Марат Кәбировның тормыш линиясе
Бу ковид дигәннәре тынычлыкны алды. Без аны башта шаяртыбрак, ышанмыйчарак, ышанырга теләмичәрәк кабул иттек.Хәзер инде шикләнүче юк бугай. Һәрхәлдә, мин шикләнмим. Авырып алдым. «Ашыгыч ярдәм» белән...
17 февраля 2022
Хәзер инде шикләнүче юк бугай. Һәрхәлдә, мин шикләнмим. Авырып алдым. «Ашыгыч ярдәм» белән беренче тапкыр алып киткәч, өйдә генә дәваланырга дип кире кайтарганнар иде. Өч көннән соң тагын чакыртырга туры килде – үпкә зарарлануы 25 процентка җиткән. Хастаханәдәге табиблар мине сокландырды.
Ходай үзләренә сәламәтлек бирсен. Чирне мин җиңел үткәрдем. Бөтен сызлануларым хатыным өчен булды. Аның үпкәсе 45 процентка зарарланган иде. Аны хастаханәдә калдырып киткәч, еладым. Аерылышкан чактагы мөлдерәмә карашлары күз алдымнан китмәде. Аллаһка шөкер, табиблар коткарып калды. Бәхет бит инде бу, бер карасаң.
Ковидны уйлап чыгарылган дип сөйлиләр, бу вакыйганың сценарие да төзелгән булган, диләр. Чыганакларын эзләп караганым юк. Минем моңа ышанасым килми. Кеше турында артык югары фикердә түгелмен, дип әйткәнем бар, анысы. Шулай да мин, барыбер, кешенең әйбәтлегенә ныграк ышанам бугай. Үзең ышанмаган чынбарлык ул беркайчан да дөреслек була алмый.
Бу бик зур акчалар китерә, дип тәфсилләп язалар. Әлбәттә, авыру таралгач, дару бәяләре генә дә ничек сикерде! Шәһәр транспортларында кодлар гамәлгә кергән көнне үк такси хаклары күтәрелде. Илгә килгән бәладә акча эшләү ул – мародерлык кебек нәрсә. Җәмгыять акча колына әйләнде. Менә монысы вирустан да хәтәррәк фаҗига. Кеше, үзенең кешелеклелеген югалтып, кулланучыга әверелде.
Үзебезнең өлкәне генә алып карасак та, аңа син сары матбугат бир, җиңел укылышлы романнар бир, күңел ачудан ары китмәгән спектакльләр бир. Бөтен дөнья буенча шулай бу. Мин менә «бестселлер», «шедевр» дип тәкъдим ителгән китапларны укымый калмаска тырышам. Тик соңгы елларда аларда гел диярлек бушлык сизәм. Иң яхшы очракта – мавыктыргыч бушлык. Чын мәгънәсендә яхшы әсәрләр күләгәдә кала, хәтта басылып та чыкмый. Бу да начар. Иҗатчы укучы зәвыгына көйләнергә тиеш түгел.
Син бәйсез, диләр. Тик без, адәм балалары, бер-беребезгә шулхәтле нык бәйләнгәнбез, очраклылык дип уйлаган һәр нәрсәнең нигезендә шушы бәйләнеш ята. Мин ирекле кеше. Ләкин бәйсез түгел. Мин бөтен кешегә караганда да ныграк бәйле, чөнки җаваплылык тойгысы белән бәйләнгәнмен. Язучы буларак та, шәхес, ир, әти буларак та. Телемә ни килә, шуны кычкырып йөрмим бит инде. Һәр сүзем – изге нияттән. Һәрбер сүзем өчен җавап бирәм. Әгәр җаваплылык тойгысы юк икән, ирек куркынычка әйләнә – ул фаҗигагә дә китерергә мөмкин.
Ә болай яшәүнең авырлыгы-җиңеллеге турында... Авыр. Һәм җиңел дә. Җанга җиңел. Ә җитәкчелек тарафыннан ниндидер эзәрлекләүгә дучар булганым юк. Монысы да бик мөһим. Һәр язучының ирекле булуга мөмкинлеге бар, дигән сүз бу. Һәрхәлдә, хөкүмәт моңа киртә куймый.
Татарстанга Башкортостаннан бик күп иҗатчы килә, чөнки анда татарлар бик күп яши. Аннан соң, талантларның асыллары, үзенә ышанганнары килә. Үз оясын бер максатсыз гына калдырып китми бит алар. Аның әле туган ягы алдында да исәп‑хисап тотасы бар. Киткән һәрбер иҗат кешесенең өстендә: «Үзеңне әллә кемгә санап, Казанга киткән булган идең, йә әйт инде, нәрсәгә ирештең?» дигәнрәк сорау тора. Шуңа күрә Казанга китү ул яшәү урынын алыштыру гына түгел. Казан бит ул Татарстанның башкаласы булу белән беррәттән, бөтен татар дөньясының үзәге дә. Калганнары – провинция, хәтта Мәскәү дә.
Күптән инде интернетта китапларымны сатам. Төрле кешеләр бар: иганәчеләр эзләп, теләнеп йөрүчеләр дә, хөкүмәттән таләп итүчеләр дә, зарланучылар да... Бу бик отышлы нәрсә, тик мин шул «әйбәт» гадәтне үзләштерә алмадым. Шуңа үз проблемаларымны үземә хәл итәргә туры килә. Китапларым чыкмый башлагач, Уфада чакта инде, аларны электрон вариантта укучыга җиткерү уе туды. Сайт ясадым. Әсәрләремне куйдым. Яратып укучылар, мактаучылар күбәйгәч, бушлай булганга гына шулай инде, түләүле булса, беркем дә сатып алмас иде, дип уйладым. Һәм интернетта электрон китап кибете булдырдым. Алдылар, укыдылар. Әле дә укыйлар. Хәзер мактаучы сирәк инде: безнең татарда шундыйрак гадәт бар бугай – акча түләп алган нәрсәне хурламый калсаң да, ул мактау кебек кабул ителергә тиеш. Ә чынында мин үземнең даими укучыларыма бик рәхмәтлемен, Аллаһка шөкер, алар күп. Язучының иң зур байлыгы – аның укучылары.
Бүген ни дип кенә хурласак та, совет чорында кешенең рухи үсешенә игътибар көчле иде. Рухи үсешнең нигезе – әдәбият. Шулай булгач, язучылар өчен шартлар ул дәвердә бик яхшы булды. Бүген вазгыять бүтән. Гонорарлар – адәм көлкесе. Мин бер журналның ике санында басылып чыккан повесть өчен бер мәлне биш мең сум гонорар алдым. Андый әсәрне язу өчен иң талантлы кеше дә башын күтәрмичә ким дигәндә ике ай эшләргә тиеш. Һәм шуның өчен – биш мең. Бу – хезмәт өчен түләү түгел инде, ә язучыга мөнәсәбәт. Димәк, халыкның рухи үсешенә дә мөнәсәбәт шул чама гына.
Хәлләрне бөтенләй үк өметсез дип тә булмый. Соңгы елларда һәртөрле әдәби бәйгеләр оештырыла. Татарстан Язучылар берлеге, «Казан утлары» журналы, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе уздыра аларны. Мин моны бик яхшы күренеш дип саныйм. Алар даими булсын, күп булсын. Бу әдәбият үсешенә дә яхшы йогынты ясый, бәйгедә җиңгән авторларның матди хәлен дә җиңеләйтә. Мин инглиз, француз, немец әдәбиятларын даими күзәтеп барам. Аларда әдәби конкурсларның чиге-чамасы юк. Күпләре хәтта географик яктан да чикләнми. Әгәр шул телләрдә яза белсәм, мин дә катнаша алам. Гади генә хикәя конкурсларының призы 500‑1000 доллардан башлана. Романнар – 50‑100 мең доллар тирәсендә. Өстәвенә, әсәрләрне нәшриятлар бастырып чыгара да авторларына гонорар түли. Америка да, Европа илләре дә үз әдәбиятын үстерү һәм таныту буенча җитди эш алып бара. Бу илләрнең дөнья җәмәгатьчелегенә тәэсире көчле икән, монда әдәбиятның да өлеше зур. Әдәбият ул күңелләргә күпер салу чарасы да.
Авторларга юньле гонорар түли торган илдә булсам, мин инде күптән миллионнарда коенып яшәр идем. Шулай да ачтан үләрмен, дип уйламыйм. Мин күп эшлим. Татарның иң популяр җырчыларының бик күп «хит»лары минем сүзләргә. Концерт сценарийлары язам, анда минем юмористик яки лирик әсәрләр яңгырый. Театрлар белән хезмәттәшлек итәм. Татарстан һәм Башкортостан газета-журналларында махсус рубрикалар алып барам. Берничә әдәби журналда ел саен ниндидер повестем басыла, электрон китап кибете уңышлы эшли. Даими эш урыным да бар: республиканың төп газетасы – «Ватаным Татарстан».
Әсәрләремдә фантастик элементлар күп булса да, чиста гына фантастик әсәр дип әйтерлек әйбер язганым юк. Язасым да килми. Тиз искерә хәзер фантастика. Станислав Лемны мин бик яратам. Ләкин аның ерак киләчәктә полароид белән фотога төшереп йөргән персонажлары... Башка фантастлар да шундый ук. Минем «Китап» дигән роман бар. Унбиш еллар элек язылган инде. Хәтта андагы әйберләр дә хәзер фантастика булып тоелмый. Кайберләре кулланышка керде. Акыллы йорт, мәсәлән. Голограмма белән бәйле әйберләр... Кайберләре искерде. Сыек дисклар... Хәзер бөтенләй андый төшенчә юк. Мин ул романны яңадан бастырсам, күп нәрсәләрне үзгәртергә тиеш булачакмын.
Ә хоррор әсәрләре... Дөньяда иң популяр жанр бу! Россиядә алай ук түгел. Чөнки безнең чынбарлык һәм телевидение, кайбер матбугат чаралары тараткан яңалыклар теләсә нинди куркыныч әсәрне дә икенче планга калдыра. Чит илләрдә бу жанрны адреналин кузгату өчен үз итәләр. Татарда бу жанрны яратучылар бар – монысы бәхәссез. Үсмерләр, яшьләр, өлешчә 25–45 яшьләр тирәсендәгеләр. Мондый әсәрләрне, нигездә, ир-егетләр үз итә. Дөнья буенча статистика шундый. Ә бездә – хатын-кызлар. Гомумән, соңгы елларда мин бер нәрсәне аңлыйм: татар ирегетләре татарча китап укымый бугай... Хәтта русча китап укучыларның 65 проценты хатынкыз, диләр. Ирләрнең 35 проценты укый булып чыга. Миңа калса, татарда алар 15 проценттан да артмый. Моны электрон китап кибетендәге күпьеллык күзәтүләр нигезендә әйтәм. Минем кибеттә шулай бу. Югыйсә, минем әсәрләрнең төп укучысы ирләр булырга тиештер кебек. Аларда – кырыслык, аяусыз киеренкелек, бераз тупаслык, кул сугышлары, атышлар, хәтта фәлсәфә, мәхәббәткә караш та – гомумән, анда барысы да ирләр өчендер кебек. Гаҗәп инде.
Мәхәббәт турында гына язучы авторлар бар. Кемдер детектив, кемдер фантастика, кемдер куркыныч сюжетлы әсәрләр, кемдер антиутопия гына яза. Шигырь генә язучылар бар. Җыр текстлары язып кына әллә кем булучылар бар. Ә мин, балалар әдәбиятыннан кала, бөтен жанрларда да язам. Укучыларым арасында яшьләр дә, урта буын вәкилләре дә, өлкәннәр дә бар. «Бердәнбер һәм кабатланмас» романын, мәсәлән, 90 яшьлек әбиләргә кадәр тетрәнеп укыган. Ә «Китап»ны 50 яшьтән өлкәнрәкләр кабул итә алмады. Югыйсә, бу романнарның икесе дә хоррор жанрына карый торган роман инде.
Дөнья беркайчан да мин дигәнчә генә бармады. Элек моңа үртәлә идем. Хәзер өйрәндем инде. Ходай миңа гел юл күрсәтеп торды, авыз турсайтып, үпкәләп утырырга мөмкинлек бирмәде. Безнеңчә бармаган чагында да ул бик үк начар дөнья түгел.
Менә узган елның декабрендә, короновирустан соң, мин кулларны, бармакларны бөкләп компьютерда да яза алмас хәлгә килдем. Кызыкмы? Кызык түгел! Мин сыңар аягында иллешәр тапкыр чүгәли ала торган егет... Баштүбән басып кулларында йөри ала торган... Һәм кинәт – аякларында да юньләп атлый алмаган ир. Ышанасым килмәде. Шундый кеше шул хәлгә төшәргә мөмкинме, дип уйладым. Мөмкин икән. Шулай төшенкелеккә бирелеп хастаханә коридоры буйлап атлаганда юлыма кулсыз, аяксыз, хәтта инвалид арбасында йөрүче кешеләр очрады. Һәм мин аларга карап: «Аллаһка шөкер! Минем хәлем күпкә әйбәтрәк икән әле», – дидем. Чөнки аларның хәле аянычрак иде.
Нинди генә үрләр яуласак та, бездән югарырак менә алучылар бар. Нинди генә кыен хәлгә калсак та, бездән дә авыррак яшәүчеләр бар. Менә шуны аңлый алу бәхеткә дә, кайгыга да түзәргә ярдәм итә.
Гаилә мөнәсәбәтләренә килгәндә... Юньле хатын үз ихтыяҗларын гына кайгыртмый, ә бөтен гаилә турында хәстәрлек күреп сүз әйтә. Ирләр барысын да исәпләп бетерә алмый. Ә гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне аналар ныграк аңлый. Шуңа күрә хатын сүзенә колак салмыйча берничек тә мөмкин түгел. Мин хәзер тулы ышаныч белән әйтә алам: хатынымнан уңдым. Ул мине бәхетле ир, әйбәт кенә язучы итте. Һәр әйбәт әсәремнең автордашы ул шикелле тоела. Һәр әсәремне иң беренче ул укып чыга. Мин ашханә янындагы юлчылардан пирожки көткән эт шикелле, күзләремне мөлдерәтеп, аңардан мактау көтәм. Ә мактау гел эләкми... Ул һөнәре белән әдәбият укытучысы бит, бик әйбәт укытучы. Тәнкыйтьли дә, тик бу дошмани тәнкыйть түгел, ә әсәрне яхшырту хәстәрлеге. Мине укыганда ул үзе дә иҗатчыга әйләнә. Аның сүзенә колак салмый булмый.
Хатын баш дип аталамы ул, муенмы – һәркем үз урынында булырга тиеш. Менә мин идән юарга иренәм, кер юа белмим, өй җыештырырга яратмыйм. Кайчагында хатын кайтуына бик тырышып җыештырып куям өйне – тик барыбер нидер җитмәгән шикелле. Ул кайтып берничә генә хәрәкәт ясый – өй балкып китә. Хатынсыз өйнең нуры юк аның. Дөнья белән нур идарә итә, ә ул хатын‑кыз кулында.
Мин әтисез үскән кеше, шуңа нинди әти булырга да белмәдем инде. Бик күп хаталар да киткәндер. Олы улыма каеш та эләккәләде. Өлкәннәр үрнәгендә инде, дусларымның әтиләре сыман кыланган булдым. Бәләкәенә тырнак белән дә чиртмәдем. Шулай кирәк булгандырмы-юкмы, хәзер берни дә әйтеп булмый. Тик мин нинди очракта да аларны шәхес буларак югалтмаска омтылдым. Аларның мин дә, әнисе дә түгел, ә үзгә бер кеше икәнлекләренә үзләрен дә, үзебезне дә ышандырырга тырыштык. Улларыңа ышанырга кирәк, аларның үз‑үзенә ышанычын ныгы‑ тып торырга кирәк. Моны әтиләр генә эшли ала. Бәлки, әтиләрнең төп бурычы улларын үз көчләренә ышандырудыр. Бүген мин ул‑ ларымнан канәгать. Без аларны ким‑хур булырлык итеп үстермәдек, бәхетләрен Ходай үзе бирсен.
Сәламәт яшәү рәвешенең нәрсә икәнен беркем дә белми. Менә минем бер таны‑ шым аракысын ташлады, тәмәкесен ташлады, көн дә иртән йөгерә, көндезләрен гер күтәрә. Һәм инфарктка юлыкты.
Мин дә хәзер режим белән ашыйм. Теге ризык ярамый, монысы ярый, дип сайла‑ нам – диета тотам. Физик күнегүләр ясыйм. Аракы эчмим, тәмәкене сирәгәйттем. Төннә‑ рен йоклыйм. Таңнан торам. Тәртип белән эшлим. Эш арасында гимнастика ясап алам, йә җәяү йөреп киләм. Моны «сәламәт тор‑ мыш рәвеше» дип әйтәләр инде. Әкият! Авыру кеше алып барырга тиешле тормыш бу. Мин дә авырган өчен генә шулай яшәргә мәҗбүрмен. Чирле кешеләр алып бара торган тормышны сәламәт тормыш рәвеше дию гомерне мыс‑ кыл итү кебек яңгырый. Сау-сәламәт кеше чирлеләр тормышы белән яшәргә тиеш түгел. Үзеңне, мөмкинлекләреңне чикләргә ярамый. Үзеңне чикләү, яки теләмәгәнеңне эшләргә мәҗбүр итү – үзе үк бер чир кебек нәрсә.
Сәламәт яшәү рәвеше ул – үз организмың белән дус булу. Мин моны хәзер генә аңлый башладым. Элек ул организмны бар көченә эшләттем, кирәк-кирәксез нәрсәләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр иттем. «Сагындым. Кайт инде...» повестен мин ике атнада яздым. Бер көн йокламыйча. Юньләп ашамыйча. Хатын: «Үләсең бит инде», – дип тирги иде. Мин елмаеп кына куям, чөнки язу ул үзе көч бирә. Мин вокзалда поезд көтеп бер төн уз‑ дырсам да эт булып арыйм, ә язганда алай түгел. Ике атна буе йокысыз һәм бер ару‑ сыз. Ходайның берәр хикмәтедер инде бу. Көз ахры иде. Әсәрне тәмамлагач, җиңелчә генә киенеп урамга чыктым. Сары яфраклар күрәсем килгән иде, ә анда инде бар дөнья‑ ны кар күмеп киткән. Күңелне сагыш басып алды. Сагыну. Көзнең алтын чагын бугай... Дөнья алтыннан көмешкә әйләнгәндер кебек тоелды. Әллә нинди сәер халәт инде... Һәрбер әсәрдән соң шулай була ул, син бер үлчәмнән икенчесенә күчкән шикелле... Менә мондый чакларымны мин әле дә сагынып искә алам. Организмны мәҗбүр итү түгел бу. Аның мөм‑ кинлекләренә иярергә тырышу.
Менә без белер-белмәс көйгә, каратист булабыз, дип, штакетник, кирпеч вата идек. Күп очракта сынмый да әле ул, кул кырые яки терсәкләр генә оеп авырта. Бармаклар хәрәкәтсез калгач, алар сызлаган саен мин: «Ни пычагыма кирәк булган ул?» – дип, шул чакларны искә төшердем. Ул кадәр кыла‑ нырга кирәкмәгән инде, бу организмны көчләү булган.
Сәламәт яшәү рәвеше миңа шулайдыр кебек тоела: үз юлыңны сайла да шуның буенча бар, бөтен булмышыңны шуңа буй‑ сындыр, чөнки бу – синең язмышың. Син үз максатыңа ирешергә телисең икән, барысын да дөрес эшләячәксең. Сәламәт тормыш ул – үкенерлек нәрсәләреңнең азрак калуы. Берь‑ юлы берничә юлдан барып булмый. Калган бөтен шөгылең дә – икенчел. Шуны аңлаган кеше үз организмын көчләми. Мин соң аңла‑ дым. Минем бөтен юлдан да берьюлы барасым килде. Беренче булып. Алай булмый икән. Әдәбиятта бөтен юнәлешләрне колачларга тырышуым да шуның нәтиҗәседер, бәлки. Бу миңа кайчагында нәфес кебек тә тоела. Ярый әле югары дәрәҗәдәге түрә булмаган‑ мын, миннән дә комсызрак карак табылмас иде, дип уйлап куйганым да бар.
БЕЛЕШМӘ:
Марат Рафил улы Кәбиров 1970 елның 23 августында Актаныш районы Чуракай авылында туа. Әтисе үлгәч, әнисе үзенең туган ягы – Башкортостанның Илеш районы Сеңрән авылына кайтып китә. Булачак язучы шунда сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Аннан Югары Яркәйдәге һөнәр училищесында белем ала. 1990 елда Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ләкин аны тәмамламый. Шул елларда газета-журналлар белән хезмәттәшлек итә башлый. Аннан Башкорт дәүләт педагогика институтына укырга керә, читтән торып татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Язучылык эше белән бергә, төрле чараларга сценарийлар, көлкеле монологлар, җыр текстлары яза. Концертлар алып бара. Бүгенге көндә актив иҗат итә. Роман, повестьлары – иң күп укылган әсәрләр арасында.
Автор: Руфия Фазылова
Фото: Рамиль Гали
Добавить комментарий