Күп балалы гаилә: тормышка ашкан хыял
Гаҗәпкә калу. Соклану. Күрәсе килү... Актаныш районының Киров авылында яшәүче Сабитовларның тормышын башта социаль челтәрләр аша күзәттем. Балаларын ияртеп, әти белән әни кая гына бармый: әле алар иген кырында йөри, әле бергәләп табигатьтә таң аттыра, әле Россия күләмендәге ярышта көч сынаша, әле камыр ризыклары әзерли... Ир белән хатынга моның кадәр көч, энергия кайдан килә икән? Шуңа өстәп, унике баланың сигезе тәрбиягә алынганын да исәпкә алсаң, кыюлык та кирәклеген аңлыйсың. «Сез ничек шулай булдыра аласыз?» Аларга йөзләрчә кеше шундый сорау бирә. Без дә әлеге сорауга җавапны Әни кеше – Венера Рәис кызыннан сорадык, чөнки нәкъ менә хатын‑кыз гаилә учагын саклаучы бит...
21 сентября 2022
– Алмас белән гаилә коруыбызга 35 ел булды. Ул мине бик күп нәрсәгә өйрәтте, хәтта камыр ризыклары пешерергә дә. Олы җанлы, булдыклы иргә тап булдым, монысы өчен Аллаһыма мең рәхмәт. Тормышта бик күпне күрдем. Китап язарлык дип әйтәләр бит, минем язмыш та шундыйрак.
1969 елның буранлы февраль аенда туганмын. Миңа кадәр абый туган, тик ул суык тиеп үлгән. Шуңа күрә кадерле булганмын. Миннән соң ике энем туды, аларны күбрәк үзем тәрбияләп үстердем.
Кечкенәдән хыялый булдым. Тургайлар тавышын җиргә ятып тыңлый идем. Хәтта алар белән «сөйләшкәнем» истә. Әни дә еш кына минем белән болынга бара иде. Пардан күлмәк тектереп, җитәкләшеп йөргәнебез бүгенгедәй хәтердә. Балачакның иң бәхетле мизгелләре кебек истә калган.
Матур балачак кыска гомерле булды шул. Ун яшемнән оялу, гарьләнү кебек тойгылар белән яшәргә туры килде... Ниндидер сәбәпләр аркасында әни аракы белән дуслашты. Әти дә читтә калмады. Эчкән килеш күрмәсеннәр дип, кеше керсә, әнине карават астына яшерә идем. Салып йөргән вакытларда әни өчен фермага сыер саварга да төштем.
Аек чагында менә дигән тормыш алып бара торган кешеләр иде югыйсә. Әнинең чисталыгы, уңганлыгы! Җиләкне күп итеп җыеп варенье кайнатты, ярты авылга җитәрлек итеп кыяр тозлады. Аннан кышын ярты авыл халкы тозлы кыяр сорап килер иде. Шундый тырыш кешеләрне аракы харап итте... Без беркайчан пычрак, начар киенеп йөрмәдек. Иң авыры – яшьтәшләрем алдында кимсенү иде. Белгәнемне дә дәрестә сөйләргә батырчылык итмәдем.
Ләкин сынауларның иң олысы алда көткән икән – әнинең вафатыннан соң әтине төрмәгә утырттылар. Безне, өч баланы, әтинең абыйсы үз гаиләсенә сыендырды. Туган йортыбызның ишегенә йозак эленде.
Әти дүрт ел утырды. Абый белән апа безне әти янына алып барып йөрде. Аларга мин әле дә мең рәхмәтле: укыттылар, тәрбияләделәр, какмадылар, сукмадылар, барыбызны тигез күрделәр.
Унҗиде яшемдә күрше егетенә кияүгә чыктым. Әти төрмәдән кайткач та өйләнде. Минем алар белән яшисем килмәде, шуңа да тизрәк өйдән китү ягын карадым. Баштагы мәлдә төрлесе булды: икебез дә баш бирмәскә тырыштык. Аннан балалар тугач, тынычлана төштек. Башта улыбыз Рузат, аннан кызыбыз Алсу дөньяга килде. Ун елдан соң Азат улыбызны алып кайттык. Үзем гел фермада эшләдем: сыер саудым, мөдир булып та тордым, учетчик, лаборант та булдым. Колхоз акча бирми башлагач, олы улым белән авыллардан сөт җыйдык.
Кызыбыз кияүдә, Актанышның үзендә киявебез белән 4 бала үстерәләр. Азатыбыз Казанда эшли. Олы улыбыз гына 24 яшендә бакыйлыкка күчте. Өйләнгән, бер кызы бар иде. Һич уйламаган җирдән арабыздан китте дә барды...
БЕР ЯНЫНА ИКЕ‑ӨЧ ТӘ СЫЯ...
Әйткәнемчә, яшьтән хыялый идем. Ни өчен - дер кечкенәдән күп балалы әни буласым килде. Алай гына да түгел, ул балаларны тәрбиягә алам дип хыялландым. Гомерем буе әлеге уй минем белән йөрде. Газеталарда ятимнәр турында язылган мәкаләләрне укыганда, караучысы юк, бала алырга теләгән кеше юкмы, дигән җөмләне эзләдем.
Сөт җыйганда Күҗәкә авылында бер гаилә белән таныштым: Хәниф абый белән Фәнзилә апа тәрбиягә балалар алган иде. Менә аларга ка - рагач, янә теге күңелдәге хыял тынгылык бирми башлады. Ләкин бит әле ирне әзерләргә кирәк. Ул турыда сүз башлап карыйм, ләкин үзе ятим булмаган кеше аны аңлыймы соң?
Тамчы тама‑тама боз тишә, ди бит: бала алырга иремне күндердем. Үзебезнең фамилияне бирәбез, дип сөйләштек. Яшел Үзән районының Норлат балалар йортында яшәүче бертуганнар – Руслан белән Алинә турында ишеттек. Документлар тутырдык. Әле аннан соң да алты ай көттек. Шул вакыт эчендә күңелем гел алар белән булды. Балаларны уйларым белән иркәләп йокларга ят - кырдым, назлап уяттым... Беренче очрашу гел истә: балалар йортына килгәч тә, сабыйларга уенчыклар, тәм‑том тараттым. Ә берничә бала безгә ияреп ди - ректор бүлмәсенә керде. Ул да түгел берсе алдыма ук менеп утырды.
– Русланмы әллә бу? – дип сорадым. Директор баш какты.
Русланга инде 18 яшь тулды, КФУга укырга кер - де. «Исәнме, әнием», – дип елмаеп кайтып керә. Чиста, пөхтә, мәктәптә яхшы укыды. Ачуланганда да «эх» дип тә әйткәне булмады. Сеңлесе Алинәгә генә түгел, бүтән балаларыбызга да үрнәк абый ул...
Бала алу вирус белән бер икән ул – туктап бул - мый. Руслан белән Алинәдән соң Лилия белән Лианабыз кайтты. Лилия ун айлык, ә Лианага унөч яшь иде. Бүген бездә сигез бала, Аллага шө - кер. Хыялым тормышка ашты. Алар дөньясында яшәүнең ничек ләззәтле икәнен сөйләп аңлата торган гына түгел. Моны күңел, йөрәк белән тоярга кирәк...
...Венера апа белән күпме аралашсам да, аны ачып бетерә алмадым төсле. Бер кешедә моның кадәр ярату, энергия ничек буладыр, аңлашылмый. Моннан тыш бит әле нинди генә бәйгеләрдә катнашмыйлар: «Идел буе төбәгенең уңышлы гаиләсе» конкурсында өченче урын, «Ел хатын -кызы» конкурсында «Хатын -кыз – әни» номинациясендә җиңү (2021 ел), «Нечкәбил» фи - налисты һ.б. лар. Әйткәнемчә, күп балалы әнинең социаль челтәрләрдә актив булуы да гаҗәпкә калдырды. Баксаң, көндез гаилә белән төшергән видеоларны ул балалары йоклаган арада монтаж - лый, шуңа җырлар сайлый. Аннан исә социаль челтәрләргә урнаштыра.
Венера апа һәркемгә ачык. Тәрбиягә бала алырга теләгән кешеләрнең төрле сорауларына җавап, киңәш бирергә ул һәрчак әзер. Аның күңел җылы - сы һәркемгә җитә...
ТӘРБИЯГӘ БАЛА АЛЫРГА ТЕЛӘГӘН АТА-АНАЛАРГА ВЕНЕРА САБИТОВАДАН КИҢӘШЛӘР:
– Башта барысын да яхшылап уйларга кирәк. Телевизордан гына балалар йортындагы малай-кызларны матур, ягымлы итеп күрсәтәләр. Чынлыкта хәл бүтәнчә. Бала гына булсалар да, алар тормышның ачысын, төчесен күргән. Күпләр гомер буе яшәп тә, аның кадәр авырлыклар кичерми. Аларның күңеле каткан була. Аны йомшату өчен бик күп укырга, өйрәнергә, бала алган гаиләләр белән аралашырга, күзәтергә кирәк.
– Баланы ятимлек арбасыннан йолкып алгансың икән, беренче адымыңны атладың дигән сүз. Шуннан инде сынаулар башлана: бала беренче хатасын ясауга, күңелеңне төшермә. Барысы да әйбәт булачагына ихластан ышан. Бала сезнең гаилә әгъзасына әйләнсен, сезнең тәрбияне алсын өчен, ким дигәндә, ике ел вакыт кирәк. Иң мөһиме – бала белән һәрчак янәшәдә булу. Аның бикле күңеленә ачкыч таба аласың икән, син – җиңүче!
– Вакытында усал да булырга кирәк. Шул ук вакытта рәхәтләндереп ярата, назлый да бел. Ярату чын күңелдән булсын. Бу балалар – тормыш мәктәбендә «бик яхшы» билгесенә укыган, югары белемле психологлар. Йомшак якны тиз күреп алалар.
– Алар белән күп вакыт бергә булырга кирәк. Шул рәвешле бала эшләргә дә, уйнарга да өйрәнә. Һәм баланы еш кына читтән күзәтегез: башкалар белән ничек сөйләшә, кайсы эшкә сәләте күбрәк? Нәтиҗәдә, баланың уңай, тискәре якларын тиз арада ачыклап булачак.
– Әләкләшү проблемасы. Ул бик еш була. Хата ясап, андый вакытта син икенче балаңны шундук ачуланырга мөмкинсең. Ләкин ашыкмаска кирәк! Андый очракта мин әләкләп килгән баланы көзге каршына утыртам. «Әнә, бу малайдан (кыздан) кем гаепле икәнен сора», – диям. Үзем дә көзге каршына барып: «Минем матур кызымны (улымны) кем кыерсытты икән?» – дим. Гаеп икесендә дә булганлыгы ачыклана. Уйнаганда дус булырга кирәклеген янә бер кат аңлатам.
– ЙӨЗ БАЛАНЫ ТЕЗЕП БАСТЫРСАЛАР ДА, ШУЛАР АРАСЫННАН ЯТИМНӘРНЕ ТАНЫРГА МӨМКИН. Нинди генә затлы киемнән булсалар да... Аларның карашлары бүтән төрле, чөнки күңелләре китек. Син аларга йөрәгеңне ярып учларына сал, барыбер күңелләрен тулысынча тутыра алмыйсың. Моны башына төшкән кеше генә аңлый...
– Ватылган бер уенчык (ертылган китап, дәфтәр) та игътибарсыз калмасын. Ай, кулым сынды, дип уенчык «еласын», ә бала аны кызгансын. Бергәләп курчакның кулын, аягын төзәтеп куегыз. (Китап-дәфтәрләр белән дә шул ук хәл.) Аннары курчак, баланы кочаклап, рәхмәт әйтсен. Шул рәвешле балада уенчык, китап-дәфтәрләргә карата сак караш тәрбияләнә.
– Бервакытта да балалар алдында талашырга ярамый. Һәм тагын – берең баланы ачуланганда, икенчең якламасын. Әтиең нәрсә дип әйтер, әниеңнән сорарга кирәк дип, гаиләдә ата-ананың абруен күрсәтергә кирәк. Хатын‑кыз бу очракта төп рольне башкара – ир белән балалар арасында күперне нәкъ менә ул сала бит.
– Дини тәрбия турында да әйтми кала алмыйм. Балаларны: «Без күрмәсәк тә, Аллаһы Тәгалә күрә», – дип үстерәбез. Нәфесне тыюның бер зыяны да юк, ә киресенчә, әлегә файдасын гына сизәбез. Фанатларча дингә бирелү димим, ә Аллаһның барлыгын, берлеген искәртү турында сүз бара. Үскәч үзләре кайсы динне сайлаячагын карарлар. (Безнең очракта арада рус балалары да бар.) Бүген исә безнең балаларның барысы да намаз укый, ураза тота. Ихластан әйтәм, без кушмадык.
Әле күптән түгел Чабаксарга, «Идел буе төбәгенең уңышлы гаиләсе» конкурсына барганда, балалар сумкаларына иң беренче намазлык, кәләпүшләрен алып тыктылар. Ирем белән читтән моны күреп сөендек, әлбәттә. Күңелендә иман булган баланың киләчәге өметле.
Руфия Фазылова
Фото: Анна Арахамия, «Сөембикә» журналы
Добавить комментарий