Курайчыга сүз әйтмәгез...
Ятим бала моңлы була, ди халкыбыз. Бүгенге көндә Казанның Тынычлык бистәсендә яшәүче Рафаэль Гайзетдинов, тулы ятимлектә үсмәсә дә, әнисез калуның ни икәнен бик яхшы белә. Малайга бер яшь чагында әнисе вафат була. Рафаэль әтисе, үги әнисе тәрбиясендә үсә. Нечкә күңелле малай әле укырга кергәнче үк таш сыбызгыда уйнарга өйрәнә. Аннан кулына гармун ала, соңрак исә – курай. Нәтиҗәдә, бүген ул республиканың иң атаклы (бердәнбер дисәм дә, арттыру булмас!) курай ясаучысы. Казанның Тынычлык бистәсендә үзенең остаханәсе бар.
21 февраля 2023
Рафаэль абый Актаныш районының Иске Байсар авылында туып үсә. Сөн елгасы суында коенып, балачактан моңлы, ихлас бала була. Мәктәпкә укырга кергәнче үк, үзлегеннән тальян гармунда уйнарга өйрәнә. Күрше абыйсыннан гармун алып чыга, мунчага барып, сәгатьләр буе уйный. Аннары, рәхмәт әйтеп, гармунны кертеп бирә. Мәктәпкә укырга кергәч исә, баянда уйнарга өйрәнә.
– Мәктәптә укыганда физика укытучысы Галим абый Исламов тавыш дулкыннары ничек барлыкка килүе турында сөйләде, – ди Рафаэль абый. – И, шул теманы яратып тыңладым. Үзем ясаган калай сыбызгының ничек тавыш чыгарганын гел беләсем килә иде. Ә укытучым аңлатты. Галим абый баянда да уйный белә. Мин аның баян төймәләренә ничек басканына мөкиббән китеп озак карап тора идем. Баян – тальян гына түгел, аның тавышы нәфисрәк, затлырак чыга кебек тоелды.
Әнә шулай итеп укытучы абыйсы Рафаэльне баянда уйнарга өйрәтә. Әле укучысын гел мактап та тора: «Бармакларың ятышлы килеп тора, гармунчы булырсың!» – ди. Һәм чынлап та үсмер малай мәктәптә үткәрелә торган бәйрәмнәрдә баянда уйный башлый. Алай гына да түгел, аны өлкәннәр үзләре белән концертлар куярга йөртә:
– 1965 елда Иске Байсарда мәдәният йорты ачылды, – дип искә алды Рафаэль абый. – Миңа ул чагында 16 яшь иде. Мәдәният йорты каршында җыр‑бию ансамбле оештырдылар, ә мин баянчы булдым. Төрле фестивальләрдә катнашып, үзебезне бөтен республикага таныттык. Ул вакытларда транспорт белән проблема зур, бигрәк тә кыш көннәрендә кар баскан юлларда йөрергә авыр иде. Укытучылар мине, трактор чанасына утыртып, толып белән төреп куя да, китәбез күрше авылга – концерт куярга. «Борыныңны өшетмә, толыптан башыңны чыгарма», – ди өлкәннәр. И, җылыда оеп барасың трактор арбасында. Ә кире кайтканда юл буе йоклыйсың. Рәхәт инде. Ул чагында авыл клублары агачтан төзелгән иде. Күбесе – манарасы киселгән мәчет бинасы. Алар төрлечә җиһазландырылган: түрдә тактадан сәхнә ясалган. Сәхнә өстендә киноэкран тора, ул рулонга төрелеп күтәрелгән. Клуб эче кеше белән тулы. Ишек төбеннән үк тәмәке исе аңкый. Халык гөр килә, чөнки клублар иң беренче чиратта аралашу урыны да иде.
Мәктәпне тәмамлаганда егет үзе өчен тәгаен хәл иткән була – музыкант булачак. Һәм туры Түбән Кама музыка училищесына укырга китә.
Хуҗаның остаханәсенә узабыз: нинди генә станоклар юк монда! Ул аларның күбесен үзе ясаган.
ҺӘР БАЛАГА – КУРАЙ!
Инде аңлашылганча, Рафаэль абый музыка дөньясында үз кеше. Ул төрле уен коралларында уйный белә, шул исәптән курайда да.
Хуҗаның остаханәсенә узабыз: нинди генә станоклар юк монда! Ул аларның күбесен үзе ясаган. Тәҗрибәләр үткәреп, монысын сүтеп, тегесен җыеп, төрле зурлыктагы курай ясау җайланмаларын эшләгән.
– Музыкант булмаган осталардан өмет юк, – ди Рафаэль абый. – Алар курайның мөмкинлекләрен белми, тоемлау кирәк монда.
– Ә сез ничек курай ясый башладыгыз?дим.
