Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мәскәүне яулаган авыл малае, яки максатчанлык кая илтә?

«Туган» дип сөйләшә ул. Чирмешән якларында якын иткән кешесенә халык шулай дип эндәшә. Бүген Казанда яши. Шамил Ногманов күпкырлы кеше: җырлый, гармунда уйный, көйләр яза, спорт белән шөгыльләнә. Спорт мастерлыгына кандидат исеме бар. 70 яшендә егетләр кебек калуның серен Шамил абый бик кызык итеп сөйләде.

ЧЫНГА АШКАН ХЫЯЛ

Чирмешән районы Ибрай-Каргалы авылында туып үскән Шамил Ногманов кечкенәдән актив була. Бер төркем авыл малае кыш буе чаңгы шуа. Көн саен диярлек биш чакрым ераклыктагы Әмир авылына – энесе Камил белән әнисенең апасы янына барып кайта. Кышын чаңгыда, җәен җәяү дигәндәй. Кыскасы, чыныгып үсә ул.

– Совет мәктәбендә спортка бик зур игътибар бирелде, – дип балачагына кайтты әңгәмәдәшем. – «Аҗаган» уеннары, төрле спорт ярышлары... Армиягә баргач исә, спорт белән кызыксынуым тагын да артты. Даими рәвештә йөгерү ярышлары уза иде, әнә шунда беренчелекне алу өчен буш вакыт булган саен шөгыльләндем.

Шамил абый кызык кеше, юк, максатчан дисәм дөресрәк булыр. Мәктәптә укыганда ук ул Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керергә дигән максат куя. Дүрт ел рәттән шунда барып имтихан тапшыра. Һәм дүртенчесендә – 1979 елда теләгенә ирешә!

– Ул вакытта әлеге уку йорты турында халык белми дә иде, – ди Шамил абый. – Казанда түгел, хәтта Мәскәү кешеләреннән сорагач та, кайдалыгын да әйтә алмыйлар. Белешмәләрдә дә юк. Башта әлеге уку йортын эзләп җан чыкты. Ул вакытта институтка керү бик авыр, шулай да тырышсаң мөмкин иде. ТАССРдан бары өч кеше укыдык.

– Ә сез, гади бер авыл баласы, бу уку йортының барлыгын кайдан белдегез? – дим.

– Газетадан укыдым. Кечкенәдән бик күп укый идем. Авыл китапханәсендә укымаган китап калмады. Ул газета-журналлар турында әйткән дә юк.

Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты булгач, Шамил башкаланың «Динамо» стадионында көн саен шөгыльләнә башлый. Тырыш егеткә тренер билгелиләр. Укырга барганчы, иртән иртүк стадионга килеп, йөгерү белән шөгыльләнә. Кичен – тагын тренировка.

– Бер минут та буш вакытым юк иде, чын менә, – дип сөйли Шамил абый. – Студент чакларыбыз күңелле генә түгел, бик файдалы да узды. Эшләргә, спортны яратырга өйрәндек без. Әлбәттә, укуны да онытмадык. Анда «шәләй-вәләй» йөрсәң тотмыйлар...

«БАРЫСЫ ДА КЫЗЫК...»

Институтта укыганда, Шамил Ногманов МДУ каршындагы журналистика курсларына укырга керә. Төп укудан тыш, шулай атнага берничә тапкыр курсларга да йөри. Әле бит төркемнең профоргы, студентларның профсоюз җитәкчесе дә...

– Ничек барысына да вакыт таптыгыз? – дим.

– Максат йөрткәндер, дим. Студент чагында кемнәр белән генә аралашмадым. Советлар Союзы булгач, төрле милләт вәкилләре белән дус булып, бик кызык яшьлек чоры уздырдым. Армиядән кайткан, спортчы, яхшы укыйм, күтәреп кенә йөртмиләр иде үземне.

Әйткәнемчә, Шамил абый – спорт мастерлыгына кандидат. Тренеры аны кырык ике километр йөз туксан биш метрлы марафоннарда катнашырга әзерли. Моннан тыш, йөзә дә, чаңгы да шуа.

– Тренерымның яраткан сүзе бар: «Әгәр син спортчы икән, йөзәргә дә, чаңгыда да йөрергә тиеш». Шуның өчен төрле ярышларда катнаша идем, – ди Шамил абый.

Институтны тәмамлагач, Шамил Ногмановны Әфганстанга (1986–1988 еллар) җибәрәләр, тәрҗемәче булып йөри ул. Аннан кайткач, Мәскәүдә эшләп ала. 1990 елда аны туган ягына чакыралар. ТАССР Хөкүмәте каршында тышкы икътисад элемтәләре бүлеге ачыла, сентябрь аенда ул шунда эшли башлый. 1995 елда бу бүлек ябыла. Шуннан Шамил Ногманов Казан мэриясенә күчә. Аннан соң исә үз эшен ача.

– Системага яраклаша белмим, – ди Шамил абый. – Һәр нәрсәгә үз фикерем бар. Шуның өчен дә белгечлегем буенча озак эшли алмадым. Ләкин язмышыма бик рәхмәтлемен – акны карадан аера беләм. Гомер буе җыйган багажым төрле хәлләрдән зыян күрми чыгу мөмкинлеген бирә.

Соңгы елларда Шамил абый йөгерү белән шөгыльләнми. Әмма һәр иртәдә сәгать ярым күнегүләр ясый: күздән башлап, аяк бармакларына кадәр җәлеп ителә. Шуңа өстәп дөрес туклану, тәмәке тартмау... – сәламәт калуның төп сере шул икән.

– Шамил абый, ә ни өчен йөгерүне ташладыгыз? – дим.

– Мәскәүдә яшәгәндә, махсус спорт мәйданчыкларында шөгыльләндем. Казанга кайткач, андый җай булмады. Ә өй тирәли йөгереп йөрү белән килешмим. Аннары, асфальтта йөгерергә киңәш тә итмиләр. Аяк астында җир булырга тиеш. Тик менә хәзер үземдә көч таптым: яңадан йөгерә башладым. Максат – берәр марафонда катнашу.

...Шамил абый кебекләр сирәк очрый. Гадәттә, спортчылар фәннән ерак була, яки киресенчә. Ә ул тарихны, берничә телне белә, эрудицияле кеше. Моңа өстәп җыр‑моңга сәләтен дә кушсаң... Янәшәбездә әнә шундый үзенчәлекле, талантлы кешеләр барлыгын белгәннән соң, адәм баласының мөмкинлеге чиксез булуын аңлыйсың.

 

ШАМИЛ НОГМАНОВТАН КИҢӘШЛӘР:

• Йокыдан уянгач та сикереп тормаска кирәк. Бер минут чамасы утырып торсаң әйбәт.

• Иртә белән яткан җирдән генә, башта акрынлап бер аякны, аннан икенчесен бөкләп, җайлы гына хәрәкәтләр ясау файдалы.

• Шуннан 30 тапкыр алмаш-тилмәш күзләрне кул белән ышкырга кирәк. Аннары ике кул белән колакларны ныграк басып томалау яхшы. Шуннан маңгайны чәбәкләп алу мәслихәт. Күнегүләр бик күп төрле, алар барысы да кан әйләнешен яхшырта. Иртән даими рәвештә күнегүләр ясасаң, сау-сәламәт буласың.

• Һәр көнне «каз адымы» белән кимендә бер минут йөрергә кирәк. Бу күнегү организмдагы кальцийны саклап калырга ярдәм итә.

Руфия Фазылова

Фото: Александр Ефремов

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: