Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мишә – балыклы як

Балыклы урын.Кайда балык кармакка үзе каба

«Мишә – әле балык тоту тәмен яңа татый башлаган спиннингчылар, калкавычлы балыкчылар һәм төптән тотучылар өчен чын җәннәт ул», – дип укыйм TatFish форумында. Димәк, Мишә тирәләренә сәяхәт – елга буе матурлыкларын манзара кылып, бер үк вакытта безнең, дөресен генә әйткәндә, әле кармак салырга өйрәнеп кенә килгән компаниябезгә уңыш никадәр еш елмайганын сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек тә икән.
 
Мишә – Чулман елгасының уң кушылдыгы, Куйбышев сусаклагычының Чулман култыгына кушыла. Озынлыгы – 204 км. Чыгышы – Кукмара районы Шепшенәр авылыннан төньякка ике чакрым ераклыкта. Киңлеге – 30 метрдан 3–4 км га кадәр. Кукмара, Саба, Теләче, Питрәч, Лаеш районнары территориясе буйлап ага.

 
%d0%b4%d0%b0%d0%bd%d0%b8%d0%bb-%d1%88%d0%b8%d0%b1%d0%b0%d0%bd%d0%be%d0%b2
Данил Шибанов: – Карадуледән алып Атабайга кадәр участок – палаткалы һәм гаиләле ял өчен иң яхшысы. Анда күбесенчә көймә белән кереп балык тоталар. Монда – Мишә, Чулман һәм Идел елгалары кушылган җирләрнең матур манзаралары һәм елганың сай сулы, ком төпле урыннары.
 
%d0%bc%d1%91%d1%88%d0%b0-%d0%be%d0%ba%d0%be%d0%bb%d0%be-%d1%81%d0%be%d0%ba%d1%83%d1%80%d0%be%d0%b2_1
– Мишәнең иң популяр урыны Питрәч бусагасыннан алып Карадуле авылына (Татарстанның Лаеш райо­ны – ред. иск.) кадәр, – дип аңлата спортчы-балыкчы Данил Шибанов. – Шәһәрдән машина белән 20 минут­лык юл. Сазан, карп, корбан, чабак, густера, алабуга, чуртан, сыла, сула, опты, кушбаш – һәммәсе дә эләгә биредә...
ГИБРИД ДИП ЮЛӘРЛӘНҮ
Һәм менә ике универсаль кармак, спиннинг белән коралланып, берәр кап суалчан һәм чебен корты эләк­тереп, өмет тулы күзләр белән Мишә тарафына юл тотабыз. «Уңай һава торышы һәм көн вакытын файдалана белү дә бик мөһим», – дип укыйм, юлда барганда, соңарып булса да, Сергей Аксаковның «Записки об уженьи рыбы» әсәреннән файдалы юлларны. Сүз уңаеннан, ул Мишә турында: «Россиянең иң балыклы елгасы түгел микән әле», – дип язып калдырган. Төш вакыты җитеп килә, машина тәрәзәсенә әле яңгыр там­чылары чиертә, әле балкып чыккан кояш кыздырып ала, өстәвенә, җиле дә көчәючән.
– Ә бәлки нәкъ елга тамагына ба­рыргадыр? – дип, көтмәгәндә әйтеп сала дустым Ксения. Һәм без, бер кап­чык балык тотып кайтуыбызны теләп калганнарның киңәш-нәсихәтләрен бөтенләй бозып, Рождествено авы­лына юнәләбез.
Рождественога кадәр шактый әйбәт кенә асфальттан егерме минут эчендә килеп җиттек. Яң­гырдан соң гөмбәдәй үсеп чык­кан кебек тоелган коттеджлар арасында бераз адашып йөргәч, ниһаять, өмет яктысын шәйлибез. Мул сулы киң елга күрү хыялын, ни­һаять, чынга ашырырга мөмкинлек биргән Мишә манзарасын тамаша кылыр чак җитә!
Тик суга якын килеп булмый: зур булмаган текә яр буйлап шак­тый киң камышлык сузылып киткән. Бездән уң яктарак булган пирста бер төркем кармаклы халык мәш килә. Аларга комачаулыйсы килми, күрше Дятлово авылына китәбез. Безнең чиксез бәхеткә күрә, монда суга якын килеп була икән. Җим кидерү эше белән изала­нып алгач, без, ниһаять, кармаклар­ны суга салабыз да, калкавычның тартылып, биеп куйганын зарыгып күзәтергә керешәбез.
Егерме метр читтәрәк утырган, бу эштә инде бер пот тоз ашаган балыкчылар безнең тарафка бераз кызгану хисе белән күз салгалый. Рәхәтләнеп көләрләр яки безнең ыгы-зыгыга ачулары килеп, сүгеп ташларлар иде, балыкчылык әдәбе һәм потенциаль табышны өрке­түдән куркулары тыеп тора, күрәсең.
– Ә сез нәрсә дә булса тоттыгыз­мы инде? – дип, безгә якынрак утырганыннан сорарга батырчы­лык итәм.
– Әйе, әнә шунда, читлек кәр­зиндә, – дип, кулы белән ымлый әңгәмәдәшем Сергей.
Читлектә, чыннан да, балык бар. Тик нинди?
– Гибрид ул, – дип аңлата Сергей әйтергә өлгермәгән соравыма җа­вап итеп. – Монда әйләнә буенча йөри. Ә әнә иптәшемдә – корбан малайлары. Кармаклар бер үк, әмма ике арада – биш метр. Тирәнлеге башка – балыгы да бүтән.
Июль аенда Мишәдә беренче тап­кыр балык тотуы икән. Су биекле­ге нормальләшкәннән соң, биредә эшләрнең ничек торуы белән кы­зыксынган ул.
– Балык Чулманнан Мишәгә фасы­лына карап килә. Хан балык, бәртәс, чуртан, сыла, шыртлака яз һәм көз айларында йөзеп керә, монда туклана. Якынча май айларында уыл­дык чәчәләр, бу вакытта балык тоту тыела. Уылдык өлгерсен өчен, ул ка­мышларга берегеп калырга тиеш. Быел биредә су булмады, шуңа күрә балык уылдыкны тирәнлектә чәчте. Ә анда күпме маймыч исән каласын Алла белә. Миңа калса, якындагы биш елда болар барысы да балык са­нында үзен сиздерәчәк әле, – дип аң­латты Сергей. – Елгаларга, әлбәттә, маймыч җибәрәләр, әйтик, әнә шул ук гибридларны. Әмма ул – күл ба­лыгы, селекция белән чыгарылган, табигый балык белән чагыштырыр­лык та түгел.
Мишәдә балык тоту өчен иң шәбе – июнь ае. Июль аенда – тынлык. Су җылына, анда кислород кими, балык тынып кала. Ә августта бу тирәләргә ерткычлар – сазан, җәен килә. Тик алар өчен кармак­лары да башка кирәк.
%d0%bc%d1%91%d1%88%d0%b0-%d0%be%d0%ba%d0%be%d0%bb%d0%be-%d0%b4%d1%8f%d1%82%d0%bb%d0%be%d0%b2%d0%be_%d1%86%d0%b0%d0%bf%d0%bb%d1%8f
БАЛЫК! БАЛЫК!
Монда шул гибридны да, хәер, баш­ка балыкны да тоту өчен тәҗрибәбез җитмәвен, кармакларыбыз да туры килмәгәнлеген аңлап, Мишәнең башка урынында, Сокуры янында бәхетебезне сынап карарга булдык. Мишә биредә аучыдан качкан куян кебек, әле бер, әле икенче тарафка борылып ага. Бу тирәдә елга киң түгел, тигез һәм уңайлы, барысы да безне генә көткән, диярсең. Хәтта комлы түбәнлектә бер кочак кармакларын җәеп салган күршеләр дә яхшы каршы алып, безгә ягымлы гына баш селки.
Ксения ялтыравык алдавычлы спиннингка тотына һәм, Ютубта бу нәрсәнең ничек эшләгәне турында дистәләгән видео караган тәҗрибәле кеше кыяфәте белән, аны суга ыргыта башлый.
%d0%bc%d1%91%d1%88%d0%b0-%d0%be%d0%ba%d0%be%d0%bb%d0%be-%d1%81%d0%be%d0%ba%d1%83%d1%80%d0%be%d0%b2_2
Данил Шибанов: – Питрәч бусагасына кадәрге югары агымда Мишә тирән түгел, монда зур булмаган сайлыклар һәм шактый тирән чоң­гыллар бихисап. Питрәч бусагасыннан югарыга таба участок – кушбаш оясы. Мишә елгасының югары агымында Кызыл китапка кертелгән бурыш балыгы да очрый.
%d0%bc%d1%91%d1%88%d0%b0-%d0%be%d0%ba%d0%be%d0%bb%d0%be-%d0%b4%d1%8f%d1%82%d0%bb%d0%be%d0%b2%d0%be_%d0%b3%d0%b8%d0%b1%d1%80%d0%b8%d0%b4
 
– Чиртми! Чиртми, дим мин сиңа! – каршы ярда бер балыкчы тынгысыз иптәшен бер кармактан икенчесенә йөгереп йөрүдән туктатырга тыры­ша, янәсе, тирә‑якның матурлыгын карый-карый, чәен‑мәен йоткалап утырыр вакыт.
Кармакны булдыра алганча еракка­рак салам. Дулкыннарның калкавыч­ны бәллүләп селкетүен күзәткәндә, уйлар диңгезенә чумам: бу балык тотуның матурлыгы ауда да, елга төпкелендә яшәүче үзсүзле җанвар­ларны хәйлә һәм стратегия ярдә­мендә җиңүдә дә түгелдер, мөгаен. Аның бөтен асылы шунда: уйлар өермәсеннән котылып, бар игъти­барны су өслегенә юнәлтәсең, аның сизелер-сизелмәс хәрәкәтен күреп алырлык сәләткә ирешкәнсең икән, сине табигать үзенә шулкадәр якын китерә ки, шушы җанлы, шаулап-гөрләп, сызгырып, кыштырдап, селкенеп торган дөньяны бөтен гүзәллеге һәм төрлелеге белән күрә, тоемлый башлыйсың. Моның минем һәм, гомумән, кешелек өчен нәрсә дигән сүз икәнен уйлап бетерергә өлгермәдем...
– Балык! Балык! – дип сөрән салды юлдаш кызларым. Спиннингка шун­дый җитез, тешле һәм усал чуртан малае эләккән. Куркып, күршеләргә күтәреп барабыз. Алар нәни ерткыч­ны кармактан ычкындыра һәм җибә­рергә киңәш итә. 32 сантиметрдан кыскарак чуртанны тотарга рөхсәт ителми, безнеке шуннан һич тә күбрәк түгел…
Аксаков киңәшләрен тотып («Төрле зурлыктагы һәм төрле тирәнлектәге кармакларга һәм үзегездә булган бар­лык алдавычларга тотып карамыйча, бу урыннан беркайчан да китмәскә»), без спиннингны чират белән салып карыйбыз, тик бәхетсезлеккәме, әллә инде бәхеткәме, бүген сезгә шул җитә, дип карар кыла Мишә.
– Бәлки, балык тоту минем өчен түгелдер, – дип куя Ксения, трассага чыкканда. Мин тагын смартфонымда Аксаковның балык тоту турындагы кулланмасын ачам. «Балык һич аңлап булмас дәрәҗәдә үзсүзле һәм сайла­нучан була, һәрхәлдә, безгә белемсез­легебез аркасында шулайрак тоела. Минем белән шундый хәлләр ничә тапкыр булгандыр: башкалардан на­чаррак көйләнгән, тиешле урында ятмаган кармактагы шул бер саплап салган суалчан яки кысла кисәгенә бертуктаусыз яхшы балык эләгеп тора иде...».
Яхшы тезис бу, өйрәнчекләр өчен. Һәм аны, Мишәдә булмый, тагын кайда тикшерәсең инде?
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: