Котлыйбыз! Сез – дөньядагы иң шәп урында
Казан өчен башкала статусын сынап карау яңа тәҗрибә түгел. 2009 елда шәһәр Роспатентта «Россиянең өченче башкаласы» брендын раслады. Әлеге статус аның тарихи, мәдәни дәрәҗәсе хакында да сөйли, шулай ук динамик үсешенә, туристлар өчен гаять кызыклы булуына да ишарә итә – бүгенге көндә Казанның кабатланмас урыннарын күрергә килүче сәяхәтчеләр хәйран. Мәскәү белән Петербург шикелле үк, татар мәркәзе дә зур кызыксыну уята.
18 май 2026
Казан 2009 елда Россиянең спорт башкаласы дип тә игълан ителде. Россия Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәме белән Россия ММЧ уздырган халык тавыш бирүе нәтиҗәләре моны раслады. Казан бүген дә спорт ягыннан Россия күләмендәге иң алга киткән шәһәрләрнең берсе.
2021 елда Казан Россиянең гастрономик башкаласы дигән рәсми статуска ия булды. Өчпочмаклар, чәкчәкләр, кыстыбургерлар үзләренең тәмле данын еракка таратты. Шулай булгач, бирегә милли ризыкны татып карар өчен дә агыла башладылар.
2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак янә бер мәртәбә KazanForumны кабул итәргә җыена.
Котлыйбыз, сез Казанда – «өченче», «спорт», «гастрономик» һәм «мәдәни» башкалаларның барысында да берьюлы! Монда гел җылы – бер-берсенә алмашка килеп торган дүрт фасылның һәркайсында да! Монда гел матур – бар дөньядан килгән туристларның социаль челтәрләрендә Казан күренешләре күз явын алып тора! Монда гел тәмле – кунакчыллык татарстанлыларның төп сыйфаты ул. Татарларның гына да түгел, ә республикада яши торган барлык халыкларның да!
Озын сүзнең кыскасы, котлыйбыз! Сез дөньядагы иң шәп урында – Казанда!
Добавить комментарий