Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Коткар Россияне, Америка!

Чит ил ярдәме бабаларыбызны ничек ачлыктан алып калган

1921 елның сентябре. Казан тимер юл вокзалы перронында бер төркем яшьләр пәйда була, күренеп тора – чит илдән килгәннәр. Киемнәре үк ят – эшләпә, килешле пәлтә, ак күлмәк, галстуктан... Революцион җимереклекләр фонында – кәттә кыяфәтле әфәнделәр. Сәләмә солдат киеменә төренгән, ач карашлы сирәк‑мирәк җәяүлеләр ят кешеләргә сәерсенеп карыйлар: башка дөнья кешеләре. Тук кыяфәтле, пөхтәләр – мөгаен, буржуйлар…
АКШтан килүчеләр чыннан да пролетарийлар түгел. Затлы фин нәселе вәкиле, швед короле туганы Ивар Уорен, аксөяк, рәсем сәнгате белгече, Гарвард университетын тәмамлаган Джеймс Ривз Чайлдс, Джон Бойд, Уильям Шафротның зыялы, хәрби әзерлекле, әдәпле манералары ерактан ук күренеп тора…
Ачлык хөкем сөргән Татариягә алар ник килгән? Максатлары – бүген тәрәзәләрдән һәм урам чатларыннан аларга усал караш ташлаганнарга исән калырга ярдәм итү. Менә шундый буржуйлар.
г2
 
ГУВЕР ВӘГЪДӘ ИТӘ: «БУЛЫШЫРБЫЗ!»
Яшь америкалылар – Америка ярдәм ад­министрациясе, ягъни АРА хезмәткәрләре. Бу дәүләтнеке булмаган хәйрия оешмасы, җитәкчелектә – «кызылларны» җене сөймәүче, АКШ сәүдә министры Герберт Гувер.
Ләкин сыйнфый нәфрәт турында уйлар вакыт түгел. 1921 елның июлендә «Нью-Йорк Таймс» газетасында Максим Горькийның «Ко всем честным людям» дип аталган мөрәҗәгате ба­сыла: «…Россия халкына ачлыктан үлү кур­кынычы яный. Исегезгә төшерәм, рус халкы сугыш һәм революцияләр йогынтысында как­шады һәм аның авыруларга каршы торучан­лыгы, физик яктан чыдамлыгы бик нык киме­де. Лев Толстой һәм Достоевский, Менделеев һәм Павлов, Мусоргский, Глинка һәм башка дөньякүләм кыйммәткә ия кешеләр иле өчен рәхимсез көннәр җитте, һәм мин Европаның һәм Американың барлык зыялы кешеләре, рус халкының гаять аяныч хәлен аңлап, тиз ара­да икмәк һәм медикаментлар белән булышыр­лар, дип ышанам».
Гувер – таш түгел. Горькийның мөрәҗәгатен укыганнан соң, шунда ук язучыга телеграмма суга. Аның асылы: Америка, АРА йөзендә, ярдәмгә киләчәк, кайбер шартлар үтәлгәндә. Берничә айдан соң формальлекләр үтәлә. Ригада Совет Россиясе белән шартнамә имзалана, америка­лылар ачлыктан иң нык интеккән төбәкләрдә авырлы хатыннар һәм 14 яшькәчә булган ба­лалар өчен ашауны оештыруга алына. АРАга АКШ Конгрессы тарафыннан ачлыктан интегү­челәр өчен азык‑төлек сатып алырга бүленгән беренче ун миллион доллар – ул вакытлар өчен фантастик акчалар…
Азык-төлекне каядыр, төгәл билгеле бул­маган урынга китерү – бу, әлбәттә, америкача түгел. Һәр паекның чыннан да мохтаҗ кешегә барып җитүенә ирешергә кирәк. АРА урыннарга үз вәкилләрен юллый – илгә ябырылган фаҗи­ганең чын масштабын үз күзләре белән күрергә һәм ярдәм күләмен билгеләргә. Шуңа күрә бу вакытка эшче структура төзелә. АРАның Үзәк вәкиллеге – Мәскәүдә. Калган территорияләр районнарга бүленә. Һәркайсында – үз дирек­циясе.
Татария Казан районына керә. Коллегалары белән урындагы хәлләрне белергә килгән Ивар Уорен монда җитәкче булачак.
«АЛАР КӨНЕНӘ УНИКЕЛӘП КЫРЫЛА…»
Америкалылар мораль яктан әзерлекле. Бе­ренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң нык кына җимерелгән Европа илләренә ярдәм күрсәткәндә әлеге егетләр төрлесен күрә. Монда да алдан ук күп нәрсә билгеле. Кешеләрнең инде күптәннән ашарга яраклы бар нәрсәне ашап бетереп, имән чикләвеге, салам, агач кайрысы, үлгән терлек, ат тиресе, ә кайбер урыннарда кеше ашауларның да очра­вы турында газеталар, хәтта большевикларның үзәк басмасы булган «Правда» да хәбәр итеп тора. Әмма үз күзләре белән күргәннәр аларны тетрәндерә.
Казан районы кантоннары буйлап йөргәннән соң Уильям Шафрот болай дип яза: «Үзәк Ев­ропада гуманитар миссия эшчәнлеге чорында мин беркайчан да ачлыктан кечкенә скелет­ка әверелгән, аяклары нәзек чыбыкка калган, бу кадәр сәләмәгә төренгән балаларны күргә­нем булмады, алар көненә уникеләп кырыла, дип сөйлиләр».
Ивар Уорен һәм аның коллегаларына бары­сы да аңлашыла: ярдәм күләме турында алдан ясалып куелган исәп-хисапларны үзгәртергә кирәк булачак – арттыру ягына. 1921 елның 9 ок­тябрь санында «Известия ТатЦИКа» газетасы «Ачлыкка интегүче балаларга Америка ярдәм администрациясе Казанда» дигән мәкаләсендә түбәндәге саннарны китерә: «А.Р.А тарафыннан баштарак барлыгы 63000 балага ярдәм паегы бирү күздә тотылган иде; паекларны түбәндә­гечә бүлү каралды: Казанга 6000 паек бирергә, Татреспублика кантоннарына: Спас кантонына – 7000, Лаешка – 3000, Мамадышка – 3000, Бө­гелмәгә – 6000, Алабугага – 4000, Буага – 4000, Свияжскига – 3000, Тәтешкә – 7000, Чистайга – 5000, Минзәләгә – 8000, Чаллыга – 4000 һәм Арчага – 3000. Мистер Уорн (Уорен – ред. иск.) кантоннар буенча йөреп кайтканнан һәм Мәскәүдәге Үзәк комитеттан өстәмә мәгълүматлар алганнан соң, октябрь һәм ноябрьгә Татрес­публикага биреләсе паеклар санын 150 000 гә кадәр арттырырга карар кылынды».
ДӨНЬЯ БУРЖУАЗИЯСЕННӘН КАКАО ҺӘМ АК КҮМӘЧ
Ашыгырга кирәк. Америкалылар тарафын­нан оештырылган беренче балалар ашханәләре һәм ашату пунктлары Татариядә 1921 елның ок­тябрь башында ук эшли башлый. Беренче чиратта алар приютларда һәм балалар йортларында пәйда була, чөнки анда читтән ярдәм күрсәтелмәгән очракта хәлләр бөтенләй коточкыч була.
Балаларны америкалылар катгый калькуля­ция буенча ашаталар. Филантроп-капиталистлар тарафыннан расланган продуктлар җыелмасы: дүшәмбе, пәнҗешәмбе: какао – 3,3 мыскал (1 мыс­кал=4,27 г); шикәр – 8,2; сөт – 15,4; икмәк – 30; сишәмбе, җомга: дөге-16,4; сөт – 8,2; шикәр – 3,7; икмәк – 30; чәршәмбе, шимбә: кукуруз-19,9; май – 4,2; он – 6,5; икмәк – 30; якшәмбе: сөт – 2,3; ногыт – 16,4; май – 4,2; он – 6,5; икмәк – 30.
Продуктлардан боткалар, ашлар, шулай ук икен­че ашлар һәм эчемлекләр әзерлиләр, кайбер ри­зыклар балалар өчен бөтенләй ят була, үз гомерлә­рендә бер тапкыр да ашап карамаган: пудинглар, какао… Һәм тагын иң тәмлесе – ак күмәч.
г4
Америка ашханәсенә беркетелгән һәр балага якынча 800 калорий туры килә – ачтан үлмисең. Дөрес, аерым айларда, әйтик, кышын, 500 ка­лорийга кадәр төшә. Тик АРА гаебе белән тү­гел – шартлар буенча, хәйриячеләр үз акчаларына ашамлыклар сатып алалар һәм океан аръягыннан Россиягә кадәр китерәләр, ә хуҗалар ил эчендә таратуны үз өстенә алалар. Кораблар портларга вакытында килә, ә алга таба ничек туры килә, – шулай, чөнки тимер юлларда хаос һәм җимерек­лек хөкем сөрә.
Хакимият аярдәм кулы сузган америкалыларга рәхмәт белдерәме? Ихтимал. Хәер, бу, «Извес­тия ТатЦИКа» газетасында түбәндәге эчтәлекле мәкалә бастырырга комачауламый: «Көнбатыш Европа һәм Америка илләрендә Идел буе кебек дистәләгән төбәкне ашатырга җитәрлек артып калган икмәк бар. Ләкин ач үлемгә дучар ителгән миллионнарны җиңел һәм тиз арада коткарып калырлык барлык бу байлыклар дөнья буржуазия­се кулында. Идел буена күрсәтелә торган ярдәм тирәсендә күтәрелгән ыгы‑зыгы никадәр көчле булса, чынлыкта күрсәтелә торган реаль ярдәм шулкадәр аз булуның да төп сәбәбе шунда».
ШВЕД КОРОЛЕ ТУГАНЫННАН ДИЗАЙН
Бәхеткә, Америка егетләре совет газеталарын укымыйлар. Хәер, Казан районындагы бәла- казаның масштабы шулкадәр зур була ки, газета­лар укырга вакыт калмый. «Дөнья буржуазиясе­нең» яшь вәкилләре ачтан интеккән кешеләрнең мөмкин кадәр күбрәгенә ярдәм итәргә тырыша. 1922 ел башына азык‑төлек паегы ала торган ба­лалар саны 200 меңгә җитә, һәм бу сан ай саен үсә генә бара.
Кышка төбәктә балаларны ашатуны оештыру бөтен вагы-төягенә кадәр җайга салына. Уорен, Чайлдс һәм аларның коллегалары – элеккеге офицерлар, мөмкин булган барлык урыннарда да үрнәк, армиядәгечә диярлек тәртип урнашты­руга ирешәләр. Ләкин бер проблема баштарак ба­рысының да үзәгенә үтә. Урыннарда азык-төлекне гадел итеп бүләргә тиешле иҗтимагый комитет­лар ике якның килешүендә каралган тәртиптә оештырылмый. Юк, комитетлар төзелә, эшли, ләкин аларның составы алдан ниятләнгәнчә булмый. АКШтан килгән хәйриячеләр, беркат­лыланып, анда табиблар, укытучылар, агроном, рухани, шулай ук җирле авыл советы вәкиле керер, дип уйлыйлар.Чынлыкта исә һәр комитет тулысы белән диярлек дәүләт түрәләреннән тора. Һәм паеклар, сыйнфый яисә башка билгегә таянып түгел, ә бәлки ихтыяҗга карап бүленер, дип беркем дә ышанып әйтә алмый.
Хәер, ачлык, авырулар һәм җимереклекләр хөкем сөргән илдә административ ресурс кай­вакыт америкалыларга ярдәмнең бердәнбер реаль чарасына әйләнә. АРА хезмәткәрләренең хакимиятләр белән мөнәсәбәтләрне ачыклап торырга вакытлары юк: кешеләрне коткарырга кирәк. Тиздән алар шуны аңлый: продуктлар белән ярдәм итү генә аз – хәл шулкадәр авыр.
Балалар йортларындагы хәлләрне күрү аме­рикалылар өчен чираттагы тетрәнүгә әверелә. Джеймс Ривз Чайлдс, Югары Ындырчы авы­лындагы балалар йортына барганнан соң, үзе­нең көндәлегендә болай дип яза: амбарда йөзгә якын бала, стена буйлап балалар йоклый торган сәкеләр сузылган. Юрган, карават, урын-җир… – боларның берсе дә юк, сәләмәгә төренгән бала­лар, җылыну өчен, бер-берсенә елыша.
Буа балалар йортында булганнан соң, АРА хезмәткәрләре җентекләп теркәп куя­лар: 81 баланың 20 се тиф белән авырган, 10сы әлегә кадәр авырый. Барысына бергә – 21 кара­ват, 20 юрган. Урын-җир, эчке киемнәр, җылы киемнәр һәм аяк киемнәре юк, кайбер балалар бөтенләй шәрә йөри…
Дөнья буржуазиясенең «битараф» вәкилләре шунда ук эшкә керешә. Күргәннәре турында АРА­ның Мәскәүдәге җитәкчелегенә җиткергәннән соң, карарны көтеп тә тормыйча, кул астында булган әйберләрдән ярдәм оештыра башлыйлар – балалар йортларына продуктлар төяп китерелгән капчыкларны бирәләр. Швед короле туганы Ивар Уорен, бөтен фантазиясен эшкә җигеп, балалар өчен кышкы кием уйлап таба: бер капчык икен­чесенә кидерелә, алар арасына салам тутырыла, анда өч тишек тишелә, баш һәм ике кул өчен – үзенчәлекле пәлтә килеп чыга. Салам тутырылган капчыклар шулай ук матраска да әйләнә...
ТИФКА КАРШЫ КӨРӘШ
Аннан соң АРА массакүләм төстә кием‑са­лым китерүне җайга сала. Казан районында америкалылар тарафыннан балаларга 124 675 пар як киеме, 137 242 пар оекбаш, 27 522 күлмәк, малайлар өчен 26 312 костюм, 11 915 пәлтә, 6 922 одеяло һ.б.лар таратыла.
Дөрес, океан аръягыннан килгән таләпчән хәйриячеләрнең һәрвакыт бер шарты була: киемнәрне таратыр алдыннан балалар йортына дезинфекция үткәрергә, балаларны бетләрдән арындырырга, гап‑гади тәртип ясарга. Сабын, дезинфекция матдәләре? Боларның барысын да АРА бирә, хезмәткәрләре исә үзләре де­зинфекцияләргә дә булыша. Әмма бернинди дә гамәл кылмау белән катгый килешмиләр. Кайчак кырысрак булуны да таләп итәләр – тәрбияләнүчеләре язмышына битараф булган балалар йорты директорларын эштән азат итүгә кадәр...
Алар балалар йортларына үз тәртипләрен кертә: туклануны һәм көнкүрешне җайлыйлар,
балаларга киносеансларга кадәр оештыралар. Фильмнар планета, аның флора һәм фаунасы турында гына түгел, анда америкалылар күз­легеннән карагандагы нормаль тормыш нинди булырга тиешлеге күрсәтелә, дөрес оештырыл­ган көнкүреше, гигиена таләпләренең үтәлеше белән бергә...
Болар барысы да – халыкның ачлык-ялан­гачлыктан кырылуы дәвам иткән, эпидемия котырган һәм медикаментлар булмаган илдә. Монда да АРА, мөмкин булган барлык чараларга таянып, совет гражданнарының сәламәтлеген кайгырта. АРАның медицина программасы эшли башлый. Аның беренче карлыгачы – Татариядә балалар өчен туберкулёз шифаханәсен ачу. Алга таба тагын да күбрәк: хастаханәләргә, поликли­никаларга, балалар йортларына, мәктәпләргә дарулар, дезинфекция матдәләре китерелә башлый. Тифтан, вабадан, чәчәк авыруыннан вакциналар ясыйлар, ләкин халыкның томана­лыгы монда да комачаулый – күпләр баш тарта. Ә америкалылар баш тартмаслык ысул уйлап таба: прививка ясатмаган кешегә паек бирелми. Нәтиҗәдә Казан районында әлеге авырулардан 1,5 миллион кешегә прививка ясала.
Ә азык‑төлек ярдәме белән эшләр ничек тора? Аның күләме артуга таба бара. 1922 елның гыйн­варыннан Америкадан китерелгән азык‑төлек паегын инде олы кешеләр дә ала башлый. 1922 елның 1 июленә биредә көн саен 1,1 миллион паек таратыла! 1923 елның маена Татреспублика балаларының яртысы паек хисабына яши.
 
БҮЛӘККӘ ГПУның АЕРЫМ ФИКЕРЕ
Америка ярдәм программасы Казан районында ике елга якын эшли һәм 1923 елның июлендә генә туктый. Сәбәбе нәрсәдә? Язын, Идел буенда әле ачлык дәвам иткәндә, Советлар Россиясе икмәк экспортын яңартып җибәрә. Үз икмәген читкә чыгарганда, бушлай ярдәм, табигый ки, сәер күренә.
Үзләре киткәндә АРА Казан районындагы ме­дицина учреждениеләренә ярты елга җитәрлек медикаментлар запасы калдыра…
Америкалыларның риясыз ярдәменә без­нең илдә нинди бәя бирәләр соң?Лаеклы бәя, дип уйларга хаклыбыз. Хәер, Лубянкадагы иптәшләрнең бу хакта үз фикерләре булган. ГПУ хезмәткәренең бер донесениесендә мондый юлларны очратырга мөмкин: Казан районында эшләгән ун америкалының «6сы хәрби, 2се Ак армиядә сугышкан, 3се Америка һәм инглиз разведкасында эшләгән. Үзләренең сәләтләре һәм үткәннәре буенча, хәрби чыгышлар очра­гында, АРАның Казан бүлеге штаб, тәэминат бүлеге, разведка башлыгы сыйфатында бар­лык операцияләр һәм кешеләр белән идарә итә алырлык тәҗрибәле җитәкчегә ия».
г3
 
СОҢГЫ СҮЗ УРЫНЫНА

400 меңгә якын. Кайбер тарихчылар фикеренчә, Татариядә 20 нче елларда котырган ачлык нәтиҗәсендә шулкадәр ха­лык үлгән. Илебезгә америкалылар тарафыннан күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсендә күпме гомерләрнең сакланып калуын, әлбәттә, беркем дә беркайчан да санамаган. Ярдәмнең күләменә караганда, сүз йөз меңнәрчә кеше гомере турында бара – әле бу бер Татариядә генә.
Ләкин бүген бу турыда белүчеләр аз – океан аръягында яшәүче планетадаш күршеләребез күрсәткән игелекле эшләр турында искә төшерү бездә ничектер кабул ителмәгән. Юкса, килешәсездер, безнең бу хәлләрне онытырга хакыбыз юк – илләр арасында нинди генә мөнәсәбәтләр булмасын, нинди генә сәяси җилләр исмәсен.
Икенче елга Идел буенда коточкыч ачлык башлануга 100 ел тула. Һәм, мөгаен, авыр 20 нче елларда ерак Татарстанга килеп, безнең әби-бабаларыбызны үлемнән коткарган америкалыларга һәйкәл ачу бик гадел гамәл булыр иде. Ә ачылышка Татарстан җирендә тиңе булмаган коткару операциясендә турыдан-туры катнашкан яшь америкалы­лар Ивар Уорен, Джеймс Ривз Чайлдс, Джон Бойд, Уильям Шафротның варисларын чакырырга.
Кайчандыр Максим Горький АРА җитәкчесе Герберт Гувер­га язган хатында болай дигән: «Сез күрсәткән ярдәм тарих битләренә бөек данга лаеклы уникаль, гаять зур казаныш булып язылыр һәм сез үлемнән йолып калган миллионлаган рус кешесенең хәтеренә бик озак елларга кереп калыр».
Һәм бүген классигыбыз әйткән сүзләрне чынга ашырырга безнең хәлебездән килә. 100 елдан соң булса да.
 
Фото: Александр Ефремов
Әскәр Сабиров

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: