Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Мин – корбан, дип, бирешү – иң җиңел юл»

«Мин – корбан, дип, бирешү – иң җиңел юл»

Ник Вуйчич иң соклангыч затларның тормышта ни өчен топ-модельләргә бөтенләй охшамаган булуы хакында.

19 сентября 2016

 
Ник Вуйчич. Дөньяга аяксыз-кулсыз булып туа. Мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, Австралиядәге гадәти гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучы беренче бала була. Ике югары белеме бар. Өйләнгән, ике ул әтисе. Вуйчичның какшамас ихтыяр көче, тормышны яратуы һәм юмор хисе җир йөзендәге миллионлаган кешене рухландыра. Бүген аның аудиториясен 10 млн нан артык кеше тәшкил итә, еллык лекцияләр графигы исә 250дән артык чыгышны үз эченә ала.
 
Артка борылып карыйм да, балачак елларымның бәхетле булуын аңлыйм. Гаиләбезгә һәртөрле кыенлыклар кичерергә туры килүенә карамастан, тормышта шатлык-сөенеч тә, кызыклы мизгелләр дә күп булды. Нәкъ башка олы абыйлар кебек үк, мин дә сеңлем белән энекәшемне җәфалый идем. Бу яктан минем балачагым башкаларныкыннан берни белән дә аерылып тормады. Июнь аенда әтиемнең «Воспитание совершенно несовершенного ребенка» дигән китабы дөнья күрәчәк – ул, ниһаять, ни генә булмасын, үзенең барыбер бәхетле әти булуы турында башкаларга да сөйләр өчен өлгереп җитте.
Мөмкинлекләре чикле булган балаларның гадәти белем бирү мәктәпләрендә укуын табигый хәл дип саныйм. Бу барлык балалар өчен дә менә дигән тәрбия мәктәбе – һәр ике як монда күп нәрсәгә өйрәнә ала. «Үзенчәлекле» балаларга мондый аралашу үз-үзләренә ышаныч тәрбияләү һәм фикерләү рәвешен үсешкә, тормыштагы кыенлыкларны җиңә белергә юнәлдерү өчен стимул бирә. Гадәти балаларга исә үзләрендә кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү өчен әйбәт күнекмә. Мин башкалар белән бергә гомуми мәктәптә укыдым. Каныккан чаклары да булды, мыскыллаганнары да. Әйе, мин эзәрлекләүчеләрем булдыра алганны эшли алмый идем – кулларым да юк, аякларым да. Мин алар өчен кулга җиңел генә төшереп була торган корбан булдым. Әмма көннәрдән бер көнне һәммәбез өчен дә өмет чаткысы балкыды – мин үземне көчсез дип саный башлаудан туктадым, һәм классташларым моны күреп-сизеп алды. Югары классларда инде мин сыйныфыбызның президенты идем – моны классташлар үзләре хәл итте.
Сабыйлары язмышы өчен көрәшүдән туктаган әниләрнең өметсезлеге җимергеч көч булып әверелә. Бу дөньяда явызлык болай да чиктән ашкан. Андый әниләрнең балалары еш кына үзләренең мөһим зат булуларын, тормыштагы миссиясен аңламый, үз алларына максатлар куярга өйрәнеп үсми. Алга барыр өчен каян көч алсын алар? Мин – корбан, дип, бирешү – иң җиңел юл. Күз алдыңда тормаганга, үзең күрмәгәнгә генә, тормышта синең өчен бернинди мөмкинлекләр ачылмаячак, дип уйлау – зур хата. Минем андый хатын-кызларга киңәшем бар – ышанырга өйрәнегез. Үзегезгә, балагызга, Аллаһка. Сабыегызда Аллаһтан иңгән мәхәббәт орлыгы бар, менә шуны тәрбияли, үстерә башлагыз. Бирешкән кешеләрне күрсәгез, аларны да шуңа рухландырыгыз.
Өлкәнәя төшкәч тә, уңышка ирешүемә кармастан, тормышымда күңелсезлекләр булмый тормады. Җаваплылык шулкадәр баса башлады ки, көннәрдән бер көнне мин тәмам төшенкелеккә бирелдем. Кешеләр каршында чыгыш ясаулар да Аллаһ тарафыннан бирелгән миссия һәм яшәү мәгънәсе түгел, ә бурыч булып кына тоела башлады. Ә бит кешеләргә ярдәм итү миңа һәрчак сөенеч китерә иде. Бу халәткә яңадан кайту өчен ике ай вакытым китте, әмма сәламәтләнү процессының үз өстенлекләре дә булды. Мин, түбәнгә тәгәрәвемне анык аңлаган хәлдә, үз алдыма куйган сорауга җавап таба алмый иза чиктем. Ни өчен без үз тормышыбыз турында шундый мизгелләрдә генә уйлый башлыйбыз икән – теләгән нәтиҗәләргә ирешә алмаганда? Уңышсызлыклар да – тормыш тарафыннан бирелгән бик әһәмиятле дәресләр, без ул дәресләрне үзләштерергә тиеш. Ә боегып, төшенкелеккә бирелеп яшәү – чын гариплек менә шул инде. Җан гариплеге.
Өмет беркайчан да үлми, мин моны чын күңелдән ышанып әйтәм. Ул бөтен киртәләрне үтеп чыгарга булыша, без күз алдына да китереп карамаган яңа мөмкинлекләр ача. Үҗәтлек һәрвакыт үз җимешләрен китерә. Бирешмичә, үз дигәнебезне иткәндә, тырышканда, без юлыбызга ярдәм күрсәтә алырдай кешеләрне китереп чыгара торган импульс җибәрәбез. Кылган гамәл беркайчан да җавапсыз калмый! Хыялыгыздан баш тартырга ниятләсәгез дә, түземлекне җыеп, тагын бер генә көн, бер генә атна, бер генә ел тырышып карагыз... Ышаныгыз, алга таба сезнең белән булачак хәлләргә үзегез үк гаҗәпләнәчәксез.
Мин үзем белгән иң соклангыч затларның тормышта топ-модельләргә бөтенләй охшамаган булуын ассызыкларга яратам. Аларның матурлыгы, якыннан белә башлагач, тагын да ачыларак төшә. Ул матурлык күзне камаштырырдай була кайчак. Без бер үк вакытта камил дә, камил түгел дә – әйе, без һәрнәрсәдән мәгънә таба алыр, матурлык күрер өчен шулай яратылган. Элизабет Кюблер-Росс исемле психиатр болай ди: кешеләр витражларга охшаган, алар кояш чыккач ялтырыйлар һәм балкыйлар, әмма караңгы төшкәч, чын матурлыклары бары эчке нур яктыртса гына күренә ала. «Әнә шул эчке нурны саклагыз, сез чыннан да матур һәм кабатланмас», - дип өстәр идем үземнән.
11054807_10155823189105573_3110037952243136204_o

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: