Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Кукмараның туган якны өйрәнү музее

– Дөньядагы иң матур музейга рәхим итегез! – дип каршы алды кунакларны Кукмараның туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре. Һәм чыннан да бусагадан атлауга, бу сүзләрнең дөреслегенә ышанасың. Чөнки…

...Чөнки, беренчедән, ул 1870 елгы бик матур тарихи бинада урнашкан, анда элек бертуган Родигиннар ширкәтенең киез аяк киеме фабрикасы булган. Бина архитектура һәйкәлләре реестрына кертелгән һәм «Мирас – Наследие» программасы ярдәмендә 2010 елда тулысынча реставрацияләнгән.

Икенчедән, музейның эчендәге тарих тышындагыдан ким түгел. Экспозиция төбәкнең иң борынгы чорлары белән таныштыра. Кукмара тирәсендә табылган мамонтның балтыр һәм оча‑бот сөякләре зурлыклары белән шаккатыра. Алар белән бергә тешләр, яңак сөякләре, кабырга һәм гаҗәеп зурлыктагы казык сөякләрен дә күрдек. Бу стендта мамонт янәшәсенә йонлач мөгезборын да урын алган. 10‑12 мең еллар элек Кукмара җирендә яшәгән бу хайванның балтыр сөяген берәү үз бакчасында казып алган һәм музейга китереп биргән.

Ә Кукмара бистәсе, Мәчкәрә авылы һәм Олы Кукмара каберлегендә барган археологик казынулар вакытында табылган фин‑угор хатын-кызларының көмеш бизәнү әйберләре чал тарихка, бүген Кукмара районында яшәгән халыкларның борынгы бабаларына ишарәли.

ПРЕДМЕТЛАР ТУРЫНДА...

Музей экспозицияләргә бүленгән, аларның һәрберсе ниндидер тарихка бәйле, бу турыда андагы предметлар сөйли.

Менә бакыр эретү заводы турындагы тарих. Ә бу Володиннарның XIX гасырдагы бакыр савыт‑саба – поднос, самавыр, кулъюгыч, комган фабрикасы турында... Экспонатларга хәтта «Въ Кукморъ. Александр Володин» дигән тамга да сугылган.

Менә кәгазь акчалар тарихы: һәр акча, чыгарылу елына карап, зурлыгы буенча кечкенәрә барган…

Кукмараның һөнәрчелек кәсепләре турындагы тарих: итек турында калып, өлге, бәләк кебек әйберләр сөйли. Йон язу‑тарау өчен кулланылган махсус тараклар мамык шәл бәйләүгә карый. Ә менә «качедык» дип аталган кызыклы экспонат – ул чабата үргәндә кирәк булган.

ФЕТНӘЧЕ ТУРЫНДА…

Тарихның һәр чорында сугышлар булган. Музей экспозициясендә шуларның икесе чагылыш тапкан. Беренчесе – Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы.

– Анда безнең якташыбыз – Кукмара районы Пычак авылы кешесе Мәсәгут Гомәров катнашкан, – ди экскурсовод. – Ул Пугачев манифестын төрле телләргә тәрҗемә итә. Авылларда, өйдән‑өйгә йөреп, аның текстын укый, халыкны фетнәчеләр сафына өнди. Башта Мәсәгут йөз кешелек гаскәр җыя, аннары 1,5 мең кеше җыела. Гаскәрдәге кешеләр саны 3000 гә җиткәч, алар Казан ягына юл тота. Ләкин анда фетнәче кулга алына. Мәсәгутне каты җәзага тарталар. Яңагына кайнар өч хәреф бастыралар: З – злодей, Б – бунтарь һәм И – изменник. Күзләрен чокып алалар, һәм шул хәлдә сөргенгә җибәрәләр…

ГОСПИТАЛЬ ТУРЫНДА…

Сугышка кагылышлы икенче тарих безгә 2786 нчы эвакогоспиталь турында сөйли. Бөек Ватан сугышы вакытында, 1941 елда, Кукмараның беренче һәм икенче мәктәпләре территориясендә госпиталь ачыла.

Мәсәлән, шул вакытта хастаханәгә куелган караватта яраланган солдатның халаты ята. Фотолардагы дәваланучы солдатлар да шундый халаттан. Менә фронтка җыелган посылка, анда – махорка, такта чәй, җылы оекбаш һәм бияләйләр. Бияләйләре үзенчәлекле: чакмага басарга уңайлырак булсын өчен, тылдагы хатын-кызлар аның имән бармак турысын аерып бәйләгәннәр.

Кукмарадан фронтка 18 000 кеше киткән. Бары тик 7 000е генә туган якларына кире әйләнеп кайткан.

КӘРӘЗЛЕ ТЕЛЕФОННЫҢ АТА-БАБАСЫ ТУРЫНДА…

Бүгенге кәрәзле телефонның килеп чыгышы коммутатор тарихына барып тоташа. Бу могҗизага тиң тарихны балалар бик яратып тыңлый. Алар кесә телефоныннан башка кешеләрнең ничек яшәвен һәм гомумән ул вакытта җир йөзендә яшәү булганмы-юкмы икәнен күз алдына да китерә алмый! Экскурсовод, елмаеп, монда телеграф хезмәткәре утырганын, кешеләрне бер‑берсе белән төймә һәм чыбыклар ярдәмендә тоташтырганын аңлата…

ТИМЕР ЮЛ ТУРЫНДА...

Кукмарада тимер юл фабрикант Николай Васильевич Комаров тырышлыгы белән салына. Проектта бу якларга кереп тору каралмаган була. Ләкин Комаровка үз товарын Россиянең башка төбәкләренә озатырга, чимал буларак йон ташырга кирәк була. Ул юл төзүчеләрне расланган проектны үзгәртергә үгетли. Хәтта юлчыларны сатып алган, юл Кукмара аша үткәндә, аларга зур суммада акча вәгъдә иткән, дип сөйли легенда. Юл төзелә, ләкин фабрикант үз вәгъдәсен үтәми. Нәрсә эшләргә? Юл салынган, аны киредән сүтеп булмый. Әмма төзүчеләр вокзалны Кукмараның иң биек калкулыгына салып, сүзендә тормаган фабрикантка үчләрен кайтаралар, чөнки товарны калку урынга ташу бик җиңел булмый. Шуңа да карамастан, Кукмарада тимер юл бар, аның аша елына 100 мең кеше уза. Хәзер тимер юл вокзалына кадәр җәмәгать транспорты йөри.

КӨНДӘШЛЕК ТУРЫНДА...

XIX гасырга караган кием шкафын, буфет, язу өстәле һәм кәнәфине музейга киез итек‑киез комбинатының элеккеге директоры Шамил Михәйдәрович Әхмәтшин бүләк итә. Җиһазлар Николай Комаров гаиләсенеке. Шуңа күрә музей аның көндәше фабрикант Родигин фабрикасы бинасында урнашкан булса да, әлеге экспозицияне «Николай Васильевич Комаров кабинеты» дип йөртәләр. Шул рәвешле музей XXI гасырда XIX гасыр көндәшләрен берләштерә.

Пыяла астына куелган металл тамгалар элек һәр пар киез итеккә беркетелгән була. Аларны бүген дә Россиянең төрле төбәкләрендә табалар, чөнки бөтен ил Кукмарадагы бертуган Комаровлар һәм бертуган Родигиннар баскан итекне кигән.

Шунда ук исәп‑хисап дәфтәрләре – хәзерге хезмәт кенәгәләренең прообразлары, анда кем ничә сәгать эшләгән, күпме ял иткән – барысы да язылган… ИТЕКЛӘР ТУРЫНДА...

Һәм иң төп экспонат – киез итек үзе. Аларны безнең көннәргә кадәр саклау аеруча авыр, чөнки көя күбәләге тик тормый: элек тә, хәзер дә йон әйберләрне яратып ашый. Ләкин музейда итекләр яхшы саклана, чөнки махсус матдәләр белән эшкәртелә, көя килә алмый.

Кулдан төрле бизәкләр чигеп ясалган киез итекләр аеруча кыйммәтле. Бүген мондый бизәкләрне заманча технологияләр кулланып чигәләр.

ИШМАН ШӘҖӘРӘСЕ ТУРЫНДА...

Музейның бер диварын зур нәсел агачы – шәҗәрә бизи.

– Әлеге нәсел агачын Мәчкәрә (элек Ишман) авылында таптык. Анда 500 дән артык исем теркәлгән, ул 1600 елдан башлана. Күренекле кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов та әлеге нәселдән чыккан. Аның бабасы Хәмзә бай 1 нче гильдия сәүдәгәр булган һәм Мәчкәрә авылында яшәгән. Үзенең нәсел тамыры турында Чыңгыз Айтматов 2006 елда, шагыйрь Муса Җәлилнең 100 еллыгын бәйрәм итәргә килгәч, музейның элеккеге директоры Ләбүдә Әхмәтфида кызы Дәүләтшинадан ишетә. Очрашудан соң ул музейга хат җибәрә. Анда мондый юллар бар: «Әнием ягыннан бабаларым – Әхмәтвәлиевләр шәҗәрәсен төзү турындагы мәгълүмат өчен ихлас рәхмәтемне юллыйм. Сез безнең Кукмара җирендәге шәҗәрәбезне торгызгансыз. Хәзер бу урын, бу авыл минем өчен изге булачак».

Мәчкәрә авылында тагын бер кызыклы объект – сәүдәгәр Үтәмешевлар йорты бар. Әлеге нәсел варислары да Кукмара музее геройлары. Мәсәлән, Рөстәм Исмәгыйль улы Үтәмешев Белка белән Стрелканы галәмгә очуга әзерләгән.

Һәм тагын бу авылда «Зөләйха күзләрен ача» фильмының кайбер күренешләрен төшергәннәр.

«КАЗАН СӨЛГЕСЕ» ТУРЫНДА…

Кукмара музеенда экскурсия бөтенләй көтелмәгәнчә тәмамлана. Иң матур экспонатларның берсе – борынгы чигеш үрнәкләре белән бизәлгән «Казан сөлгесе» музейның хәзерге хезмәткәрләре тарафыннан кулдан чигелгән булып чыкты.

– Музей хезмәткәрләре турында, алар бернәрсә дә эшләми, музей тузанын сулап, тик кенә утыралар, дип уйлыйлар гына, – дип көлә экскурсовод Сиренә Сабирова.

Бүген музейдан кеше өзелми. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле мастер-класслар, лекцияләр, музей территориясендә кызыклы шәхесләр белән очрашулар, туристлар һәм ку‑ наклар белән көндәлек эш... Ә сөлге исә эштән бушаган мизгелләрдә башкарылган иҗат җи‑ меше...

Музей директоры Рамилә Мәхмүт кызы Хәсәнова безгә истәлеккә мастер-классларның берсендә кулдан басылган сувенир итекләр бүләк итте һәм, без китүгә, тагын бер төркем ку‑ накларны каршы алды. Бүгенге туристның туган як тарихы белән кызыксынуы музейны 24/7 режимында эшләргә мәҗбүр итә. 

Александр Ефремов фотолары

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: