Балалар йортының әнисе
Көз уртасы. Лаеш балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина белән йөзләп төп роза үсеп утырган ишегалдына узабыз. «Розаларыгыз бигрәк күп икән, салкынга да бирешмәгәннәр», – дим. «Әйе, мин розалар яратам. Үзем дә чәнечкеле бит», – дип куйды директор. Аннан соң нәтиҗә ясагандай: «Үсемлекләр дә җылы карашны сизә», – дип дәвам итте.
08 декабря 2021
САБАК
Лаеш балалар йортында моннан берничә ел элек булган идем. Ул чакта да төзек, матур иде ул. Ләкин бина бүген тыштан да, эчтән дә курчак өен хәтерләтә. 2018 елда капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Монда хәзер тозлы һава сулый торган кабинетка кадәр бар.
Лаеш балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина белән йөзләп төп роза үсеп утырган ишегалдына узабыз
– Балалар йортының 100 еллыгын билгеләп уздык. Капиталь төзекләндерү – әлеге күркәм вакыйга уңаеннан ТР җитәкчелегенең безгә зур бүләге, – ди Рузалия Вәлиуллина. – Республикабызның беренче Президентының да бездә булганы бар. Минтимер Шәриповичны якын итеп «әтиебез» дип йөрибез. Аллага шөкер, Рөстәм Миңнеханов та безгә карата зур кайгыртучанлык күрсәтә.
– Берничә ел элек, бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, дигән фикерне алга сөрделәр, – дип искә алды директор. – Ләкин мин ул чакта да әйттем, хәзер дә шул фикердә калам: әтиәнисез калган барлык балаларны да гаиләләргә урнаштырып бетереп булмый. Бала ул уенчык түгел. Аның җаны, уй-фикерләре бар. Башта гаиләгә тәрбиягә бирелеп, аннан соң алардан баш тарткан малай-кызлар бик күп бездә. Өчәр, дүртәр гаиләдә яшәп чыккан балалар бар. Бу бит язмышлар белән уйнау. Әле менә бүген дә бездә берничә шундый бала бар – башта аларны бер гаилә тәрбиягә алган, аннары – икенчеләре. Нәтиҗәдә, ул балаларның психикалары бүтәнчә формалашкан. Яшермим, алар белән безгә дә җиңел түгел.
– Бер тәрбиягә алгач, ни өчен ата белән ана баладан баш тарта? – дим.
– Төрле очрак була. Гадәттә, өлкәннәр тәрбиягә алган бала белән уртак тел тапмый. Баланың үз дөньясы, үз гадәтләре. Аның яңа гаиләгә буйсынасы килми. Сәбәпләр күп инде... Холыклар бер төрле генә булмый бит...
Рузалия апа күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үскән – әтисе белән әнисенең унынчы баласы ул. Әлки районының Яңа Чаллы авылы кызы. Әтисе үлгәндә аңа ике яшь ярым гына була.
– Ятимлекнең ни икәнен беләм, – ди Рузалия апа. – Әйе, безнең әнкәй бар иде. Тик әтисез бала үзен яклаучысыз дип кабул итә. Рәхмәт, әти ролен олы абыебыз Госман үтәде. Тик озакламый ул да армиягә китте. Аның белән яшь аермасы унсигез ел. Кыскасы, туганнар күпме булса да, әти белән әнине алыштыра алмый. Шуңа да балалар йортында тәрбияләнүче малай-кызларның күңел халәтен аңлыйм, тоям. Андый балалар кечкенәдән үзләрен якларга өйрәнә.
Яклау дигәннән. Рузалия апа балачагы белән бәйле бер истәлек сөйләде. Кызчыкка дүрт‑биш яшьләр тирәсе. Күрше малае үзләренең койма башына менеп баскан да кызның гаиләсен мыскыллый торган сүзләр (кушаматларын) кычкыра. Рузалия озак уйлап тормый – таш ала да малайга таба ата. Таш күрше малаеның эченә барып та тия, тегесе койма башыннан егылып та төшә.
– Мин бәрәңге бакчасына качтым, – ди Рузалия апа. – Ә күрше малаеның әнисе мине табып алды да сөйрәп өйгә алып керде. Әни бу вакытта казанда аш пешерә иде. «Чынлап та таш аттыңмы?» – диде. «Аттым», – дидем. Һәм ни өчен икәнне дә сөйләп бирдем. Тик әни өчен бу дәлил булмады. Күрше апасы мине яхшылып кычыткан белән ярды.
– Шулвакыт якламаганы өчен әниегезгә ачу килдеме? – дим.
– Юк. Ул очрак миңа зур сабак булды. Нәрсә эшләсәң дә, син үзең өчен җавап бирергә тиешсең. Шуннан мин алай кызулык белән эш йөртми башладым.
«АРТЫК БАЛАМ ЮК»
Рузалия апаның балачагы җиңел булмый. Бу аңлашыла да, сугыштан соң ил тергезелеп кенә килә. Гаиләдә балалар ишле, җитмәсә әти кеше дә исән түгел. Тик Рузалия апа бер генә дә зарланмый. Киресенчә, мәрхүм әнисенә карата аның рәхмәте, ихтирамы бик зур. Бер вакыйга аның күңелендә мәңгегә уелып калган.
– Математиканы әйбәт белә идем, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Дүртенчене тәмамлаган елны мәктәпкә Базарлы Матактан кешеләр килде. Директор әлеге кешеләрне безгә алып килде. Мине кечкенә якта калдырдылар да, үзләре түр якка чыктылар. Сүзләре озакка киткәч, ишекне ачып, боларны тыңлап тора башладым. Баксаң, мине Казанга интернатка укырга җибәрергә телиләр икән. «Балаларың да күп, бер тамакка ким булыр. Рузалия яхшы белем алачак, кызыңның киләчәген уйла», – диләр. Әни кырт кисте: «Юк, булды, җитте. Артык балам юк. Алты балага тапкан ипине җиденчесенә табармын. Рузалияне бер җиргә дә җибәрмим», – диде. Әни шактый кырыс кеше иде, шуңа да директор бүтән сүз куертып тормады – кунакларны алып чыгып китте. Инде үсеп, акыл кергәч, бигрәк тә балалар йортында эшли башлагач, әнинең бу адымын аңладым һәм мең кат рәхмәт әйттем. Ул мине ятим итмәгән...
Рузалия апа һөнәре буенча математика укытучысы. Дөрес, аның беренче белгечлеге икътисадчы. Казан дәүләт педагогика институтына керә алмагач, кыз башта Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. (Туры килүен кара, язмыш махсус аны шушы районга алып килгән диярсең!) Инде техникумны кызыл дипломга тәмамлагач, Рузалия максатына ирешә – педагогика институтына укырга керә.
– Аллаһы Тәгалә миңа студент чагымда ук ятимнәрнең проблемаларын күрсәтте, – ди Лаеш балалар йорты директоры. – Институтта укыганда Казанның 48 нче мәктәбендә практика уздык. Менә шул чакта бишенче сыйныфта укучы бер малайны Алабуга балалар йортына озаттылар. Хәтерлим, малайны кызганып, бөтен мәктәп елап калды. Бер биш көн узгандыр, дәрес алып барам – ишек артында кемнеңдер мыш‑мыш килгәнен ишетәм. Коридорга чыгып карасам, Алабугага җибәрелгән малай ишек төбендә елап утыра. Өс‑башы пычрак. «Минем ятимнәр йортында яшисем килми, өйгә кайтасым килә», – дип, туктаусыз елый. Ә өенә кайтарырга ярамый – әти‑әнисе исерек, хокукларыннан мәхрүм ителгән. И, ул чакта бу баланы кызганганнарым. Мәңгегә истә калды...
Кулына диплом алгач, Рузалия туган ягына эшкә кайтып китә. Дөрес, аның үз мәктәбендә – Яңа Чаллыда укытасы килә, ләкин урын булмый. Яшь белгечне Иске Әнҗерә мәктәбенә билгелиләр.
– Миңа сыйныф җитәкләргә бирделәр, – ди Рузалия апа. – Сигезенчеләрне, «усал» дигән яманатлары чыкканнарны. Тора‑бара алар белән уртак тел таптык. Җәен Мәскәүгә барабыз дип план кордык. Һәм юлга дип, балалар акча эшләргә тотынды – атна саен көл, кәгазь җыйдылар. Тик ул елны Мәскәүгә барырга ярамады. Нәтиҗәдә, бергә җыелып Казанга экскурсиягә дә бардык. Укучыларымны авылга килгән концертларга да кертә идем. Ул чакта мәктәп укучыларына йөрергә ярамый. Директор белән конфликтка килдек, ләкин үз дигәнемә ирештем. Ул сыйныфым белән әле дә аралашып торабыз. Вотсапта төркем бар, шунда язышабыз.
ТАРТУ КӨЧЕ...
Мәктәп эше белән янып йөргән бер мәлдә Рузалияне район үзәге – Базарлы Матакка чакырып алалар. Һәм шунда яшь мөгаллимәгә район комсомолының өченче секретаре вазыйфасын тәкъдим итәләр. Кыз башта карыша, ә аннан ризалаша. Партия кушканны эшләми кара син!
– Мәктәптән авырлык белән киттем, – ди әңгәмәдәшем. – Балалар белән эшләү рәхәт иде. Комсомол эше җиңел булмады. Авыллар буенча йөрергә кирәк. Ул заманда хәзерге кебек машина белән бару юк. Кышын-җәен, нинди һава торышы булуга карамастан, ат арбасында, чанасында йөрдек. Аннары безгә иске генә бер «УАЗ» машинасы бирделәр. Шуны йөртергә өйрәндем. Хәтерлим, берсендә төнлә юлда барганда, алдыбыздан нәрсәдер тәгәри. Карасак, машина тәгәрмәче икән.
Матур гына эшләп йөргән вакытта комсомолның өлкә комитеты секретаре Рушания Вахитова шалтырата. 1986 елның җәе була бу. «Лаеш балалар йортына директор урынбасары кирәк. Балалар белән эш тәҗрибәң, чаялыгың бар. Барасың килмиме?» – ди. Шул мизгелдә Рузалия Казан мәктәбендә практика узгандагы теге вакыйганы искә төшерә. Малайның елап, шешенеп беткән күзләре, пычрак өс‑башы күз алдына килеп баса. Тәҗрибәле кыз озак уйлап тормый – ризалаша. Шулай итеп, ун елдан соң ул янә Лаешка әйләнеп кайта.
– Балалар йортында эшләү тәҗрибәм юк иде бит, – дип искә ала ул көннәрне Рузалия апа. – Җиңел булды, димим. Ул чакта биредә 114 бала иде. Ләкин шуңа төшендем: бу балаларның күңелен аңлыйм икән. Беренче гаҗәпләндергән нәрсә – биредә эшләүчеләр һәр баланың исемен белә! Каян истә калдырып бетерергә, дип уйладым. И, бер атна эчендә үзем дә бөтен малайкызның исемен ятладым. Исемен генә түгел, һәркайсының язмышын, холкын да өйрәндем.
1994 елда Рузалия Вәлиуллинаны Лаеш балалар йортының директоры итеп билгелиләр.
– Элеккеге директор Виктор Васильевич белән сигез ел эшләдек, – ди Рузалия апа. – Әлбәттә, ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.
ЯРАТУ...
Өч дистә елдан артык балалар йортында эшләү дәверендә, Рузалия ханым кемнәр белән генә дә очрашмаган да, нинди генә проблемаларны хәл итмәгән... Аның гаиләсе дә, балалары да шушы – балалар йорты.
– Рузалия апа, гафу, шәхси сорау бирәм. Сезнең гаиләгез юк. Берәр баланы тәрбиягә алу нияте булмады? – дим җитәкчегә сак кына.
Рузалия апа берничә секунд уйга калды. Аннан күзгә карап сүзен башлады:
– Бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Әйе, булды. Моннан дистә еллар элек берничә кечкенә баланы алып килделәр. Мин әле директор урынбасары булып эшли идем. Шулар арасында бер нәни генә кыз бар. Сәламәтлеге начар, безгә килгәнче ул ятып кына торган. Без аңа кулдан килгәнчә ярдәм иттек. Ярты елдан кызчык аягында йөгереп йөри башлады. Биш‑алты яшьләрендәге әлеге сабый белән безнең арада аерым бер җылы мөнәсәбәт урнашты. Эшкә килүгә аның янына барам. Ул да гел мине күзли. Шулай бер сөйләшкәндә дусларыма: «Балалар йортындагы бер кызчыкны тәрбиягә аласым килә», – дидем. Шулвакыт күбесе: «Әгәр бу кызны тәрбиягә алсаң, синең башка балаларга игътибарың кимиячәк, эшкә вакытың калмаячак», – дип киңәш бирде. Мин уйлана калдым.
Язмышмы, башкамы, шулай икеләнеп йөргән мәлдә Рузалия апаның эш бүлмәсенә киңәшкә дип бер гаилә килеп керә. Тәрбиягә бала алырга телиләр икән. Нәкъ шул вакыт теге кызчык та биредә була. (Рузалия апа янына бик еш кереп йөри башлый ул.) Һәм алар бер күрүдә шушы кызчыкны ошаталар, тегесе дә аларга карап елмая. Ир белән хатын балалар йортына икенче көнне дә килә. Кызга дип бүләкләр алып киләләр. Бер‑ике ай вакыт узгач, кызны гаиләләренә тәрбиягә алалар.
– Күңелегезгә хуш килгән баладан аерылу авыр булдымы? – дидем.
– Озак уйладым. Беренчедән, ир белән хатын‑ тулы гаилә. Икенчедән, кызга мөнәсәбәтләре бик әйбәт икәненә инандым. Ә иң мөһиме – кызчыгым да бу гаиләне яратты. Димәк, Аллаһы Тәгалә хәерлесен биргән. Без алар белән аннары да аралашып тордык. Чынлап та, кыз ул гаиләдә бәхетле булды. Әти‑әнисе сәламәтлеген дә кайгыртып яшәделәр, укыттылар, кеше иттеләр. Ул яктан күңелем тыныч.
– Ә аннан соң тагын тәрбиягә бала алу уе тумадымы соң?
– Юк. Тәҗрибә туплаган саен, балаларны аермаска өйрәндем – барысын тигез күреп яратам. Алай да, балалар йортында тәрбияләнүче малай-кызларны өйгә алып кайткан чаклар булды.
«ҺӘР БАЛА ӨЧЕН БОРЧЫЛАМ»
Лаеш балалар йортында бүген 32 бала тәрбияләнә. Шуннан артык сыймый икән. Яңа таләпләр буенча, бер төркемдә сигез баладан артмаска тиеш. Биредә кечкенәләр, зурлар аерым яши. Мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең шартлары нәкъ балалар бакчасындагы кебек. Иртән торалар, ашыйлар, рәсем ясау, уку белән шөгыльләнәләр, аннан саф һавага чыгалар. Шуннан соң төшке аш, йокы... Ә зурраклар, үсмерләр исә Лаеш район үзәгендәге мәктәпләрдә белем ала. Биш вакыт кайнар ризык, чиста урын-җир, яңа киемнәр – барысы да бар. Әти белән әни генә юк...
– Балалар йортларында бүгенге кебек шартлар бүтән беркайчан булмады, – ди директор. – Һәм бу безнең балалар йортында гына түгел, республика буенча шулай. Ашау турында әйткән дә юк. Гаиләдә яшәүче балаларның яртысы болай тукланмыйдыр.
– Иганәчеләр дә ярдәм итәме?
– Әйе, рәхмәт яусын. Безнең исемлектә кемнәр генә юк. Хәзер бит балалар да заманча фикер йөртә – бүләккә конфет кына канәгатьләндерми. Кулланылышта яраклы, кызыклы әйбер кирәк аларга. Телефон, сәгать, башкасын сорыйлар. Бу турыда иганәчеләргә җиткерәбез инде.
Лаеш балалар йорты гомергә спортка игътибар биргән. Бүген дә шулай. Биредә тәрбияләнүчеләр арасында спорт мастерлары, чемпионнар бар. Ярышларга кайларга гына йөрмиләр.
– Ремонттан соң республика буенча балаларны өр-яңадан җыйдык, – диде Рузалия апа. – Шуңа башта авыррак та булды. Төрле җирләрдә тәрбияләнгән балалар бит. Бер оя, бер гаилә итеп туплау өчен вакыт, сабырлык, көч кирәк. Кайбер балалар белән бүген дә сәгатьләр буе сөйләшеп утырам. Мәктәп белән дә проблемаларны хәл итәргә туры килә. Арттырып әйтү түгел – һәр бала өчен борчылам.
Балалар йортының ишегалдына чыктык. Мәктәптән кайтып, тамак ялгап алган малайкызлар да монда иде. Кайсы роликта йөри, кемдер волейбол уйный. Мондый заманча спорт мәйданчыклары республикада да санаулы гынадыр. (Бер иганәчеләр төркеменең бүләге икән бу.) «Озакламый машина белән түгәрәкләргә барачакбыз», – диде алар.
Машина дигәннән, Лаеш балалар йортына автобус кирәк. Рузалия апа хәтта аның маркасын да әйтте – «Вектор NEXT ПАЗ».
– Капиталь төзекләндерү булды, моның өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт. Тик менә автобус та сорарга кыюлык җитми. Ә ул безгә бик кирәк. Җиңел машинага балаларның барысын да сыйдырып бетереп булмый, алар бит төрле түгәрәкләргә йөри. Автобус белән бүтән шәһәрләргә дә йөрер идек.
Рузалия апа – тынгысыз җан. Кеше үз балалары өчен дә болай йөгермәс. (Әле бит балалар йортыннан киткәндә, егет-кызларны төрле уку йортларына үзе алып барып урнаштыра. Аннан соң да хәлләрен белеп тора.) Очрашкан саен гаҗәпләндерә, ихтирам уята ул. Дөньяны матурлык коткара, дибез. Тагын менә Рузалия апа кебек миһербанлы җаннар да, дип өстәр идем.
Автор: Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий