Кыр уңганнары
Уңыш ничек табыла
02 октября 2018
– ТУГАН ҖИРЕМДӘ ЭШЛӘЯЧӘКМЕН
Чирмешән районы «ИЛЬХАН» ҖЧҖндә механизатор Сафиннар кимендә икәү – атасы һәм улы. Безгә кечерәге – Айрат кирәк. Аны күрер өчен Югары Кәминкә авылы янындагы зур басуны урарга туры килде. Егет бүген үзенең Class комбайнында арпа суктыра. Җәй коры килгәнгә, сабаклар биек түгел, шуңа күрә комбайнчылар, урып‑җыю вакытында ювелирларча эш йөртеп, игеннең бөртеген дә югалтмаска тырыша. Алар уңышның күләме куйган хезмәтнең сыйфатыннан да торуын яхшы аңлый.

Уңыш җыеп алынган кыр тыгыз сары келәмне хәтерләтә: сабаклар тәбәнәк итеп кырып алынган. Комбайнчының осталыгын машинадан төшкәч күрәбез: җир өстендә якынча 10 сантиметр биеклектә урылган кыр кала. Айратны, яшьлегенә карамастан, төпле, булдыклы булуы өчен хөрмәт итәләр. Үзе ул, елмаеп, әтисеннән үрнәк алуы турында сөйли:
– Ул һәрвакыт нәрсәдер ясый, ремонтлый. Кырга әти белән 15 яшемнән чыктым. Башта аның ярдәмчесе булып йөрдем. Бөтен нәрсәгә әти өйрәтте.
Яшь комбайнчы 22дә генә әле. Ләкин, аның сүзләренә караганда, гомеренең зур өлешен басуда әтисенең кул астында үткәргәндә профессионал дәрәҗәсенә үсүнең әллә ни авырлыгы юк. Айрат инде аграр техникумны тәмамларга, армия сафларында хезмәт итәргә дә өлгергән. Хәзер мөстәкыйль эшли, алай гына да түгел, аның үзенең ярдәмчесе бар – Илдар Тукаев. Иртә таңнан кояш баеганга кадәр кырда эшләгәннән соң, егетләр өйләренә кайтып, әти-әниләренә булышырга да көч табалар. Кичләрен кызлар янына да барырга өлгерәләр – яшьлек бит...
– Авылда яшьләргә күңелсез, дибез, карьера үсеше дә юк, – дим.
– Алай булса, авылга кайтмас идем. Карьера? – ди Айрат, елмаеп. – Бөтен кешегә Казанда офиста утырырга димәгән бит. Мин үз юлымны сайладым инде. Авылда яшәп, җирдә эшләячәкмен. Техника яңа, шәп, акыллы, ә иң мөһиме – ышанычлы. Мондый техника белән эшләү рәхәт кенә түгел, файдалы да, ватыла калса – вак‑төяк кенә. Үзем дә ремонтлап куя алам. Тик торырга вакыт юк, тик торуның югалтулары да зур – хуҗалык өчен дә, үзем өчен дә, аңлыйсыздыр. Кондиционер, борт компьютеры – машина уңайлы эш өчен бар нәрсә белән җиһазландырылган. Бүген авылда матур итеп эшләргә дә, яшәргә дә була, ышаныгыз. Шәһәр тормышы, бәлки, яхшырак-уңайлырактыр, әмма анда яшәү генә тамак туйдырмый. Армиягә дә авылдан киттем, һәм кайтканда мине монда эшем көтеп торачагына ышана идем. Менә сезнең шәһәрнең кай ягы яхшырак? Кая карама – ызы-зыгы. Ә без икмәк үстерәбез.
– НОРМАЛЬ ЭШ ҺӘРВАКЫТ БАР
Әтнә муниципаль районы «ТАҢ» авыл хуҗалыгы кооперативында, кукуруздан тыш, бөртеклеләрне урып‑җыю тәмамланган дияргә була. Әтнә игенчеләре, гектарыннан 33,2 центнер уңыш җыеп алып, республика күләмендә икенче урынны ныклап тотып торалар. Монда Таң» хезмәтчәннәренең өлеше дә зур. Без килгәндә алар эшләп тузанга баткан комбайннарын паркка китерделәр – «су процедураларына» әзерлиләр. Алар арасында хуҗалыкта урып‑җыю буенча беренчелекне тоткан Илгиз Әкбаров комбайны да бар. Хуҗалыкның уртак уңышында аның өлеше 1750 тоннадан артык – гомуми санның биштән береннән артыгын тәшкил итә.

Камераны күрүгә, алдынгы комбайнчы әкрен генә:
– Вакытымны ремонтка уздырсам, яхшырак булыр иде, – дип куйды.
Башкалар, шау‑гөр килеп, ул арада аны берничә минутка гына «Татарстан» журналының «фотомоделе» булырга кыстыйлар. Шул арада ял итеп алырга да була, югыйсә.
Илгиз Чембулат авылында яши икән. Күрше авыл гына. Авылда мәктәпне тәмамлаганнан соң, берничә ел тракторда эшләп ала. Аннан соң армия сафларында хезмәт итеп, туган колхозына әйләнеп кайта:
– Нинди генә тракторда эшләмәдем: «ДТ», «Беларус», «АТЗ»... Аннан комбайнга күчтем. Соңгы ун сезонда комбайн штурвалы артында утырам. «Палессе» комбайнында – дүртенче елым. Бөтенләй яңа машина алдым. Техника бер кулда гына булгач әйбәт ул. Җитешмәгән яклары була икән – үзеңнеке. Әлегә зарланырлыгы юк. Техник яктан, ихтимал, чит илдән кертелгәннәрдән калыша торгандыр, әмма уңайлылыгы буенча – юк, – ди ул.
– Бу комбайн хатын‑кыз кебек игътибарны күбрәк таләп итә, – дип төгәллек кертәләр Илгизнең хезмәттәшләре.
– Берүзем, ярдәмчесез эшлим. Менә минем ярдәмчем – кабинада урнаштырылган компьютер. Эшемә вакытында һәм яхшы түлиләр. Үз хезмәтең өчен нормаль хезмәт хакы аласыңны, тикмәгә генә эшләмәвеңне белеп тору бик әйбәт. Хәзер август өчен 131 мең сум алачакмын. Тиздән бөртеккә кукуруз җыярга керешергә тиешбез, ә аннан соң, һәрвакыттагыча, «КАМАЗ»га күчеп утырырга исәп. Авылда эш һәрвакыт бар. Нормаль эш. Эшлисе һәм акча аласы килгән кеше өчен.
– АВЫЛДА БЕР КӨН БЕЛӘН ЯШӘМИЛӘР
Татарстанның атказанган механизаторы Исхак Нәҗипов белән без Яңа Чишмә районындагы Красный Октябрь поселогында урнашкан «Кулон» агрофирмасы кырларында очраштык. Урып‑җыю чорында ул комбайнчы булып эшли, сезон ябылганнан соң – автослесарь. Аның тормышын шулай ук «үстерергә», «җыеп алырга», «сакларга» дигән сүзләрдән башка күз алдына китереп булмый… Барыбызга да яхшы таныш «Трын-трава» дип аталган совет кинофильмы кадрларын җанландыргандай, сүзгә кушыла:
– Элек ничек иде бит? Комбайн кабинасында эссе, ашлык кибәге биткә сылана, кием астына кереп кычыттыра, тузан арасыннан күзләр белән тешләр генә ялтырап күренеп тора. Эш көне тәмамланганда әниең дә танымаслык хәлгә киләсең. Ә хәзер менә минем «Aкрос 580» комбайнын гына карагыз, рәхим ит – менә дигән күз күреме, кондиционер, бер кулың рульдә, икенчесе джойстикта – әкият бит, җиңел машина йөрткән кебек. Ак футболка киеп эшләргә була. Шулай да эшебезне җиңел үк дип әйтү бигүк дөрес булмас. Авыр. Менә бүген ярдәмчесез эшлим, мәктәптә укулар башланды чөнки. Берүземә генә эшләргә туры килә, тик түзәбез. Ну, мактанасым килми инде килүен… Ни дисәң дә, тәҗрибәм шактый зур. Урып‑җыю вакытында 2–3 сәгать кенә йокларга туры килә. Торып чыгып киткәндә, өйдәгеләр әле йоклый, кайтканда инде яткан булалар, – дип елмая комбайнчы. – Әлегә менә икмәк өсте, бөртеклеләрне урып-җыябыз, ә ноябрь уртасына кадәр көнбагыш белән кукурузны җыеп аласы бар, шәхси хуҗалыкны хатыным алып бара, аңа рәхмәт – өйдәге бар эш аның җилкәсендә. Мин бу хуҗалыкта гомерем буе эшлим дияргә була. Мәктәптә укыганда ук Аксубай филиалында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлаган идем. Гомерем буе – руль артында. «Нива», «Дон», «Нью Холланд», «Мега» комбайннарында эшләдем, менә хәзер – «Акрос»та.
Сезонына карап, 3 мең тонна икмәк урган чаклар да була. Бу ел узган еллар белән чагыштырганда начаррак килде, әмма зыян юк, киләсе елга куып тотармын, дип уйлыйм.
Мактаулы исемне нәрсә өчен бирделәр, дигән сорауга болай дип җавап бирде:
– Башкаларга караганда бераз яхшырак эшләгәнмендер, бәлки.
Аны бүтән хуҗалыкларга да чакырып карыйлар – булдыклы, ышанычлы механизатор кайда да кирәк. Акчасын да күбрәкне, хезмәт шартларын да яхшыракны вәгъдә итәләр. Нефтьчеләр янына да китәргә була, эш табу проблема түгел. Ләкин, комбайнчы сүзләренә караганда, күктәге торнага ышанып, бер көн белән яшәгәнче, булганның кадерен белү яхшырак:
– Авылда алай яшәмиләр, бер урыннан икенче урынга сикереп йөрү холкыма да туры килми. Пенсиягә дә озак калмады инде, әлбәттә, беркая да китмим. Авыл хуҗалыгы механизаторларына пенсиягә чыгу яшен арттырмаска вәгъдә итәләр, дип тә ишеттем. Менә шуннан белегез инде: авыр хезмәтме бу, җиңелме. Миңа үз эшем ошый. Яратмасам, күпме еллар биредә эшләмәс идем. Бәлки, ышанмассыз да, әмма иртән торуга, басуга чыгасы килә! Бункерга агып төшә торган ашлык тавышы гына да ни тора!..

– БЕРКЕМНӘН ДӘ КӨНЛӘШМӘС ӨЧЕН, ҮЗЕҢ ЭШЛӘ
«Кузангай» ҖЧҖнең «Чистай» Халык предприятиесе» комбайнчысы Фәргать Миңгалимов, иптәшләре белән бергә, бер кырда урып‑җыюны тәмамлап, күрше басуга күчәргә җыена:
– Иртәгә сәгать ярым эчендә тәмамларга тиешбез. Сөенеп бетә алмыйбыз – урып‑җыю вакытында быел һава торышы безнең яклы. Иртән торуга шатланам – көн бүген дә кояшлы, коры. Эшлә генә рәхәтләнеп! Тик торулар, җимерелүләр юк. Бар техника яңа, вагын-төяген ремонтласаң гына. Кичә кырга район башлыгы үзе килде, алдынгыларны котлады.

Мин үзем авылда туып-үстем, моннан ерак түгел, турыдан тугыз чакрымнарга җыела. Кышын, урап кайтканда – илле чакрымлар тирәсе. Дүрт Өйле дип атала. Бала чагымнан ир-атларның кырда эшләгәнен күреп үстем, ошады. Ул заманнарда урак өстендә бөтен малайлар комбайнчы ярдәмчесе булып эшлиләр иде.
Фәргать авыл тормышын сайлый. Озак еллар терлекчелектә хезмәт итә, эшеннән кыскартылгач, нәрсә эшләргә, кай якка юнәлергә, дип уйга кала. Уйлый торгач, яңадан комбайн штурвалы артына утыра:
– Гаиләне туйдыру минем өстә, дүрт бала үстерәбез. Яшь чакларны искә төшерергә туры килде, – дип елмая комбайнчы. – Шулай килеп чыкканга, бер дә үкенмим!
Әлеге хуҗалыкта Фәргатьнең хезмәт хакы башка комбайнчыларныкы кебек үк – эш башыннан, күпме эшләвеңә карап.
– Барысы да бик гади һәм дөрес: күпме икмәк урасың, шулкадәр хакын да аласың. Менә сиңа комбайн, ашлык һәм хезмәт хакы. Начар эшләү мөмкин түгел, файдалы түгел. Акча бит ул, өстәвенә, яхшы акчалар. Бер тонна җыеп алынган икмәк өчен – 90 сум. Машинага ягулык салалар, төшке‑кичке аш белән сыйлыйлар, техника заманча. Кай җире начар? Узган атнада кече улымны алып килдем – комбайнымны күрсәтергә, аңа ноябрьдә биш яшь тула. Көне буе минем белән йөрде, тыны да чыкмады. Аннан авылда мактанган да әле, – дип көлә Фәргать.
Сезонны төгәлләүгә, Фәргать тә, башка комбайнчылар да икенче эшкә тотына: кемдер – автослесарь, кемдер – токарь, кемдер – тракторист. Техниканы киләсе елга әзерли башлыйлар. Хезмәт хакы бу вакытта урып‑җыю чорындагыга караганда, әлбәттә, кимрәк чыга, әмма гаиләнең тамагын туйдырырга җитә. Авылда бит, комбайнчыларның сүзләренә караганда, ихаталарында терлек-туар, кош‑корт тотмаган кеше юк диярлек:
– Хатыным белән 5 сыер асрыйбыз. Ничек инде авылда яшәп, мал‑туар асрамыйсың ди? Гөнаһ булыр! Мул тормышта яшисең килә икән – хезмәт ит! Беркемнән дә көнләшмәслек итеп яшә. Югыйсә, һәрвакыт үз тормышыңнан канәгать булмаячаксың!
Добавить комментарий