Милли бәйрәмнәр тәме
Җәй фасылы үзенә бик күп бәйрәмнәрне, йола-гадәтләрне сыйдыра. Татарстанда яшәүче һәр халык җәйге матур көннәрдә, гадәттәгечә, дус-туганны, күрше-күләнне Каравон, Семык, Сабантуй, Акатуй, Питрау, Валда шинясь кебек милли бәйрәмнәргә чакыра…
15 июля 2022
КАРАВОН – РУС ХАЛЫК БӘЙРӘМЕ
ТР Лаеш районының
Никольское авылы
2022 елның 28 мае.
НӘРСӘ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР:
Николай Чудотворецка багышланган Ка - равон рус халык бәйрәме. «Каравон» – ае - рым ысул белән башкарыла торган үзенчә - лекле әйлән-бәйлән ул: бер-берсенең чән - ти бармагына тотынышып, катнашучылар «каравон» адымы белән әйлән-бәйләнне бер зурайтып, бер кечерәйтеп, акрын гына түгәрәк буенча әйләнә. Бәйрәм халык уен - нары, кул сугышы, яшьләр күңел ачулары белән тәмамлана. Каравон Татарстан халыкларының тра - дицион бәйрәмнәрен башлап җибәрә. Аның артыннан мари, чуваш, татар халык бәйрәмнәре вакыты җитә.
НӘРСӘ БЕЛӘН СЫЙЛЫЙЛАР:
«Менә шундый киңлектә, менә шундый зурлыкта» дип җырланган балалар җы - рындагы традицион күмәч белән Татар стан Президенты Рөстәм Миңнехановны да сыйлыйлар.
СЕМЫК – МАРИ ХАЛЫК БӘЙРӘМЕ
ТР Әгерҗе районының
Кадрәк авылы.
2022 елның 4 июне.
НӘРСӘ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР:
Семык – мари халкының традицион бәйрәме. Ул җәйге бәйрәмнәр циклы башлануын аңлата. Төп идея: вафат булган туганнарны искә төшерү, алардан хуҗалык һәм көнкүреш эшләренә фатиха алу. Бу көнне яңгыр яуса, моны яхшыга юрыйлар.
НӘРСӘ БЕЛӘН СЫЙЛЫЙЛАР:
«Татарстан Республикасы мариларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Олег Третьяков кунакларны подкогольо (эчлеге эремчектән ясалган вареник) һәм күгече когольо (ярма һәм ит бөккәне) белән сыйлый.
ТАТАР ФЕДЕРАЛЬ САБАН ТУЕ
Ульяновск шәһәре.
2022 елның 17–18 июнь көннәре
НӘРСӘ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР:
Сабантуй язгы кыр эшләре тәмамлануны аңлаткан халык бәйрәме. Бәйрәмгә, һичшиксез, ярыш рухы хас: ат чабышы, көрәш, баганага үрмәләү, катыктан акча эзләү, капчык сугышы һәм башка күңелле ярышларда һәркем беренчелеккә омтыла. Сабан туе инде күптәннән Татарстан Республикасы чикләреннән чыкты. Быел федераль Сабантуйны уздыру урыны итеп Ульяновск каласы сайланды.
НӘРСӘ БЕЛӘН СЫЙЛЫЙЛАР:
Әлбәттә, татар халкының милли татлы ризыгы чәкчәк белән! Аны һәрвакыт туйларга ясыйлар, сабан туе да искәрмә түгел. Сыйлаганда «чәкчәк кебек бер-берегезгә ябышып тату яшәгез, балаларыгыз чәкчәк саныдай күп, телегез чәкчәк кебек татлы булсын, өеп, беркетеп ясалган бу тәмле ризыктай гаиләгез, халкыгыз белән бергә яшәгез» дип, матур теләкләр дә телиләр.
Добавить комментарий