынын таба. Без дә, Константин Владимирович кебек кешеләрдән үрнәк алып, завод дип яшәдек. Ике улым, киленем, оныгымның да КАЗда эшләве шуны раслый. Мин аларда бу урынга мәхәббәт тәрбияли алдым.
Бүген кайберәүләр аптырашта, янәсе, ничек итеп заводта 50 шәр ел эшләп була? Алар уртак максат-бурычлар белән янып йөрүнең, бергәләшеп эшләүнең нинди бәхет икәнен аңламый. Без барыбыз да төрле, ләкин заводта булдыклы кешеләрне һәрвакыт күрәләр һәм югары күтәрәләр. Үз эшенә тугры, бөтен күңелен биреп эшләүчеләр турында әйтүем.
Казан авиация заводы орденнары.
ОРДЕНЛЫ ЗАВОД
– Ә сез Анютовка нәрсә биреп калдырганымны беләсезме? – дип канәгать елмая Константин Владимирович. – Мин аңа завод орденнарын тапшырдым! Алар 1 нче бүлек җитәкчесенең сейфында саклана.
Заводның дүрт ордены бар: Ленин ордены – яңа техниканы уңышлы җитештерә башлаган һәм эшне яхшы оештырган өчен, 1933 елда алынган. Кызыл Байрак ордены – хәрби самолётлар җитештерү буенча хөкүмәт йөкләмәләрен үрнәк рәвештә үтәгән өчен, 1945 елда бирелә. Икенче Ленин ордены завод эшчеләренә сигезенче бишьеллык планын уңышлы үтәгән һәм 1971 елда яңа техника җитештерүне җайга салган өчен бирелә. Октябрь революциясе ордены, Ил‑62 самолётларын җитештерүне көйләп, аларны серияләп чыгарган өчен, 1977 елда тапшырыла.
Бүген орденнарны хәзерге 1 нче бүлек җитәкчесе Валерий Мачин саклый. Валерий Сергеевич фикеренчә, әгәр предприятие орденнар белән бүләкләнгән икән, аның һәр хезмәткәре үзенең бу бүләкләрдә өлеше бар дип саный ала.
* «Свечка» – күбесенчә винтовкалы әбиләрдән гыйбарәт хатын-кызлар конвоен заводта әнә шулай атаганнар, өлкән яшьтәге апалар, арып, кайчак берәр аулак почмакта йоклап та киткәләгән.
** «Шарашка» – ябык типтагы конструкторлык бюросы.
*** «Яшен билгели» – Бөек Ватан сугышы елларында документсыз калучыларның яшен медкомиссия билгеләгән, чөнки фронтка бармас өчен кайберәүләр яшен яшерә торган булган.
Наталья Урейская
Фотолар К.Карповның шәхси архивыннан; Юлия Кузнецова, Азат Яһүдин
Добавить комментарий