Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
«Мин мактауга мохтаҗ түгел...»

«Мин мактауга мохтаҗ түгел...»

Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров редакциябезгә ап‑ак күлмәктән килеп керде. Һәм, уенын‑чынын бергә кушып, сөйләп китте:

18 августа 2025

– Сезнең янга гына шулай ак күлмәктән килдем дип уйладыгызмы? Ялгышасыз, мин гел шулай йөрим… Ирексездән елмаештык, чынлап та, кияү егете диярсең!

– Рәшит абый, бер дә картаймыйсыз, – дибез. Ә ул карыша:

– Ю-у-ук, кызлар, картаям. Кайчакта көзгегә карыйм да үземне танымыйм...

Әйе, бүгенге әңгәмәдәшебез сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, иркенләп утырыгыз: кызык фикерләр ишетерсез.

- Рәшит абый, сезгә 6 июль көнне 70 яшь тулды бит. Бу көнне кайда, ничек үткәрдегез?

– Беренчедән матбугат чараларына, радио-телевидениегә, журналистларга зур рәхмәт әйтәсем килә: бу көннәрдә миңа карата игътибар зур булды. Югыйсә берсенә дә әйтмәдем дә, сорамадым да.

Туган көнгә килгәндә, хәзер зурдан кубып юбилей дип йөрү көлке дә. Җитмеш яшь инде ул шатлык түгел. 6 июль көнне туган авылымда – Яшел Үзән районының Бәчек авылында булдым. Туган апа керде, тәмләп чәй эчтек. Күп котлаулар кабул иттем, шуның берсе турында сөйлим әле. Элек безнең авылда колхоз рәисе булып эшләгән Булат Камалов шалтырата: «Банкетың кайда була, кая килим?» – ди. Без бик дуслар идек. «Бәчек ресторанында үткәрәм. Бер генә кеше чакырулы: туганнан туган Зәфүнә апа белән генә үткәрәм. Банкет башланды инде». Аннан көлештек. Ихластан әйтәм: халыкны җыеп, үземне мактаттырып утырасым килми. Әле аны чын күңелдән әйтәләрме, анысы да бар. Мин инде хәзер моңа мохтаҗ түгел: яраткан кеше яратты, яратмаганы юк. Берсенә дә үпкәләмим. Үз анасын яратмаган кешеләр дә бар бу дөньяда, ник әле мине бөтен кеше яратырга тиеш? Андый хәлнең булуы мөмкин түгел!

Шулай да Яшел Үзән районы админстрациясеннән чыктылар, матур гына юбилей кичәсе үткәрергә тәкъдим иттеләр. Район башлыгы Михаил Павлович Афанасьев белән дә сөйләштек, кичәне көзгә калдырырга кирәк дип уйлаштык. Җәй көне халыкны җыю авыр ул. Бергә эшләгән артистларны чакырып, матур гына бер бәйрәм үткәрергә язсын.

– Бала чагыгыз турында сөйләшик әле, Рәшит абый. Ишле гаиләдә үскәнсез. Андый йортта гадәттә балалар бер-берсен тәрбияли. Сездә дә шулай булдымы?

– Шулайрак. Балачак җиңел булды дип әйтә алмыйм, юклык чорында үстек. Тик бик бәхетле чак иде ул. Безнең гаилә туры сүзле, гадел, эшчән булуы белән дан тота. Мин – төпчек малай. Аның уңай ягы да, тискәре яклары да бар. Шунысын тәгаен әйтә алам: абыйларым белән кечкенәдән горурландым, алар минем яклаучыларым булды. «Берәрсе бармак белән чиертсә дә, безгә әйт», – дияләр иде. Дөрес, миңа авылда сугу түгел, авыр сүз әйтүче дә булмады, чөнки үз гомеремдә кешегә бер начарлык эшләмәдем. Туганнарым турында сөйләгәндә, олы абыем Хәмис турында искә аласым килә. Аңа авылда беренче булып мотоцикл алып бирделәр. Олы гына гәүдәле, чын ир‑егет иде абый. Аннан курыктылар да, сокландылар да. Заманында таштан ике йорт салды. Мин көрәк тә саплый белмим, ә абый җир җимертеп яшәде: гомере буе шофер булып эшләде, өйләнде, гаиләсе булды.

Балачак дисең бит. Ярлы яшәдек без. Яңа киемне башта Хәмис абый кия. Әни әйтә торган иде: «Абыегыз кызлар белән йөри башлады». Аннан кием Камил абыйга кала, шуннан аны Фазыл абый кия. Чират буенча Фәрит кия һәм, миңа килеп җиткәндә, теге кием кырык ямаулыга әйләнгән була. Ачасыр урта мәктәбен тәмамлагач, Казан театр училищесына чыгып киттем. Менә анда баргач, өс-башымның ни дәрәҗәдә начар икәнен тәгаен аңладым.

– Сез әти-әниегезне зур хөрмәт белән искә аласыз. Аеруча әниегез турында яратып сөйлисез.

– Шулай булмыйча, алар безгә гомер биргән кешеләр. Безнең әти бик гадел булды, кешегә авыр сүз әйтмәде. 1901 елгы иде ул, 88 яшенә кадәр яшәде. Сугыш вакытында әти яшерен почта ташый. Аннан соң аны авыл советы рәисе итеп куялар. Олыгайган көндә кибеттә дә эшләде. Әле картаеп беткәч тә колхозның алма бакчасында каравылчы булып торды. Һәм, беләсеңме, ник шуннан өйгә ике алма алып кайтсын! Әйтәм бит, бик гадел иде.

Әти авыл советы рәисе булып эшләгәндә, беренче хатыны үлеп китә. Әни өч бала өстенә килә: Суфия апа, Сания апа, Ситдыйк абый. Аннары үзе дә биш ул, бер кыз таба. Әнә шулай әти белән әни тугыз баланы аякка бастыралар.

Әни гел бер хәлне сөйли иде: өй салкын, утын юк. Әле бит казан асып, ашарына да пешерергә кирәк, өй тулы бала-чага. Әни күрше апа белән төнлә колхоздан утын урлап кайта. Әти күрмәгәндә шул утынны идән астына төшерәләр һәм күрше апа белән шунда кисәләр дә. Шулвакыт әти кайтып керә һәм урланган утынны күрә. «Нәрсә, мине төрмәгә утыртасың киләме? Кайдан алдың, шунда илтеп куегыз. Хәзер үк!» – дип әйтә. Әни күрше апа белән төнлә утынны кире илтә. Авылда иң соңгы булып, 1965 елда гына абзардан салам түбәне төшереп, такта белән япты. Әтинең кушаматы «куркак» иде. Әйе, куркырсың да, аның заманы шундый булган.

Әни бик көчле характерлы, батыр хатын иде. Шулай булмаса, өч балалы әтигә кияүгә дә чыкмас иде. Аның чисталыгы! Әгәр әнинең юган керләрен күрсәң, шаккатасың. Алар көлеп тора иде. Бу миңа да күчкән. Бәчектәге өем, Казандагы фатирым да чип-чиста. Бу, бәлки, авырудыр да. Соңгы ун елда әнием Паркинсон чиреннән интекте, бик кадерләп карап, аны соңгы юлга озаттым. Һәм моның белән горурланам да, сөенәм дә: әнине бер көн ялгыз калдырмадым.

– Гомерем буе сәхнәдә…

– 35 яшьтә Татарстанның халык артисты исемен алгансыз. Ул заманда бу бик зур дәрәҗә булган дип аңлыйм...

– Театр училищесының актерлык төркемендә 25 кеше укыдык. Бүгенге көндә без ике генә кеше профессиональ сәхнәдә эшлибез. Аның берсе – Гүзәл Мостафина, икенчесе – мин. Без аның белән партия үткәргән хөкүмәт концертларын күп алып бардык. Мин – татар телендә, Гүзәл рус телендә эшләде. Безнең икебезгә дә халык артисты исемен бирделәр. Шөкер, хезмәтемне гел бәяләделәр: 29 яшемдә Татарстанның атказанган артисты исемен алдым. Ә ул вакытта исемне бик саран бирәләр иде. Равил Шәрәфиев әйтә иде: «Рәшит, Камал театрының атаклы артистлары да халык артисты исеме ала алмый, ә син бәхетле». Әлбәттә, бу исемнәрне хөкүмәт концертлары алып барганга гына бирмәделәр. Училищены тәмамлауга, Әлфия апа Авзалова төркемендә эшли башладым. Ә ул – дүртәр айлык гастроль­ ләр... СССРның кайсы гына почмагында булмадык.

– Әлфия апа Авзалова турында сүз чыккач, сорамый кала алмыйм: легендар җырчы белән эшләргә ни дәрәҗәдә җиңел һәм авыр булды? «Уф, туйдым» дигән чакларны хәтерлисезме?

– Әйтү түгел, уйлаган да булмады! Киресенчә, гомерем буе аңа рәхмәтле булдым, ул мине кеше итте, хәтта сөйләргә өйрәтте. Әлфия апа белән егерме елдан артык эшләдек. Иң беренче тунны миңа Әлфия апа бүләк итте. Эшли генә башлаган чаклар. Гастрольләргә чыккач, сөт тракторлары, ат чаналарында барырга туры килә. Салкын үзәккә үтә. Казанга кайткач, ул мине бер складка алып керде һәм ак тун алып бирде. Ул тун милиционерлар өчен тегелгән булган икән, без аны коңгырт төскә буядык. Шулай итеп, мин җылындым.

– Кырык елдан артык Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт иткәнсез. Иң истә калган сәфәр дип кайсын әйтә аласыз?

– Алай ниндидер гайре хәлләр бик истә калмаган. Алай да Әлфия апа концертында бер‑ике тапкыр ут сүнде. Микрофонсыз чыгыш ясаган чаклар булды.

– Әни көчле характерлы, батыр хатын иде.

– Рәшит абый, бүгенге эстрадага мөнәсәбәтегез? Сезнеңчә, ул алга киттеме, әллә киресенчә, артта калдымы?

– Элек татар эстрадасы бик югары дәрәҗәдә иде, хәзер төште, дисәм, бу дөреслеккә туры килмәячәк. Һәр чорның үз «авыруы» һәм һәр чирнең үз докторы була. Татарлар Россия буенча гына түгел, бөтен дөньяга таралган һәм алар туган телендә җыр тыңларга зар-интизар булып көтеп тора. Алар өчен берәр артистны күрү, татар җырын тыңлау – зур бәхет, татлы ризык ашаган кебек. Шулай булгач йөрсеннәр, эшләсеннәр. Кемнең начар, кемнең яхшы җырчы икәнен вакыт үзе күрсәтә ул.

– Күптән түгел редакциябезгә язучы Камил Кәримов килде. «Зәвыклы юмор белән тамак туйдырырга мөмкин түгел. Тамашачының зәвыгы бозылды, аны көлдерү өчен юмористлар «түбән» темаларны сайларга мәҗбүр», – дип әйтте. Сез бу фикер белән килешәсезме?

– Аңа халык гаепле түгел, моңа без, ягъни сәнгать юлындагы кешеләр гаепле. Алар җиңел юморга өстенлек бирә, чөнки фәлсәфи, акыллы әйберләрне эзләргә кирәк. Ә чүпчар аяк астында гына, җиңел бит. Без үзебез ул – халыкны бозып йөрүчеләр. Менә Фаил Шәфигуллинның «Сагынырлар әле безне таулар» китабын алсаң, андагы матур хикәяләр… Менә ул зәвыклы юмор, аны теләсә кайсы аудитория алдында сөйләргә мөмкин. Халык аны яратып тыңлаячак һәм тыңлый да. Туфан Миңнуллинны алырга мөмкин, менә дигән юмор. Зөлфәт Хәким хикәяләрен карагыз, бүген аның кебек язучы юк, минемчә. Кыскасы, татарда юмор бар, тик аларны белүче генә аз. Ә бүген юмор сөйләүчеләр кемнәндер махсус яздыртып, үзләреннән өстәп, ыштан бөрмәләре турында сөйләп йөри. Безнең халык күпне күргән, ул бик тәртипле, без, артистлар, үзебез тәртипсез.

– Бик күп атаклы артистлар белән эшләргә туры килде.

– Сезнең репертуарда нинди генә шагыйрь, язучыларның шигырьләре, хикәяләре юк. Ә үзегез аеруча кемне яратасыз?

– Икенче һөнәрем буенча укытучы мин, КДУның татар филологиясе бүлеген тәмамладым, алты ел читтән торып укыдым. Шулай булгач, татар әдәбиятын яхшы беләм дип әйтә алам.

Аеруча кемне яратасың дигән сорауга… әле генә санап киттем инде: Фаил Шәфигуллин, Туфан Миңнуллин, Зөлфәт Хәкимнәр... Башкортстан ягыннан булган язучы, шагыйрьләрнең дә әсәрләрен яратып сөйлим. Яттан бик күп өзекләр, шигырьләр беләм. Мин аларны бик тиз ятлыйм, хәзер дә шулай.

– Кеше яши‑яши үткәнгә карап нәтиҗәләр ясый. Нәрсәнедер ялгыш эшләгәнмен дип тә уйлый. Сездә андый уйлар тумыймы?

– Тормышта үкенерлек әйберләр бар инде ул. Тик аларны хәзер үзгәртеп булмый... Вакытында гаилә корырга кирәк дип саныйм. Дөресен әйтим, гаиләм булмаганга хәзер үкенәм. Ир кешегә хатыны, балалары булу бик мөһим. Балалар – ул синең киләчәгең, картлыкка өметең. Мин балаларны бик яратам, хәтта автобуста күргән сабыйларга да елмаеп китәм. Әнисе белән урамнан узган балаларга да еш кына сүз катам, аеруча татарча сөйләшкәннәрен ишетсәм, мактыйм. Шулай бер малайга кәләпүш тә бүләк иттем. Кәләпүш дигәннән, шушы милли баш киемен яратам. Хәлемнән килсә, республика җитәкчеләрен дә түбәтәйдән йөртер идем.

– Редакциягә Рәшит Сабиров үзе килеп, бер мәзәк тә сөйләмәсә, әңгәмә тулы булмаячак...

– Кыска мәзәкләр бик юк минем, гадәттә, озын юмористик хикәяләр сөйлим. Кайберләрен үзем дә уйлап чыгарам. Менә шуларның берсе искә төште әле: җырчы Фердинанд Фәтхи гайбәт чыгарган. Янәсе, мин мәрхүм Усман Әлмиевне төштә күргәнмен икән. Усман абыйдан сорыйм икән:

– Я, теге дөньяда ничек хәлләр? Анда ниләр белән шөгыльләнәсез?

– И, Рәшит, монда шундый рәхәт. Исән чактагы кебек концертлар да куябыз, бенефислар үткәрәбез. Монда, Рәшит, синең дә афишаң эленеп тора. Бер‑ике атнадан син дә монда киләсең икән...

Фердинанд Фәтхине күреп әйттем: андый төш күргәнем юк, әле мин Усман Әлмиев янына тиз генә барырга җыенмыйм, кешегә әллә ниләр сөйләп йөрмә, дидем…

– Рәшит абый, гомер көзенә егетләр кебек кереп киләсез. Моның сере нәрсәдә? Спорт белән дуслык бармы? Туклануга игътибар бирәсезме?

– Ялгыз кешенең туклануы нәрсә бар, шуны ашыйм дип атала. Иркәләп торучы юк. Спорт белән шөгыльләнүгә килгәндә, иртән, юынганчы ук, «Тәртип» радиосын ачып куям. Анда иртән күнегүләр эшләтәләр. Аларга кушылып, мин дә физкультура ясыйм. Өйдә массаж ясый торган җайланмам бар, аны кулланам. Һәм көн саен шактый гына җәяү йөрим. Авылга кайткач та ындыр артларын урап кайтам. Сәламәтлекне кайгыртырга кирәк. Хәрәкәттә – бәрәкәт! Борынгылар белми әйтмәгән.

Равил абый Шәрәфиев белән аралашам һәм аны үзем өчен үрнәк итеп куям. Ул хәзер дә спорт белән шөгыльләнә, йөзә, кышын рәхәтләнеп чаңгыда йөри. Менә ул һаман да егетләр кебек. Барыбызга да шулай картаерга язсын!

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белән.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы