Мингол Галиевнең тормыш линиясе
Әле үсеп беткәч тә, авыл апалары: «И, шушы бала да кеше булды», – дип аркадан сөяләр иде.
21 октября 2020
ВИЗИТ КАРТОЧКАСЫ
Мингол Галиев 1941 елның 27 августында Мамадыш районы Иске Комаза авылында туган. Татарстанның халык артисты, мөгаллим.
Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлый. Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетында күп еллар педагогик эшчәнлек алып бара. Илледән артык фәнни хезмәт бастырып чыгара. Укучылары – республика, бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдә лауреатлар һәм дипломантлар иясе. Аның шәкертләре арасында танылган җырчылар күп.
Гаиләдә бишенче бала булып туганмын. Ирләрен сугышка озаткан хатын-кызлар басуда иген җыйган. Шулар арасында әни дә булган. Әллә кайгыдан, әллә авыр эштән, мин җитлекмичә – җиде айдан дөньяга килгәнмен. Кечкенә гәүдәле, бик чандыр идем. Әле үсеп беткәч тә, авыл апалары: «И, шушы бала да кеше булды», – дип аркадан сөяләр иде.
Без класста 21 бала укыдык. Шуларның унтугызының әтисе юк иде. Без әтиләрне күрмәдек, тик без ятимлекне дә сизмәдек. Ни өчен дигәндә, бөтен гаиләдә дә ятимлек бит. Аннан, әниләребез ир урынына да, хатын урынына да җигелеп эшләде.
Әтиле булу белән бәйле гаҗәп бер вакыйга истә калган. Тәнәфестә малайлар сөйләшә: «Гыйльмулланы әтисе кыйнаган икән». Шунда бер бала әйтеп куймасынмы: «Ярый әле безнең әтиләр юк, име...» Шушы вакыйгаларны кат‑кат уйлап утырам. Тормышны сугыш ни дәрәҗәдә үзгәртте, ятим итте...
Сугышка кадәр безнең якта күп ирләр шахтага барып эшләгән. 1940 ел башында әти дә, гаиләсен туендырырга теләп, шахтачылар әртиленә кушыла. Авылга да кайтып килә. Минем туганны белгәч, әнигә посылка сала. Ә аннан аны сугышка алалар. Соңрак үлгән хәбәре килә. Шулай итеп әти мине, мин әтине бер тапкыр да күрү бәхетенә ирешми калабыз.
Биш баланың өчесе генә үскән. Ике апам, үсмер яшькә җиткәнче, дөнья куйган. Ул вакытта бит кызамык, тиф кебек чирләр күп иде. Медицина көчле түгел. Картайган көндә дә мәрхүм булган ике кызын әни гел искә ала иде.
Авылдагы иң чандыр, иң бетерешкән балаларның берсе идем. Тик минем рухым көчле булды. Кеше арасына керәсем, әнинең йөзендә горурлык хисләрен күрәсем килде. Җидене тәмамлагач ничек тә укуны дәвам итәргә теләдем. Урау юллар белән булса да, Мамадышка барып ун классны тәмамладым.
Балаларны кич белән клубка чыгармауны аңлый алмыйм. (Авыл клублары турында сүз бара). Ул бит бозык урын түгел. Клуб тәрбия чыганагы булырга тиеш. Һәрхәлдә, безнең авылда шулай иде. Мәктәп һәм клуб янәшә атларга, бергә эшләргә тиеш. Әле бүген дә шулай эшләүче авыллар бар, шуңа бик сөенәм.
Моң миңа әниебез Миңсылудан күчкән дип уйлыйм. 1909 елгы иде ул. Татар теленең өч графикасында укырга-язарга өйрәнгән, белемле, тирән ханым иде. Яттан бик күп шигырьләр белде, мөнәҗәтләр көйләде. Аның моңлы тавышы бүген дә колагымда яңгырап тора.
Сугыштан соңгы елларда хатын-кызлар арасында кич утыру гадәте бар иде. Бер төркем авыл апаларының безнең өйгә җыелып, мөнәҗәтләр, көйләп, моңланып утырганнарын хәтерлим. Мин аларны мич башыннан йотлыгып тыңлый идем.
Өченче сыйныфта укыганда ата-аналар җыелышында җырлатканнарын хәтерлим. Ни өчендер мәхәббәт җыры башкарганмын. Ул чакта күпләр моны аңламады. Янәсе, орчык буе малайга каян килгән мәхәббәт җырлары. Ул чорда бу темага керергә ярамый иде. Ә мин моңа икенче төрле карыйм: халыкның мәхәббәт җырлары иң изге хисләрне чагылдырган. Табигый рәвештә саф күңелдән кайнап чыккан тойгылар бит алар.
Әни берсендә ничектер: «Кеше балаларыннан була, безнекеләрдән юк инде», – дип әйтеп куйды. Үземне эзләгән, кайсы юлны сайларга дип йөргән вакытлар иде бу. Тиз генә документларны җыйдым да, Казанга – консерваториягә чыгып киттем. Тик бу турыда берәүгә дә, хәтта йөргән кызыма да әйтмәдем. Ни өчен дигәндә, ул вакытта артистларга караш бөтенләй башка иде. «Ә, артист булып йөргән итә», – дияләр иде. Әлбәттә, Усман Әлмиев, Рәшит Ваһапов кебек җырчыларга хөрмәт, соклану зур иде. Ләкин бит алар санаулы гына.
Консерваториядә документлар тапшырганда миңа 18 тулмаган иде. Баксаң, 18 яшькәчә кешенең тавышы әле утырып бетмәгән була. Шулай ук 24 яшьтән соң да уку йортына алмыйлар, инде карт санала. Алланың рәхмәте, авылдан килгән бала дип кызганып булса кирәк, документларымны кабул иттеләр. Бу минем тормыштагы иң якты вакыйгаларымның берсе.
Миңа кайберәүләр: «Син утын пүләнен дә җырларга өйрәтәсең», – диләр. Бер карасаң, бу чыннан да шулай. Җырлый белгән кеше белән һәркем дә эшләргә тели, ә менә моңы булмаган кешене җырларга өйрәтеп кара син! Бу авыр эш, ләкин мөмкин. Җырлый белмәгән кеше юк. Кеше ничек сөйләшә, шулай җырларга тиеш. Шуңа да гаиләдәге сөйләм балага нык тәэсир итә. Әти‑әнисе ягымлы аралаша икән, бу балада да чагыла. Кычкырганны да сизеп була. Телне болай куй, корсак белән сула дип өйрәтергә җыенмыйм, минем үз методикам. Мин табигыйлек яклы. Сабый тугач, «ңә-ңә» дип аваз саламы. Мин дә укучыларымны шул авазны җырларга өйрәтүдән башлыйм.
Әлбәттә, бөтен кеше җырчы була алмый. Беренче чиратта моңа зур тырышлык, теләк кирәк. Һәм, әлбәттә, табигатьтән бирелгән талант. Менә шулар барысы да кушылгач кына, халык күңеленә кереп була.
Җырчы Хәнәфи Шәйдуллин исән чагында, янына хәлен белергә баргач: «Миңгол, үлемнән курыкмыйм, тик менә белгәннәрем үзем белән китә, тапшырып кала алмадым, шунысы аяныч», – дигән иде. Минем дә татар сәнгате турындагы белемнәремне, үз методикамны шәкертләремә өйрәтеп калдырасым килә. Шөкер, андый укучыларым да бар. Ләкин үсеп килүче буын, мәктәп балалары турында да онытырга ярамый. Шуңа да быел Совет районының 180 нче гимназиясендә Халыкара музыка сәнгате үзәге эшләп ятабыз. Мәктәп җитәкчелеге бик яхшы урын бирде. Сәхнәсе, аерым классы булган үзәк булачак ул. Яңа елга кадәр анда балалар шөгыльләнә дә башлар дип өметләнәм.
Ун еллар элек намаз укый башладым. Җай туры килмәсә, намазымны җыеп укыйм. Дин турында күп уйланам. Инкыйлабтан соң коммунистларның иң зур ялгышы – динне читкә этәрү булган. Ә бит партиядә идеология, пропаганда дигән система бар иде. Бер карасаң, коммунизмны төзү кодексы да нәкъ Коръәннән алынган бит.
Кайбер мөселман кардәшләрем минем намаз да укып, җырлап та йөрүне бик аңлап бетерми. Янәсе, болар бер-берсенә каршы килә. Бу бик фәлсәфи мәсьәлә. Мәчеткә йөргән кеше генә изге була дип карамыйм. Сафлыкка, чисталыкка өндәүче динебезне бик хөрмәт итәм. Тик җыр сәнгатендә дә бер начарлык та күрмим. Моң аша да кеше күңеленә кереп, халыкны тәрбияли алуыма чын күңелдән ышанам.
«Мин иманлы кеше, Аллаһны таныйм», – дип күп тапкырлар башкалар алдында кабатлап йөрүчеләргә бераз шикләнеп карыйм. Әгәр дә берәү гөнаһлар кылмаса, башкалар белән яхшы мөнәсәбәттә булса, әти-әнисенә, гаиләсенә ихтирам күрсәтсә, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышса, бу дингә, Коръәнгә каршы түгеллекне аңлата. Әгәр бүгенге көндә кайберәүләр сәхнәгә төрле кыяфәттә чыга икән, бу инде җәмгыятьнең йөзен күрсәтә. Җыр ул бүген коммерциягә әйләнде. Сәхнәдә бер төрле ул адәм баласы, ә тормышта икенче. Шулай да мин сәхнәгә ярымшәрә киенеп чыгучы артистларны хупламыйм.
Руфия Фазылова
Фото: Лилиана Вәлитова
Добавить комментарий