– Казанда курай 2010 нчы елларда популярлаша башлады. Мин ул чагында Казанның 20 нче музыка мәктәбендә укыттым. Миңа курай дәресләре алып барырга куштылар. Менә шул чагында әлеге уен коралына кытлык сиздем. Шуннан, нигә әле үземә курай ясамаска, дип уйладым.
– Курай ясау авырмы?
– Җиңел түгел, шактый четерекле эш. Курайның нигезендә алюминий торба бит. Шуның башына эбониттан ясалган җайланма куям, ул җылылыкны саклау өчен кирәк. Аннан аны акрил белән әйләндереп алам. Без ул өлешне мундштук дип атыйбыз. Менә шул мундштукны ясау өчен генә дә унбер төрле эш башкарырга кирәк.
Рафаэль абый ясаган курайларның күбесе алюминийдан. Алар агачны хәтерләтсен өчен, станокта полимер буяу белән каплана. Агач курайдан аермалы буларак, алюминий ярылмый, ватылмый. Кыскасы, балаларга уйнарга өйрәнү өчен бер дигән.
Рафаэль абый өчен курай ясау шөгыль генә түгел, ә яшәү рәвеше дә. Ул көн саен биредә – остаханәсендә. Кыш дими, җәй дими... Мисал өчен, бүген сатуга дигән йөзләгән курае бар, ә ул һаман яңаларын ясый. Тик тора алмый.
– Курайларны күпләп алучы булганда сөенәм, – диде оста. – Ә андый заказлар гел булмый. Әйе, берне‑икене гел алып торалар.
Рафаэль абыйның иң зур хыялы – республика мәктәпләрендә укучы һәр башлангыч сыйныф укучысын курайлы итү. Ә нәрсә, әлеге уен коралында уйнарга өйрәнү авыр түгел. Шуның белән бергә курай тын алуны җайга сала, үпкә эшчәнлеге өчен бик файдалы.
– Сәламәтлеккә файдасы бер, икенче уңай ягы – музыкаль инструмент тоткан бала беркайчан начар булып үсми, чөнки ул тәрбияле, зыялы була, – диде остаз.
Рафаэль абый безне түргә чакырды. Баксаң, останың янә бер яңалыгы бар икән – эбониттан курай ясап караган. Кемнәндер ишетеп, күреп эшләгән әйбере түгел, үзе шулай теләгән.
– Эбонит физика дәресләреннән таныш, ул кабинетларда бар, - диде оста. – Шуның тавышын ишетеп карыйсым килде. Эбонит таякчыкларын заказга кайтардым да, эчен алып, шомарттым. Бер дигән уйный.
– Уйлап табу сәләтегез дә бар икән, – дим.
– Бардыр инде. Әткәй уйлап табучы иде безнең. Колхозда механик, инженер булып эшләде ул. Трактор, моторлар сүткәндә төрле җайланмалар уйлап таба иде. Күрәсең, миңа да бу сәләт күчкән.
Остаханә диварларына күз салам: түрдә Илһам Шакиров, Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев портретлары эленгән.
– Мондый күзәтүчеләр булганда ялгышырга ярамый, – дип елмайды Рафаэль абый. – Кечкенә чагымнан ук Илһам Шакиров җырларын җырлый идем. Хәтерлим, икенче сыйныфта укыганда «Сәлам сиңа, әнием» җырын башкардым. Бөтен мәктәп елады... Ул вакытта ук мине «моңлы бала» дип йөрттеләр.
«МИН АНДЫЙ ӘТИ БУЛМЫЙМ!»
Алда әйтеп узган идем – Рафаэль абыйны язмыш иркәләми. Үги әни белән үсүдән кала, әти игътибары да тәтеми аңа. Эштән салгалап кайткан ата кеше, гомумән, күп вакыт Рафаэльне күрми дә. Юктан да кул күтәрүләр... Ләкин әңгәмәдәшем бу турыда сөйләргә бик яратмый. Әтисе күптән мәрхүм инде, үлгән кеше турында начар сөйләмиләр. Аннары, җан ярасын куптару нигә кирәк? Үткәннәрне барыбер кире кайтара алмый‑ сың...
– Үги әни кыерсытмадымы соң? – дим сак кына.
– Үги әнине начар булды дип әйтә алмыйм. Дөресен генә әйткәндә, аның үги икәнлеген унөч яшькә җиткәч кенә белдем. Яңа әнинең минем яшендәге ияртеп килгән кызы бар иде. Аның белән тату булдык. Әле аннары да әти белән уртак тагын биш бала тапты. Шуның өчен үги әнинең минем белән утырырга җае да булмагандыр. Тәрбия күрмәгәнгә, кечкенә чакта чирле булдым: рахит белән дә авырдым, күзләрем дә начар иде. Көннәр буе кояш яктысы күрми сәкедә ята идем. Аллаһның рәхмәте белән, биш-алты яшьләремдә тернәкләндем. Үземә иптәшләр таптым... Авыр булды балачагым, бик авыр. Халык әйтә бит: «Атадан калган ярты ятим, анадан калган бөтен ятим», – ди. Бик дөрес сүзләр ул.
Күңеле нечкәреп, әтисенә үпкәләп яткан көннәрдә Рафаэль үзенә сүз бирә – ул яхшы әти булачак! Балаларын какмаячак, сукмаячак, аларга дәрес әзерләргә булышачак, серләрен бүлешәчәк. Һәм сүзендә тора да – үрнәк әти, дәү әти ул. Хәләл җефете Әлфия апа белән дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алты оныклары бар. Бергә гаилә коруларына җәйгә илле ел була икән.
– Танышканда миңа егерме ике, Әлфиягә егерме яшь иде, – дип, гаилә тарихын сөйләде Рафаэль абый. – Ул вакытта Түбән Кама музыка училищесын тәмамлаган идем. Юллама белән Кукмарага эшкә җибәрделәр. Танышып ике ел узгач, Әлфия белән гаилә кордык. Ун ел Кукмара музыка мәктәбендә эшләдем, аннары район мәдәният йорты җитәкчесе итеп куйдылар. Ләкин мәдәният йортында хуҗалык эшләре теңкәгә тиде. Мин бит сәнгать кешесе, җыр, моң, балалар белән эшләүне яратам. Шуның өчен дә бу эштән китү ягын карадым.
Әнә шулай унөч ел яши алар Кукмарада. Аннары Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсенә күченәләр – Рафаэль абый музыка мәктәбенә урнаша. Яшәргә дүрт бүлмәле фатир бирәләр. Мөгаллим, район администрациясеннән аерым бина сорап, җыр‑моңга сәләтле яшьләрне җыя, «Бормалы су» ансамблен төзи. Татар җырларына, биюләренә йөз тоткан ансамбль белән төрле бәйрәмнәрдә чыгыш ясый башлыйлар. Ләкин көннәрдән бер көнне, бөтен шушы көйләнгән тормышларын ташлап, балалар дип, ир белән хатын Казанга күченеп китәргә карар кыла.
– Олы кызыбыз Йолдыз, университетны тәмамлап, Казанда юрист булып эшли башлаган иде, – диде Рафаэль абый. – Икенче кызыбыз 2004 елны унберенчене, өченчебез Наилә тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Лилия Казан дәүләт икътисад институтына, ә Наилә Казан юридик көллиятенә укырга кереп кайтты. Төпчегебез Айгөл мәктәптә укый иде әле. Йолдыз әйтә: «Әти, шулай ике кызыгызны чыгарып җибәрергә курыкмыйсызмы? Бигрәк яшьләр бит. Әйдәгез, Казанга күченеп килегез. Болай аерым яшәү ярамас», – ди. Әлфия белән шулай киңәштек тә, ишекне бикләп, Казанга юл тоттык... 20 нче музыка мәктәбенә эшкә урнаштым. Йолдызыбыз бик үткен, ул инде эшли иде. Гаилә чыгымнарын тартырга ул да ярдәм итте. (Йолдыз ханым бүген Казанның Совет районында судья булып эшли – авт.) Яшермим, Казанга ияләнергә авыр булды. Ике бүлмәле фатирга кайтасың да, бикләнеп утырасың.
Останың янә бер яңалыгы бар – эбониттан курай ясап караган.
Әнә шуның өчен дә кызлар әти-әниләренә йорт карый башлый. Авылда үскән кешеләр бит, җир кирәк. Рафаэль абый бу фикерне биш куллап хуплый. Әнә шулай итеп Тынычлык бистәсеннән зур гына йорт сатып алалар. Һәр кызның үз бүлмәсе бар. Һәр шимбә саен төп нигезгә дүрт кыз да гаиләләре белән килә. Мунчадан соң барысы бергә түгәрәк өстәл тирәли җыелып чәй эчәләр...
– Рафаэль малай табуымны теләде, – дип сүзгә кушылды Әлфия апа. – Шуның өчен дә кырыкка җиткәч, малай булмасмы дип, тагын бер бала алып кайттым. Анысы да кыз булды. Ә хәзер сөйләшәбез – әле ярый кызлар булганнар. Алар терәк тә, киңәшче дә. Мәктәптә берсеннән-берсе яхшырак укыдылар. Безгә бер проблема тудырмадылар. Инде алга таба да шулай гына була күрсен.
Алма алмагачыннан ерак төшми, ди халык. Матур гаилә алар. Рафаэль абый кызларында да сәнгатькә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли алган. Кызларның барысы да музыка мәктәбен тәмамлаган. Инде оныклар музыка мәктәбендә укый. Иң мөһиме – оныклар татарча сөйләшә. (Икесе Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясендә белем ала.) Һәм аларны дәү әтиләре курайда, баянда уйнарга өйрәткән. Рафаэль абый соңгы елларда Илһам Шакиров исемендәге 32 нче татар музыка мәктәбендә эшләгән. Ләкин сәламәтлеге белән бәйле китәргә туры килгән. Бүген аның төп юанычы – курай ясау.
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий