Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Могҗизалар иленә юллама

«Рәшит, сез әйбәт малай» – барысы бергә төшкән фотографиянең арткы ягына бу язуны Рәшит Хәйретдиновка пионервожатый Надя язган. Гаҗәеп лагерь һәм «дөньядагы иң әйбәт» пионервожатый турындагы хатирәләр аны гомере буена озата килә.

1965 «Кипарисный» лагере

ТЕШ ПАСТАСЫ ҺӘМ БУЙСЫНМАГАН АЮ-ДАГ

Надяны иң матур пионервожатый дип санаса да, «Артек»та Рәшит Хәйретдинов өчен иң күңелсез вакыйга да аның белән бәйле. Чөнки бу хатирә биш йөз метр биеклектәге Аю‑Дагка походка алмаулары турында. Кырымның көньяк ярындагы «Артек» турында ишеткән һәркем, һичшиксез, бу атаклы тау турында да белә.

Ә эш болай була. «Артек»та да, совет чорындагы теләсә кайсы пионер лагерендагы кебек, теш пастасы белән шаяртырга яраталар: йоклап яткан иптәшләренең битләрен буйыйлар. Беркөн Рәшитләр бүлмәсендә дә шундый хәл була. Кемдер буйый, кемдер уянып, буяучыларны куа башлый. Ыгызыгы башлана. Рәшит белән аның дусты бу хәлләрдә катнашмый, әмма тавышка йөгереп килгән вожатый аны‑моны ачыклап тормый. Бу эштә катнашмаганнарга да эләгә. Ул вакытта ни дәрәҗәдә каты үпкәләвен безнең герой әле дә хәтерли.

Күрәсең, Надя соңыннан үзенең хаклы булмавын аңлагандыр. Шуңа да смена ахырында теге фото артына шулай дип язып куйган. Рәшит Мәүлиевич әйтүенчә, ул сүзләр аның йөрәгенә бәлзәм булып ята. Ни дисәң дә, үсмер вакыттагы гашыйк булулар андый гына үпкәләрне тиз оныттыра.

ЯХШЫ УКУЫ ҺӘМ ТӘРТИБЕ ӨЧЕН

1960 нчы еллар урталарында Кукмарада яшәүче үсмер Советлар Союзының иң шәп лагерена ничек барып эләкккән соң дигән сорауга Рәшит Мәүлиевич кулларын гына җәя – үзе дә әлегәчә аптырый. Гади татар мәктәбе укучысы, әнисе – башлангыч мәктәп укытучысы... Әлбәттә, ул яхшы укучылар рәтендә, пионер отряды советы рәисе, әмма, аның уйлавынча, кайбер сыйныфташларының юлламага ия булу мөмкинлекләре зуррак булган – мәсәлән, араларында әти‑әнисе югары вазыйфада эшли торган балалар бар. Әмма ахыр чиктә юллама аңа эләккән. Малай соңрак мәктәптә завуч булып эшләүче бер укытучының кырын карашын сизгәләгән, мөгаен, аның улы «Артек»ка бара алмагангадыр…

КИПАРИСЛЫ ОҖМАХ

– Безнең гаилә бай яшәмәде, дүрт бала, киемнәр олылардан кечерәкләргә күчә, – дип искә төшерә Рәшит Хәйретдинов. – Киеп барырга киеме дә юк, бөтенсоюз лагерена барасы булгач, тегеннән-моннан кием җыйдык… Ә анда башкаладан килгән балалар да бар – аларның өс-башлары башка, чәчләре дә модалы итеп алынган... Мин, мәсәлән, «Артек»ка кадәр шорты дигән кием барлыгын белми идем. Без елның күп өлешен униформадан үткәрә идек бит – телогрейка да киез итек… Ә дүрт тапкыр ашау? Өйдә ул турыда уйлап та булмый иде!

Әмма «Артек»та киемгә дә, чәчкә дә карап тормыйлар. Барысы да бик тиз дуслашып китә. 13 яшьлек Рәшит Казахстаннан килгән малай белән бигрәк тә дус була. Фамилиясен әле дә хәтерли – Кригер, милләте белән немец (АюДагка ул да бара алмый кала).

Рәшит Хәйретдинов үзен әкият иленә эләккәндәй тоюын бүген дә хәтерли әле. Диңгез, таулар, кояш, тирә-яктагы чәчәкләр... Кукмара малаеның үз гомерендә мондый матурлыкны күргәне булмый. Кипарисларга шакката – мондый агачларның барлыгын белмәгән дә була. Гурзуф, Ялтага экскурсияләр, кичләрен учак тирәли җыелып утырулар истә кала. Хәтта уку да (лагерьга ул уку вакытында эләгә, ә мәктәп укучылары өчен дәресләр мәҗбүри була) җиңел бирелә.

«Артек»тагы соңгы учакның матурлыгын җылы итеп искә төшерә. Яңа дуслары белән аерылышканда елаганын.

Икенче тапкыр ул диңгезне егерме елдан соң гына күрә. Һәм лагерьда чакта экскурсияләргә барган урыннарны кабат йөреп чыга – «Артек» бүләк иткән гүзәллекне яңадан күрү, тою өчен.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы