Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кулдан кулга йөргән ярма ташы...

Кулдан кулга йөргән ярма ташы...

«Татарстан» журналы халкыбызның ата-бабадан килгән затлы һөнәрләрен, көнкүрештән төшеп калган шөгыльләрен барлауны дәвам итә. Иген уңышы җыелды. Илле-алтмыш ел элек хатын-кызлар: «Яңа уңыштан бодай бәлеше спешереп ашарга кирәк», – дип сөйләшерләр иде. Хәзер исә безгә бу сүз бөтенләй ят тоела. Тик әле шулай эшләүче кешеләр бар икән. Андый гаиләне Кама Тамагы районы Олы Салтык авылыннан эзләп таптык.

02 ноября 2021

 
КЫЧЫТКАНЛЫ БАЛАЧАК
Зәйтүнә апа Миңнуллина ялгызы яши. Сиксән дүрт яшен тутырган. Авылның тере энциклопедиясе дисәм, арттыру булмас. Шуңа да аның янына еш кына авылның яше‑карты җыела. Бу юлы да Зәйтүнә апаны Олы Салтыкның бер төркем хатын‑кызы уратып алган иде. Алар өмәгә – ярма ташында бодай тарттырырга җыелды.
Зәйтүнә апа Олы Салтыкта туган, шунда гомер иткән. Ире белән кырык җиде ел яшәгәннәр, дүрт бала үстергәннәр. Ни кызганыч, шул зур гаиләдән бүген ана һәм ике ул гына исән.
– Сугыш башланганда, әти колхозда бригадир булып эшләгән, – дип балачак хатирәләре белән бүлеште Зәйтүнә апа. – Балалар күп, әни авыру булганга, әтине башта сугышка алмаганнар, бронь белән калдырганнар. Әти, игеннәр өлгергәч, ач халыкка рөхсәтсез солы бүлеп биргән. Моны район җитәкчеләре ишеткән дә: «Йә сугышка, йә төрмәгә китәсең», – дигәннәр. Шулай итеп, 1942 елда әти, берсеннән-берсе кечкенә биш баласын калдырып, фронтка киткән. Бик авырлык белән көн күргәнбез. Әнинең хәлсез булып караватта ятканы әле дә күз алдымда.
Зәйтүнә апа әнисе үлгән чакны да яхшы хәтерли. Ул вакытта аңа сигез яшь була. Иң кечкенә энеләренә ике яшь тә тулмаган була. Ай буе хәлсез яткан ана кеше, кисәк кенә балаларын янына чакырып ала да:
«Балаларым, килегез, алдыма тезелегез. Берәм-берәм карап тордым, Үзәгемне өздегез... Чыгып чана шуар идем, Ишегалдым тау булса, Балаларым ятим булмас, Аталары сау булса», – дип, ул-кызларының берәм‑берәм кулларыннан тота. Аннан күз яшьләрен сөртеп: «Әтиегез тиздән кайтыр, бер дә борчылмагыз. Бер-берегезгә ярдәм итегез, сез бертуганнар», – ди.
Сабыйлар, әллә бу сүзләрнең бәхилләшү икәнен аңлап, әллә әниләренең күз яшьләрен күреп, барысы бергә елап җибәрә. Ә иртәгәсен... ана инде күзләрен ачмый. Балалар бәхетенә, Олы Салтыкта әтиләренең сеңлесе яши, дәү әниләре исән була. Шуңа да аларны балалар йортына озатмыйлар.
Әниләре вафатыннан соң тугыз ай узгач, 1946 елның февралендә балаларның әтиләре Хәбибулла сугыштан кайта. Авыл кешеләре иркен сулап куя. Ул‑бу булса, ничә бала ятим каласы бит...
– Әти сугыштан кайткач сөенгәннәребез, – дип дәвам итте Зәйтүнә апа. – Күңелләргә тынычлык иңде. Тик бу шатлык озакка бармады. Әтигә сеңелләре: «Өйлән, ялгызың гына бер оя баланы үстерә алмыйсың», – дип киңәш биргән.
Һәм озакламый әти безгә яңа әни алып кайтты. Ул апа үзебезнең авылныкы иде. Хәтерлим, ул көнне оялудан, куркудан, без мич башына менеп качтык. Әти бу хәлгә уңайсызланды. «Балалар, төшегез инде, яңа әни белән танышыгыз», – дип, хәтта елап җибәрде. Мич башында исә без елашабыз... Кичкә генә, өйгә тәмле аш исе таралгач, мич башыннан төштек.
Балалар бәхетенә, үги әни кырыс булмый. Үзенең дә бер ир баласы була. Хәбибуллага килгәч, янә ике малай таба.
– Ул ике энем белән бик тату үстек, – диде Зәйтүнә апа. – Аллага шөкер, икесе дә исән. Берсе Олы Салтыкта яши, бүгенгәчә бик ярдәм итә. Әни балаларны аермады, иң мөһиме шул. Абый хәзер дә әйтә: «Әнигә сүз әйтерлегебез юк, нинди авыр заманнарда безне кеше итте», – ди. Көнгә өч тапкыр кычыткан ашы гына пешереп ашата иде ул. Кычыткан күргәч, хәзер дә шул ачлы‑туклы балачагым искә төшә.
Кычыткан дигәннән, Зәйтүнә апалар әлеге үләнне яланкул җыйган. Капчык асып чыгып, урамнарны әйләнеп кайтканнар.
– Тәтә арттан: «Әбрәкәй өстеннән генә җыймагыз», дип кала иде, – ди Зәйтүнә апа.
– Ә ничек кычытканны яланкул тоттыгыз? – дим аптырап.
– Соң, бияләй юк ул вакытта, нишлисең?! Куллар ярылып беткән булгандыр, кычыткан чакканын хәтерләмим. Ә менә аяк ярылып, чебиләгәне яхшы истә. Ул әчетә, сызлый. Аны әни катык белән бәйләп, төреп куя иде. Менә шулай үстек, бәбкәм...
ӘНИ ТӨСЕ
Әнә шулай ярма ташын әйләндерә-әйләндерә, Зәйтүнә апа гомер йомгагын сүтте. Тормыш юлы бормалы, сикәлтәле булса да, әбекәй зарланмады. Язмышка буйсынып, шөкерана кылып яши ул.
– Бер улым гаиләсе белән Чаллыда, берсе Кама Тамагында гомер итә, – ди әбекәй. – Миңа эш эшләтмиләр инде хәзер, еш кайтып булышалар.
Барыбыз да ярма ташында бодай тарттырып карадык. Махсус уелып ясалган түгәрәгенә бодай саласың да түгәрәкне әйләндерәсең. Әллә ни катлаулы эш түгел икән. Кул арасына кергән бала‑чага да эшли ала. Тик Зәйтүнә апа безнең белән килешмәде:
– Кешеләр берьюлы бер капчык бодай ярдыра иде. Ул бит көн дә эшли торган эш түгел. Ә ел буена әзерләп куела торган азык.
Әлеге ярма ташы Зәйтүнә апа өчен бик кадерле. Җитмеш биш ел элек алар йортына үги әнисе бирнә буларак алып килгән аны. 01
– Ул чагында яңа иде әле ул. Кулдан-кулга йөри‑йөри шулай таушалды, – ди Зәйтүнә апа.
– Авылда ярма ташы бүтән кешедә юк идеме? – дим.
– Бәлки булгандыр да, тик яшертен генә бодай ярганнардыр. Ә бездә бар икәнлеген бөтен авыл белде, шуңа да безгә киләләр иде.
Бактың исә, ярма ташында бодайны качып кына тарттырганнар. Колхоз бригадирлары килеп, хәтта тәрәзәдән карап йөргән. Янәсе, бодайны каян алганнар. 03
– Андый чакта тәрәзәләрне каплап куя идек, – ди Зәйтүнә апа. – Һәм бер кеше ишек төбенә каравылга баса. Күбрәк ул эшне миңа тапшыралар иде. Урамда берәр ят тавыш ишетсәң, җәлт кенә өйгә кереп әйтәсең. Өлкәннәр тиз арада ярма ташын яшереп куя.
Соңыннан, кизү торган өчен, бодай ярдырган кеше Зәйтүнәгә бер стакан он калдырып китә торган була. Ул көн инде өйдә бәйрәм! Чүлмәктә ит шулпасында умач пешә.
– Үги әниебез умач ашын бик тәмле пешерә иде, – ди әбекәй.
Исеме ярма ташы булса да, ул агачтан ясалган. Фәкать тешләре таштан булган. Шуңа да ярма ташы дип аталган. Әлеге эш коралы 1970 нче елларда көнкүрештән төшеп калган. Ни өчен дигәндә, зур тегермәннәр кулланылышка кергән. Шулай ук кибет киштәләрендә он күренә башлаган.
Ләкин Олы Салтыкта әле Коръән ашларына күп еллар бодай бәлеше пешерү гадәте сакланган.
– Безнең әнкәй елга бер булса да бодай бәлеше пешерә иде, – диде авылның Мәдәният йорты җитәкчесе Мәйсәрә Гомәрова. – Махсус бер стакан булса да бодай ярдырып ала иде. U6zwlNV8qwM
Безгә дә әнә шундый бәлештән авыз итү насыйп булды. Мәйсәрә апага, туганнарына рәхмәт яусын! Ит салып пешерелгән бодай бәлеше үзенә бер төрле тәмле була икән. Сез дә пешереп карагыз әле. Ярма ташыгыз булмаса, ярдырылган бодай кибетләрдә сатыла...
 

Автор: Руфия Фазылова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: