Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Кукмара: күк таулар, алып имәннәр һәм, әлбәттә, киез итек...

Гадәттә, Кукмара атамасы мари сүзләреннән барлыкка килгән дип санала: «кук (курык)» – ике һәм «марий» – мари кешесе. Галим-әдәбиятчылар «кукмара» сүзенең әдәби тәрҗемәсен алга сөрә – «күк чәчәк».

Татарстан Республикасы белән Киров өлкәсе чигендәге кечкенә шәһәр Казаннан 115 чакрым ераклыкта урнашкан. Шәһәрчеккә Явыз Иван гаскәрләреннән качып килгән мари кешеләре нигез салуы – тарихи факт. Ә инде анда төпләнүче халык арасында удмуртлар да, татарлар да булган. Бүген дә Кукмарада төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер итә, үзләрен алар, горурланып, «кукмаралар» дип атап йөртә. Парижның шәһәрне бар дөньяга таныткан Эйфель манарасы, Лондонның Биг‑ Бены бар, ә Кукмараны «Кукмара тавы» ландшафтлы табигать һәйкәле һәм... киез итек данлый. Икесе дә шәһәр гербында урын тапкан. Милли бизәкле аяк киемнәре, билгеле ки, райондагы борынгыдан килгән киез итек басу кәсебенә ишарә. Бүген җирле осталарның итекләре республикадан еракларда да мәгълүм һәм данлыклы. Кукмара районы чишмәләргә дә бик бай. Шулардан берсе – «Күз чишмәсе» Ятмас Дусай авылы янында агып ята. Дәвалау үзлекләренә ия булган саф сулы чишмә Кукмарага халыкны бөтен Россиядән җәлеп итә. Биредә тарих, архитектура һәм ландшафтлы табигать һәйкәлләре шулкадәр күп ки, күңелсезләнеп утырырга вакыт калмаячак. Кипрда изгеләндерелгән могҗизалы иконалар тулы Петропавел (Петр һәм Павел) чиркәве. Зур Кукмара авылындагы комлы токым катламнарының «космик пейзажлары»: алар янында сурәткә төшсәгез, истәлеккә матур да, кызыклы да фотолар калыр. Язучы Чыңгыз Айтматов талантына мөкиббәннәр исә Мәчкәрәгә, язучының нәсел шәҗәрәсе башланган авылга бара ала.
20210601_152921
 
Истәлекле урыннар
БЕРТУГАН КОМАРОВЛАР ЙОРТЫ
Кукмара итекләре җитештерүче һәм сатучы бертуганнарның төп йорты – мәдәни мирас объекты. Әлеге йорт гасыр ярымнан артык тарихка ия. Әйтерсең лә, йорт хуҗалары вакытлыча гына үзләренең сәүдә эше буенча киткән дә, менә‑менә кайтып керер сыман. Ә кичен зур гаилә камин каршында җыелыр. Ул әле бүген дә кабызганны гына көтеп тора төсле... Әлеге бина – XIX гасыр бай сәүдәгәрләре һәм эшкуарларының шәһәрдәге күп бүлмәле йортларына типик мисал булып тора.
КУКМАРА ТАВЫ
Аны әле тагын «Яшел хәзинә» дип тә йөртәләр. Әмма ул һәрвакытта да яшел булмаган. ХХ гасырның 60 нчы елларында җирле халык такыр тау битләренә меңләгән нарат һәм каен үсентесе утырткан. Ялан тау куе яшел урманга әйләнгән. Искиткеч гүзәл табигать һәйкәленең барлыкка килү тарихы әнә шундый. Кышын бирегә экстрим яратучылар тау чаңгысында, сноубордта шуарга килә. Тау башыннан Кукмара һәм аның тирә‑ягына сихри манзара ачыла.
ALEX3285
Әлеге бина – XIX гасыр бай сәүдәгәрләре һәм эшкуарларының шәһәрдәге күп бүлмәле йортларына типик мисал булып тора.
ALEX3351
ХХ гасырның 60 нчы елларында җирле халык такыр тау битләренә меңләгән нарат һәм каен үсентесе утырткан.
 
КҮП ГАСЫРЛЫК ИМӘН
Алып имән Ятмас Дусай һәм Төркәш авыллары арасында үсә. Аның биеклеге 24 метр тәшкил итә, диаметры исә 5 метрга якын. Белгечләр әйтүенчә, имәнгә якынча 300 яшь, әмма җирле урманчылар каршы чыга – 500 елдан да ким түгел, диләр. Йөзьяшәр имәнне җирле халык көч‑куәт бирү үзлегенә ия, дип саный. Бу баһадир имән нинди генә тарихи вакыйгаларның шаһите булмагандыр...
КУКМАРА ТӨБӘКНЕ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕ
1870 нче елларда бу бинада бертуган Родигиннарның киез итек басу фабрикасы эшләгән. Әһәмияте буенча ул бертуган Комаровлар предприятиесеннән кала Казан губернасында икенче урында торган. 1917 елга кадәр шулай булган. Бүген бинада төбәкне өйрәнү музее эшли. Родигиннар йортында инде хәзер аларның көндәше түгел, бәлки тарихи хезмәттәше булган бертуган Комаровларның эшләнмәләре экспонат буларак урын алган. Володиннар остаханәсе самоварлары, бакыр поднослары да бар. Кызыклы тарихи истәлекләр бик күп монда, чөнки Кукмара һәрвакыт осталары белән дан тоткан.
 
ALEX3118
Белгечләр әйтүенчә, имәнгә якынча 300 яшь, әмма җирле урманчылар каршы чыга – 500 елдан да ким түгел, диләр.
ALEX3246
1870 нче елларда бу бинада бертуган Родигиннарның киез итек басу фабрикасы эшләгән. Әһәмияте буенча ул бертуган Комаровлар предприятиесеннән кала Казан губернасында икенче урында торган. 1917 елга кадәр шулай булган.
 
Үзенчәлеге
ALEX3803
ҖЫЛЫ БРЕНД
Ни генә дисәгез дә, кыш өчен киез итектән дә җылырак аяк киеме уйлап табучы юк әле. Хәтта иң югары технологияләр нигезендә җитештерелгән күн итек тә киез итеккә тиңләшә алмас. Ә Кукмара итекләре – ул инде бренд кына түгел, бәлки тулы бер фәлсәфә. Гади сарык йоныннан итек басу технологиясе гасырлар дәвамында тамчы да үзгәрмәгән. Яхшырагын уйлап табучы юк чөнки! 150 елдан артык тарихка ия итек басу фабрикасына аяк баскан чит ил вәкилләре аптырашта кала: ни өчен бу киез итекләрнең бер җөе дә юк соң? Җавап гади – моның сере элгәрләрдән мирас булып калган технологиядә.
Гасыр ярым дәвамында киез итек баскан җирлекнең үз фестивале барлыкка килмәсә, сәер булыр иде. Бар ул – «Кукмара итекләре» – #ITEKFEST». Башта бәйрәмне итек басу һөнәренә кызыксыну уяту, һөнәрчелек турында сөйләү, яшьләргә киез һәм тула серләрен өйрәтү өчен оештырсалар, елдан‑ел анда катнашучылар саны арта гына барган. Биредә төрле кәсепләрне күрсәтәләр. Фестивальдә катнашырга дип, Россиянең төрле почмакларыннан гариза җибәрәләр Кукмарага. Яшен-картын үзенә җыйган фестиваль көнозын дәвам итә.
Туристлар #ITEKFESTның ярминкә рәтләрен көнозын таптый. Кукмарада елына 1,5 миллион (!) пар аяк киеме басалар. Кунаклар, бигрәк тә гүзәл затлар, ярминкәдә акчаларын кызганмый, чөнки мондагы кебек киез һәм тула итек, угги, ботинка, үкчәле итек, пима, калош һәм тагын әллә ничә төр продукцияне башка беркайда да очрату мөмкин түгел! Кыш көне, фестиваль вакытында гына түгел, ел әйләнәсе сатыла алар биредә.
Ефремов print_6998899_4931917
НИЧЕК БАРЫРГА:
Автомобильдә. Казаннан Теләче, Байлар Сабасы, Арча, Балтач аша юлны 1,5 сәгатьтә узарга мөмкин. Электричкада. Казан–Пассажирлар тимер юл станциясеннән көнгә берничә тапкыр китә. Билет бәясе – 218 сум.
НӘРСӘ АЛЫП КИТӘРГӘ:
Данлыклы Кукмара киез итеге һәм металл савыт-саба. Атаклы хуш исле борай икмәге, җирле лимонад. Натураль продуктларга өстенлек бирсәгез – җирле умарталыклардан чәчәк балы һәм умарталык продукциясе, фермер хуҗалыклары җитештергән казылык.
КАЙДА ТУКТАЛЫРГА:
Кукмарадагы хостел, кунакханә һәм кунак йортларында төн куну туристларга 500 дән алып 2500 сумга кадәр төшә.
КАЙДА СЫЙЛАНЫРГА:
Кафеларда. Уртача чек 250 сумнан башлана.
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: