Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Матурлыкның яше юк

Картлар йортында әбиләр өчен бәйрәм

Югары Осландагы картлар йортында 8 март алдыннан күңелле һәм шатлыклы ыгы‑зыгы булып алды. Җирле әбиләр «Татарстан» журналы командасы кулына «эләкте». Безнең корреспондентлар, фотограф һәм халыкара дәрәҗәдәге стилист Толли Кириллов аларны затлы-зәвыклы, берсеннән-берсе матур ханымнарга әйләндерде. Бүген үк журнал тышлыгына тот та чыгар үзләрен! Причёска, макияж, яңа имидж һәм истәлеккә рамга алынган фото – язның иң матур бәйрәме алдыннан хатын-кызларга шуннан да күркәм бүләк була алмый. Матур фотографияң булу һәм аңа соклана алу – бу бит хатын‑кызны теләсә кайсы яшьтә дә дәртләндерә.
 
ПРОЕКТНЫҢ АВТОРЫ:
«Татарстан» журналы редакциясе
ТОРМЫШКА АШЫРУЧЫЛАР:
Толли Кириллов,
халыкара дәрәҗәдәге диплом­лы топ-стилист, имиджмейкер, Россия, Япония, Венгрия, Порту­галия, Италиядәге чәчтарашлык сәнгате буенча уздырылган халыкара бәйгеләр финалисты һәм җиңүчесе. Визажист, шоп­пер, модельлек сәнгате буенча мөгаллим.
Альбина Заһитова,
Кара уылдык экстракты, коллаген һәм кератин кулланып ясалган Be Color 12 Minute органик чәч буяу уникаль инно­вацион системасының Татарстандагы эксклюзив вәкиле.
Ната Смирнова,
«Татарстан» журналы фотокорреспонденты.
КАТНАШУЧЫЛАР
Югары Осландагы инвалидлар һәм картлар интернат-йортында яшәүчеләр
 
 Сезнең алда – тылсымлы әверелешләр һәм фотосессиядән күркәм мизгелләр
1-19
1-18
1-17
1-12
1-10 1-9
1-8
1-7
1-6
1-5
1-4
1-3
1-2
1-1
 
 
 
ШАТЛЫКНЫ БЕР-БЕРЕБЕЗДӘН ТАБАБЫЗ
Федая Долгих:
– Владимир һәм мин. Бер-беребездән дә якынрак беркемебез юк. Интернат-йортларның берсендә таныштык та, шуннан бирле аерылмадык. 40 ел инде бергә булуыбызга. Чиркәүдә өйләнештек. Ул мине кайгыртып яши – конфетлар бүләк итә, чәчәкләр. Ә мин исә көнкүрешебезне кайгыртам. Дус, тату яшибез. Шатлыкны бер-беребездән табып.
2-2
 
 
 
БАЛАЛАР ӨЧЕН БУЛГАН ШАТЛЫК – ИҢ РӘХӘТЕ
Нина Майорова:
– Укытучыларның улымны мактаулары хәтеремдә: «Һәрчак кул күтәргән булыр, бөтен нәрсәгә җавабы әзер аның». Шулчакта ничек шатланганымны белсәгез! Балаларың өчен шатланудан да зуррак бәхет юктыр.
2-1
 
 
ЯХШЫ КЕШЕЛӘРДӘН УҢДЫМ
Анастасия Дворянинова:
– Гомерем буена яхшы кешеләр белән очраштырып торды язмыш – эштә дә, тормышта да. Әгәр яшьлегемне яңадан кайтарып булса, барысын да нәкъ шушылай кабатлар идем. Дөресен генә әйткәндә, мин яхшы кешеләрдән уңдым.
2-5
 
 
СПОРТ БЕЛӘН ДУС БУЛДЫМ
Надежда Лепихина:
– Әле хәзер дә өстәл теннисы уйнарга спорткомплекска йөрим. Карлар эрегәнче, чаңгыда җилдереп кайтырга да исәп бар. Гомерем буена спорт белән дус булдым. Спорт ул күңелсезләнеп, боегып ятарга ирек бирми торган нәрсә.
2-4
 
 
ҮПКӘ САКЛАМАСКА КИҢӘШ ИТӘМ
Александра Фуфлыгина:
– Күңелсез хәлләрне онытырга, үпкә сакламаска киңәш итәм. Шулай иткәндә, бернинди картлык та куркыныч түгел!
2-3
 
 
 
P.S.
ХАТЫН-КЫЗ КАЙСЫ ЯШЬТӘ ДӘ МАТУР
ЗУР ЙӨРӘК БЕЛӘН ЭШЛӘНГӘН ҖЫЛЫ АКЦИЯ
1-16
Толли Кириллов, топ-стилист:
– Һәрбер хатын-кыз, ничә яшьтә булса да, үзенең матур икәнле­ген онытмаска тиеш. Хәзер инде без әбиләрне дә яулык бәйлә­гән элеккеге образда күз алдына китерә алмыйбыз. Бүгенге заманда мода һәм ту­дырылган шартлар теләсә кайсы яшьтә менә дигән кыяфәттә булырга мөмкинлек бирә. «Алтын» һәм «бриллиант» чорына кергән ханымнарга да аптырап торасы юк. Кием-салымнан һәм чәч буяуларыннан башлап, кыйммәтле булмаган декоратив косметикага кадәр – сайлап алырга барысы да бар. Үз яшегезгә ихтирам белән карарга киңәш итәр идем. Өлкән яшьтәге ханым­нарның стиле дә күңелсез һәм эчпошыргыч булмаска тиеш. Хатын‑кыз үзе моны теләсә генә картая ул. Олырак яшьтәге ханымнарда инде яшьләргә җитеп бетми торган тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклек бар, моңа өстәп әле тагын – җуелып бетмәгән тормыш дәрте һәм яңалыкка омтылыш та.
Мин бу экспресс-үзгәреш проектында без­нең героиняларга, нинди генә яшьтә булу­ларына карамастан, сөйкемле һәм күркәм була алуларын исбатлар өчен катнаштым.
 
ТӘКЪДИМ ГЕНӘ ТҮГЕЛ БУ, Ә БОМБА
1-15
Ната Смирнова, «Татарстан» журналы фотографы:
– Охшаш нәрсәләр бер-бер­ләрен тартып китерә, диләр бит. Мин визажист һөнәрен үзләштереп бетереп тә өлгермәдем, менә шушы «бомба»-проектта катнашырга тәкъдим килеп төште. Картлар йортына барып, аларның үзгәреш, әверелешләрен төшерергә кирәк булып чыкты.
Бу сәфәр миңа гаять көчле энергия, дәрт бүләк итте. Шундый сөйкемле әбекәйләр! Оялдылар да, курык­тылар да. Кайсыберләре, «гомеремдә дә бизәнгәнем юк», дип, тартынды. Икенче берләре исә, киресенчә, визажистка чәчәләрен буярга нинди төс сайларга икәнлеген әйтеп торды, иннек сайларга булышты...
Мин хатын‑кыз гомумән ямьсез була алмый, дигән караш тарафдары. Бары үзенең матурлыгын күрми генә кайберләре. Әмма аларга ул матурлыкны күр­сәтергә өйрәтергә кирәк. Үзләренең кем булуларын белсеннәр!
 
ЗУР ЙӨРӘК БЕЛӘН ЭШЛӘНГӘН ҖЫЛЫ АКЦИЯ
1-14
Ләйлә Фазлыева,
ТР Премьер-министрының урынбасары:
– Шулкадәр күр­кәм акция оештырды «Татарстан» журналы. Җылы акция!
Нинди матур хатын-кызлар, дип сокландым!
Акциянең төп идеясе – әлеге ханым­нарның эчке дөньяларын ачып күр­сәтү. Алардан эчке бер нур бөркелеп тора бит.
Махсус белгечләр ярдәме белән ханымнар шулкадәр гүзәл затларга әверелде.
Бу катлаулы дөньяда аларның шушы матурлыгын күрсәтү хатын-кызның кадерен ассызыклау да ул.
Безнең халыкта бит болай дияләр:
Әтиеңне башыңда тот,
Әниеңне уеңда йөрт!
Дөньяны әти-әниләр үз кулында тота. Аларның безгә – балаларына бул­ган – мәхәббәте киләчәкне билгели.
Әти-әниләрне оныту, минемчә, зур гөнаһ ул, аларны онытып, тамыр­ларыңны да югалтасың, үзеңне дә...
Минем коллегам – шагыйрә Алсинә Сәлахованың мондый юллары бар:
Әни кирәк бала өчен, әни кирәк,
Кочагына алып назлар өчен.
Гаепләрең булган чакларда да
Синең күңелеңне аңлар өчен.
Әти кирәк бала өчен, әти кирәк,
Авырлыктан сине яклар өчен.
Бер карашы, сүзе, эше белән
Ялгыш адымнардан саклар өчен.
Акциядә катнашкан ханымнар­га, һәм безнең әти-әниләребезгә иң изге теләкләремне җиткереп калам!!!
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: