«Мирас»: Казанны яратыр һәм дөнья күләмендә танытыр өчен..
Быелгы җәйге мәдәни вакыйгалардан казанлылар белән килгән кунаклар, туристларның хәтерендә иң тирән эз калдырганы, мөгаен, Казан циркының «Мирас» («Мираж») программасы булгандыр. Ул 12 июньнән старт алды да 14 сентябрьгә кадәр бара. Сентябрь тамашаларына билетлар инде август аенда ук сатылып беткән иде. Без милли программа чыгару бурычын цирк алдына ТР мәдәният министры Ирада Әюпова куйганын һәм спектакль-фэнтезиның өч ел дәвамында әзерләнгәнен беләбез. 2025 елның 27 августында, Республика бәйрәме һәм шәһәр көне программасы кысаларында, «Мирас»ны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады.
12 сентября 2025
ЭКЛЕКТИКА ҺӘМ БАЛАНС
Әйтүләре буенча, Рәис яңа милли тамашаны бик ошаткан – артистларны аягүрә басып алкышлаган. Җәйге тамашаларга Петербургтан кайткан туганнар һәм башка шәһәрләрдән килгән дусларны да алып барган идек, алар да, нәкъ Рәис кебек, аягүрә басып, «Афәрин!» дип алкышладылар. «Дөньяның теләсә кайсы почмагына алып барып, федераль һәм аннан да киңрәк масштабта күрсәтә торган универсаль эчтәлекле, бик колоритлы тамаша килеп чыккан», – дип сокландылар. Республика халкы, бигрәк тә журналистлар белән мәдәният өлкәсендә кайнашучылар да, яңа тамашаны карап, бик рухланды. Бераз гына сарказм өстәүдән дә тәм тапты: ниһаять, цирк татар тамашачысына, үз милләтенә йөз белән борылды, болай булгач, әле опера‑балет театрына да өмет сүнмәгән, диештеләр...
Дөресен генә әйткәндә, пилот рәвешендәге сынау проекты инде моңа кадәр үк эшләнгән иде – 2024 елда цирк, яшь тамашачыларны һәм яңа аудиторияне җәлеп итү максаты белән, Илгиз Зәйниевне чакырып, «Печән базары»н чыгарды. Ул чакта ук театрның яңа директоры Эльмира Булатованың болай дип әйткән сүзләре хәтергә уелып калды:
– Сәнгатьнең ике бу төрен – театр белән циркны бербөтенгә берләштерү гаять катлаулы эш, чөнки цирк ул – тавыш-тынсыз гына башкарыла торган могҗиза.
Миңа иң башыннан ук сюжет корылышы, драматургик башлангыч белән пролог ошады, әмма, кызганыч, ул алга таба онытылды. Бик шәп, техник һәм сәнгати югарылыкта куелган бер чылбырны тәшкил иткән тамашаны күбрәк «связка»лар бәйли башлады. Кыскасы, миңа сценарий ягыннан эзлеклелек, бөтенлек җитеп бетмәде. Мин безгә Милли Мирас турында яңа бер мавыктыргыч тарих сөйләүләрен, көчле нарратив көткән идем... Әмма үземне нәкъ менә әлеге дә баягы Эльмира ханым әйткән сүзләр белән тынычландырдым: чынлап та, без бит драматик тамаша үзәгендә утырмыйбыз, бу – башка жанр һәм аның кануннары икенче.
Иң ошаганы – интерактив бик күп, һәм ул тамашага килгән балаларны гына түгел, ә өлкәннәрне дә мавыктыра, җәлеп итә. Дөрес, клоунада тулаем русчага корылган, ул бик оста куелган, ләкин милли контексттан бераз «чыгып киткәли», димме соң... Хәер, клоунададан да миллилек эзләргә тырышу дөрес нәрсә түгелдер инде ул…

Этнографик нигез белән аутентик детальләрне, җирлекне һәм мифологик катламны алып, аны заманча бирелештә тәкъдим итәләр, нәтиҗәдә, куелыш теләсә кайсы милләт вәкиле өчен аңлаешлыга әверелә. Ике телдә дә бара «Мирас», билгеле, русчасы күбрәк. Ләкин моны халыкта киң таралган, чын мәгънәсендә «милли хит» булып киткән җырлар каплый, тигезли. Музыкаль мирасны чынлап та туплап бирәләр – «Әллүки» белән «Зәңгәр шәл» яңгыраганда, зал елап утыра. «Туган як», «Кайтам әле Әлдермешкә» җырлары яңгыраганда, оркестрга кушылып, кубарылып җырлый. Карале, кем әйтмешли, чыннан да үз вазыйфасын башкара икән бит бу җырлар, дип гаҗәпләнеп утырдым. Мин үзем, дөресен генә әйткәндә, тулаем яңа музыкаль партитура көткән идем...
Куелыш эклектик, синтетик характерда. Костюмнар белән декорацияләр, күренеп тора, ис-киткеч бай, затлы, җиренә җиткереп эшләнгән. Гомуми бизәлештә дә гармония белән баланс бар. Вакыт‑вакыт чуарлык күп тоелса да, сти-лизацияләрдән караш уйнакласа да, эстетик яктан барысы да уйлап башкарылган. Матур табышлар бар, алардан елмаеп җибәрәсең. Ут куючыларга сокланып карадым – ул бөтен спектакльне могҗизаи итеп өретә, сихерле төсмер өсти.
Мин беренче мәртәбә караганда, тирә-ягымда татар журналистлары – «Татмедиа» системасында эшли торган хәбәрчеләр утырды. Барыбыз да, цирк артистлары белән аның командасына, анда тәрбияләнгән яшь буынга сокланып, тел шартлаттык. «Без һаман драма артистлары белән эстрада йолдызлары турында язабыз, аларны пьедесталга күтәрәбез, ә бу бит – тир түгеп, еллар буе әзерләнеп эшләнә торган бәһасез хезмәт, аларны күрмибез-белмибез», – диеп, үзебездән үзебез оялыштык. Чыннан да, цирк артистларының хезмәте баш иеп, рәхмәт әйтеп, үзләрен кулда гына күтәреп йөртергә лаек.
Ярар, монысы – эмоцияләр, күзәтүләр. Ә хәзер саннарга, фактларга һәм анализга күчик. Цирк җитәкчелеге белән иҗат командасына һәм тамашачыга сүз бирик.
Гөлүсә Батталова, «Мирас» спектакленең җыр текстлары авторы
«ХАЛЫК ҮЗЕ СОРАП АЛДЫ!»
Циркның пиар бүлеге, тыйнаклык күрсәтеп: «Без, һәрвакыттагыча, башка проектларны таныткан кебек үк, үз эшебезне генә эшләдек», – дисә дә, «Мирас»ның рекламасы шаккаткыч, бик югары дәрәҗәдә булды. Аның республика җитәкчелеге тарафыннан бурыч итеп куелган, чын мәгънәсендә, Казан халкын һәм бар дөньяны шаккатыруга йөз тоткан кыйммәтле, бай, стратегик проект булуы шунда ук үзен сиздерде. «Казан циркындагы өр‑яңа милли спектакль-фэнтези», «тиңсез шоу» турында мәркәзебез буйлап таралган барлык баннерлардан, радио, телевидение, социаль челтәрләрдән тәүлек әйләнәсе ишетеп тордык. Промо-роликлар, рәсми тизерлар да җәлеп итәрлек иде. Кыскасы, әкияти җен чыгып, лампа белән үтүктән генә кычкырмады. Билет бәяләре башта бераз тешләшә торган тоелды, әмма сатып алган беркем дә үкенеп кайтып китмәгәндер, дип уйлыйм. Куелышы тулысы белән 100 миллион сумга төшкән, әле моңарчы Россия күләмендәге шоу индустриясендә дә кулланылганы булмаган «ут дивары»на кадәр дөрләп күтәрелгән 2 сәгать тә 40 минутлык (антракт белән) бу шоу үз бәясен акларлык дәрәҗәдә иде.
Казан циркы директоры Эльмира Булатова белән сүз башлаганда, иң беренче эш итеп, республика Рәисенең тәэсирләрен белештек.
– Бик ошатты, рәхмәт әйтте. Безнең тамашаны барлык дәүләт эшлеклеләре белән республика кунакларына күрсәтергә кирәк, диде. Өч ел элек, Казанга күчеп килгәндә үк, мондый милли программаның соралып торганын аңлый идем инде, – дип сөйләде Эльмира ханым. – Мәдәният министры Ирада Әюпова бу бурычны минем алдыма конкрет куйды. «Печән базары»н чыгаргач, чынлап та, халыкның үз милли тамашасына сусавы никадәр көчле булуын аңладык. Нибары 8 генә тамаша күрсәттек, ә рәхмәтләр белән яңа милли программа эшләргә тәкъдимнәр олаулап килде. Шуңа да «Мирас»ны канатланып, рухланып эшләдек – моның халыкка кирәк икәнлеген төгәл белеп. «Мирас»ны халык үзе сорап алды, дисәк тә, ялгыш булмас.
Эльмира Булатова, Казан циркы директоры
.jpeg)
Киң колачлы милли спектакль-фэнтезины тормышка ашырыр өчен, Мәскәүдәге Цветной бульварда урнашкан Никулин циркы режиссёры Евгений Швецов сайлап алына. «Мирас»ны сәхнәгә Мәскәүдән килгән чын профессионаллар командасы куя: балетмейстер Ольга Полтарак, рәссамнар Надежда Русс һәм Анатолий Нежный, композитор Дмитрий Кузнецов, клоунада режиссёры Андрей Шарнин. Проектның музыкаль юнәлештә консультанты, музыкаль җитәкчесе буларак җырчы, музыкант, «Болгар кызлары» триосы солисты Айгөл Зәйнуллина чакырыла. Һәм, әлбәттә инде, җыр текстларын язуны да җирле иҗатчыга тапшырырга кирәк табалар – шагыйрә, драматург Гөлүсә Батталованы җәлеп итәләр.
– «Бишек җыры» һәм «Зөһрә җыры»ның текстларын язганда, режиссёрның теләк-тәкъдимнәрен исәптә тоттым, милли фольклорга нигезләнгән материал тудырырга тырыштым, – ди Гөлсүә Батталова. – Иҗат командасы белән эш процессы минем өчен яңа тәҗрибә булды. Проектның җитәкчесе Илназ Хәйбуллин турында аерым әйтеп үтәсем килә. Иҗат кешесенә булган игътибарлы мөнәсәбәте, алга карап эш итә белүче чын стратег икәнлеге ачылды. «Мирас»ны гаиләбез белән карадык. Премьера көннәре күптән узган булса да, зал шыгрым тулы иде. Балаларым белән театр-концертларга еш йөргән әни буларак, алдан ук хәл итеп куйган идем: 30‑40 минуттан арый-туячаклар, антрактка кадәр түзеп утыра алсалар, кайтып та китәрбез, янәсе. Тик кая ул! Спектакль башланган мизгелдән ахыргача, авызларын ачып, аһ итеп карады улларым! «Мирас»ны караган башка таныш-белешләр, дуслардан да бары яхшы сүзләр генә ишеттем. Цирк тамашаларына да милли төсмер керүенә, милли спектакльләрнең аншлаг белән узуына шатмын. Киләчәктә тагын да сыйфатлырак, кызыклырак спектакльләр тусын өчен ихтыяҗ барлыгын күрсәтә бит ул.
Айгөл Зәйнуллина инде «Мирас»ны хәзер үк сагынуы турында әйтә, ул яңадан сәхнәгә әйләнеп кайтсын, югалмасын иде, дип тели. Килешми булдыра алмыйбыз.
– Безнең милли колорит белән даими очрашып тормаган иҗат командасына, бу җирлекне өйрәнеп, программаны халык үзенеке итеп яратырдай кимәлдә башкарып чыгу – зур батырлык. Алар безнең мираска зур саклык, ярату белән орынды, тәкъдимнәребезгә колак салып эшләде, тыңлады, ишетте. «Мирас» буенча эшне башлап җибәргәнче, проект җитәкчесе Илназ Хәйбуллин белән, Мәскәүгә Никулин циркына барып, режиссёр һәм хореографның «Матрёшка» спектаклен карап кайттык. Бик ошаттык! Йөрәген биреп эшләүләренә сөендек. Миңа калса, без тамашачыга халкыбыз җанында яшәгән моңны күрсәтеп бирә алдык. Эшләү процессында тәүлекләр буе ял итмәгән вакытлар да булды, әмма һәркем бу проектны зур ярату белән, дөньясын онытып тудырды. Бу яратуны тамашачы да тоя. «Мирас»ны 10 мәртәбә карадым, һәр караганда, беренче тапкыр күргән шикелле... Музыкаль өлешен әзерләгәндә, милләтебезнең үткән мирасын да, заманча мирасын да бер бәйләмдә бирергә омтылдым... Үзем өчен циркны өр-яңадан ачтым, һәм аңа гашыйк булдым!
КАТЛАУЛЫ ГАДИ АРИФМЕТИКА
Чыннан да, программа милли персонажлар, сюжетлар, мотивлар, мифлар, бәйрәмнәр, традицияләр белән шыплап тулган татар энциклопедиясе, диярсең. Барысы да бар монда – Сабан туе да, ат чабышлары да, сарыкы да, Шүрәлесе дә, Батыры да, азакта хәтта Тукай үзе дә... «Милли скреплар» дигәндә, без «алар беркайчан да аз булмый, артып китсә дә, зыян юк, үзебезнеке ич» дигән мантыйк белән эш йөртәбез.
Классик цирк номерлары һава гимнастлары, акробатлар, эквилибристлар, жонглёрлар һ.б. гаҗәеп осталардан гыйбарәт. Мин циркка хайваннарны тилмерткәннәрен күрмәс өчен йөрми торган кеше буларак, бу юлы хәтта аю белән бәтиләр чыккач та, артык авыр тойгылар кичермәдем. Әллә бәтиләре дә «үзебезнеке» булып тоелганга шунда...
Әмма хикмәт башкада – бу искиткеч күп персонаж һәм мотивларны берләштергән тамаша ни дәрәҗәдә чын-чынлап без инде күп еллар буе тел корытып сөйләгән «мәдәни код»ны ача алды икән? Ни дәрәҗәдә декортатив «тамаша» гына булып калмыйча, асылыбызны күрсәтеп бирде? Бәлки, без цирк программасына артык зур таләпләр куябыздыр? Нигездә, бу спектакль бит тамашачыда, бигрәк тә килгән кунаклар белән туристларда татар дөньясына ишекләрне ачты, кызыктырды, сокландырды, аһ иттерде. Димәк, шушы ачык ишекләрдән эчкәрәк узарга, бу халыкның мирасын тирәнрәк белергә дә ихтыяҗ тудырды, дия алабыз. Ә бу – иң мөһиме!
Эльмира ханым әйтүенчә, «Мирас», һичшиксез, коммерцияле проект. Казан циркы аны үз акчаларына чыгара. Билгеле, Мәдәният министрлыгы барлык этапларда бик яхшы булышты, бөтен яклап куәтләп торды, күперләр салды, ди директор, әмма бик күп чыгымнар үз җилкәләренә дә төшкән.
Җәйге каникуллар вакытында «Мирас»ны карарга гаиләләр белән балалар агылды. Без турыдан-туры балаларны алып килмибез бит, моның белән гаиләләр, төрле оешмалар шөгыльләнә, диләр администрациядә. Чынлыкта, хәйрия оешмалары, социаль хезмәтләр, ниндидер предприятиеләр, хезмәткәрләренең балалары өчен сатып алып, күп караган булып чыкты спектакльне. Моны циркның үз статистикасы да раслый, Казан буйлап «карамаучыларга» караганда, «караганнарны» да күбрәк очратасың. Менә шундый гап‑гади арифметика.
– 125 мең кеше, – дип, саннар белән уртаклаша цирк директоры. – Тамашачыларыбызның географиясен күзәтәбез. Дөрес, тере акчага үзе кассага килеп билет алучыларны сагалап тора алмыйбыз, ә менә сайтта онлайн алучылар турында хәбәр бар. Һәм бу география безне куандыра: Россия Федерациясенең барлык регионнары! Владивостоктан алып, Калининградка кадәр! Читтән килгән тамашачы искиткеч күп булды – Казахстан, Беларусь, Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Германия, Румыния, Вьетнам, Гарәп Әмирлекләре, Сингапур, Малайзия, Таиланд, АКШ... Татарстан районнарыннан гаиләләп, төркемләп килеп караучылар турында инде әйтеп тә тормыйбыз…
.jpeg)
Резеда Гарипова, режиссёр, педагог
ЕРАК СӘФӘРЛӘР ҺӘМ КИЛӘЧӘК СТРАТЕГИЯСЕ
«Мирас»ны әзерләгәндә үк, Казан циркы, үз артистларыннан тыш, читтән дә артистлар командаларын җәлеп иткән иде. Бу, билгеле, куелышның үзен дә, аны йөртүне дә, түләү системаларын да шактый катлауландыра. Программада Мәскәү, Якутия, Беларусь циркы артистлары да катнаша, шулай ук – Казан Балалар цирк мәктәбе укучылары. Озын сүзнең кыскасы, шоуда барлыгы – 80 нән артык кеше! Азмы бу? Күпме? Әле бит арена артында калган күпме хезмәткәрне дә исәпкә алсаң, шактый грандиоз картина күз алдына килеп баса. Юкка гына «Мирас»ны дөнья буйлап гастрольләрдә йөри торган күчмә программалы кабатланмас Дю Солей белән чагыштырмыйлар бу очракта. Читтән килеп караган кунаклар кат‑кат кабатлап та әйтте, циркның сайтында, социаль челтәрләрендә күпсанлы комментарийлар да калдырды: «Бу тамашаны, дөньякүләм турне итеп оештырып, барлык илләр буйлап күрсәтеп чыгарга кирәк!»
Бу җәһәттән, кайбер килешүләр инде алдан ук билгеләп куелган, дип беләбез, әйтик, әлеге дә баягы Беларусь циркы белән. «Казандагы программа тәмамлануга, сез Беларусьгә юл тотарга җыена идегез, хәзерге вакытта әзерлек барадыр?» – дип, кабат директорга мөрәҗәгать итәбез. Гастрольләргә әзерлек ничек баруы белән кызыксынабыз.
– Әйе, бу бик катлаулы процесс – шундый зур программаны, беренчедән, тәрҗемә итү, программа-буклетларны яңадан эшләү, декорация, костюмнар, реквизитларны җыеп озату, хезмәткәрләрне туплау, хайваннарны ерак юлга хәстәрләү, техник җиһазларны әзерләү, логистиканы дөрес итеп оештыру.
– Сезгә теләсә кайсы пространство да туры килмидер әле, – дип фаразлыйм. – Программаның колачы да зур, үзенчәлеге дә гади генә түгел, техник яктан да яхшы җиһазланган, яңа биналар сораладыр...
– Чынлап та, һәрбер пространство моңа туры килми, – дип килешә Эльмира ханым. – Әмма Минскидагы цирк – стационар, бик иркен, аның «Мирас» кебек тамашаны кабул итү һәм күрсәтү мөмкинлеге бар: зур сәхнә арты киңлеге, гөмбәзнең җитәрлек биеклеге, техник потенциал. Без инде бу сәфәргә июльдән әзерләнә башладык. Минск циркына техник райдер җибәрелде, кабул итү өчен алар тиешле әзерлек эшләре алып бара. Мәсәлән, Казан циркы манежындагы кебек үк матурлыкны кабатларга мөмкинлек тусынга, яктылык җиһазларын арендага алып торачаклар...
Югарыда әйткәнебезчә, Казанда программа 14 сентябрьдә төгәлләнәчәк, ә 27 сентябрьдән алып 30 сентябрьгә чаклы Казан циркының Минск шәһәрендәге гастрольләре башлана. Беларусь циркы үзләренең сайтында һәм социаль челтәрләрендә «Мирас»ны зур энтузиазм, горурлык белән «уртак проект» буларак тәкъдим итә. Кереп карадым: билетлар яхшы сатылган, буш урыннар юк диярлек.
Минскидан тыш, программаны тагын кайда күрсәтергә ниятлиләр икәнен белешәм. Чынлап та, Татарстан бренды буларак, «Мирас» белән үзебезне дөньяда танытырга кирәктер һәм буладыр да, дип уйлыйм. Әйтик, шул ук стартегик һәм бизнес-партнёрыбыз булган Кытай тамашачасына, БРИКС илләре вәкилләренә...
– Чит илләрдәге цирклар белән сөйләшүләр бара, – ди Эльмира ханым. – Әмма бу этапта әле исемләп әйтә алмыйм. Шунысын төгәл әйтә алам: «Мирас» турындагы хәбәр бөтен цирк дөньясына таралды. Без алга таба татар мәдәнияте белән, ким дигәндә, берничә илне таныштырырга өметләнәбез.
– Циркның бу юнәлештә, ягъни милли нарратив һәм колорит белән алга таба үсешен күрәсезме? – дип тә сорамый кала алмыйм. – Шулай да, цирк ул барыннан да элек төрлелек, – дип елмая Эльмира ханым. – Циркта милли колоритлы программалар гына эшләсәк, тамашачылар өчен бу тиздән гадәти хәлгә әвереләчәк, алар андагы матурлык һәм уникальлекне күрми, бәяләми башлар. Шуңа, дөньяның барлык циркларында кабул ителгәнчә, программаны төрле планлы һәм жанрлы итеп формалаштырабыз, тамашачыны яңа, кызыклы нәрсәләр белән гаҗәпләндерергә тырышабыз.
Шулай да, киләсе милли программа нинди булыр, дип уйлый башладык инде, бу хакта Мәдәният министрлыгы белән дә актив фикер алышабыз. Ләкин башта безгә көч җыярга, «Мирас» белән тәҗрибәбезне анализларга, «хаталар өстендә эшләргә», алга таба кая һәм ничек хәрәкәт итәргә икәнен аңларга кирәк.
.jpeg)
Вероника Кордовина, балалар психологы, педагог, Санкт-Петербург
Камил Ә., төзүче, Яр Чаллы
Добавить комментарий