Мохтаҗларга ярдәм кулы сузабыз – ислам безне шуңа өйрәтә
“Казан нуры” мәчетенең Хәйрия фонды Татарстанның 30дан артык картлар йортын “Татарстан” журналына яздырды.
Кызганыч, бүген уку культурасы шактый түбән тәгәрәде. Кешеләр укырга гына түгел, хәтта уйларга да иренә. Шул ук вакытта аларга төрле яктан мәгълүмат агымы бәреп керә, кайчак аның күплегеннән хәтта уйларны бер ноктага туплап булмый. Кеше инде, әйтерсең, үзенә-үзе хуҗа түгел, аңа даими нидер тәкъдим итәләр, фикерен кайсыдыр якка юнәлдерәләр. Әнә шулай көндәлек ихтыяҗларны гына канәгатьләндереп яшәргә өйрәнә кеше – түбән дәрәҗәдәге эстрада, шәраб, әфьюн, тагын башка төр “агулар” белән аңын томалыйлар аның. Акрынлап тирәнтен уйлау сәләте бөтенләй юкка чыга.
Без исә кешеләргә мәңгелек кыйммәтләр турында сөйлибез, аларның рухи затлар икәнлеген исләренә төшерергә омтылабыз. Бу юнәлештә “Татарстан” журналы да уң кулыбыз булыр, дип ышанам.
Добавить комментарий