Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Мин аларга хәер-догада...»

«Мин аларга хәер-догада...»

Өлкәннәребез

25 октября 2019

«Тәрбиягә алынган бала» төшенчәсе безнең өчен ят түгел. Ә менә «тәрбиягә алынган әби, бабай» дигән сүзләр тормышыбызга чагыштырмача яңа килеп керде. Соңгы очракта күз алдына мескен бер карт яки карчык килә. Кеше гаиләсендә яшәгәч, якыннары баш тарткандыр инде, дип тә уйлап куясың. Ләкин һәр очракта да алай түгел, тормыш күпкырлы, катлаулы. Биектауда Сафиннар гаиләсендә яшәүче Низаметдинова Шәмсеруй әбинең дә язмышы гади генә түгел.
%d0%b1%d0%b5%d0%b7%20%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-10505051
 
 
«УЛ БЕЗГӘ ЯТ ТҮГЕЛ»
Баштан ук искә төшереп узыйм: «Өлкән кешене тәр­биягә алган гаилә» программа­сы республикада 2017 елның 1 гыйнварыннан эшли башла­ды. Аның максаты – үзе турында кайгырта алмаган өлкәннәрнең яшәү дәрәҗәсен яхшырту, ягъни гаиләдә, тәрбиядә яшәтү. Биектау район үзәгендә ялгыз карчык­ны тәрбиягә алган бердәнбер гаилә – Сафиннар. Телефоннан сөйләшкәндә:
– Программа чыкмаса да, Шәм­серуй әбине үзебездән калдыр­маган булыр идек, ул безнең гаилә әгъзасы кебек, – дигән иде Энҗе Сафина.
Шәмсеруй апа Сафиннар белән Биектау районының Казаклар авылында күрше булып яшәгән. Әби аларның өч балаларын карап үстерешкән. Өч ел элек ир белән хатын, Биектауда йорт салып, Казаклардан күченгәндә, әбине дә үзләре белән алганнар.
Иң кызыгы – «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» прог­раммасы барлыгын беренче бу­лып әби белеп алган.
– Мин газета-журналлар күп укыйм бит, – диде Шәмсеруй әби. – Караучысыз кешеләрне шулай тәрбиягә алган гаиләләргә акча бирәчәкләр икән, дип укы­дым. Туктале, мин әйтәм, яшь барган саен үзем генә ба­рыбер яши алмыйм. Илнур белән Энҗе, үз балаларым шикелле, көн дә керәләр. Күршеләрнең үзләренә бу турыда әйткәнче, башта районның социаль яклау бүлегеннән яңа программа ту­рында белештем. Аннары инде Энҗегә әйттем.
– Каршы килмәделәрме? – дим.
– Нинди каршы килү? Гомер буе мунчага да чакырдылар, камыр ашы пешерсәләр, хәзер күтәреп керделәр. Бер гаилә ке­бек инде. Биектауда йорт сал­ганнарын белгәч тә, авылдан китәләр, дип борчылмадым. Алар белән яшәячәгемне күңел сизде, ахрысы...
Шәмсеруй әби генә түгел, Са­финнарның уртанчы, бердәнбер уллары Алмаз да берничә тап­кыр: «Әби, борчылма, без сине үзебез белән алып китәбез», – дигән. Юраган юш килә, диләрме әле.
Әби телгә оста, хәтере дә яхшы. Сафиннарның баларын ничек багуы турында кызык итеп сөйләде:
– Энҗе, Алмазны тапкач, эшкә иртә чыкты. Мәктәптә пешек­че булып эшли иде. Олы кызы Айсылу белән Алмазны миңа калдыра. Айсылу бик тә кибет‑кибет уйнарга яратты. Мин бер тәлинкәләргә ипи турап куям, икенчесенә – конфетлар. Айсылу аларны «сата». Алмаз исә өстәл астындагы тартмада торган сабыннарны ала да, машина юлы ясый. Мин дә шулар янына утырып уйный идем. Кечкенәлә­ре Әдилә генә бик минем кулда үсмәде, абый-апалары зур иде бит инде.
– Бала карашырга үзегезнең әти-әниләрегез юк идеме? – дим Шәмсеруй әбине елмаеп тыңлап утырган Энҗе апага.
– Минем әти‑әнием күрше авылда иде, ә каенанам белән каенатам бүтән урамда яшәде. Аларга да баралар иде. Тик Шәм­серуй әби күршедә яшәгәч, бала карау ешрак аңа эләкте. Ул бала­ларны үзе дә бик яратты. Айсылу белән Алмаз аңа керергә гел ат­лыгып торды.
Айсылу исә Шәмсеруй әби ту­рында бик җылы бер истәлеге белән бүлеште. Ул сөйләгәндә минем дә хатирәләр яңарды, чөнки без дә нәкъ шулай үстек.
– Шәмсеруй әбине еш ашка ча­кыралар иде. Безгә ул аны алдан әйтеп куя. Әбинең кайтканын еракка китмичә көтеп торабыз, чөнки безгә пакетыннан тәм-томнар алып бирәчәк. Ураза ай­ларында, ифтардан кайтканда безнең тәрәзәне шакый. Тиз генә киенәбез дә Шәмсеруй әбигә ке­реп китәбез. Ул аштан кайткан ризыкларны өстәлгә тезеп куя, чәен кайната. Бергәләп чәй эчә­без. И, Шәмсеруй әби белән бәйле вакыйгалар күп инде ул. Җиләккә, чишмәгә бергә йөрдек. Үз әбием кебек ул...
Гаилә башлыгы Илнур абый, уллары Алмаз белән таны­шып булмады – эштә иделәр. Әби аларны да мактап телгә алды:
– Рәхмәт яусын, эштән кайткач та, иң беренче булып, минем янга киләләр. Киткәндә саубуллашып чыгып китәләр. Мин аларга гел хәер-догада, – диде.
«ҮГИ ӘНИ БЕЛӘН ЯШӘДЕМ»
Шәмсеруй апа кияүдә бул­маган, балалары юк. Гаиләдә биш туган үскәннәр. Кызганыч, аларның берсе дә исән түгел икән. Сеңлесенең кызлары Ка­занның Каравай бистәсендә яши, әби берничә ел аларга кышын барып яшәп кайткан. Тик хәзер китәсе килми:
– Үлеп китсәм, алып кайтырга да бер мәшәкать бит, – диде.
Әбинең яшьлек елларын да искә алдык. Бөек Ватан су­гышы башланганда аңа 16 яшь булган. Окоп казу, урман кисү, колхоз эше – барысында да кат­нашкан. Авыр елларга туры килсә дә, әби яшьлек чорын яратып, сагынып искә ала.
– Безнең гаиләгә сугыш зур югалтулар алып килмәде, – диде Шәмсеруй апа. – Әтинең яше бар иде, сугышка алмады­лар. Ике энем кечкенә иде әле. Дөрес, апам фронтка барды, исән‑иминкайтты. Әти булгач, ачка да тилмермәдек, бар белгәнебез эш булды. Хәер, ул чорда бөтен кеше эшләде. Ирләре сугыштан кайтмаган хатыннар бик интек­те, билгеле. Япа‑ялгыз балалар үстерделәр. Мин инде үзем ту­рында әйтмим, ялгызым иске, әти салган йортта гомер иттем. Йорт салыгыз, дип сорап йөрмә­дем. Бала‑чагам да булмагач... Ә менә тол калган хатын-кызлар­ны хәзер дә кызганып утырам.
Шәмсеруй апаның әтисе тук­сан икегә кадәр яшәгән. «Мин әтине дә уздырдым», – ди әби. Туганнары берсе дә аның кебек озын гомерле булмаган. Әни­се шактый иртә – алтмыш алты яшендә дөнья куйган. Аннан соң әле әтисе туган тиешле урта яшьтәге хатынга өйләнгән. Шу­лай итеп Шәмсеруй әби утыз ел­дан артык үги әни белән яшәгән. Үги әнисен, тәрбияләп, бакый дөньяга озаткан.
– Үги әнинең балалары юк иде, – ди әби. – Шуңа күрә ул безнең тәрбиядә булды. Тор­мыш бит, гомер иткәндә төрле хәлләргә каласың. Сүзгә дә килә­сең. Бервакыт мин Казандагы апаларга ашка җыенам. Нишләп мине дә алып бармыйсың, ди үги әнием. Бар, сүз әйтәмме әллә, дим. Аны алдан хәбәр итәләр, башың бетеп кайтсын шунда, дип калды. Казанга күрше кызы белән киттек. Юл буе еладым. Автобустан төшкәч, колхоз ба­зарына кереп чыктык. Шунда үги әнигә бишмәт алдым. Күр­ше кызы, аптырап: «Юл буе үги әниеңә үпкәләп елап бардың, хәзер шуңа бишмәт аласың­мы?» – диде. Ачу саклый бел­мим мин. Ачу саклап йөрсәң, бер туганың, бер күршең белән дә сөйләшмәскә кирәк.
...Әгәр әйтмәгән булсалар, Энҗе апаны Шәмсеруй әбинең кызы дип уйлар идем. Икесе дә тыныч, сабыр. Сер килешү дигәннәре шушыдыр.
– Безгә аның бер авырлыгы юк, – диде саубуллашканда ху­җабикә. – Шәмсеруй әби үз‑үзен йөртә, биш вакыт намазын калдырмый. Әле газеталар укып, безгә хәбәрләр җиткерә. Бер генә теләк – гел шулай үз акылында булсын, аягында йөрсен. Әби үзе дә гел шулай дип дога кыла.
 
«КАРАУЧЫГА ТАЛӘПЛӘР БАР»
Рафаил Гыйниятуллин, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау ми­нистрлыгының массакүләм мәгълүмат чара­лары белән эшләү бүлеге җитәкчесе:
– 2019 елның 1 октябренә булган мәгълүмат­лар буенча, 36 муниципаль районда, 37 гаилә өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алган. Бу максатлар өчен республика бюджетыннан ел саен 3,7 млн сум акча бүленә. 2021 елга өлкәннәрне тәрбиягә алучы гаиләләр санын кырыкка җиткерергә планлаштырыла.
Гаиләгә өлкән кешене тәрбиягә алган граж­даннарга ай саен 4–8 мең сум күләмендә түләү каралган. Бу сумма өлкән яшьтәге ке­шенең инвалид булу-булмавына бәйле. Шулай ук тәрбиягә алынган әбинең яки бабайның пенсиясенең дә бер өлеше караучысына күчеп бара. Ә менә өлкән кешенең мөлкәте караучыга күчми, үзе теләсә генә бүләк итеп калдыра ала.
Караучыга куелган аерым таләпләр бар. Мәсәлән, ул өлкән кешенең туганы булмаска һәм яше 60 тан узмаска тиеш. Кандидатның һәм аның гаилә әгъзаларының хөкем ителмә­ве, билгеле бер чирләр белән авырмавы да зарур.

 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: