Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мегаполистан качучылар авылы турында

Мегаполистан – еракка

Үзеңнең иҗади идеяләреңне һәм бизнес- проектларыңны тормышка ашырып, табигатьтә яшәргә. Хыялмы? Мин, ыгы- зыгылы шәһәрләрдән качарга курыкмыйча, шул хыялны чынбарлыкка әйләндергән кешеләр янына кунакка барам.
БУ ЙОРТНЫ ТӨЗҮЧЕЛӘР...
– Идеябез шундый иде: Антоновкадагы гаиләләр­нең нормаль яшәү, төзелеш алып бару, үсү һәм, елга ике тапкыр булса да, сәяхәт итү мөмкинлеге бул­сын өчен, биредә хезмәт итү ноктасын булдырырга кирәк, – дип сөйли миңа Владимир Болжеларский. – Үз тормышыбыз мисалында шуны күрсәтергә телибез: авылда моны эшләргә мөмкин!
… Ниндидер техник зирәклекләрдән бик ерак тор­ган кеше буларак, мин эко-төзелеш турындагы мавык­тыргыч хикәяне исем китеп тыңлармын, дип башыма да китермәгән идем.
– Бу салам белән аралаштырылган үзле балчык, аннары – һава үткәрүчән калын штукатурка катламы. Аннары инде – финиш штукатуркасы…
IMG_20200714_165207
IMG_8529
IMG_8546
Әйе, мин Антоновкада, ул Кама Тамагыннан әллә ни ерак түгел. Мин Владимир белән аның хатыны Мариядә, аларның Андерсен әкиятләрендәгедәй хыял йортында кунакта. Менә аның фотосы да бар – комод өстендә генә тора. Кайчандыр алар шушы рәсемне бер журналда күргәннәр дә, рамга куеп, хыяллана башлаганнар. Биредә, Антоновкада, аларның хыялы чынбарлыкка әверелгән.
– Эко-төзелеш идеясе миңа күптән ошый иде. Мин һәрвакыт үз кулларым белән ни дә булса эшләргә яраттым, һәм бу эшнең тә кулымнан килеренә шикләнмәдем, – дип сөйли Владимир. – Техноло­гиясен өйрәнә генә башлаган идем, тормышыма Евгений Иванович Широков килеп керде.
Халыкара экология академиясе (Минскида) ви­це-президенты Широков совет елларында космос өлкәсендә – анда тормышны тәэмин итүнең автоном системалары лабораториясендә эшләгән, ә соңыннан
БДБ киңлекләрендә «straw-bale» ысулы, ягъни төзе­лештә салам кулланып, беренче эко-йортны ул салган. Күп нәрсәне Владимир аннан өйрәнгән.
– Бу йорт – минем эксперимент, – дип, ул мине экскурсиягә алып китә. – Миңа бик кызык! Үз кулла­рым белән канализация – анаэроб бактерияләр белән септик эшләдем, өченче куышлыкта инде чиста су. Җил двигателе идеясен кулланып карамакчы булам... Каты салкыннарда йортны тоту мең ярым сумга төшә, ә Казанда өч бүлмәлегә алты мең сумга якын түлибез. Авылда бу сумманы 600 гә кадәр төшерәсем килә.
Әле 2012 елда ук Владимир өйрәтү-агарту лагерьла­ры оештыра башлый: кешеләргә төзелешнең башка мөмкинлекләре булуын да җиткерү максатында.
– Ул чакта Татарстанда барлыгы дүрт кенә шундый йорт бар иде, ә хәзер – утызга якын. Идея дөньяга чыкты! Әгәр сез анда яшәп карасагыз, аның ничек сулавын тояр идегез...
Яшьләр үз өйләре өчен урынны шактый озак эз­лиләр.
– Ни өчен Антоновка, дисезме? – дип елмая Ма­рия, үзе чынаякларга биредә җыелган үләннәрдән пешерелгән чәй агыза. – Беләсезме, кешеләр гадәттә авылга күченүдән курка, чөнки социаль элемтәләрне югалтырбыз, дип уйлыйлар. Безнең өчен бу урынның кыйммәте шунда: биредә безнең фикердәшләр яши, алар белән дус булу, бергә балалар үстерү, идеяләре­безне тормышка ашыру, бер урында таптанып тормау, үсештә булу... Мөгаен, тормышта берни дә очраклы түгелдер. Кешеләр кызыксынуларның уртаклыгы, җаннарының бердәйлеге аша бер-берсенә тартылалар.
Алар бергәләп «Круглый год» дип аталган Авыл территорияләрен һәм күп балалы гаиләләрне үстерү буенча коммерциячел булмаган үзәк ачканнар. Мак­саты – авыл балаларын төрле һөнәр-күнекмәләргә өйрәтү, күбрәк булган саен, яхшырак. Киләчәктә кем булырга теләүләрен тизрәк ачыклый алсыннар өчен. Гомумән алганда, профориентация – гамәлдә!
ТОРМЫШ УЛ ТЕАТР!
Мин көлүдән тыела алмыйм. Хәер, кирәкми дә! Тамашачының елмаюы – балалар өчен иң яхшы бүләк. Сәхнәдә чып‑чын хисләр кайный. Эшләүчегә караганда, ашаучылар күбрәк булу очрагын балалар татар телендә «Тавык, Тычкан һәм Көртлек» театраль миниатюрасы аша күрсәтәләр. Аны «Антоновка» гаилә ЭКА театрының кечкенә артистлары искиткеч итеп башкара. Хәер, аларның сәхнә осталыгына мондый бәяне мин генә түгел, сәләтле балалар һәм яшьләр өчен июль башында Биләрдә үткән ARTS BILER FORUM экспертлары да бирә. Анда Антоновка театры «драма­тик сәнгать» номинациясендә лауреат исемен алган.
Театральная студия
Театр – авыл яңарышының йөрәге, дип ышаналар коллективның сәнгать җитәкчеләре Мария белән Михаил Алексашиннар. Сүз уңаеннан, галим-социо­логлар да алар белән килешә.
– Коллектив гаилә театры дип атала, чөнки анда өлкәннәр дә, балалар да катнаша, – ди Михаил. – Труппада утызлап кеше – болар актёрлар гына әле! Безгә әле волонтёрлар да булыша – костюмнар, деко­рацияләр, яктылык, хореография ягыннан. Казаннан, Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән, Түбән Новгородтан киләләр... Игътибар итегез: бу импровизацияләнгән тамаша залы Казандагы «Бәхетле Тукай» граффитие авторы – рәссам Bozik белән бергә эшләнгән. Театр берләштерә!
Узган ел бу проект «Кече шәһәр һәм авылларның мәдәни мозаикасы» юнәлешендә Тимченко хәйрия фондының грантын откан. Шулай итеп Антоновка­ның үз сәхнәсе барлыкка килгән, анда төп театраль премьералар куела, алар арасында җитди драматик әсәрләр һәм хәтта пластик спектакль дә бар. Өстәвенә, коллектив үзенең җирле тамашачысы белән генә чикләнми. Гастрольләр географиясе ел саен киңәя бара – инде күрше авыллар, Кама Тамагы, респуб­лика шәһәрләре һәм, әлбәттә инде, башкала да яулап алынган. Ә быел ЭКА театр чит илләргә гастрольләр турында да уйлана башлаган.
– Әйе, безнең планда Болгариягә, Бяло шәһәренә бару хыялы бар иде, – дип сөйли Мария. – Бяло һәм Кама Тамагы бистәсе арасында мәдәни күпер сузмакчы идек. Коронавирус барысын да бутады! Ләкин берзаман бу афәтнең дә үтәсенә ышанабыз!
Элек Миша белән Маша Санкт-Петербургта яшәгән. Антоновка аларның язмышына бик тиз килеп кергән. Отпусктан кайтканда, матур урыннарны күрергә дип, очраклы рәвештә генә борылып кергән булганнар...
– Мондагылар белән таныштык, барысын да күрдек һәм тиз генә хәл иттек тә – күченәбез! – дип көлә Михаил. – Безнең икенче балабыз туарга тиеш иде, һәм Маша, һавага чыгар өчен, унтугызынчы каттан бала арбасы төшерергә кирәклеге турында уйлыйсы да килмәвен әйтте. Югыйсә анда, Питерда, безнең яхшы фатирыбыз бар иде, ремонт... Тик менә бө­тенләй күрешми идек дияргә була – мин көннәр буе эштә. Мин үзем... гади экологик тормыш, үз умар­талыгым турында хыяллана идем. Һәм иҗат турында да, билгеле! Барысын да Антоновкада таптык.
Хәзер алар театрны акрынлап мәдәни үзәк дәрәҗә­сенә күтәрү турында хыялланалар. Аннары Антонов­када, ниһаять, үз клубларын булдыру турында уйлый­лар. Быел Антоновка тагын бер грант откан – авыл арт-студиясендә элеккеге кәсепләрне торгызачаклар һәм аларны балаларга өйрәтәчәкләр. Әмма актуаль вариантта – бу кәсепләр «сандыкларда» тузан җыеп ятмаслык, ә җиңел генә заманча тормышка кушылып китәрлек итеп.
– Ә шулай да ни өчен ЭКА театр? – дип, ниһаять, үземне кызыксындырган соравымны бирәм.
Миңа шунда ук җавап кайтаралар: «Эка мы еще сделаем, эка сотворим!» – «Әле без эшләячәкбез, әле без булдырачакбыз!»
 
То из чего эко дом строится
Салам кушылган төзелеш материлы
 
 
ОСТА КУЛЛАР
Бер әти белән әни яшәгән, ди. Һәм аларның бер­сеннән-берсе уңган-булган бик күп тәти балала­ры – уллары булган, ди. Алар, дус булып, күңелле яшәгәннәр, бергәләп китаплар укыганнар, театр уй­наганнар, бәрәңге казыганнар, урман утыртканнар... Бервакыт алар арасына бөтен җиргә дә өлгер интернет сихер‑михер килеп кергән дә игътибарларын яулый башлаган! Бу хәлне күреп алган әтиләре: «Димәк, балалардан чын осталар ясар вакыт җитте! Ә теге сихер-михерне бу эшкә җигәргә кирәк», – дигән, ди.
Олеся и Дмитрий
IMG_8491
Дом в миниатюре построили мальчишки
Әйткән сүз –аткан ук, шулай итеп, авылда агач эше буенча гаилә остаханәсе барлыкка килгән. Аңа «лес» дигән сүздән «Лесница» дип исем биргәннәр. Анда да күз салырга булдык!
Олеся белән Дима Бабкиннар өендәге һәр квадрат метрны җентекләп карыйсы килә. Аларның «кеч­кенә генә, иске генә» өйләре, ни гаҗәп, бик иркен һәм заманча тоела. Хуҗабикәнең зәвыгы һәм стиле, хуҗаның алтын куллары күренеп тора.
– Бу безнең гаилә эко-проекты, – дип сөйли Оле­ся. – Монда барысы да агачтан ясалган. Бизәлешлә­ре – вагонка калдыклары, егетләребез аларны өстәп фрезерда шомарттылар. Затлы булып күренә.
Антоновкага бу гаилә Түбән Новгородтан күчеп килгән. Дима Түбән Новгород политехник институ­тын тәмамлаган, үлчәү системалары институтында инженер-технолог эшен калдырып килгән. Олеся үз урынын балалар белән эшләүдә тапкан. Эш аның шул сәләтеннән башланган да инде: 2012 елда Оле­сяны Антоновкага балаларның палаткалы лагерена вожатый итеп чакырган булганнар. Менә шушы очрак яңа тормышның башлангычы булып киткән...
– Син биредә аның агышын тоярга өлгерәсең, – дип сөйли Олеся. – Ул яныңнан очып үтми, ә чыннан да чишмә булып тибә. Экологик яшәү рәвеше – бу без­нең нигез. Әлбәттә, идеалга ерак әле, әмма максатка ирешергә омтылу – үзе үк мавыктыргыч процесс.
«Безнең балаларны бәхет басты, – диләр биредә­ге ата-аналар. – Без алар белән «экспериментлар ясыйбыз – биибез дә, җырлыйбыз да, төзибез дә, бакча да үстерәбез». Менә тормыштан бер мисал: малайлар Димадан шалаш коруын сораганнар, ә ул тоткан да аларга чын каркаслы йорт төзергә тәкъдим иткән, әмма миниатюрада! Фундаменттан алып, түбәгә кадәр – барысы да үз куллары белән эшләнгән. Биш атналык үзизоляциядә төзеп өлгергәннәр. Хәзер кечкенә террасалы бу өй малайларны җәй буе шат­ландыра, кунакларга да тукталыр урын бар. Әмма яшь төзүчеләрнең фантазиясенә чик юк, алда төзе­лешнең икенче чираты – Идел киңлегенең искиткеч күренешен ача торган түбәдә кечкенә җәйге кафе ясау.
– Аннары алар үсәчәк тә шәһәргә китеп барачак, – дип, үземнең моңсу уйларымны белдерәм.
– Монысы да нормаль хәл! – дип җавап бирә Дима шунда ук. – Һәркемнең үз язмышы. Чөнки алар бү­генге көндә без, ата-аналары, алар өчен сайлаган шартларда яши. Әмма аларның, ким дигәндә, сәламәтлеге күбрәк булачак. Һәм төрле һөнәр кү­некмәләре! Бу – безнең аларга бирә алган нәрсәләребез. Ә инде болардан ни дә булса ошамый икән – без шатланачакбыз гына.
Остаханәдә хәзерге вакытта 10 яшьтән 13 яшькә кадәрле алты малай шөгыльләнә. Үз куллары белән агач уенчыклар, конструк­торлар һәм гаҗәеп пазллар ясый­лар. Алар ясаган әйберләрне тотып карау да рәхәтлек бирә. Дизайн, сызымнарын үзләре эшләгән, ә башкару техникасын остаханәдә үзләштерәләр.
Күптән түгел бу проект «Тат­нефть» грантын откан. Озакла­мый Антоновкада токарьлык, кисү һәм циркуляр станоклар барлыкка киләчәк... Булачак кышкы оста­ханә өчен Владимир үзенең әкия­ти йортының цоколь катын бирә. Уку елы башлануга барысы да әзер булачак!
 
IMG_8525
ЙӨЗ ГЕКТАР БӘХЕТ
Бу карагайның тарихы гадәти түгел. Кайчандыр аристократ һәм дворянин Владимир Молоствов Дол­гая Поляна утарында яраткан хатыны Елизаветага бүләк итеп әлеге Себер гүзәлләреннән ике аллея утырткан булган. Елизавета Владимировна үзенең мәхәббәт тарихының Антоновкада үз дәвамын таба­чагы турында башына да китермәгәндер. Һәм аның яңа үсенте рәвешендә инде икенче парның мәхәббәт билгесе булып чиксез матурлык киңлекләрендә үсәчә­ген. Айгөл һәм Ренат Шәйхәйдәровлар, Молоствова кебек үк, үзләренең тормыш эше итеп табигатьне, үсемлекләрне, урманны сайлаганнар.
– Безнең балалар, – дип елмая Ренат, карагайның йомшак энәләрен сыйпап. – Ун ел элек, әле без ур­манны утырта гына башлаганда, беренче кызыбыз Айсел туды. Бервакыт аның исемен кире якка укысам, «лес» сүзе килеп чыкмасынмы! Мистика, билләһи!
Ул чакта, 2010 елда, Антоновка ярлары табигый ландшафт һәйкәле территориясендә урманчылар чыршылар утыртты. Әмма ел коры килеп, бер генә чыршы исән калды. Пейзажны күзәткәндә, үлән арасында йомшак энәле агач очларын күреп алдым – монысы инде Антоновка балалары эше иде. Димәк. монда урман булачак – әле ниндие генә!
– Беренче киң күләмле агач утырту эше биредә 1965 елда ук үткәрелгән. Кырлар булган, хәзер урман үсә. Ә кайда урман, анда – гөмбәләр, җиләкләр, артыш агачлары. Кабан дуңгызларына, пошиларга, болан­нарга йөрер җир бар, – дип сөйли Ренат. – Без өстәп агачлар утыртабыз, бу урынның биологик төрлелеген баетабыз. Менә, мәсәлән, безгә каршы якта, елга аша, Идел‑Кама тыюлыгы, анда орланнар – диңгез бөркетләре яши. Бу кошлар безнең якка да очып чыккалыйлар, әмма монда оя корыр урыннар юк. Димәк, шартлар тудырырга кирәк!
Урман турында алар барысын да беләләр ахрысы! Аның турында сәгатьләр буе кызыклы итеп сөйләргә әзерләр. Киләсе сезон алар өчен юбилей булачак. Нибары ун ел дәвамында, тирән ярларны да кертеп, йөз гектар урман утыртырга өлгергәннәр. Карагай, чыршы, пихта, кедр, юкә агачлары, шулай алмагач, слива, чикләвек, кура җиләге, бөрлегән, карлыганнар да онытылмаган...
IMG_8513
IMG_8521
– Әлбәттә, бу эшкә үзебезнең генә көчебез җитмәс иде – бу коллектив хезмәт, – дип сөйли Айгөл. Үзе миңа шул арада җыеп өлгергән мәтрүшкә бәйләмен суза. – Арттырып әйтмим, ярдәм бөтен җирдән килә. Урман­чылыкка һәм Император питомнигына үсентеләр өчен рәхмәтебез зур, ә алар – утыртканыбыз өчен безгә рәхмәтле. Әмма бу эштә дә ярдәмчеләребез күп. Антоновкада дусларыбыз белән оештыра торган урман утырту бәйрәменә Россиядән генә түгел – бө­тен дөньядан волонтёрлар килә! Кушылыгыз – сезгә ошаячак! Һәркем агачны үз уйларын, хыялларын кушып утырта. Агач үсә – хыял да үсә. Күпләр яңадан да күрергә, су сибәргә килә. Эшләргә туры килсә дә, кешеләр монда җаннары белән ял итә. Ә бездән – сый, мастер-класслар, кызыклы мәдәни программа.
Менә сезгә танышу өчен дә бер сәбәп!
– Ә үзегезнең нинди хыялла­рыгыз, киләчәккә планнарыгыз бар? – дип сорашам.
– Балаларга иркенләп йөрер, саф һава сулар урыннар булсын, җиләк-җимешләр, кедр чиклә­веге җыяр урыннар... – дип йом­шак кына елмая Айгөл.
– Без монда, Антоновкада, үз тормышыбыз эшен сайла­дык, – дип, җитди итеп җавап бирә Ренат.
– Тәҗрибә туплыйбыз, үзе­безнең сирәк төрләр питомни­гын үстерәбез. Мәсәлән, кызыл китапка кергән аю чикләвеген үстерергә тырышабыз. Яки татлы Канада өрәңге­сен. Ул инде Раифа дендрариендә безнең климатка адаптация үткән һәм орлыклар да бирә башлаган. Күз алдына китерәсезме, әгәр ул бездә, Антоновка тирәсендә үсеп китә алса? Хыял түгелмени бу?
 
ЭПИЛОГ УРЫНЫНА
Йомшак йонлы җирән төлке минем йөземә төбәлгән: «Йә, нәрсә, хәзер хыялланырга курык­мыйсыңмы?» – дип сорарга тели кебек. Без җирле җәнлекләр яратып оялый торган текә кыялы, мәгарәле ярлар тирәсеннән очып диярлек үтәбез. Салкынча Идел суларын ерып, байдаркада.
Байдарка – Миша эше. Ул аңа геолог-әтисеннән калган. Һәм Миша миңа Антоновканы башка яктан күрсәтү өчен, елга буйлап алып бара. Шәп сәяхәт бул­ды бу! Әйе, гаилә эко-туризмын оештыру – хисабы булмаган күпсанлы идеяләрнең тагын берсе.
– Безнең идея – иерархиянең булмавы, барысы да бергәләп хәл ителә, – ди Владимир. – Менә элек артельләр ничек эшләгән – һәркем үз компетенциясе буенча. Безнең Антоновкадагы гаиләләребезнең тормышы – зур социаль проект кебек. Безнең илнең территорияләре искиткеч зур, анда яшәргә теләүчеләр Көнбатыштан булсынмы, Көнчыгыштанмы – һәрва­кыт табылачак. Ә ни өчен без түгел? Элек кешеләр авыллардан качкан. Минемчә, озакламый кире про­цесс башланачак. Һәрхәлдә, коронавирус һәм үзи­золяция мондый тормышның рәхәтлеген күрсәтте.
Чыннан да, бәлки тотарга да мегаполистан качар­гадыр? Һичьюгы, ял көннәренә булса да...
 
 
 
 
Ольга Туманская
 
Автор фотолары

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: