
«Кырларым-тугайларым», яки Уңыш сере нәрсәдә?
Урып җыю – 2017
14 ноября 2017

«АВЫЛ ХУҖАСЫЗ КАЛДЫ»
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларны карап утырам. Иң зур уңыш буалыларда, җәмгысе 200 мең тонна икмәк җыеп алганнар. Зәй районында – 190 мең тонна, сарманлыларның уңышы – 189 мең тонна, Арча районында – 175 мең тонна. Ә менә күләм ягыннан, зәйлеләр беренче урында. Биредә гектарыннан 49,9 центнер иген җыеп алынган. Нурлат районында бу күрсәткеч 46,1 центнерны тәшкил итә, Сарманда - 44, Кукмара белән Тәтештә - 40шар центнер.
Начармы бу, яхшымы? Әйбәт, дияргә кирәктер. Россиядә иген уңышы буенча беренче урында барган Краснодар краенда уртача уңыш – гектардан 63 центнер. Һәм аның 85 проценты югары сортлы. Әлбәттә, Татарстан белән Көньяк өлкәләрне чагыштырып булмый, климат башка, җирнең уңдырышлылыгы бүтән. Ә менә иң түбән күрсәткеч биргән Югары Ослан, Кама Тамагы районнары (гектарына 23, 25 центнер иген чыккан) үзләренең «рекордларын» ничек аңлата соң?

– Районда уңышның түбән булуына сәбәпләр берничә, – дип сөйләде Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев. – Республика районнары арасында иң аз техника бездә. Өстәвенә, алар яңа да түгел. Мисал өчен барлык техниканы җыеп исәпләсәң, 93 ат көче була. Шул ук күрше Апас районында бу сан ике тапкырга артык. Көрәк булмаса, җирне эшкәртеп буламы? Юк. Безнең очракта да шулай. Икенче сәбәп: минераль ашламалар кертүнең дә, башка районнар белән чагыштырганда, иң азы бездә, гектарына –1,34 кг. Заманасы шул бит, ашламаларсыз гына югары уңышка ирешеп булмый.
Илфат Вәлиевның сүзенә өстәп шуны әйтәсем килә: Россиядә бер гектар җиргә уртача 33 кг минераль ашлама кертелә. Мисал өчен, бодай үстерү буенча беренче урынны алып торган Кытайда бу сан бер гектарга 360 кг туры килә икән. Польша, Германиядә – 200 кг, Индия, Бразилиядә – 170 кг. Димәк ки, без иң экологик чиста ипи ашыйбыз булып чыга.
Сүз башы бит Шүрәле, дигәндәй, Кама Тамагы районында иген уңышсызлыгының сәбәпләренә килик. Биредә тагын өченче проблема да бар икән – эшче көчләр җитми.
– Безнең районда 15 мең кеше яши, – дип сөйләде районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев. – Чагыштыру өчен: күрше Кайбыч районында да шулкадәр халык яши. Бездә игенчелек, авыл хуҗалыгы тармагында бер мең кеше хезмәт куйса, аларда – җиде мең.

– Сәбәп нидә? – дим.
– Беренчедән, Кама Тамагында авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерли торган училище юк. Гомер-гомергә, начаррак укучы балалар районда белем алды, аннан авылда төпләнеп калды. Хәзер, уку йорты булмагач, Казанга китәләр. Гадәттә, шәһәргә бер киткән егет-кызлар кире авылга әйләнеп кайтмый инде. Ә төп сәбәп – эшләгән кешегә дә акча түләнми. Аена 15–20 мең дә хезмәт хакы алмагач, ир кеше ник эшләп йөрсен?! Әле анысын да айныкын айга бирмиләр бит. Шуңа башка эш карый. Безнең район Казанга йөз чакрым ераклыкта урнашкан, йөреп эшләүчеләр шактый.
Кама Тамагы районында җирләр инвесторлар кулында. Ике агрофирма бар: «Ак Барс» һәм «Кызыл Шәрык». Беренчесе – иң зурысы. Техника, ашлама белән бәйле проблемалар да «Ак Барс» ширкәтендә күбрәк икән. Биредә ел саен җитәкчеләр алмашынган, бу да эшнең нәтиҗәлелегенә йогынты ясамый калмагандыр.
– Колхозлар беткәч, авыл хуҗасыз калды, – диде Илфат Вәлиев. – Бер җитәкчегә меңәр гектар җир туры килә. Ул аны ничек карап, контрольгә алып бетерсен? Бу мөмкин эш түгел!
Районның сөрүлек җирләре 30 мең гектар икән. Октябрь башына әле шуның 7 мең гектарын гына эшкәрткәннәр. Җитәкче борчылуын яшермәде:
– Бер ай вакыт калып бара, ашыгырга кирәк, – диде Илфат әфәнде. – Тик, әйткәнемчә, техника да, механизаторлар да җитәрлек түгел. Бер тракторчы тәүлек буе эшли алмый, ә алмашка кеше юк. Безнең проблемаларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгында беләләр. Рәхмәт, Марат Готыфовичка, сукалар юк иде, бирде. Чәчкечләр дә алып кайттык. Илле еллык техника белән әллә ни зур нәтиҗәләргә ирешеп булмый.

«ЭШНЕҢ ТӘРТИБЕН БЕЛӘБЕЗ...»
Кама Тамагы районы белән аңлашылды. Уңышсызлыкның сәбәбе – техниканың юклыгында, ашлама алырга акча булмауда, кадрларның җитмәвендә. Инде республикада иң зур нәтиҗә күрсәткән Зәй районына килик. Биредә аерым җирләрдән гектарына 70 центнер уңыш алганнар. «Краснодар краен да уздырдык», – диделәр, уенын‑чынын кушып. Районда әлегә кадәр мондый рекорд куелмаган.
– Яз соң килеп, аннан тоташ яңгырлар игенчеләрне куркытып алса да, барысы да яхшы булды, – дип сөйләде Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рөстәм Мәүләвиев. – Чәчүгә 19 апрельдә керештек. Ике атна эчендә эшне бетердек. «Чананы җәйдән, арбаны кыштан» әзерлә дигән гыйбарәгә таянып эшләдек. Ягулык, ашлама, чәчүлек орлыкларын яңа елга кадәр әзерләп куйдык. Быел да шулай эшләргә исәп.
Зәй районында дүрт зур агрофирма эшли икән: «Зәй, «Зәй-Сахар», «Восток», «Нива». Нигездә, җирләр алар кулында. Дөрес, аерым фермерлар да бар, алар карамагында – район сөрү җирләренең якынча 10 проценты. Рөстәм әфәнде рекордлы иген уңышының бер серен менә нәрсәдә күрә:
– Безнең Зәй районында 74 мең гектар сөрү җирләре бар, шуның 10 мең гектарын пар җирләре итеп калдырабыз. Анда өченче ел рәттән горчица чәчәбез. Бу үлән җирнең уңдырышлылыгын әллә ничә тапкырга арттыра. Мисал өчен, узган ел горчица үскән җиргә көзге бодай чәчкән идек. Шуннан гектарына 70 центнер уңыш алдык. Татарстан өчен бу бик зур күрсәткеч. Безнең республика игенчелек өчен хәтәр зона булып санала. Һава шартлары йә яңгырлы, йә коры була. Шуңа да карамастан, яхшы уңыш алырга өйрәнергә кирәк. Аның бер юлы – горчица утыртып җирне ял иттерү. Татарстанда бу тәҗрибә берничә ел кулланыла инде. Ләкин Зәй районындагы кебек меңәр гектарга утыртылмый. Горчица үстерү ашламалар сатып алганга караганда арзангарак төшә. Экологик яктан да күпкә зыянсыз. Җиргә өстәмә ашлама кертәсе булмый. Шуңа күрә алга таба да бу юнәлештә эшләрбез дип торам. Шулай ук ашлама кертү дә уңыш юлының бер алымы булып тора. Район кырларына бер гектарга 130 кг ашлама кертелде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгы: «Кимендә гектарына 65 кг ашлама кертергә», – дигән күрсәтмә биргән иде. Без моны ике тапкырга арттырып үтәдек.
Зәй районында техника белән проблема юк икән. Игенченең һәр көне ел туйдырганын биредә яхшы аңлыйлар. Көзге урып‑җыю чорында агрофирмалар читтән кырыклап чит ил комбайнын арендага алып торган. (Шуның белән шөгыльләнүче махсус оешмалар бар бит). Шуңа да уңышны югалтуларсыз җыеп алганнар. Бүген 74 мең сөрүлек җирләренең 90 проценты инде эшкәртелгән.
– Акчасын түләгәч кешенең эшлисе килеп тора, – дип сөйләде Рөстәм Мәүләвиев. – Эшче халыкның (механизаторлардан тыш ферма хезмәткәрләре) уртача хезмәт хакы – 22 мең сум. Әлбәттә, комбайнчы, тракторчылар сезон вакытында акча күп ала. Агрофирмалар хезмәт хакын, авансны да кертеп, айныкын айга биреп бара. Моны район җитәкчелеге дә контрольдә тота. Район нигездә игенчелек, терлекчелек хисабына яши бит.
Зәйлеләр үзләренең быелгы уңышлары белән сөенүләрен яшерми. Республика өчен генә түгел, үзләре өчен дә рекорд бит, уңыш узган елгы белән чагыштырганда 25 процентка артык!
– Шуның белән бергә, җаваплылык та өсти бу, – ди Рөстәм Мәүләвиев. – Киләсе елгыныкын быелгы уңыш белән чагыштырып карыйсы була. Димәк, быелгы нәтиҗәдән төшәргә ярамый. Һәм төшмәбез дә дип ышанам. Эшнең тәртибен беләбез. Шул ук ашламаны да вакытында дөрес кертмәсәң, файдасы булмый. Син анда хет тонналап керт. Соңга калсаң, файдасы барыбер булмаячак. Монда чынлап та белгеч булырга кирәк. Җир эшендә очраклы кешеләр эшләргә тиеш түгел...
«ЧИТ ИЛЛӘР БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРЫРГА ЯРАМЫЙ»
Россиядә революциягә кадәр иген уңышы гектарыннан 7–8 центнер булган. Чагыштыру өчен, Татарстанда быел бөртеклеләрнең уртача уңышы гектарыннан 31,7 центнер тәшкил итте. Күргәнебезчә, йөз ел эчендә уңыш 4–5 тапкырга арткан. Шулай да безнең шартларда Кытай яки игенчелек буенча алга киткән башка илләрне куып тотып буламы? Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы-тикшеренү институты директоры МарсельТаһиров белән сөйләштек. Алар 15 культура буенча селекция эше алып бара.
– Гомумән, Россия белән Кытай, Бразилияне чагыштырырга ярамый, – диде Марсель Таһиров. – Беренчедән, алар иген уңышын елга ике тапкыр җыялар, икенчедән, ашлама бик күп кулланалар. Гомумән алганда, иген уңышының 50 проценты минераль ашламалардан тора. Аннан күп нәрсә җирнең уңдырышлылыгы, төре, эшкәртүгә бәйле.
Татарстан авыл хуҗалыгы-тикшеренү институтының махсус тәҗрибә җирләре бар. Ул Лаеш районы Олы Кабан авылында урнашкан. Анда яңа уйлап табылган сортларны безнең шартларга ни дәрәҗәдә яраклаша алуын сыныйлар.

– Быел безнең тәҗрибә җирләрендә бөртекле культураларның уңышы гектарыннан 70–80 центнер чыкты, – дип сөйләде Татарстан авыл хуҗалыгы-тикшеренү институты директоры. – Иген үстерү буенча Россиянең алдынгы төбәге – Краснодар краеның уртача күрсәткеченнән дә югары. Тик, әлбәттә, бу әле шул орлыкны теләсә кайсы басуга утырттың да шулкадәр уңыш аласың дигән сүз түгел. Гектарыннан 70–80 центнер иген – бу яхшы шартларда, бөтен мөмкинлекләр тудырылган очракта. Максат – тәҗрибә участогында үскән орлыкларны республиканың барлык кырларында да үрчетү. Хәер, хуҗалыкларны югары җитештерүчән орлык белән тәэмин итү буенча да безнең республика Россиянең күп регионнарына үрнәк. Безнең галимнәр ел саен диярлек яңадан-яңа сортлар уйлап табу белән беррәттән, тагын республиканың 45 хуҗалыгында элиталы орлык җитештерәләр. Мондый мөмкинлекләр илнең сирәк регионына эләгә. Тик әлегә аларны файдалана белү генә җитми. Ә бу өлкәдә Татарстанның потенциалы бик зур.
...Әлбәттә, иген уңышы турында сөйләгәндә төрле факторларны исәпкә алырга кирәк: югары нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалыклар күпме акча тоткан, хезмәт түккән... Тагын икенче як та бар: Балтач районының бер хуҗалык рәисе белән аралашып алдык. «Без быел иген уңышы буенча районда иң түбәннәр рәтендә, – диде ул. – Тик бу бөртекле культуралар начар уңыш бирде, дигән сүз түгел. Уңыш әйбәт. Алдагы елларда корылык булгач, быел эш тәртибен үзгәрткән идек: бөртеклеләргә караганда тамыразык культураларын күбрәк утырттык. Нәтиҗәдә, иген уңышы азрак күренә». Балтач хуҗалыгының тәҗрибәсеннән күренгәнчә, кайда отасыңны яки оттырасыңны белеп булмый. Хәер, нинди культурага өстенлек бирсәң дә, вакытында чәчеп, карап үстереп, соңармый уңышны җыеп алсаң, оттырмыйсың.
ФАКТ
Республика буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы быел гектарыннан
31,7
центнерны тәшкил иткән.
Добавить комментарий