Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Мәгариф системасындагы стратегик алгарышлар һәм матди стимуллар

Мәгариф системасындагы стратегик алгарышлар һәм матди стимуллар

Татарстанда һәр уку елы – якын киләчәктә республиканы тагын да куәтлерәк, абруйлырак, профессиональрәк итү юнәлешендәге алгарыш ул. Белем бирүдә бу, әлбәттә, үсеп килүче буын көче белән башкарыла. Бүген Татарстан мәгарифенең көн тәртибендә тормышыбызны алга этәрерлек нинди яңалыклар бар? Укучылар бу уңышларга ничек ирешә? Укытучылар, мөгаллимнәр нинди ярдәм чараларына исәп тота? Басмабызның әлеге һәм башка сорауларына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин җавап бирде.

05 октябрь 2025

УКЫТУЧЫЛАРГА – ТОРАК СЕРТИФИКАТЛАРЫ

– Илсур Гәрәевич, Татарстан Рәисе укытучыларга ярдәм итү буенча күп кенә проект һәм грантларны хуплады. Шулар турында әйтеп үтегез әле...

– ТР Рәисе карары буенча педагогларга яңа социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк. Бу, беренче чиратта, торак сертификаты. 300 укытучы торак шартларын яхшырту өчен берәр миллион сумлык сертификат алачак. Ул ипотекага торак сатып алганда беренчел кертемне түләүдә яисә булган ипотека кредитының бер өлешен ябуда файдаланылырга, шулай ук фатир сатып алганда түләүнең бер өлеше булырга мөмкин. Гаризалар 2026 елның гыйнварыннан кабул ителә башлый, хәзер норматив документлар эшләнә. Ә ярты елдан, 2026 елның августыннан, түли башлаячакбыз.

– Мондый сертификатка кем исәп тота ала?

– Балалар бакчалары һәм мәктәп тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары, урта һөнәри белем бирү оешмалары педагоглары, мәктәп яки урта һөнәри белем бирү оешмасы директорлары яки директор урынбасарлары. Әлбәттә, документларда төгәл шартлар язылачак, шуларның иң мөһиме: педагог эше башкару, мәшгульлек дәрәҗәсе, стаж һәм сертификат алганнан соң кимендә биш ел эшләү бурычы. Бу безнең педагоглар өчен бик яхшы ярдәм, дип уйлыйм. Моннан тыш, быелның өченче кварталыннан үз тораклары булмаган хезмәткәрләребездән торак өчен аренда түләвен компенсацияләүгә гаризалар кабул итә башладык. Гариза педагог эшләгән белем бирү оешмасы урнашкан муниципаль районда кабул ителә.

ХЕЗМӘТ ХАКЫНА ӨСТӘМӘ ТҮЛӘҮ

Хезмәт хакына өстәмә түләүгә килгәндә, бу уку елында яшь педагог һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакына ун мең сум өстәү күңелле сюрприз булды. Әлеге чараларның төп максаты – яшь укытучыларны җәлеп итү һәм аларга булышу, аларны һөнәргә беркетү. Татарстан бу мәсьәләне комплекслы хәл итә. Төрле премияләр, сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә акчалар, бүләкләр, мактаулы исемнәр һәм алар өчен матди түләүләр, һөнәри конкурсларда җиңүләр республикабыз педагогик җәмәгатьчелеге мохитенә уңай йогынты ясый.

ТӨГӘЛ ФӘННӘРГӘ КЫЗЫКСЫНУ АРТА

– Республикада цифрлаштыру белән кызыксыну көннән-көн арта, бу исә баштан ук төгәл фәннәрне яхшы белүне күздә тота. Татарстанда мәктәп укучыларын әлеге фәннәр белән кызыксындыру нинди чаралар ярдәмендә хуплана? Һәм узган елгы «Физика-математика буенча алга китеш»нең нәтиҗәләре нинди?

– Узган уку елында республикада «Физика-математика буенча алга китеш» пилот проекты старт алды. Физика-математика укытуның сыйфатын күтәрү, балаларның математикага сәләтен үстерү, бу юнәлешләргә ныклы белемле абитуриентлар агымын тәэмин итү өчен, без ел дәвамында биш юнәлеш буенча эшләдек. 5‑7 сыйныф укучылары өчен – математика һәм физика түгәрәкләре, 7‑9 сыйныфлар өчен профильле физика-математика сыйныфлары оештырылды. Бу фәннәрне популярлаштыруга һәм өйрәнүгә юнәлдерелгән күп кенә чаралар – фестивальләр, лекцияләр гамәлгә ашырылды. Балалар әлеге чараларда, бигрәк тә күчмә оештырылганнарында, актив катнашсын өчен, аларны премияләр белән кызыксындырдык (200 укучы 50 шәр мең сум алды). Ә бу балаларны әзерләгән укытучылар өчен грантлар булдырдык. Физика-математика профилендәге 100 укытучы 300 әр мең сум грант; яшь укытучылар 240 шар мең сумлык 150 грант; физмат түгәрәкләре җитәкчеләре 90 шар мең сумлык 100 грант алды. Бу максатларга республика бюджетыннан 252 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Моннан тыш, Татарстанның 40 мәктәбенә «физика-математика сыйныфларында программаны гамәлгә ашырган өчен» 600 әр мең сум һәм «укучыларының физика, математика, информатика буенча югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен» берәр миллион сум грант тапшырылды.

Бу тәҗрибә киләсе елда да дәвам иттереләчәк.

– Матди стимуллаштыру лириклардан – физиклар, ә икеле капчыкларыннан отличник ясарга сәләтлеме?

– Балалар, аларны дөрес тәрбияләгәндә, бер үк вакытта лирик та, физик та була ала, тик аларга укуы кызык булсын. Ә бу әле матди яктан да ныгытылса, алар таулар күчерергә сәләтле. Икеле капчыклары каян килә соң алар? Ниндидер сәбәпләр аркасында, балаларны предмет кызыксындырмаганлыктан. Безнең «Физмат буенча алга китеш» аларны кызыксындырды һәм шуңа күрә уңай динамика күрсәтте: икелеләр саны кимеде, дүртле һәм бишлеләр артты. Түгәрәкләр исә математика һәм аңа бәйле фәннәр белән бишенче сыйныфтан ук кызыксындыра башлау мөмкинлеген бирде. Бу проект нибары бер ел гына тормышка ашырыла әле, тик ул инде киләчәктә математик һәм техник белгечлекләр сайлап алачак укучылар санын шактый арттырды. Безнең бурыч – бу тәҗрибәне табигый фәннәр циклының башка предметларына, барыннан да элек химиягә, җәелдерү. Алга таба проектны бөтен ил территориясенә таратырга, дип уйлыйбыз.

«ФИЗХИМ – АЛГАРЫШ»

– Димәк, чираттагы алга китеш химия белән бәйле булачак?

– Физика һәм химия белән. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов күрсәтмәсе буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Физик-химик алгарыш» проектын әзерләү өчен, химия һәм физика юнәлешендә укучылар һәм укытучылар белән эшләү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнә. Бу эш Казан федераль университеты һәм Иннополис университеты белән уртак башкарыла. Әгәр без илне югары дәрәҗәдәге кадрлар белән тәэмин итмәсәк, технологик бәйсезлеккә ирешә алмаячакбыз. Ә кадрлар әзерләү мәктәптән башлана. Балаларның химия һәм физика белән кызыксынуы артуга уңай йогынты ясарга, бераз вакыттан соң инженер һөнәрләрен сайлаучы абитуриентлар санын арттырырга сәләтле 30 дан артык оешма проект өчен сайлап алынды инде. Проектка илнең әйдәп баручы химик һәм физикларын җәлеп иттек.

– Бу алга китешне тормышка ашыру күпме тора?

– Алдагысына караганда бераз кыйммәтрәк. Проектның концепциясе инде эшләнгән һәм өч елга (2026 елдан 2028 елга кадәр) сметасы 1 миллиард 432 миллион сумны тәшкил итә. Бу «физмат-смета»га караганда күбрәк, чөнки химия һәм физика математикага караганда ресурсларга таләпчәнрәк дисциплиналар санала.

– Бу суммага нәрсә керә?

– Иң беренче чираттагы бурыч – башта республика эчендә, аннары илнең башка төбәкләрендә кадрлар мәсьәләсен хәл итү. Моннан тыш, укытучыларга, мәктәпләргә, укучыларга технологик, грант, методик, оештыру ярдәме күрсәтү һәм, әлбәттә инде, физика белән химияне популярлаштыру. Химия һәм физика укытучылары өчен бу квалификация күтәрү, цифрлы методик әсбаплар, грантлар дигән сүз. Шулай ук югары уку йортлары мөгаллимнәренә мәктәпләрдә эшләгән өчен дә грантлар планлаштырыла. Мәктәп укучылары өчен түгәрәкләр генә түгел, профильле сменалар, предприятиеләргә экскурсияләр, онлайн дәресләр, әлеге юнәлештәге чараларда актив катнашкан өчен премияләр дә күзаллана. Мәктәпләр өчен – профильле сыйныфлар, түгәрәкләр ачу, югары казанышлар өчен һәм заманча җиһазлар яисә лабораторияләр сатып алуга грантлар. Химия һәм физиканы популярлаштыруга килгәндә, проектны гамәлгә ашыруда республика һәм Мәскәү югары уку йортлары да катнаша. Алга таба мин болар барысы да чынбарлыкка әйләнер, дип уйлыйм.

МИН ҮЗЕМ ХИМИЯНЕ ЯРАТА ИДЕМ

– Барыбызның да хәтерендә мәктәп еллары онытылмаслык булып саклана. Яраткан дәресләребез дә. Ә сез кайсы предметны яратып укыдыгыз?

– Минеке – химия. Төрле тәҗрибәләр ясарга ярата идем. Бу мине кызыксындыра, мавыктыра һәм әлеге фәнне ныграк өйрәнүгә илһамландыра иде. Нәтиҗәдә, химия укытучысы һөнәрен сайладым. Һәм хәзер, укучылар белән үткәргән дәресләремне искә төшереп, шуны әйтә алам: нәкъ менә тәҗрибәләр, балаларның уку процессы белән шәхси кызыксынуы аларга шул дәресне һәм шул фәнне гомерлеккә яратырга ярдәм итә.

«ЛИРИК» ЧИГЕНЕШ

– Лирикларга әйләнеп кайтыйк: әлегә «алгарышсыз» предметлар – башка фән укытучыларын да матди кызыксындыру бармы соң?

– Әлбәттә! Ел саен 200 белгечкә «Безнең яңа укытучы» гранты бирелә. Бу уку елында республикада грантлар саны 500 гәҗитте!

БӘЙРӘМ БЕЛӘН, КОЛЛЕГАЛАР!
Кадерле укытучылар, коллегалар, тәрбиячеләр, кадерле педагогик хезмәт ветераннары, остазларыбыз!
Барыгызны да республикабыз Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән, шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Укытучылар – миссионерлар алар! Көне буе мәктәптә, көне буе балалар белән искиткеч миссионерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр – өйрәтәләр, тәрбиялиләр, үстерәләр.
Без барыбыз да үзебезнең теге яки бу фән буенча белем биреп кенә калмыйча, ә чын шәхес тә итеп тәрбияләгән укытучыларыбызны гомер буе сагынып, хөрмәтләп яшибез!
Һәр өйдә, һәр гаиләдә, һәр бәйрәм табынында бу көнне үзләренең укытучыларын искә алалар!
Исән-сау, бәхетле булыгыз! Үзегезне саклагыз! Сезгә уңышлар һәм балалар тәрбияләүдә яңадан-яңа казанышлар телим! Тормышта һәм һөнәрендә үз урынын тапарга булышкан һәркемнән олы ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз! Бәйрәм белән сезне!
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы