Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Милли матурлык сәнгате

Халык гамәли сәнгате һәм һөнәрләре милли үзәгендә бөтен нәрсәне дә эшли беләләр: милли кием тегү, келәм туку, тукыма, күн, драптан – гомумән, теләсә нинди калдык-постыктан корама ясау... Җеп, шнур, мех, ат кылыннан – гомумән, теләсә нәрсәдән милли бизәкләр чигү... Курчак, шкатулка, сумка, янчык – гомумән, әллә ниләр ясау... Өстәвенә, башкаларны да боларны ясарга һәм аннары дөрес итеп кияргә дә өйрәтәләр әле.


«КАЙЧЫ БЕЛӘН КАМЛАУЧЫ»

Саха (Якутия) Республикасының халык остасы Ульяна Миронова безгә үз эшләрен – кеш койрыгы, тиен түше, нәрсәнеңдер борыны кебек төрле мех кисәкләреннән тупланган «Кышкы төш» панносын, тотем хайваннар сурәтләнгән келәмнәрне күрсәтә, милли бизәк үзенчәлекләрен аңлата һәм безнең соклануны тоеп елмая... Мондый «мозаика»ны кеше акылы уйлап табуын һәм кеше кулы эшләвен тамашачылар күз алдына да китерә алмый. Әмма Ульяна шуңа да оста бит инде ул – осталыгы белән шаккатырырга тиеш.

– Бу сәнгать буыннан буынга, геннар буенча тапшырыла, – ди ул. – Безнең нәселдә барысы да оста куллы булган. Бабамның әтисе байлар өчен теккән. Элек безнең Якутиядә осталар шаманга тиңләнгән. Оста кулларны «кайчы белән камлаучы» дип йөрткәннәр. Аларны ихтирам иткәннәр, хөрмәтләгәннәр. Заказчыда айлар буе яшәп, алар бөтен гаилә өчен кием теккән. Без бу һөнәрдән башка яши алмыйбыз. Уйлап тапмыйча тора алмаганга, уйлап табабыз. Кул үзеннән-үзе шул эшкә тартыла, шундук башта образлар туа һәм бизәкләр ясала.

Кәләш, кияү йортына килгәндә, бирнә белән килергә тиеш булган, аңа үзенең киемнәре генә түгел, мехлар да, келәмнәр дә, өйне уңайлырак итәчәк төрле бизәкләр дә кергән. Бездә бик салкын булганга, өйне бизәү өчен дивар, идән, ишек келәмнәре – барысы да мехтан, хәтта урын‑җир дә мехтан ясала, күз алдыгызга китерәсезме?

ХАТЫН-КЫЗ ЧЫҢЛАП ТОРЫРГА ТИЕШ

– Хатын-кызның бизәнү әйберләре бик күп булырга тиеш – кияү йортына килгәндә, кәләштә ун килограммга кадәр алка-беләзек-муенса булган! – ди Саха (Якутия) Республикасының халык остасы Людмила Жиркова. – Хатын‑кызны чыңлавыннан таныйлар, йөргәндә аның бизәнгечләре чыңлый һәм явыз рухларны куа.

Һәм оста үзенең милли стильдә эшләнгән кием коллекциясе белән хозурланырга чакыра, аларны эшкә дә, кешелеккә дә киеп була... Людмила Петровна үз күлмәкләрен, костюм һәм пальтоларын киеп йөри. Бигрәк тә бер пальтосына кызыктык.

– Мондый пальто белән атка да атланырга җайлы, аяк та җылыда, кулдан бияләйне дә тиз генә салып була, бөтен кирәкле әйбер (уймак, кайчы, көмеш таякчык) та һәрвакыт кул астында, – дип могҗизалы пальтоның бөтен мөмкинлекләрен күрсәтә безгә Людмила Петровна, шундый ук гаҗәеп башлыгы да бар икән әле.

Үз күзләребез белән күрсен өчен, «Симэх» галереясының халык осталары «Татарстан»га якут модасы күрсәтүне оештырды. «Татарстан» моңа фотосессия белән җавап бирде. Нәтиҗәсе – күз алдыгызда.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: