Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Күршең үзеңнән начар булса...

Редакциягә Казанның Нокса авышлыгы урамыннан шалтыраттылар. «Күршебез аркасында подъездга керә торган түгел, зәһәр искә буылабыз. Алай гына булса иде, унитазы тизәк белән тулган, нәтиҗәдә, бөтен шакшы стена аркылы безгә агып керде...» Ни аяныч, шәһәр җире өчен гадәти проблема бу. Өйдә песи, эт асраучылар, чүплектә казынып, шуннан капчык-капчык чүпрәк, башка әйбер ташучылар... Иң аянычы – алар белән көрәшү авыр. Шулай да, моны хәл итү юлы бар, ди, белгечләр.

ТЕРӘҮГӘ КАЛГАН ИШЕК…

Галия Хәерова Нокса авышлыгы урамындагы бер йортта егерме ел яши икән. Әлегә кадәр мондый проблемалар булмаган. Ә менә бер ел элек күршеләре өстән су бастырган. Дөрес, әллә ни зур зыян килмәгән, иң гаҗәбе – эзләп тә гаеплене таба алмаганнар. Бүлмәгә ремонт ясап, мондый хәл башка кабатланмасын, дип яши башлаганнар. Тик... җәен янә шул як стена каралып чыккан. Монысында инде Галия апа бөтен йортны аякка бастырган.

– Гаеп күрше подъезддагы берәүдә булып чыкты, – ди әңгәмәдәшем. – Без ул фатирга кердек һәм... телсез калдык. Баксаң, анда өлкән яшьтәге чирле ханым яши икән. Фатирындагы зәһәр искә чыдый торган түгел, ишеге бикләнми, җимерек урындык белән терәтеп куйган. Ә иң куркынычы – унитазы тизәк белән тулган. Безнең белән кергән сантехник укшып чыкты. Унитазында суы да юк, димәк, безгә шул бәдрәф шакшысы ага булып чыга...

Хуш, гаепле табылды. Инде проблема хәл ителергә тиеш бит. Бу чирле ханым ялгызы яши булып чыкты. Фатирның яртысы тагын бер милекчегә язылган. Тик бу туган тиешле кеше үз фатирының нинди хәлгә килүен «күрми».

– Идарәче оешма вәкиле килеп, акт төзеп китте, – дип дәвам итте Галия Хәерова. – Тик монда проблеманы тамырдан хәл итәргә кирәк: бу чирле ханым шундый шартларда яши алмый бит. Закон буенча, опекага алган кеше чирле туганы өчен җаваплы. Менә хәзер шушы закон эшләсен дип йөрим. Полициягә, Совет районы администрациясенең опека бүлегенә, Совет районы социаль яклау бүлегенә рәсми хат яздым. Җавап көтәм. Ләкин сөйләшүләргә караганда, әлегә берсенең дә бу эшкә җаваплылык аласы килми. Опека бүлеге, ул бездә исәптә тормый, ди. Социаль яклау бүлегендә, социаль хезмәткәр билгели алабыз, әгәр кеше үзе риза булса, диләр. Бу хезмәт тә түләүле икән. Авыру кешенең түләүле хезмәткә риза булуы, әлбәттә, шикле. Иң гаҗәбе – күршеләре хәлне күптән белгән, чөнки подъездга керә торган түгел, сасы. Ләкин бер генә инстанциягә дә хәбәр итмәгәннәр. Хәзерге вакытта төрле оешмаларга коллектив хатлар да юлланды.

Язмабыз басмага әзерләнгәндә, хәбәр килде: ханым хастаханәгә урнаштырылган, икенче милек хуҗасы табылган. Ул, килеп, фатирны чистартуга керешкән. Бу очракта әлеге йортта яшәүчеләр өчен шатландык һәм тагын бер кат көчнең бердәмлектә булуына инандык.

СЕВЕРНЫЙ БИСТӘСЕНЕҢ «ПЛЮШКИНЫ»?!

Николай Гоголь үзенең атаклы «Мёртвые души» поэмасын язганга ике йөз елга якын вакыт узган. Ә аның герое Плюшкин кебекләр һаман да бар. Хәтта арттырып та җибәрәләр. Гоголь абыебыз Казанның Северный бистәсендә яшәүче Вадим Матвеевны күрсә, өнсез калыр иде, мөгаен. Һәрхәлдә, без башта үз күзләребезгә үзебез ышанмый тордык. XXI гасырда адәм баласы болай яши ала дип күз алдына да китерүе авыр!

Вадим Алексеевичның кечкенә агач йорты чүп астында калган (!). Нәтиҗәдә, бүген ул капка төбендә торган иске «тугызлы» машинасында яши. (Сүз уңаеннан, аның алты җиңел машинасы тора, берсе дә йөри торган түгел.) Яши, дип, шунда кереп төн куна. Үзе әйтүенчә, утырып йоклый. 71 яшендәге бабай әлеге нигездә 1977 елдан бирле гомер итә. Кайчандыр хатыны, балалары булган. Тик аларның монда соңгы ун ел эчендә аяк та басканнары юк икән.

Без килгәндә, Вадим Алексеевич капка төбендә юк иде. Соңрак ачыкланды – Жилплощадка бистәсендәге «Кеше приюты»на, кайнар ризык алырга киткән. Аның каравы, күршеләре белән иркенләп сөйләшергә җай булды.

Эдуард З. – бабайның терәлеп торган күршесе. Аптырагач, ике арага өч метр биеклектәге таш койма салып куйган.

– Янгын чыкса, бөтен ихаталарыбыз көлгә әйләнә бит, – диде Эдуард.  – Өстәвенә, безнең монда йортлар да бер-берсенә якын урнашкан: барыбызда да дүрт сутый ярым җир.

– Мондый мәхшәрдә күптән яшисезме? – дим.

– Ун‑унбиш еллап буладыр инде. Северный бистәсенә унҗиде ел элек килеп урнаштык. Ул чагында Вадим Алексеевичның чүбе капкасыннан чыкмый иде әле. Ә хәзер йөри торган түгел.

Ул да түгел, каршы якта яшәүче Римма К. чыкты. Ул да тәртипсез күршесеннән тәмам гаҗиз булган. Зур-зур күселәр ишегалдында йөри икән.

– Бу тормыш түгел, – диде Римма ханым. – Бер кеше аркасында, ким дигәндә, алты‑җиде гаилә тилмерә. Әле ярый этләре үлеп бетте, капка төбенә чыгарга куркыныч иде. Бабайның хәзер бер генә эте калды.

Күршеләр, җыелышып, быел июнь аенда бабайның капка төбен чистарткан, чүп өеме юлга кадәр чыккан булган. Эдуард экскаваторы белән утыздан чүмечтән артык чүп чыгарган. Иске машиналарын тарттырып, кибет янына чыгарып куйган. (Район администрациясе аларны үтилләштермәсме, дип.) Тик... берничә көннән ул машиналарны Вадим Алексеевич яңадан капка төбенә алып кайтып куйган.

– Ә ничек? – дибез, аптырап.

– Шул урамда яшәүчеләр ярдәме белән. Аларга да бит урамда череп беткән машиналар торуы кирәк түгел.

Иң гаҗәбе – бу аяныч хәлдә күршеләргә берәү дә ярдәм итми. Алар инде Авиатөзелеш районы админстрациясе, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә, ТР экология министрлыгына, кыскасы, бөтен оешмага рәсми мөрәҗәгать калдырганнар. Ә нәтиҗәсе юк!

– Киләләр дә бабайга штраф язып китәләр. Шуның белән бетте, – ди Эдуард. – Ярты пенсиясен штрафларга тотып калалар. Узган ел ук әҗәте 320 мең сум дигәннәр иде. Тик аңа карап безнең хәл җиңеләйми бит…

«БАЛАЛАРЫНА КИРӘК ТҮГЕЛ...» 
Александр Иванов, Авиатөзелеш районының торак массивлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе:
– Әйе, Вадим Матвеевны яхшы беләбез. Үзем дә анда бер генә булмадым. Тик... хәлне үзгәртә алмыйбыз. Дөресрәге, закон кысаларында без хәлдән килгәнне эшләдек. Суд карары бар, анда: «Йорт тирәсен чүп-чардан арындырырга», – дип язылган. Суд приставлары килде, ул аларны үз территориясенә кертмәде. Картлар йортына барырга теләми, берничә тапкыр тәкъдим иттек. Шуңа охшаш хәл булган иде: өлкән яшьтәге хатын-кыз, нәкъ Вадим Матвеев кебек, йорт тирәсен чүп оясына әйләндерде. Бәхеткә, балалары ярдәмгә килде: әниләрен үз янына алдылар. Йорт‑җирен администрация хисабына чүптән арындырдык. Утызлап арба чүп чыкты. Тик бу очракта бабайның балалары әтиләре турында ишетергә дә теләми.
«БУ – ДИАГНОЗ!»
Ләйлә Шәйдукова, психотерапевт, медицина фәннәре докторы:
– Психиатриядә «Плюшкин синдромы» дигән термин да бар. Андый кешеләр үз тирәсенә кирәкмәгән бөтен чүп‑чарны ташый. Бу, чынлап та, чир. Авыруны кеше яшәми торган утрауга алып барсак та, ул анда да ниндидер таяклар, шырпылар җыячак. Олыгайган саен кеше дөнья малы дип хафаланмый башлый һәм, ахыр чиктә, үлем алдында ялгыз килә. Ә бу кешеләр үзләре тирәсенә чүп‑чар җыеп тынычланалар, шул рәвешле үзләрен ялгыз түгел, дип хис итәләр. Ни аяныч, әлеге чирне дәвалап булмый. Әгәр авыру тирә-юньдәгеләргә реаль куркыныч тудырмаса, аны мәҗбүри дәваларга җибәреп булмый.

«МИН ИНДЕ ОЗАК ЯШӘМӘМ...»

Озакламый Вадим Алексеевич үзе дә кайтып җитте. Чандыр гына, шактый таушалган кыяфәтле бабай икән. Кулында – сумкасы, янәшәсендә эте атлый.

– Соңгы биш елда кибеттән ризык сатып алганым юк, волонтёрлар биргән кайнар ризык ашап көн күрәм, – диде ул.

Тыны кыса икән, еш‑еш сулап тора.

– Сезнең табибларга күренгәнегез бармы? – дим.

– Бар. Узган ел дүрт тапкыр хастаханәдән ятып чыктым. Мине монда үлгән дип сөйләгәннәр. Сөенгәннәрдер инде, юк, үлмәдем әле.

– Ни өчен болай чүп җыясыз?

– Чүп түгел ул, барысы да – мөлкәт. Минем монда нәрсә генә юк: суыткычлар, әллә ничә велосипед, шкафлар…

– Тик алар барысы да эшкә яраксыз бит?

– Арада яраклылары да бар. Сезне күршеләр чакырдымы? Мине күралмый алар. Алай гына да түгел, мин юкта кереп әйберләремне урлыйлар.

– Ә сезнең монда урларлык нәрсәгез бар?

– Һы! Нәрсә генә юк! Ишегалды тулы бит!

– Күптәннән чүп җыясызмы?

– Үземне белгәннән бирле. Свияжск бистәсендә үскән егет мин. Гаиләдә сигез бала идек, тормышлар бик авыр булды. Бернәрсәне дә ташламадык. Киресенчә, нәрсә очрый, шуны алып кайта идем. Ул гадәт гомергә калды.

– Вадим Алексеевич, картлар йортына барыгыз, кеше болай яшәргә тиеш түгел бит...

– Әле көннәр җылы, машинада йокларга була. Салкыннар башлангач, Жилплощадкадагы приютка барып төн кунам. Юк, картлар йортына китмим, әйтмә дә. Минем инде гомерем күп калмагандыр. Дөресен генә әйткәндә, яшәп туйдым, китсәм дә була. Мин үлгәч, менә шушы этем генә елар, ә кешеләргә кирәк түгелмен.

– Сезнең бит балаларыгыз бар. Алар хәлегезне белмиме?

– Оныклар да бар минем. Әллә нигә бер шалтыратып алалар. «Синең өчен оят безгә», – диләр. Ә нәрсәдән оялырга, кеше әйберен урламыйм, чүплеккә чыгарып аткан әйберләрне генә җыям.

Чынлап та, Вадим Алексеевичның кесә телефоны бар. Законнарны яхшы белә, УФСИН хезмәткәре булган.

– Капка төбенә машиналарны махсус алып килеп куйдым, югыйсә чүпне чистартабыз, дип, экскаваторлар белән килделәр.

– Бу машиналарны сатып алдыгызмы?

– Әйе, әллә кайчан инде. Арзанга гына, ун, унбиш меңгә... Кайчандыр унбер машина иде, хәзер җидегә генә калды…

«КҮРШЕЛӘРЕНӘ АКТИВ БУЛЫРГА КИРӘК!»
Марат Нуриев, РФ Дәүләт Думасы депутаты:
– Мондый хәлләр миңа бик яхшы таныш: күп еллар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләдем. Кызганыч, торагына чүп ташучы кешеләр еш очрый, аеруча өлкәннәр арасында. Гадәттә, район админстрациясе белән идарәче компания уртак фикергә килеп эшли: үз хисапларына фатирны чистарталар. Иң аянычы – ул кеше ярты елдан тагын шуның кадәр чүп ташып куя. Закон буенча, кешене бердәнбер торагыннан мәхрүм итеп булмый. Шуның өчен дә, суд карары булганнан соң да, аларны фатирларыннан чыгара алмыйсың. Әйе, андый кешегә карата штраф салына, хезмәт хакы яки пенсиясе булса, ул штрафлар шуннан тотыла. Ә инде гражданинның тагын бер торагы булган очракта, аны суд карары белән аукционга куярга мөмкин. Ул акчага пычрак фатирны чүптән арындырырга, коммуналь түләүләр өчен бурычлары булса, шулай ук әлеге акчаны тотарга мөмкин.
Северный бистәсендә яшәүче Вадим Матвеевка килгәндә, күршеләргә Авиатөзелеш районы администрациясен судка бирергә киңәш итәм. Дәүләт тарафыннан ел саен районга караган ташландык җирләрне чистарту өчен аерым бер күләмдә акча бүленеп бирелә. Шул акча хисабына Вадим Матвеевның ихатасын чүптән арындырырга була. Күршеләргә активрак булырга кирәк.
«ҖИҢЕЛ ЮЛ ТҮГЕЛ...»
Илдар Фазлыев, гражданлык хәлләре буенча адвокат:
– Мондый күршеләр белән яшәүчеләргә сабырлык кирәк булачак. Ни аяныч, йортыннан чүплек базы ясаган кешеләргә карата конкрет механизмнар юк, ягъни законда ул турыда әйтелгән, ләкин алар эшләми. Мондый антисанитария тудыручылар башка гражданнарның хокукларын бозучы булсалар да. Шулай да, «Плюшкин»га зарланып, гаризаны полициягә дә, санэпиднадзорга да язарга кирәк. Әйе, чүплек базында яшәүче участковыйны өенә кертмәскә дә мөмкин, ишекне ачмый, һәм шуның белән бетте. Әмма полиция хезмәткәре, тиешле беркетмә төзеп, булган хәлләрне рәсми рәвештә теркәргә тиеш. Ә бу алга таба судка мөрәҗәгать иткән очракта бер документ булып торачак.
Монда шунысы кызганыч: торак бинада чүп‑чар саклау закон тарафыннан тыелмаган. Әлбәттә, алар РФ территориясендә тыелган предметлар һәм матдәләр булмаса. Шулай да бер фатирда чүп‑чар туплау, яки күп итеп песи, эт асрау бу йортта яшәүче башка кешеләрнең хокукларына каршы барырга тиеш түгел. Инде сезгә комачаулый икән, әлбәттә судка мөрәҗәгать итәргә. Бу очракта зыян күрүче як тарафыннан сәламәтлегенә, гомеренә, шулай ук мөлкәтенә куркыныч янавын күрсәтергә һәм судтан тәртипсез яшәүче күршесенә мәҗбүри суд-психиатрия экспертизасы билгеләүне сорарга кирәк. Әгәр экспертиза «Плюшкин»ны, башка кешене чирле дип таба икән, андый кешегә опекун билгеләнә. Һәм бөтен сорау опекунга кайтып кала.

СОҢГЫ СҮЗ

Күңелдә бик авыр тойгы калды: мондый картлыктан Аллаһ үзе сакласын. Тик дөресен әйтим, бабайга караганда күршеләрен ныграк кызгандым. Ни өчен әле алар мондый шартларда яшәргә тиеш? Барысының да балалары бар, урамга чыгарга куркып тор инде, ә ишегалдыңда күселәр чабышсын!

Күршеләрнең кулында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы суды карары бар. Анда акка кара белән язылган: Вадим Алексеевич үз ихатасын чүптән арындырырга тиеш. Ә бабайга суд ни дә, башкасы ни. Ул үз дөньясында яши, аңа шулай рәхәт, ә сез теләсә нәрсә эшләгез.

Бер карасаң, Вадим Алексеевичның чирле икәнлеге көн кебек ачык. Ләкин бер генә оешма, социаль хезмәт, түрәләр әлеге хәлне күрергә теләми. Шушы язмага алынгач, без генә дә берничә рәсми оешмага мөрәҗәгать иттек. Социаль оешмаларга, «Кеше приюты»на да чыктык. Соңгысында исә болай дип җавап бирделәр: «Без бу бабайны бүген үк йортыннан барып алырга риза. Әмма ул биредә бер көн дә яшәмәячәк. Бу бит колония түгел, монда фәкать кешене үз теләге белән генә яшәтеп була».

Әлеге хәлгә нокта куймыйбыз. Бәлки, язманы җаваплы кешеләр укыр. Ә без, үз чиратыбызда, республиканың рәсми оешмаларына мөрәҗәгать итәчәкбез. Болай яшәргә ярамый, егетләр!

«СУДКА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ ХОКУКЛЫ» 
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте:
– РФ административ хокук бозулар Кодексының 6.4 маддәсе нигезендә, торак һәм җәмәгать урыннарын, биналарны, корылмаларны һәм транспортны эксплуатацияләүгә санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык билгеләнгән.
СанПиН 2.1.3684-21 «Шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен карап тотуга, су объектларына, эчә торган суга һәм халыкны чиста су белән тәэмин итүгә, атмосфера һавасына, туфракка, торак урыннарга, җитештерү, җәмәгать урыннарын эксплуатацияләүгә, санитар-эпидемиягә каршы профилактик чаралар оештыруга һәм үткәрүгә санитар-эпидемиологик таләпләр», бина һәм биналарны төзүгә, җиһазлауга һәм карап тотуга регламентлаштыручы санитар-эпидемиологик таләпләр торак биналарны карап тотуга (торак бинаны чүп‑чарга, пычратуга юл куймау) таләпләр билгеләми.
РФ Торак кодексының 29.12.2004 елгы 188‑ФЗ номерлы законы таләпләре нигезендә:
–торак кагылгыз, беркем дә торакта яшәүче гражданнарның ризалыгыннан башка яисә суд карары нигезендә торакка үтеп керергә хокуклы түгел (3 нче маддә);
– торакның хуҗасы әлеге бинаны тәртиптә тотуны үз өстенә ала, шулай ук күршеләрнең хокукларын, аларның мәнфәгатьләренә зыян салмыйча, күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтенә сак карашта булырга тиеш. Югарыда санап кителгәннәрдән чыгып, гражданинны РФ КоАП 6.4 маддәсендә каралган хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тарту өчен хокукый нигезләр юк.
РФ Торак кодексының 11 нче маддәсе нигезендә, торагына зыян салынган очракта, аның хокукларын яклау процессуаль законнарда билгеләнгән ведомство аша суд тарафыннан гамәлгә ашырыла, ягъни күпфатирлы торак йортта яшәүчеләр судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера