Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Тормышны яратып яшәсәң...

Тормышны яратып яшәсәң...

Лотфулла Фәттахов иҗаты

29 июля 2020

Татарның атаклы кылкаләм остасы Лотфулла Фәттаховның язмышы күпмедер дәрәҗәдә Михаил Ломоносовныкын хәтерләтә. Унөч яшьлек Лотфулла да белем алу, рәссамлыкка укыр өчен, Сергачтан Казанга җәяүләп килә.
 
БЕЛЕШМӘ:
Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лотфулла Фәттахов 1918 елда Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районындагы Анда авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Аларның нәселе – йомышлы татарлар. Әтисе Габделмән Гражданнар сугышында һәлак була. Әнисе Шаһидә 1926 елгы ачлык вакытында дөнья куя.
Яңа Татар Бистәсенең җиде еллык татар мәктәбендә укый. Аннары Казан сәнгать училищесына укырга керә, анда 5 нче курска кадәр белем ала. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1946 елдан Татарстан сәнгать фондында эшли башлый. 1960–1968 нче елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе итеп сайлана.
Лотфулла Фәттаховның «В.И. Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куя» (Х.Якупов белән бергә) картинасы 1951 елда СССРның Сталин исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Лотфулла Фәттахов көтмәгәндә, 63 яшендә, иҗатының чәчәк аткан чагында, бакыйлыкка күчә. «Язгы буяулар» дигән зур картинаны да язып өлгерә алмый кала. Казанның бер урамы Лотфулла Фәттахов исемен йөртә. Рәссамнар йорты диварында мемориаль такта куелган.

МАКСАТ... КАЗАНГА ИЛТӘ!
Үз-үзеңә ничек юл ярырга, дигәндә, аның тормышын үрнәк итеп китерергә мөмкин. Аягында бау белән бәйләнгән резин галош, аркасында – буш биштәр. Бер тиен акчасыз, таныш булмаган рус, чуваш, татар авыллары аша ул Казанга шактый озак атлый. Ә зур башкалада аның белгән бердәнбер урыны – 13 нче мәктәп кенә. Сигез яшеннән ятим калган малайның бар юанычы рәсем ясау булган бит. Кәгазь юк, шуңа күрә агарткан мич, стеналар да кечкенә рәссамның киндере ролен үтәгән. Күңелендә иҗат чаткылары йөрткән малай кечкенә хикәяләр, шигырьләр язып юанган. Шулардагы образларны сурәт итеп кәгазьгә төшерергә дә маһир булган ул.
Шулай көннәрдән бер көнне аларны Казанда нәшер ителә торган «Пионер каләме» газетасына җибәреп карый. Газета битләрендә үз рәсемнәрен күрү Лот­фуллага кыюлык өстәп җибәрә. Үзе кебек иҗатка ом­тылган татар балаларының 13 нче мәктәптә укулары хакында да ул «Пионер каләме» газетасыннан укып белә. Мәктәпкә укырга алуларын үтенеп хат язган була. Шунлыктан Казанга килгәч тә, Лотфулла туп‑туры мәктәпкә юнәлә. Харис Якупов укый торган сыйныфта белем ала башлый. Беренче мәлләрдә аңа сыйныф бүлмәсендә йокларга да рөхсәт бирәләр.
Сыйныфташлары үз истәлекләрендә: «Лотфул­ла 6 сыйныфта безнең белән укый башлады, аның бернәрсәсе дә юк иде», – дип искә ала. Сөйләмендә мишәр акценты чагылганга, авыл малаеннан көлү­челәр дә табыла. Үсмер Лотфулланың исә, мондый мөнәсәбәткә исе китми, чөнки ул белем алырга, кеше булырга омтыла. Тиздән ул үзенең сыйныфташы – Харис Якупов белән дуслашып, аларның күп бала­лы гаиләсендә яши башлый. Харисның әти‑әнисе Габдрахман белән Маһикамал ятим малай турында белгәч, аны үз гаиләләренә сигезенче кеше итеп алырга карар кыла. Дусларны белемгә омтылыш берләштерә – икесе дә бик яхшы укучылар, рәсем ясау белән мавыгалар һәм рәссам булырга хыялланалар. Харисовларның зур, тату гаиләсендә Лотфулла үзен бәхетле хис итә. Соңрак (сугыштан соң да Лотфулла Фәттахов дусты гаиләсенә кайта – М.К) әлеге дуслык туганлык җепләре белән ныгытыла. Биредә ул кияү
дә булып куя. Лотфулланың хатыны Суфия – Харис Якуповның сеңлесе. Алар яшьтән үк ахирәтләр. Тора‑бара дуслыктан кайнар хисләр бөреләнә. Гаилә җанлы иптәшен Лотфулла гомер буе ярата. Суфия медицина училищесын тәмамлый, ләкин абыйсы Харис белән Лотфулла аны соңгы имтиханга җибәрмиләр, юлына аркылы төшеп диярлек: «Суфия, сиңа медик булырга ярамый, чөнки тагын сугыш чыга калса, сине фронт­ка алачаклар, ә анда бик куркыныч!» – дип киңәш бирәләр. Татарстанның баш рәссамы Харис Якупов белән Лотфулла Фәттаховның дуслыгы әнә шул үс­мерлек чорыннан башлана. Ике мәшһүр рәссам го­мер-гомергә бер-берсенә терәк, аркадаш, фикердәш булып иҗат итәләр.
Лотфулла Фәттахов укыган 13 нче мәктәпнең даны бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Биредә балалар өчен төрле иҗади мөмкинлекләр тудырылган була. Һади Так­таш, Фатих Кәрим җитәкләгән шигырь түгәрәкләрендә укучылар сүз тәмен тоярга өйрәнә. Мәктәп укучылары иҗаты балалар басмасында еш яктыртыла. Лотфулла да шушы иҗади мохиткә килеп эләгә. Ә соңыннан рәсем белән җитдирәк шөгыльләнә башлый, шулай да язуын да ташламый. Сирәгрәк булса да, гомер буе яза, төрле аудиторияләрдә чыгыш ясый, тәҗрибәсе белән уртаклаша.
СЫНАУЛАРДА СЫНМАГАН РУХ
1939 елгы фин сугышында Лотфулланың хәрби тор­мышы башлана. 1940 елның гыйнварында 21 яшьлек Лотфулланы – кече командирлар полк мәктәбе кур­сантын – 86 нчы укчы дивизиягә озаталар (ул мәктәп Бресттан төньяктарак урнашкан була. – М.К.). Сугыш­ның әүвәлге көннәрендә фашистлар, Лотфулла Фәттахов хезмәт иткән дивизияне – Гродно өлкәсенең Слоним районында «Белосток казаны» буларак мәгълүм урында кысрыклап, камалышка алып, бик хәтәр утка тоталар. Көнбатыш аерым хәрби округының 3 нче, 10 нчы һәм 4 нче армия частьләре дә шушы «казан» аша чыгып котылырга омтыла. Әлеге каты бәрелешләрдә Лотфулла контузияләнеп, дошман кулына эләгә. Өч айга сөйлә­шү-ишетү сәләтен югалта.
 
Семья Фаттаховых
Фәттаховлар гаиләсе (сулдан уңга): Суфия, Рәшит, Фәридә, Шамил, Лотфулла. 1960 ел.
 
Фаттахов46009
Венгрия. 1945 ел.
 
 
Бөек Ватан сугышының беренче көннәрен фронтовик болай дип искә ала торган була: «1941 елның 22 июне ял көне булгач, кәеф яхшы иде. Ләкин аның безнең өчен «канлы якшәмбе»гә әйләнәсен беркем дә бел­ми иде шул. Кичтән волейбол уйнадык, кемдер өенә хат язып утырды. «Николай Щорс» киносын карадык та, дию йокысы белән йоклап киткәнбез. Һич көтмәгәндә полк территориясендә туплар шартлый, снарядлар ярыла башлады. Самолетлар гүләве, бомбаларның үзәк өзгеч чинавы, аларның колак тондыргыч шартлаула­ры... Бөтен гарнизонны хәрби тревога белән уятып, канлы бәрелеш купты. Без сугыш башланганын белми идек әле. Германия белән СССР арасында килешү тө­зелгән иде бит! Көнбатыштан һөҗүм иткәч, провокация генәдер дип уйладык. Казармалар, комсостав өйләре дөрләп яна. Сугышчылар арасында паника башланды. Безнең ротадан берничә солдат, винтовкаларыбызны тотып, дөрләп янып яткан арыш кырына килеп чыктык. Төтеннән тын кысыла. Алай да дошман ягына төбәп ут ачтык. Ике көннән немецлар безнең эзгә төште. Алга таба ачы һәм коточкыч көннәр башланды – без әсир­леккә эләккән идек...»
Лотфуллага күп мәртәбәләр солдат иптәшләрен этләр ботарлап-чәйнәп үтергәнен күрергә туры килә. Кайбер әсирләр, газапларга түзә алмыйча, атып үтермәсләрме дип, үзләре үк фашистлар алдына ташлана торган була. «Әти сугыш турында бер дә сөйләргә яратмады һәм хәрби киноларны карамады, – дип искә ала кызы Фәридә Шәрифуллина. – Без, балалар, белән телевизор каршында бер генә тапкыр утырды ул. Очучылар турын­дагы «Нормандия-Неман» фильмын күрсәткәндә генә».
Мөгаен, газап чиккән солдат чакларын хәтерендә яңартырга теләмәгәндер. Фәридә ханым әлеге фикерне куәтләп, янә бер вакыйганы бәян итте:
– Берзаман овчарка ияртеп безгә энемнең дусты килде. Әти, этне күрүгә, һушын югалтып егылды. Го­мер буе овчарка асраган кешеләрне аңламады. «Ни­чек инде бу явыз эт белән бер өйдә яшәмәк кирәк? Бу овчарка бер секундта кешене тетеп ташларга мөм­кин!» – дип әйтә торган иде. Дошман әсирлегендә этләр үзәгенә үткән аның. Рәссамнар безгә җыелып күңелләрен йомшарткан вакытларда гына әти сугыш хатирәләрен искә төшереп алгалый иде. «Лотфулла, син бигрәк ябык инде, азрак тазарырга тырыш», – дигән сүзләренә: «Ә сез нигә соң шундый юаннар?» – дияр иде. «Табигатебез шундый», – дигәннәргә: «Табигатьтән түгел ул, концлагерьга эләккәндә без барыбыз да төрле кешеләр идек, ә инде 2–3 ай узгач, бөтенебез бертөрле булып, 40 килограммга калдык» – дип, тегеләрнең авызын ябып куя. Әти мәрхүм чандыр гәүдәле, озын буйлы кеше иде. Аның һәрвакыт мольберт янында эшләп утырганы истә. Без иртән торганда да, кичен йокларга ятканда да, кулыннан пумаласы төшмәде. Остаханәләр бирелгәч, анда да кичкә хәтле картина­лар ясады. «Бер көн дә иҗатсыз узмасын», – дия‑дия эшләде, – дип сөйләде Фәридә ханым.
 
«В.И. Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куя» (Х.Якупов белән бергә) картинасы 1951 ел
«В.И. Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куя» (Х.Якупов белән бергә) картинасы. 1951 ел.
 
 
Лотфулла дошман әсирлегендә дүрт ел газап чигә. Тоткыннарны чираттагы хәрби лагерьгә күчергәндә, Фәттахов Ленинград егете Андрей Кучеренко белән качарга карар кыла. Поезд барган шәпкә вагонның агач идәнен сүтеп тимер юл шпалына ятып калалар. Кача‑поса бара торгач, Франциягә җитеп, Каршылык хәрәкә­тенә кушылалар. Сугыш беткәч тә Лотфулла Будапештта хезмәт итә. 1946 елда гына демобизацияләнә. Туган иленә исән‑имин кайткач та, совет власте аны колач җәеп каршы алмый, билгеле. Озак еллар сорау алуларга йөртеп, теңкәсенә тияләр. Лотфулланның туган иле кар­шында гаебе булмагач, сынауларны ул егетләрчә уза. Рәссам сугыш чорында да блокнот, кәгазь кисәкләренә карандаш белән рәсем төшергәли. Бөек Ватан сугышы беткәннән соң, ясалган беренче картинасы – «Иван Калитин портреты». Картина 1945 елда немец кинде­рендә Польшада төшерелгән була. Лотфулла Фәттахов аны «сугыштан соң кулым пумала тотуны онытмадымы икән» дип башкарып караган.
Яшь рәссам тыныч тормышта аякка басып иҗат итәрлек көч таба. Аңа зур проектларны да ышанып тапшыралар. Татарстанның 30 еллыгына, мәсәлән, алар Харис Якупов белән «В.И.Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куя» дип аталган зур картина иҗат итәләр. Алардан соң гына башка республикаларда да декретка кул куюга багышланган әсәрләр туа башлый. Лотфулла Фәттахов 1950–1980 нче елларда Татарс­танның иң дәрәҗәле сәнгать остасы булып таныла. Татар авыллары тормышын чагылдырган көнкүреш жанрындагы, шулай ук тарихи-революцион темаларга караган картиналар, портретлар һәм пейзажлар ясый.
Замандашлары Лотфулланы юмор яратучы, тормыш­та фәкать позитив кына күрүче буларак искә ала. «Аның белән аралашу бик җиңел иде, ул низаглар яратмады, тыныч тормышның кадерен белеп, һәрвакыт иҗатта булды», – диләр. Башка рәссамнардан аермалы буларак, үзенең пөхтәлеге белән аерылып торганын да искә алалар. Иҗат әспабларын һәрвакыт чиста, тәртиптә тоткан. Гаиләсендә татар теленең сафлыгын да кай­гыртып яшәгән. Хатыны белән алар өч бала үстерәләр. Олы улы Рәшит әтисе сукмагын сайлаган (былтыр ул да бакыйлыкка күчте). Тәрбия мәсьәләләре башлыча Суфия ханым җилкәсендә булса да, Лотфулла ага да балалары­ның үз телләрен камил дәрәҗәдә белүен таләп иткән.
– Әти белән сөйләшкәндә, бер генә рус сүзе кыстырып җибәрсәң дә, ачулана торган иде. «Мин аңламыйм, татарча әйт!» – дип кисәтә торган булды. Балаларына гына түгел, әниебезгә дә шул таләпне куя. Әни бит – Казан кызы, сөйләменә рус сүзләре кергәләгәндер инде. Тора‑бара шулай гадәтләнеп киттек: рус мәктәбендә укысак та, гаиләдә татарча гына сөйләшә идек. Моның өчен әтиемә мең рәхмәтлемен. Әти мәрхүм татарлыкны бик яратты, – ди Фәридә ханым, истәлекләрен яңартып.
Фәридә Шәрифуллина тарихчы-этнограф булып китүендә дә әтисенең роле зур, дип саный. Ата кеше балаларында телгә генә түгел, тарихыбызга карата да мәхәббәт уяткан, татарның шанлы тарихы турында гел бәйнә‑бәйнә сөйләгән. Өйләрендә һәрвакыт тарихи китаплар тоткан. Кече улы Шамил журналист һөнәрен сайлый, ул да рәссамның мирасын барлауга зур көч куя. Интернетта әтисенең махсус сәхифәсен алып бара. Алай гына да түгел, Лотфулла агайның туганнарын барлау юнәлешендә дә җиң сызганып эшли. Мәсәлән, әтисенең абыйсы, Бөек Ватан сугышында башын салган Мәкъсинә Фәттаховның Чехословакиядәге каберен эзләп тапкан. Мәкъсинә заманында туган авыллары Анданың иң оста скрипкачысы саналган, авыл туйлары, мәҗлесләр аннан башка һич узмаган. Сугышка кадәр ул Казанга энесе янына да килгәләп йөргән.
 
Сабан туе 1957
«Сабан туе». 1957 ел.
 
«Без, художниклар, кайвакытта мирасыбыз, тра­дицияләребез юк, дип зарланабыз. Чыннан да шу­лай, ләкин безнең культурабыз зур, әдәбиятыбыз бай. Музыкабызның тарихы бай, гомумән, халкыбызның мәдәнияты бик әүвәлге, ерак гасырларга киткән. Менә шушы культура нигезендә безгә, татар художникларына революциядән соң үсү артык кыен булмады. Сәнгать эшендә җиңеллек булмый инде ул. Сугыш елларыннан соң бөтен Союз күләмендә, аннан соң бөтен федерация күләмендә Татарстанда бик күп күргәзмәләр оешты­рылды. Татар художниклары, бер милләттән дә ка­лышмыйча, үз эшләрен алып баралар. Күргәзмәләрдә
үзләрен лаеклы таныталар». (Рәссамның Дәүләт радио комитетындагы чыгышыннан, 1967 ел).
ИҖАТ ҮЗӘГЕНДӘ – АВЫЛ
«Рәссам Лотфулла Фәттахов гомеренең күп өлешен Казанда үткәрде, – ди тарихчы, журналист Марат Сәфә­ров. – Нәкъ менә Казанда аңа иҗади уңыш килә, биредә ул гаилә кора, тугры дуслар таба. Ләкин ул үзенең кече Ватаны – Горький (хәзерге Түбән Новгород) өлкәсенең Сергач районы Анда авылы белән элемтәсен югалтмый: этюдлар ясарга йөри, якын дусты Харис Якуповны ку­накка алып кайта, авылдашларының кайгы-хәсрәтләре белән бергә шатлыкларын да уртаклашып яши. Фәттахов Һади Такташның шигъриятен бик тә үз итә торган була. Казанда, заман рухында, ул вакытта Такташ җитәкләгән әдәби түгәрәк төзелә. Түгәрәккә Түбән Новгородтан килгән Лотфулла Фәттахов та йөри. Такташ – бер буын та­тар яшьләренең кумиры, мишәр диалектында сөйләшкән талантлы егетләрдә ул аеруча зур кызыксыну уяткан».
Халык рәссамы иҗатындагы төп тема – авыл тормы­шы. Бу – аның иң көчле ягы. Авылга, колхоз кешелә­ренә багышланган иң яхшы картиналарында авторның җир хезмәтчәннәренә ихтирамы зур икәне күренә. Моны без останың күп кенә әсәрләрендә тоябыз. «Сабан туе», «Тынгысыз яшьлек», «Тургайлар», «Яңа буралар», «Райком секретаре иртәсе», «Юллар-юллар» һ.б. эшләре аны татар авылының җырчысы буларак раслый. Якты, онытылмас «Сабан туе» исә – рәссамның иң матур, шатлыклы, тормыш тантанасын гәүдәләндергән иҗат җимеше була.
Лотфулла Фәттаховның иҗат юнәлешләренең берсе – китап графикасы. Аны әлеге юнәлешкә әдәбиятка хирыс­лыгы этәргән, күрәсең. Иҗатында балалар темасы да киң урын биләп тора. Аны балалар картиналарын хасиятләп ясаучы тиңсез кылкаләм остасы, диләр. Мөгаен, сабый­лык чорының тәмен тулысынча татый алмаган рәссам шулай балалык елларында җитмәгән ата‑ана назын тулыландырырга омтылгандыр. «Бәләкәй булышчы», «Әни күрмәгәндә» һ.б. әсәрләрендә ул шаян балаларны үзенчә җылылык белән сурәтли.
Рәссам чын тормышны күзәтә белүе белән башка­лардан аерылып тора да. «Хезмәтем буенча мин бик күп художниклар белән очрашам. Эшләре белән таны­шам, кайвакыт киңәшләр дә бирергә туры килә. Бүген мин рәсем сәнгате белән кызыксынучы иптәшләргә бер‑ике киңәш әйтәсем килә. Үзешчән художниклар­ның, гадәттә, ике ялгышы була: беренчесе, журналда, китапта, открыткада яисә аерым репродукция итеп эшләнгән рәсемне күчереп ясау. Бу зарарлы эш белән күп кеше мавыга. Мәсәлән, Иван Шишкинның урман­дагы аю балалары төшерелгән саргаеп беткән открыт­касын, үзешчән художник таба да, шуны бик тырышып күчерә. Бу алым сәнгать кешесенең үзенә дә зур зарар китерә. Табигатьнең матурлыгын табигатьтән, тор­мышның кызыклыгын тормыштан эзләгез! Шуларны кәгазьдә яки киндердә чагылдырырга тырышыгыз». (Дәүләт радио комитетындагы чыгышыннан, 1971 ел).
Шунысы да куанычлы: Фәттаховның нәселе көчле, араларында бабаларының эшен дәвам иттерүчеләр үсә, дизайнерлар да бар. Ә дүртенче сыйныфта укучы оныгы Камиләнең бабасы кебек үк табигать, тормыш матурлыгын тоемлау сәләте үзен нык сиздерә икән. Камиләгә Фәттаховлар зур өмет баглый.
Якташлары һәм күпсанлы туганнары татарның атаклы рәссамын даими искә алып тора. Аның иҗатын һәм ми­расын киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә дә зур эшчәнлек алып баралар. Асия Фәттахова (Лотфулла Фәттаховның абыйсы Абдулланың килене) тырышлы­гы белән Анда авылы клубында музей оештырылган. Биредә үз тырышлыгы, таланты аша зур мәртәбәләргә ирешкән кылкаләм остасы хакында әтрафлы мәгълүмат тупланган. Төрле җирләрдә сибелеп яшәүче Фәттаховлар 2018 елда, атаклы останың 100 еллыгы уңаеннан, Сабан туе да уздырганнар. Һәркем анда үз хатирәләре белән бүлешкән.
 
Яңа буралар 1959
«Яңа буралар». 1959 ел.
 
Халык рәссамының иң күп картиналары Сынлы сән­гать музеенда саклана. Балалары Фәридә һәм Шамил бүгенге көндә гаилә архивын барлау белән мәшгуль. Киләчәктә алар әтиләренең тулаем иҗатын әзерләп, зур китап итеп эшләргә хыяллана.
 
 
ШУЛАЙ БЕРВАКЫТ...
 
РӘССАМ ТУРЫНДА ЗАМАНДАШЛАРЫ
 
Харис Якупов, Россиянең халык рәссамы:
– Лотфулла сугыш башлануга диярлек әсир ителгән. Әле бездә торганда да аны еш кына Черек күлдәге оешмага чакыртып интектерәләр иде… 1950 елны икебез эшләгән әсәребез, Мәскәүдәге күргәзмәдән соң, Сталин премиясенә тәкъдим ителгән булган, ә без аны белмә­дек тә. Бер төнне мине Өлкә комитетына чакырттылар. Өлкә комитет секретаре Рәхмәтул­лин болай ди: «Менә әле генә партиянең Үзәк Комитеты белән сүз булды, премияне сиңа бирәчәкләр, ә Фәттаховка юк, чөнки ул пленда булган. Син шуңа нәрсә әйтерсең?..» – ди. Мин, күп уйлап тормыйча: «Аңар бирмәсәләр, миңа да бирмәсеннәр», – дип ычкындырдым. Ул, күзләрен шар ачып, миңа карап тора. Шунда кинәт башыма барып җитте: юк сүз әйттем булса кирәк. Чыннан да, әле Сталин исән иде, нинди җүләр шундый зур бүләктән баш тарта, ди?! Ул бит инде республикабызның да сәнгатен тану дигән сүз... Хаҗи Баязитович икенче бүлмәгә кереп китте, кабат Үзәк Комитет кешесе белән сөйләшә башлады. Ярты сәгатьләп сөйләшкәч, елмаеп, чыгып килә. Әүвәл мине тәбрикләде дә, Дәүләт бүләгенең икебезгә дә би­реләсен әйтте. Ә теге хәлне мин бер кешегә дә сөйләмәдем, хәтта Лотфуллага да әйтмәдем. Дуслык шулай булырга тиеш, дип уйладым.
 
 
Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова, сәнгать белгече:
– Рәссамның югары сәнгать ос­талыгы аның колоритны нечкә тоемлавында чагыла. Аның эшлә­рендә төсләр балкышы сокландыра, ул картиналарга форма бирә, идея эчтәлеген тулы итеп ача. Сынлы сән­гать остасының иң күренекле эшлә­реннән берсе – татар сынлы сәнга­тенең алтын фондына кергән «Сабан туе» картинасы. Ул аны 1957 елда иҗат иткән. 1950–1960 нчы елларда татар сынлы сәнгатендәге яңа агым һәм рухи күтәренкелек символы булган «Яңа буралар» картинасы да шундый ук дәрәҗәгә ия. «Сабан туе» картинасында рәссам бәйрәм­нең иң мавыктыргыч мизгелен – милли көрәшне тасвирлаган. Көрәш­челәрнең берсе икенчесен җирдән күтәргән, тамашачылар бәйгенең ахырын көтеп тынып калганнар. Картина бәйрәм күтәренкелеген чынбарлыктагыча тулы һәм ыша­нырлык итеп чагылдыра. Бәйрәмнең үзәгендә – авыл кешеләре һәм ку­наклар. Картина персонажларының күтәренке кәефе, халык бәйрәме­нең тантанасы сиңа да күчә, татар халкының милли бәйрәме өчен сөенеп-горурланып куясың. Типик татар ягы пейзажы Сабан туе сим­волы – сөлгеләр бәйләнгән озын колга белән көчәйтеп җибәрелгән. Әсәрдәге бәйрәм рухын, тантана­лы күтәренкелекне табигый чиста төсләр – яшел, зәңгәр, охра, ак җир­лектәге кызыл төсләр – тулысынча тасвирлап бирә. Картина төсләргә гимн булып яңгырый, чөнки төсләр байлыгы – татарларның дөньяга сәнгатьчә карашының аерылгысыз бер үзенчәлеге ул.
 
 
Шамил Фәттахов, Лотфулла Фәттаховның улы, журналист:
– Әти балык тотарга ярата иде, безне дә гел үзе белән алып йөрде. Иртән балыкка чыгып китәбез, өчебезнең дә кармагы бар. Хәтерлим, беренче балык Рәшит кармагына капты. Әти балыкны Рәшитнең кулына салды, ба­лык Рәшитнең беләге буе. Әти һәр елны: «Улым, синең беренче балыгың никадәр иде әле?», – дип сорый. Рәшит күрсәтә, беләк үскән саен, балык та ел саен шулай «үсә» бара, ә без көлешәбез... Балыкка барганда, миңа чикерткәләр тотып, шешәгә тутырырга кушалар. Георгий Зяблицев белән балык тотып утыралар бервакыт. Миңа «Лорд – хранитель кузнечиков» дигән исем бирделәр. Аларны кармакка элгәндә, миңа: «Лорд-хранитель, бер чикерткә бирегезче», – дип дәшәләр. Кечкенә малайга күңелле була инде. Әти гаять пөхтә кеше иде. Карандашларны пәкеләр белән очлап уты­руы да сәнгать әсәре кебек башкарыла. Очлы карандашларына сокланып карап тора идем.
Рәссамнар арасында бик җылы мөнәсәбәт хөкем сөрде, алар үзара бик тату яши иде. Һәр ел саен әти безне табигатькә алып чыга. Ул вакытта бакчаларыбыз юк әле. Рәссамнар берлегендәге кылкаләм осталарының гаиләләре белән бергә 50–60 кеше җәй көне өч айга табигатькә чыга идек. Баштагы мәлләрдә хәрби палаткаларда яши идек, һәрбер чатырда якынча унлап кеше тора. Иртән балык тоталар, кичен, учак ягып, балык, бәрәңге пешерәбез. Төрле кызыклы хәлләр турында гәп куерталар. Гитара уйнап җырлар башкаралар. Шул чор фотоларын еш карыйм, анда балалар үз әти- әниләре янында түгел, ә башка ата-аналар янында утыра. Коммуна, уртак балалар шикелле. Соңыннан рәссамнар өчен «Крутушка»да агач йортлар төзелде. Һәрбер гаиләгә фанер йорт бирелә башлады. Аннан Кордонга күчтек, берничә ел шунда йөрдек. Монда инде шәп, зур йортлар салдылар. Әти, анда яшәгәндә, балыкка иртәнге 4 тә торып китә торган иде. 7–8 ләргә көймәсенә корбан балыгы тутырып, кайтып та керә. Без ул балыкны бөтен рәссамнарга таратып йөри идек.
Әтине соңгы күрүем хастаханәдә булды. Бик күңелле итеп ярты сәгать төрле темаларга сөйләшеп утырдык. Мин аның яныннан күтәренке рухта «пока» дип чыгып киткән идем...
Үзе исән чагында гаять бай архивын һәрвакыт чистартып, тәртипләп, барлап торган. Берзаман Рәшит белән өйгә кайтып барабыз, чүплек янында буяу белән ясаган таныш картиналары ята, без аларны качырып кына өйгә алып кереп, яшереп куйдык. Әти аларны сыйфатсыз дип ташлаган, ә безгә ул әсәрләр бик яхшы тоелды. (Әти вафат булгач кына яшергән җирдән чыгардык). Үзенә карата бик таләпчән иде шул. Әти дә, әни дә кешеләрдә һәрвакыт яхшы сыйфатларны гына күрә белделәр. Дөньяда начар кеше булмый – алар икесе дә моңа инанган иде...
 
 
 
Мөршидә Кыямова
 
Фотолар гаилә архивынанан

Добавить комментарий

Тема номера