Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мәскәүдә халык сәяси режим корбаннарын искә ала

Мәскәүдә халык сәяси режим корбаннарын искә ала

Мәскәүдә 10нчы тапкыр "Возвращение имен" акциясе уза. Бу безнең һәммәбезгә дә кагыла.

29 октября 2016

Бүген, моңсу, бизгәк һава шартларына карамастан, кешеләр ташкын булып Лубян мәйданына агылалар. Мәскәүдә 10нчы тапкыр "Возвращение имен"  акциясе уза. 
Биредә Соловецк ташы каршында иртәнге 10:00дан алып, кичке 10:00га кадәр Зур террор елларында Сталин режимы корбаны булганнарны искә алалар. Яше дә, карты да, олысы да, кечесе дә, кулларына канәфер чәчәкләре тотып, сәяси режим корбаны булган туганнары турындагы мәгълүмат белән уртаклаша.
Корбан китүченең исеме, кем булуы, кайчан кулга алынуы һәм кайда, кайсы числода атып үтерелүе турында әйтелә. Коры фактлар кешеләрнең күз яшьләре һәм эмоцияләре белән кушылып китә. Бу коточкыч афәтнең башка беркайчан да, бер дәүләттә дә, дөньяның бер генә кыйтгасында да кабатланмавын тели россиялеләр.
"Безнең акылдан шашкан илебезне Ходай үзе кичерсен!" - диләр.
Турыдан-туры трансляцияне Дождь телеканалында карый аласыз: https://tvrain.ru/articles/vozvraschenie_imen-419928/

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: