Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Мине Казан язучысы дип атагыз”

“Мине Казан язучысы дип атагыз”

6 июньдә Гүзәл Яхина Казан Ратушасында үзенең яңа китабын – “Дети мои” әсәрен тәкъдир итте. Казанда аның иҗатын яратучылар шактый күп булып чыкты – Ратуша залы шыгрым тулы иде.

07 июня 2018

“Мине татар язучысы дип түгел, ә Казан язучысы дип атау дөресрәк булыр”, - дип ассызыклады Гүзәл Яхина. Миңа аның зыялылыгы, сабырлыгы, зәвыгы, стиле, тыйнак, әмма искиткеч акыллы фикер сөреше, белемлелеге, даими рәвештә үзен үстереп торуы ошый. Әле “Зөләйха күзен ача” әсәре турында сөйләгәндә генә: “Мин аның чынлап та әдәби әсәрме икәнен дә белмим хәтта, мин аны бары тик яздым да, яздым гына”, - дигән һәм шул беренче романы белән уникаль уңышка ирешкән язучы инде икенче китабы турында чын профессионалларча сөйли. Идел буендагы 1918-1941 еллардагы немец автономиясе турындагы әлеге әсәрне язар алдыннан ул кабат архивларда утыра, тарихи катламны җентекләп өйрәнә. “Минем мәктәптәге иң яраткан предметларым рус теле/әдәбияты һәм тарих иделәр, бу минем әсәрләремдә дә чагыла, билгеле”, - дип елмайды ул.
Гүзәл Яхина “Дети мои” әсәренең язылышы турында озаклап, җентекләп бәян итте. Әмма ул аның хакында сөйләгәндә, тамчы да рефлексиягә бирелмәде, әйтерсең, читтән карап, бөтенләй аңа кагылышы булмаган объект турында сүз бара. Ул тулаем  әсәрнең архитектоникасын, геройларының каян алынганын, сюжетның ни өчен нәкъ менә шулай корылышын - барысын да аңлатып чыкты. Мине беренче китабы белән үк феномен булып әверелгән язучының язу эшенә булган җитди, осталарча мөнәсәбәте һәм фәнни диярлек якын килүе җәлеп итте, әле “Зөләйха”дан соң интервью эшләгәндә үк хөрмәт уятып калган авторга булган ихтирамымны арттырды гына.

Фото: Михаил Захаров, «Татар-информ»
 
Әсәр турында Гүзәл үзе дә күп сөйләде, без дә күп сөйли алабыз. Әмма әдәби әсәр турында сөйләп утырганчы, аны утырып уку яхшырак булыр, мөгаен. “Ул миннән аерылды, ирекле йөзешкә чыгып китте инде”, - диде “әнкәсе” дә. Ә без “Дети мои”ны укыган арада тагын бер сюрприз әзерләнә – Россия телеканалы инициативасы белән Татарстанда зурдан кубып “Зөләйха күзен ача” романын төшерергә әзерләнәләр. Төп рольдә Чулпан Хаматова булачагы инде шактыйдан билгеле. Себер пейзажларын тудырганда, язучы үзе кечкенәдән күреп үскән туган як пейзажлары ярдәмгә киләчәк – шулай карар кылганнар. “Ангара ролендә Чулман булачак”, - диде Гүзәл очрашу вакытында. Фильмны Лаеш районында төшерәчәкләр дип көтелә. Ул  8 серияле мини-сериал форматында эшләнәчәк.
“Мин аның турында үзем дә укып, ишетеп кенә беләм, - дип бүлеште яңалыклары белән язучы, һәрвакыттагыча тыйнаклык саклап. – Мин китапны тудырдым, ә “Зөләйха”ның фильмын тудыручылар – аның продюсеры, режиссеры һәм сценарий авторлары булачак. Мин аларның эшләренә кысылмыйм. Нәкъ сезнең кебек үк, мин дә – көтүче халәтендә...”
Исегезгә төшерәбез, Гүзәл Яхинаның “Дети мои” дип аталган яңа әсәре 2018 елдагы Тоталь диктант вакытында укылган иде.
“Зөләйха” кебек үк Елена Шубина редакциясендә басылып чыккан әлеге әсәр бүгенге көндә Россия китап кибетләрендә иң сорап алына торган топ-китапларның берсе.
Гүзәл Яхина һәм укучысы, һәм тәнкыйтьчеләр өчен сере ачылмаган феномен булып калуын дәвам итә. Икенче романы белән ул үзенең данын, позицияләрен ныгытты гына. Әмма Ратушадагы очрашу вакытында, аның сөйләгәннәрен тыңлап, мин бу феноменның серенә аз гына булса да төшендем кебек – ул үҗәтлек һәм тырыш, көйгә салынган көндәлек хезмәт тарафдары. Язучы кеше “мин талантлы”, “мин даһи” дип шалтырап кына йөрүче шамакай түгел ул! Тәүлекнең 24 сәгате буена үз эшенә тулаем күмелмәгән булса, аның юньле продукция тудыра алмаячагы көн кебек ачык. Ә юньле продукция тудырыр өчен аның әле яшәү минимумы да тәэмин ителгән булырга тиеш. Ач карынга архивларда казынып утыру... без, бәлки, “Тукай ачлы-туклы яшәгән әле” дип үзебезнең мескен хәлгә төшкән татар язучыларыбыз белән мактанырга керешербез... Ә нигә мактанмаска?! Әмма мин мактаныр урында... оялыр идем.
Язучыга ставка ясау, аны дөрес һәм акыллы итеп конвертацияли белү – монысы да безнең татар менталитеты өчен яңачарак формат әле.
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: