Мостафа: Юл башы
Мәчет. Ике урамлы авыл. Югары һәм Түбән очларда ике йөзләп кеше яши. Камышлар арасыннан кечкенә генә Неть елгасы ага. Башка шундый меңләгән авыллар кебек... Әмма монысы аерылып тора. Мостафа – «Моабит дәфтәрләре» авторының туган авылы. Хәтерлисезме? «Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла…»
24 сентябрь 2026
Бронза Муса – бөек һәм буйсынмас – безне Казан – Оренбург юлыннан авылга таба борылуга каршы ала. Шунысын да искәртик: биредә һава дала хуш исләре белән аңкый, сулыш алуы ук иркен. Шундый урыннарда гына кешеләр көчле, умырткалы булып туа, үсәдер...
– Муса буйга кечкенәрәк кенә булса да, бик тере малай була, – дип сөйләде безгә Мостафадагы Җәлил музее директоры Нәфисә Гобәйдуллина. – Узган гасырның 70 нче еллар уртасында Мусаның кечкенә чагын хәтерләгән картлар әле исән иде. Бәләкәй Муса җитез, тиктормас, бер урында гына утыра алмый торган малай, дип сөйләделәр алар. Ләкин картлар сагаебрак сөйлиләр иде, аларда әле Җәлилне сатлыкҗан дип санаган еллардагы курку, шом утыра иде кебек…

ЗАМАН ҮЗГӘРЕШ КЕРТКӘН БИОГРАФИЯ
Нәфисә ханым – Муса Җәлил музееның алыштыргысыз директоры. Ул үзе фәнни хезмәткәр дә, экскурсовод та, кассир да... Мостафа авылы турында ул барысын да белә: үткәнен дә, хәзергесен дә. Түбән урамда безне тыйнак кына стела янына алып килде.
– Бу урында Рәхимә һәм Мостафа Җәлиловлар йорты тора иде, Мусаның туган нигезе. Җиде яшенә кадәр, гаиләләре Оренбургка күченеп киткәнче, Муса авылда яши, – дип сөйли Нәфисә Фатыйховна. – Алты яшендә аны мәчет каршындагы мәдрәсәгә укырга бирәләр.
Мәчет алар өеннән берничә адымда гына була, дингә каршы көрәш кызган 30 нчы елларда аны сүтәләр. Йөз метрлап ара үтүгә, безнең көннәрдә төзелгән мәчет янына килеп җитәбез. Мостафалылар әйтүенчә, ул элеккесе урынында тора.
– Хакыйкать ачыклангач, Җәлил исеме акланып, иҗатын тыю юкка чыкты. Һәм ил аның батырлыгы турында ишетте. Ләкин герой, совет күзаллаулары буенча, кимчелексез булырга тиеш иде. Бәлки, шул сәбәптәндер аның үзенә һәм нәселенә кагылышлы кайбер фактлар турында сөйләмәүне хуп күрделәр, – дип сүзен дәвам итте Нәфисә Гобәйдуллина. – Мәсәлән, Мусаның әнисе ягыннан берничә буын муллалар булганлыгы турында әйтелмәде. Бабасы да мулла булган.
Булачак шагыйрь ярлы крестьян гаиләсендә туган дигән фикер дә шикле. Шушында, Түбән урамда, Нәфисә ханым безгә тагын бер урынны күрсәтә: чүп үләннәре арасында калган ташлар. Бу урында авыл кибете торган. Мостафа Җәлилов өйләнер алдыннан аны булачак хатынының якын туганыннан сатып алган.
Җәлиловлар гаиләсенә бәйле булган күп нәрсәләрне вакыт зилзиләсе кызганмаган. Нәрсә генә калган соң? Бәлки, яңгыр һәм кар-бураннан каралып китсә дә, тәрәзә яңакларының матурлыгын әле дә җуймаган бу иске йортларның кайберләре комсомолец Муса яшьтәшләрен сыйнфый дошманга каршы көрәшкә оештырган вакытларны күргәндер? Ярый әле бөтен әйберне бөртекләп туплаган музей бар.
Мемориаль музейда Мостафа авылы комсомол ячейкасы җыелышының беркетмәләре сакланган. Һәр документ диярлек искиткеч үзгәрешләр чорының рухын тоярга мөмкинлек бирә. Ләкин документлар экспозициянең бер өлеше генә. Авыл көнкүреше предметлары, сирәк фотографияләр, авылдашларының истәлекләре – болар барысы да узган заман картинасын торгызырга ярдәм итә.





– Җиде яшенә кадәр, гаиләләре Оренбургка күченеп киткәнче, Муса авылда яши, – дип сөйли Мостафадагы Муса Җәлил музееның алыштыргысыз директоры Нәфисә Гобәйдуллина.
БЕРЕНЧЕ ШИГЫРЬ ТУРЫНДА
Татар йортлары өчен традицион булган сәке, өйдә тукылган сөлгеләр һәм келәмнәр, мамык күпчекләргә кидерелгән милли бизәкле мендәр тышлары, йон эрли торган каба...
– Җәлиловлар гаиләсенең Мостафадагы йортының эче шундый булган, – дип аңлата Нәфисә Гобәйдуллина. – Без интерьерны истәлекләр буенча торгыздык.
Янәшәдә тагын бер реконструкция – авыл мәдрәсәсе сыйныфы. Монда ук, стендта, Мусаның беренче укытучы Г. Усмановның истәлекләре: «Алты яшьлек Муса бер ел эчендә 4 сыйныфны тәмамлады. Мин аның уңышларына шатландым».
Муса турында кечкенә чагыннан ук феноме-наль хәтерле булган, дип сөйлиләр. Бервакыт мәҗлестә ул Коръәннән бер озын сүрәне ялгышмыйча яттан укуы белән авылдашларын шаккатыра.
Ә малай үзенең беренче шигырен тугыз яшендә иҗат итә. Кызганычка, экспозициядә ул юк – сакланмаган: кунакка кергән танышлары, чыгып киткәндә, шигырь язылган кәгазьне алып, галош тишеген каплап куя. Шуннан соң Муса кәгазь битләрен дәфтәр итеп тегә башлый...
Сүз уңаеннан, музейда шагыйрьнең бер әсәренең оригиналы саклана. Саргайган кәгазь битеннән Мусаның абыйсы Ибраһимның туена багышлап язган шигырен укырга була.


Муса әнисе Рәхимә һәм сеңлесе Хәдичә белән.

Түбән урамда тыйнак кына стела куелган: бу урында Рәхимә һәм Мостафа Җәлиловларның йорты булган.
АБЫЙСЫ ИБРАҺИМ ҺӘМ СЕҢЛЕСЕ ХӘДИЧӘ ТУРЫНДА
Музейдагы фотосурәттән безгә карап торучы зифа буйлы хәрби – Мусаның олы абыйсы Ибраһим. Ул 1920 елның 13 февралендә Мостафа авылында оештырылган РКСМ ячейкасының секретаре була. Муса комсомолга абыйсыннан өч көнгә соңрак керә, һәм аңа балалар белән эшләү йөкләнә.
Музей экспозицияләрендә Җәлилнең абыйсы һәм кыз туганнарының язмышлары да чагылыш тапкан. Ибраһим, дип сөйләде безгә экскурсовод, 20 нче елларда ук кызыл командирлар курсын тәмамлый, укытучыларының берсе Фрунзе була. Аннары Урта Азиягә, басмачыларга каршы көрәшкә китә. Исән кала, Гражданнар сугышыннан соң Кыргызстанда төпләнә, университетта тарих укыта. Һәм энесенең иҗатын популярлаштыру өчен бик күп эшли, Мусаның шигырьләрен кыргызчага тәрҗемә итә.
Мусаның Оренбург чорына караган сирәк фотографияләрен дә музейга нәкъ менә абыйсы Ибраһим тапшыра. Экспозициядә шулай ук аның шәхси әйберләре, корал кобурасы да саклана...
Безнең игътибарны тагын бер фото җәлеп итте – Муса әнисе Рәхимә апа һәм сеңлесе Хәдичә белән. Кечкенә сеңлесе Хәдичәнең язмышы аяныч була. ВКП (б) әгъзалыгына кандидат, ул да, Муса кебек үк, 1942 елда үз теләге белән фронтка китә. Ә 1943 елның гыйнварында сержант Җәлилованы кулга алалар – элемтәче дус кызлары компаниясендә Сталин түгел, халык сугыша, дигән сүз ычкындырган була...
Бер атнадан соң Брянск фронты трибуналы хөкем карарын игълан итә: ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә. Хәдичә Түбән Тагил төрмәсенә этап буенча җибәрелгәндә аңа 24 яшь кенә була әле. 1952 елда 34 яшендә иреккә чыга. Җинаять составы булмау сәбәпле, 1959 елда аклана.
Музейда 1960 нчы елларда Хәдичә Җәлилова язган «Абыем турында»гы истәлекләр китабын да күрергә мөмкин. Хәдичә Оренбургта яши, метеоролог булып эшли. Мостафа авылына да кайткалый торган була…
ГАИЛӘСЕ ҺӘМ ӘЙТЕРГӘ ЯРАМАГАН БАЛАЛАРЫ ТУРЫНДА
– Өч ел элек Мостафага беренче тапкыр Мусаның кызы Люция Мусаевна Җәлилова килде, аның белән бергә кызы Лилиан Наврозашвили һәм оныгы да бар иде, – дип сөйләде Нәфисә Фатыйховна. – Музейда булдылар, авыл мәчетендә намаз укып чыктылар, зиратка бардылар. Люция Мусаевна инде олы яшьтә, ул гомер буе әтисенең туган җирен күрергә хыялланганын әйтте…
Бу тарихның тагын бер аяныч сәхифәсе: герой шагыйрьнең рәсми никахына кадәр гражданлык никахлары булуын әйтергә ярамый. Актриса Рауза Хисмәтуллина белән беренче никахыннан улы Альберт туа. Зәкия Садыйкова белән икенче никахыннан кызы Люция дөньяга килә. Әмма идеология өчен җаваплы иптәшләр герой шагыйрьнең бары тик совет-партия кануннары буенча язылган камил биографиясе генә булырга мөмкин дип саный. Аңа илһам бирүче дә бердәнбер булырга тиеш. Димәк, бернинди мавыгулар да, гражданлык никахлары да, «артык» балалар да юк. Шуңа күрә СССР яшәгәндә, җәмәгатьчелек өчен Муса Җәлилнең законлы хатыны Әминә ханым гына бар иде. Һәм бер кызы – рәсми никахта туган Чулпан. Менә шундый чынбарлык.
– Бервакыт, 90 нчы елларда, мин стенд ясадым, анда Җәлилнең барлык балаларын – Альберт, Люция, Чулпанны күрсәттем, – дип искә ала Нәфисә Гобәйдуллина. – Казаннан зур делегация килер алдыннан булды бу хәл. Тавыш купты, мине ашыгыч рәвештә стендны алырга мәҗбүр иттеләр. Бүген әлеге тыю бетте, әмма, кызганыч, шагыйрьнең балалары, оныклары турында музейда мәгълүмат аз. Югыйсә балалары барысы да лаеклы кешеләр булдылар. Альберт – профессиональ хәрби, Люция – режиссер, Чулпан – мөхәррир. Муса балалары белән горурланыр иде.…

КАДЕРЛЕ ЯДКӘРЛӘР ТУРЫНДА
Мостафадагы музейны ун минутта гына әйләнеп чыгу мөмкин түгел. Монда саклана торган һәр документ диярлек аерым игътибарга лаек. Шуларның берсе – Татарстан Язучылар берлеге сәркатибе Җәлилнең 1938 елның августында «югарыга» юллаган язуы: «Болгар» кунакханәсендә Тукай музеен ачу турында ун ел элек кабул ителгән карар үтәлми, ди ул анда. Һәм әлеге хәлне төзәтү буенча төгәл чаралар тәкъдим итә. Әлеге документны күргәч, ирексездән, Муса исән калган булса, тарихи бинаны ишәргә юл куелмас иде, дип уйлап куйдым...
Тагын бер кадерле ядкәр. Җәлилнең татар опера театры директорына язган язуы. «Алга таба постановкалар планы турындагы турында уйларым» дип атала ул: «Безнең театр татар милли операсын иҗат итеп күрсәткәндә генә үз бурычын үтәр...», – диелә анда.
Музейның бер почмагында – шагыйрьнең Казанда эшләгәндәге эш кабинетының интерьеры: гади генә язу өстәле, өстәл лампасы, Ленин томнары. Һәм фотодан яраткан кызы Чулпан карап тора...
Музейда сугышның фаҗигале көннәренә аерым урын бирелгән. Экспозициядә – снаряд кыйпылчыклары, буш гильзалар. Һәм типография шрифтлары. Болар барысы да эзтабарлар тарафыннан Мясной Бор тирәсендә – 1942 елның июнендә «Отвага» газетасы хәбәрчесе Муса Җәлил, авыр яраланып, әсирлеккә төшкән урында табылган.
Аннары тоткынлык, яшерен оешма, сатлыкҗанның доносы булачак. Германия төрмәләрендә җәза көткәндә язылган шигырьләр. Һәм үлемсезлек…
МӘҢГЕЛЕК КӨРӘШ ТУРЫНДА
Без Нәфисә Гобәйдуллина белән Бөек Ватан сугышы фронтларыннан кайтмаган Мостафа кешеләренең фамилияләре уеп язылган мемориал янында саубуллашабыз. М. Җәлилов – ике хәтер стеласындагы 76 фамилиянең берсе генә. Ул сугыш булмаса, авыл нинди булыр иде, дип сөйләшәбез. Бүген Мостафа мәктәбендә тугыз сыйныф бар, аларда тугыз укучы белем ала…
Мемориалга Муса Җәлилнең «Ил онытмас, бирсәң каныңны Ватан өчен изге көрәшкә» дигән сүзләре уелган.

Муса Җәлил һәйкәле янында истәлеккә фотога төштек.
Татарстан буйлап – Казаннан Баулыга кадәр. Аннан соң – Казан – Оренбург трассасы буенча 200 чакрым чамасы.
кунакханә юк, әмма кешедә кунып чыгарга мөмкин.
Муса Җәлилнең мемориаль музеен, авыл мәчетен.
Добавить комментарий