Лазарьның кайтуы
Бу моннан 90 ел элек – 1937 елның июнендә булган вакыйга. «Татарстан большевигы» журналының баш редакторы Лазарь Соломонович Пинхасик журналның үз кул астында чыккан соңгы санын басарга төшерә: «1937 елның июне, №6». Бу очракта, без хәзер әйтергә күнеккәнчә, «чираттагысын» түгел, ә нәкъ менә «соңгысын»...

Кичкә журналны төшерүне туктаталар – номерга кичекмәстән ике бит өстәргә кирәк була. Бу ике биттә – СССРның Югары Судыннан өр‑яңа сводка: «12 июньдә түбәндәге гаепләнүчеләрне иң югары хөкем Җәзасына тарту – атып үтерү карары тормышка ашырылды. Болар: М. Н. Тухачевский, И. Е. Якира, И. П. Уборевич, А. И. Корка, Р. П. Эйдеман, Б. П. Фельдман, В. М. Примаков һәм В. К. Путна». Әлеге иптәшләрнең барысы да 11 июнь көнне судта «хәрби бурыч үтәүне (присяга) бозуда, Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенә хыянәт итүдә, ватанга хыянәт итүдә» гаепләнә. «СССРга каршы дошман сәясәте алып баручы кайсыдыр бер чит ил дәүләте разведкасына хезмәт итеп», алар «СССРга хәрби һөҗүм очрагында Кызыл Армиянең тар‑мар ителүен әзерләүдә, Советлар Союзының таркалуына китерүдә» катнашкан булып чыга. Барлык хөкем ителүчеләрне дә хәрби званиеләреннән мәхрүм итәләр, Тухачевскийны – Советлар Союзы маршалы исеменнән. Барысы да судта «югарыда күрсәтелгән Җинаятьләрдә үзләрен тулысынча гаепле» дип таный.
«Җинаять әзерләүдә катнашканнар» дигәнне укыганда, баш редакторның йөрәге кысылып куя, әмма ул сүзгә орынырга Җөрьәт итми. Аңардан бары тик материалга кереш язу гына таләп ителә. Әмма лид язылмый гына бит. Башында гел бер уй бөтерелә: «Кичә генә гаепле дип таныганнар, ә бүген инде алар исән түгел. Гомер ничек Җиңел өзелә ала икән». Ул бу иптәшләрнең барысын да диярлек белә, кайсыларын – якыннан. Аларны «Җинаять әзерләүдә катнашалар» дип, башына да китермәс иде. Әмма бит фактлар бар: «үзләрен тулысынча гаепле» дип таныганнар.
Лазарь Соломонович фикерен туплый алмыйсын аңлый, бу эшне Җаваплы секретаре Кондратьевка тапшыра. Тегесе йомышны тиз үти, лидны машинкада басып та ала (чөнки машинистка инде күптән эштән кайтып киткән була), яңа язылган һәм басылган текстны редактор өстәленә кертеп тә сала:
«Социалистик ватанның барлык эшчеләре дә фашизмга хезмәт итүчеләр булып чыккан кабахәт 8 шпионга карата СССР Югары Суды чыгарган хөкем карарын бердәм яклый. Хәрби-шпионлык үзәген тар‑мар итү – Бөек Совет дәүләтенең көч билгесе, СССРга һөҗүм әзерләүчеләргә, сугыш китереп чыгарыр өчен омтылучыларга каршы куәтле Җавап ул. Аларның алпавытлар белән капиталистлар хакимиятен кайтарырга теләп алып барган корткычлык эшчәнлеге тормышка ашмаячак. Революцион сизгерлекне тагын да көчәйтергә! Халык дошманнарына үлем!»
Лазарь Пинхасик текстны укый да берничә өтер өсти, ответсекны тиз арада эшләп биргәне өчен мактый. Тегесе тәмам кызарып чыга. Пинхасик йомшак кына итеп сорап куя: «Кай арада бердәм якларга өлгерделәр соң?» Кондратьев, дәшми генә, иңнәрен генә сикертә. Баш редактор журналны басар өчен икенче мәртәбә кулын куя.
«Татарстан большевигы» журналының алдагы саны ике төпләнмәле булып чыга: 8‑9 нчы номерлары (август-сентябрь, 1937) бергә кушылып. Һәм аларны басарга инде «редактор вазыйфасын башкаручы» И. Кондратьев кул куя. Ә Лазарь Пинхасикка яшәргә нибары бер ел кала. «Троцкийның контрреволюцион оешмасында катнашучы, мәдәният өлкәсендә советка каршы корткычлык эшчәнлеге алып баручы» буларак, сәяси репрессия машинасы аны артык сүзләр һәм аңлатмаларсыз гына үзенә бөтереп ала. Менә коры мәгълүматлар:
Партиядәге еллары: 1937 елның 13 сентябрендә чыгарыла.
Кулга алу вакыты: 1937 елның 16 сентябре.
Хөкем чыгару вакыты: 1938 елның 9 мае.
Хөкем карары: ВМН («иң югары Җәза чарасы»), милкен конфискацияләү.
Ату вакыты: 1938 елның 9 мае.
Аклау вакыты: 1956 елның 28 апреле.





«Татарстан большевигы» (хәзер «Татарстан» журналы) баш редакторы Лазарь Пинхасик туганнары редакциягә килгәч: очрашу мизгелләре.
ШАКМАКЛЫ ДӘФТӘР
Һәм менә 90 ел узганнан соң, 2026 елның июнендә, «Татарстан» журналы редакциясендә кадерле кунаклар – Лазарь Пинхасик һәм аның әнисе Флёра Мирза кызы. Лазарь Соломонович Пинхасикның оныгын да бабасы исеме белән атаганнар, киленнәре – элеккеге редакторыбызның улы Маратның хатыны исә гаилә архивындагы фотолар, документлар, әйберләрне кадерләп саклаган. Истәлекләрне дә матур, тигез почерк белән ыспай итеп шакмаклы дәфтәргә теркәп алган. Без бу михнәтләр дә, могҗизалар да уратып узмаган гаилә тарихын шаккатып тыңлыйбыз.
...«Татарстан большевигы» баш редакторы Лазарь Пинхасик 1903 елда Минскида туа. Әтисе Соломон Пинхасик мал чалу белән шөгыльләнә, эре гәүдәле, бик көчле кеше була. Шулай бервакыт йодрыгы белән орып котырган үгезне егып сала. Бу тарихны Пинхасиклар гаиләсендә буыннан буынга сөйлиләр. Гаиләгә ятимә кыз Гита Котинның ничек килеп эләгүен дә. Ул Соломонга кияүгә чыгарга ояла, чөнки бирнәсе булмый. Шулчак Соломон аңа Җыеп куйган барлык акчаларын китереп тоттыра: «Мә, бирнәң шул булыр!» – ди.
Беренче улларын Гита Лазаревнаның әтисе хөрмәтенә атыйлар. Лазарь исеменең мәгънәсе бик тирән бит – ул үлемне һәм караңгыны кичеп, яңадан терелеп кайтуны аңлата. Турыдан-туры шәрехләсәк, бу исем «Ходай – минем ярдәмчем» яки «Ходай ярдәме» дигән мәгънәгә ия.

Лазарь Соломоновичның I Язучылар съездында киеп гопак биегән, кулга алынгач, хатыны саклап калган, аннан соң үзе белән ГУЛАГка алган белорус чигүле күлмәге. Аны гаилә бүген дә бик кадерләп саклый.
«УТЛЫ КЕШЕ»
Лазарьның яшьлек еллары революция чорына туры килә. Ул революция идеалларын, бурычларын берсүзсез ышанып кабул да итә, аларны тормышта чагылдыра да. Аны шулай дип атыйлар да – «утлы кеше». Озын буйлы, нык гәүдәле, зәңгәр күзле чибәр Лазарь матур итеп сөйли, яза да белә. Аеруча листовкалар белән мәкаләләре яхшы килеп чыга. Аның бу сыйфаты яшь совет республикасына бик тә ярап куя.
Беренче мәхәббәте – Гродно шәһәреннән Татьяна Биргер – шулай ук революция ялкыны белән яна. Алар 1927 елда өйләнешә. Лазарь Кызыл профессура институтын тәмамлый, аны «совет хөкүмәтен төзергә» Кыргызстанга Җибәрәләр. Аннары – Үзбәкстанга. Татьяна анда Сталин исемендәге Урта Азия сәнәгать академиясенә укырга керә.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ I СЪЕЗДЫ
1934 елда Лазарь Пинхасик Үзбәкстан ССРдан I Язучылар союзы съездында катнаша. Съезд Мәскәүнең Союзлар йортының Колонна залында уза. Барлык делегатлар да – бердәй яхшылап үтүкләнгән костюм-чалбардан, галстуктан, ә Пинхасик – яраткан милли бизәк белән чигүле белорус күлмәгеннән.
Съезд турында, өйгә кайткач, хатыны Татьянага тәфсилләп сөйли. Бәйрәмчә рух хөкем сөрде, ди, Җыелышлар арасында төрле милләтләрнең көйләре уйнап торганын да әйтә. Гопак яңгырауга, Лазарь, түзми, сикереп биергә чыга. Съездның рәисе Максим Горький, аны күреп, украин егете дип уйлап, кул чабып: «Браво, Украина!» – дип кычкыра. Горькийга аның Үзбәкстан делегаты икәнен әйтәләр. Һәм Горький, биюче егетнең чигүле күлмәгенә аптырап карап, янә бер кат: «Браво, Үзбәкстан!» – ди.
Съезд югары дәрәҗәдә уза. Аны әзерләү өчен 1 миллион сум сарыф ителә, ул чаклар өчен – ышанып булмастай акчалар. Монда катнашучылар шәһәрләре белән республикаларына тук һәм разый булып кайтып китә. Алар әле берничә ел эчендә съездда катнашкан 220 кешенең кулга алынасын, 182 сенең иң югары хөкем карарына дучар ителәсен белми.
Лазарь Пинхасикка 1934 елда оештырылган ВКП (б)ның XVII съездында катнашу бәхете дә елмая. Ә ул съездның рәсми булмаган исеме – «Атып үтереләчәкләр съезды»*.

Лазарь Соломонович – яраткан күлмәгеннән. Улы Марат белән. 1930 ел.

Пинхасиклар гаиләсе кулга алынуга санаулы көннәр калганда. 1937 ел.
КАЗАН КАРЬЕРАСЫ
Болары – соңрак. Әлегә «утлы кеше» 1933 елдан алып 1937 елга кадәр безнең республика белән идарә иткән ВКП (б) ның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Альфред Карлович Лепа чакыруы буенча Казанга килә. Алар Ташкентта бергә эшләгән була, һәм менә Татариядә дә социализм төзү эшендә Лазарьдагы ялкын кирәк булып чыга.
Казанда Пинхасикның карьерасы шунда ук күзгә күренеп үсә. Кызыл профессура институтын тәмамлаган егеткә башта ВКП (б) ның Татарстан өлкә комитеты мәктәпләр һәм фәнни учреждениеләр бүлеге белән идарә итүне ышанып тапшыра. Аннан соң ул Казан финанс-икътисад институтының кафедра Җитәкчесе вазыйфасына күчә, соңрак Казан университеты ректоры була. Марксизм-ленинизм укыта. 1936 елда аңа тагын бер бик Җаваплы вазыйфа йөкләнә. Бу вазыйфага бары партиягә тугры, бик югары постлар алып торган коммунистлар гына Җәлеп ителә – «Татарстан большевигы» журналының Җаваплы редакторы итеп куела Пинхасик.


1937 ел. Шул ук ел, шул ук кешеләр.
КУЛГА АЛУ
– Яңа фатирыннан алып чыгып китәләр, – дип сөйли Флёра Мирза кызы. – Карл Маркс урамындагы 54 йортта аларга 19 нчы фатирны биргән генә булалар. Бу – өлкә комитет йорты, анда яшәүчеләрнең барысы да репрессияләргә дучар була.
Пинхасиклар фатирда ике атна да яшәргә өлгерми, хәтта әйберләрен дә күчереп Җитмәгән булалар, Җиһазлары да юк диярлек... Һәм менә төннәрнең берсендә, аңлатып-нитеп тормыйча, Лазарь Соломоновичны торгызалар да алып китәләр. Татьяна Израилевнага Җиде яшьлек Марат һәм тугыз яшьлек Аллочка белән тиз арада фатирны бушатырга боералар.
Шундый ук бәлале гаилә белән, парлап, Свердлов урамында бүлмә алалар. Татьяна Израилевна эштән куыла. Дуслары белән танышларына сыенырга тели, әмма анда да шул ук хәл: кемдер инде кулга алынган, кемдер партиядән чыгарылган, артыннан менә-менә килергә торалар. Ә кемнәрдер, бәладән башаяк дип, Пинхасиклар белән танышлыгын да танырга теләми. Татьяна Израилевнаның дусты Женяны (язучы Евгения Гинзбург. – Ред. иск.) аңардан иртәрәк кулга алалар... Алда михнәттән башка берни көтми.
Шулай бермәл гаиләгә очрашырга рөхсәт бирәләр. Черек Күлдәге НКВД төрмәсенә килсәләр, ябыгып, йончып калган Лазарьны чыгаралар. Аңарда инде ут‑ялкын дөрләп тормый.
«КАЧ МОННАН!»
– Ирем сөйләве буенча, әтиләре ул очрашуда аларга ниндидер кәгазь тапшырырга тырышкан, бала моны сиземләп алган. Җиде яшьлек Марат, йөгереп барып, аның кочагына ташланган, әтисен кысып‑кысып кочаклаган. Лазарь исә аның оекбашына теге кәгазьне кыстырып өлгергән. Өйгә кайткач кына, Марат кәгазь турында әнисенә әйткән. Ул хат булып чыккан – Лазарь аларны ничек яратуын, сагынуын язган. Ә азакта – мондый сүзләр: «Синең Форт авек». Идиштан тәрҗемәдә бу «Китегез» дигәнне аңлата. Шулай итеп Лазарь кадерле кешеләрен тизрәк качарга өнди.
Әмма Татьяна Израилевна аны тыңламый. Иренең гаепсез булуына, тиздән азат ителергә тиеш икәнлегенә чын күңелдән ышана. СССР Югары Суды Хәрби Коллегиясе исә Лазарь Пинхасикны халык дошманы дип игълан итә һәм иң югары хөкем карары чыгара – атып үтерергә.
ХАЛЫК ДОШМАНЫ ГАИЛӘСЕ ӘГЪЗАЛАРЫ
Конфискацияләнгән милектән Татьяна Израилевна белорус бизәге чигелгән күлмәкне генә саклап алып кала. Иң беренче Язучылар съездында ире киеп гопак биегән күлмәкне. Аннары аны үзе белән ГУЛАГка ала. СССР НКВДсының Махсус Киңәшмәсе Татьяна Лазаревнаны хезмәт лагерьларына 8 елга хөкем итә, ә «социаль яктан куркыныч тудыручы» балаларын Одессага балалар йортына озаталар. ТАССР НКВД архив фондында һәм СССР НКВДсының ТАССР НКВДсына 1938 елның 22 маенда килгән телефонограммасында болай диелә: «Балаларын – Пинхасик Марат белән Пинхасик Алланы Одесса өлкәсенең (Врадиевка станциясе) Кривоозерский районы Берёзки авылы балалар йортына Җибәрергә. Балалар йорты мөдире Либерман».
«СОЦИАЛЬ ЯКТАН КУРКЫНЫЧ ТУДЫРУЧЫ БАЛАЛАР»
Бу хактагы истәлекләрен Марат Лазаревич үзе гомер буе эшләгән «Татэнерго» корпоратив газетасында язып чыккан: «Миңа – 8, ә апама 10 яшь. Безнең беренче балалар йорты – «Берёзки», анда 1938 елның июненнән августына кадәр тордык. Сентябрьдә «Дубки» балалар йортына күчерделәр. Анда кайчандыр граф Шереметьев туганнары яшәгән. Олау белән баш корпуска китерделәр. Киң мәрмәр баскыч икенче катка илтә. Ул баскычны ялангач балалар сырып алган (майдан алып сентябрьгә кадәр Җәйге форма – трусы белән майка). Алар барысы да пычак кайрый (соңрак урманда пычаксыз ярамаганын яхшы аңладык!). Директор безне башта мунчага алып барасыларын әйтте, шунда кием бирәселәрен. Ә табиб үз кабинеты кайда икәнен күрсәтте. Жалоба булса, теләсә кайчан килергә кушты. Исемлекләрне тикшергәндә, үз фамилияләребез янында ЧСИР дигән язу торуын абайладык. Бу «ватанны сатканнар гаиләсе әгъзасы» дигәнне аңлата булып чыкты.
Озакламый уку елы башланды, балалар йорты тормышына ияләшә төштек. Безне 14 майда кулга алдылар, ә уку елы 25–26 майда тәмамлана. Казанда мин беренче классны укыган идем инде, монда тагын беренчегә бардым. Буем да зур түгел. Кайнар яшьләр белән еласам да, берни үзгәрмәде.
Балалар йортындагы балачак сугыш башлану белән төгәлләнде. Аннан соң инде гетто балачагы башланды. Башта – Балта районының Песчана авылында. Әмма бу геттодан балалар кире качып кайтты. Тик балалар йортында инде – фашистлар хуҗа, шулай булгач, безне Бершадь шәһәрендәге башка геттога озаттылар. Анда да балалар йортына урнаштырдылар. Нараларда малайлар өчен урын юк, нара астына постык. Трусик белән майкадан гына коры идәндә йокладык. Кыш башлангач, тиф белән чирләдем, хастаханәгә эләктем. Анда бер айдан артык яттым. Детдомга караганда яхшырак ашаттылар. Хастаханәдән чыккач, нарага яткырдылар. Язын нараларда башка балаларга да урын табылды. Миңа вакытында аякларымны сузып турыларга киңәш иттеләр, югыйсә кәкре булып үсәсе икән.
Монда көнгә ике ашаталар иде. Иртән – «башмирахц» белән ипи. «Башмирахц» – угычтан чыгартылган ачы торма, кайчак кишер эләгеп куя. Әмма еш кына коры кишер яки коры ипи дә була. Дәресләр юк. Китаплар, кәгазь, карандашлар да. Бердәнбер шөгыль – бет белән аяусыз көрәш. Кайберәүләрнең бет күз алмасы эчендә үк утыра иде. Җылы көннәрне балалар йорты дивары янында урамда уздырабыз, Җылыда утырганда ачлыкка түзү Җиңелрәк.
Бу эре геттолардан иң хәвефсезе булган икән. Бершадь тирәсендәге башкалары тар‑мар ителгән. Безнең гетто агач дивар белән уратып алынган иде, Украина полицайлары саклап тора. Чыгу – берни түгел, әмма, беләсең, аның өчен – үлем Җәзасы».
ВОРОШИЛОВКА ХАТ
Аларны 1944 елның маенда маршал Конев гаскәрләре азат итә. Украина балалар йортына урнаштырып, ныгытып ашау билгелиләр. Бөек Җиңүдән соң, Марат белән Алла Ворошиловка әниләрен эзләп табарга ярдәм итүен үтенеп хат язарга уйлый. Ниндидер могҗиза белән бу хат адресатына барып Җитә. Ворошилов хатны укый да әниләрен Җибәрергә боера. Астмадан үләр хәлгә Җиткән Татьяна Израилевнаны лагерь начальнигы чакыртып ала: «Ник соң сез, Җанкисәгем, монда бот күтәреп ятасыз, сезне бит ул арада бөтен Советлар Союзы буйлап балаларыгыз эзли!» – дип шелтәли. Татьяна Израилевнаның шатлыгына чикләр булмый. Ул елый да, көлә дә. Инде балалары күптән үлгән дип уйлаган була чөнки.
1946 елның 14 маенда үсеп Җитеп килгән балаларын алырга килә. Барысы бергә Шепетовкада урнаша. Азат ителгәннән соң, «ватанны сатканнар гаиләсе әгъзалары»на төбәк үзәкләрендә яшәү рөхсәт ителми. Казанга кайткач та, Татьяна Израилевна озак эшкә урнаша алмый – дипломын, азат иткәндә, кире бирмиләр. Дары заводының баш инженеры Моисей Михайлович Тропп, курыкмыйча, аңа яңа диплом юнәтергә булыша. Аннары инде хәлләр Җиңеләя төшә.
ЯКТЫ, ИГЕЛЕКЛЕ, ЗЫЯЛЫ ГАИЛӘ
Флёра Мирза кызы Марат Лазаревич белән танышкач, туганнары аңа кияүгә чыкмаска өнди. Ул гаилә бик күп хәсрәт күргән, андый кешеләр гадәттә тормышка ачулы була, алар белән яшәве авыр булыр, дип борчылалар.
– Әмма алар һич ачулы түгел иделәр, – ди Флёра Мирза кызы. – Бу искиткеч якты, игелекле, зыялы гаилә, аның әгъзалары бер-берсенә карата шулкадәр назлы, ихтирамлы. Татьяна Израилевна фортепианода бик матур уйный иде, җырлый да. Бик еш «Пер Гюнт» драмасыннан яраткан җырын – «Сольвейг ариясе»н башкаруы колагымда яңгырап тора.
Зима пройдёт,
и весна промелькнёт,
И весна промелькнёт,
Увянут все цветы,
снегом их занесёт,
Снегом их занесёт.
И ты ко мне вернёшься,
мне сердце говорит,
Мне сердце говорит,
Тебе верна останусь,
тобой лишь буду жить,
Тобой лишь буду жить.

Марат һәм Алла Пинхасиклар.

Татьяна Израилевна «Пер Гюнт» операсыннан яраткан «Сольвейг ариясе»н еш җырлый торган була.

Минск. 1922 ел. Лазарь Пинхасик аркадашлары белән.

Украина. Балалар йорты. Марат һәм Алла Пинхасиклар – геттодан совет гаскәрләре азат иткәннән соң.

Марат Лазаревич Пинхасик Татарстан Республикасының элеккеге балигъ булмаган фашизм әсирләре белән.
МАРИНА ЦВЕТАЕВАНЫ ЭЗЛӘП…
– 1967 ел. Марат Лазаревич белән Алабугага Марина Цветаева яшәгән йортны эзләп бардык. Язучы Рафаэль Мостафиннан бу йорт турында ишеттек. Ул чакта анда музейның әсәре дә юк. Цветаеваның кайда үз‑үзенә кул салганын да беркем белми. Таптык бит! Марат Алабуга кешеләрен кузгатып, кызыксындыра алды: алар безгә бик тырышып булышты. Райкомнан ниндидер комсомол хезмәткәре шәһәр буйлап йөрде, кешеләрдән сорашты.
1975 елда Марат Лазаревич белән аның балалар йорты еллары узган урыннарга сәяхәт иттек. Директоры белән очраштык, бик күп истәлекләр яңарттык – Җылы да, кешелекле дә истәлекләрне, – ди Флёра ханым.
РЕПРЕССИЯЛӘНГӘН БАЛАЛАР
Марат Лазаревич Татарстан Республикасындагы элеккеге балигъ булмаган фашизм әсирләреннән торган «Непокорённые» инвалидлар Җәмгыяте оешмасы рәисе була. Нәкъ менә ул «ватанны сатканнар гаиләсе әгъзалары» дип аталган төркемне сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләр буларак кына түгел, ә репрессияләнгәннәр исемлегенә кертеп карауны раслатуга ирешә.
РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ КОНСТИТУЦИЯ СУДЫНЫҢ 2000 елның 18 апреле БИЛГЕЛӘМӘСЕННӘН
Россия Федерациясенең «Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында»гы Законының 2‑1 маддәсенә, аның да беренче өлешенә караган норманың конституцион-хокукый мәгънәсенә бәйле, шулай ук Россия Федерациясенең 1995 елның 23 маена караган Конституция Судының хокукый позицияне аныклаган һәм үз көчендә калган карарына бәйле рәвештә, балигъ булмаган яшендә сәяси мотивлар буенча репрессияләнгән бер яки ике караучысыннан да мәхрүм булган балалар шулай ук репрессиягә дучар ителгән дип каралырга тиешле. Әлбәттә, моннан килеп чыккан барлык нәтиҗәләрне исәптә тотып».
– Ул моңа ирешү өчен бик күп көч куйды, барлык инстанцияләр белән судларга язды. Теләгенә ирешкәч, оешма Җыелышында барысы да аңа аягүрә басып кул чапты. Маратка безнең бүгенге очрашуыбыз да бик куанычлы булыр иде, – дип өсти Флёра Мирзаевна.
ИСЕМЛЕКТӘ ИСЕМЕ ЮК
Лазарь Пинхасик 35 яшендә һәлак була. Ул куркыныч елда аны атып кына калмыйлар, ә исемен Казан университеты ректорлары исемлегеннән дә сызып ташлыйлар. Шуңа да карамастан, 1956 елда аклыйлар, димәк, намуслы исеме кайтарыла. Әмма ректорлар исемлегенә барыбер әйләнеп кайтмый. Аның исеме бары тик «Татарстан большевигы» журналы битләрендә генә сакланып калган. Һәм – улы Маратның гаилә тарихында, истәлекләрдә. Лазарь Пинхасикның бабасы исемен йөрткән оныгы аңа бик охшаган. Әтисенә дә. Алар бу исемнәрне зур горурлык белән йөртә. Бабалардан – улларга, аннан оныкларга күчә торган үлемсез хәтер бу.

Лазарь Соломоновичның оныклары – Евгений белән Лазарь.
ВЕЛОМОТОЯХТОДАЙВИНГ…
Бүгенге Лазарь Пинхасик нәкъ бабасы шикелле – «утлы кеше». Узган гасырда Минскида туган Лазарь Соломонович Кыргызстан аша – Үзбәкстанга, аннан Казанга килеп Җиткән булса, оныгы да аннан калышмый. Моннан ике ел элек үз мотоциклында Төркиягә – Калкан каласына барып Җиткән.
– Кабатланмас сәяхәт булды ул, – дип искә ала. – Туганым Женя гаиләсе белән очрашырга бардык. Әни Казаннан самолётта очты, хатыным белән балалар, этебез машинада Җилдерде. Ә безнең мотоклуб егетләре мине башта Батумига озатты, аннан соң инде – үзем...
– Нишләп нәкъ менә мотоциклда?
– Велосипедта озаграк булыр иде, – дип көлә Пинхасик.
Лазарь әле тагын дайвинг һәм паруслы спорт белән кызыксына. Кышын Иделдә кайтта йөри. Ә бу мавыгулардан бушап торган арада... күннән зәвыклы акча янчыклары, букчалар тегә.
– Миңа әлеге «тыныч» мавыгу ошый, – ди Лазарь. – Шулай бервакыт ат спорты белән мавыгып киттем, ә аларның амунициясе бит – күн-тиредән. Каешлар ясарга өйрәтә торган дәресләргә юлыктым. Өйрәндем. Өйрәнгәч, күннән паспорт тышлыгы тегеп карадым. Барып чыкты. Аннан акча янчыгы, букча – шулай башланды...
«Тыныч» эшенең рәсмие – полиэтилен торбалар Җитештерү. КХТИның полимерлар факультетын тәмамлаган Лазарь Пинхасик компаньоны белән ташландык бер Җитештерүне кулына ала да аңа Җан өрергә ниятли. Күләмнәрне арттыралар, сатарга өйрәнәләр, Кытайда Җиһазлар өчен лизинг алалар... Шулай итеп, торба Җитештерәләр.

Лазарь Маратович ике ел элек үз мотоциклында Төркиягә кадәр бара.

Лазарь Соломоновичның оныкчыклары – әбиләре Флёра Мирза кызы белән.
P.S.
Лазарь Соломоновичның оныклары – Евгений белән Лазарь. Казан университеты музеенда «Татарстан большевигы» Лазарь Пинхасикның кайчандыр ректор булуы турындагы мәгълүматны расламадылар. Бәлки, ул «вазыйфаларны башкаручы» буларак теркәлгәндер. Әмма аның шәхси эшен ФСБ архивыннан алып өйрәнергә тәкъдим иттеләр. Без шулай эшләдек тә. Лазарь Соломоновичның тормыш һәм үлем тарихы барлык фактлар, нечкәлекләр ачыкланмаган килеш тулы дип санала алмый. Җавап көтәбез.
* «Атып үтереләчәкләр съезды» дигән рәсми булмаган исем белән тарихка Мәскәүдә 1934 елның 26 гыйнварыннан 10 февраленә кадәр узган ВКП (б) ның XVII съезды кереп калган. 1956 елда КПССның ХХ съездында Сталин репрессияләренең бар масштабы ачыла: ул чактагы съездның 1966 катнашучысыннан Зур террор (1937–1938) елларында 1108 кеше кулга алынган һәм атып үтерелгән.
Добавить комментарий