Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мин театрымда бик бәхетле – Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова

Мин театрымда бик бәхетле – Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова

Артистка белән очрашу Казанда, Татарстан Милли китапханәсенең «Театр кунакханәсе»ндә узды. Исламия Мәхмүтова белән күрешергә халык зал тутырып килгән иде.

22 марта 2017


Акча да, ир дә кирәкми, театрга гына эшкә алыгыз, дип килеп керә ул сәнгать дөньясына. «Аллага шөкер, барысы да булды; акчам да, яраткан, терәк булырдай ирем дә, иманлы газиз балаларым, хәзер инде оныкларым да бар», – дип шөкрана кыла Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия ханым Мәхмүтова.


Артистка белән очрашу Казанда, Татарстан  Милли китапханәсенең «Театр кунакханәсе»ндә узды. Исламия Мәхмүтова белән күрешергә халык зал тутырып килгән иде.

 
– Татар кешесе шулай яратылган инде ул, театр сәхнәсендә балкыган артистларга мөкиббән булабыз. Бигрәк тә халыкчан, моңлы, дәртле, талантлы артистларны яратабыз. Ә бит  безнең китапханәбездә татар сәхнә йолдызлары турында язылган китаплар шактый, артистларның үз авторлыкларында чыкканнары да бар. Без Галиәсгар Камал театры белән берлектә моннан дүрт ел элек «Театр кунакханәсе» дигән проект оештырырга булдык. Бу проект нигезендә театр артистлары безгә килеп, үзләре язган китапларны тәкъдим иттеләр, укучыларыбыз каршында чыгышлар ясадылар. Проект популярлашты һәм без башкалабызда узган башка театрлар әһелләре белән дә шулай кичәләр оештыра башладык, – диде Татарстан Милли китапханәнең Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар мөдире Фирдәвес Имамова.
 

 
Китапханәгә йөрүчеләр күптәннән инде Исламия апа белән очрашуны көткән... Әмма яраткан артистыбызның театрда тыгыз график булу сәбәпле, ул гел кичектерелеп торды. Ниһаять, март аенда, театр көне алдыннан, очрашырга җай чыкты, ди музей хезмәткәрләре.
 
Кичә барышында Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” дигән китабы да тәкъдим ителде. Әлеге китапта халык артистының иҗат юлы чагылган, коллегаларының истәлекләре һәм Исламия Мәхмүтованың төрле елларда иҗат ителгән пьесалары урын алган.
 
Исламия ханым Мәхмүтова кызыклы иҗади тормыш юлы узган артист. Татарстанның Әлки районы Юга Әлки авылында 1943 елда туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1963 елда Казанга килә һәм Татар дәүләт республика күчмә театрында бутафорчы, кассир булып эшли башлый. Аллаһыдан бирелгән таланты һәм бетмәс-төкәнмәс тырышлыгы аркасына театрның алыштыргысыз артистына әверелә.

– Мин бик бәхетле театрымда. Берсеннән-берсе кызыклырак, эшләр өчен авыррак рольләр насыйп булды миңа. Үз яшьтәшләремне, замандашларымны сәхнәдә гәүдәләндерү, шуның белән тамашачыны рухландыра алу – моннан да ләззәтлерәк бәхет бармы икән дөньяда?! – ди ул.
 
Китап укучылар белән очрашуга Мәхмүтованың олы кызы Лилия һәм кияве Ренат  Шәмсетдиновлар да килгән иде.
 

 
– Бергә иҗади гаилә булып яшәүнең үз плюслары, үз минуслары бар дигәндәй. Берәр образга әзерләнгәндә, алар ничек кабул итәр икән, дип тә уйлап куясың. Әмма якыннарыңның профессиональ тәкъдимнәре, тәҗрибәләре бик ярдәм итә. Исламия ханымның ясалмалыгы юк. Сәхнәдә нинди, тормышта да шундый ук. Ул театр училищесы яки институтлар тәмамламаган, таланты һәм тормыш тәҗрибәсе белән ничә еллар сәхнә тота. Халыкка, тамашачыга нәрсә кирәклеге тоемлау сәләте дә мул аңарда... Ә инде Лилия белән өйләнешергә карар кылгач, булачак тёщям Исламия Мәхмүтова икәнен белгәч, миңа чын шок булды! «Ренат, син кая үреләсең», дип үз-үземә сорау бирдем... Хатыным Лилия гаиләсендә үз кеше булып китү чыннан да җиңел булмады. Баштарак Исламия ханым мине читенрәк кабул итте. Уртак тел табу авыр булды. Ә хәзерге вакытта, Аллага шөкер, кызына караганда да мине якынрак күреп сөйләшә. Хәзерге вакытта, руслар әйтмешли, “душа в душу” яшибез, – дип кайбер гаилә серләрен ачты «Ihtertat.ru» электрон газетасына Ренат Шәмсетдинов.
 

 

 

 

 


 Мөршидә КЫЯМОВА. Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотолары

intertat.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: