Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Нәкъ казан артында бардыр...» Тукай маршруты

«Нәкъ казан артында бардыр...» Тукай маршруты

Казанның да, Татарстанның да, гомумән, татар милләтенең чын мәгънәсендә брендына әверелгән Тукай – гел телебездә һәм күз уңыбызда. Дөрес, ХХ йөз башы әдәби ренессансы вәкилләре белән бәйле тарихи һәйкәлләребезне саклый алмавыбыз өчен ачынырга яратабыз. Моңа сәбәпләр дә юк түгел. Шулай да, туристларга күрсәтер урыннарыбыз бар.

18 июля 2025

Тукай 27 генә ел яшәсә дә, эзләре Казанда, Татарстанның кайбер районнарында, Россия төбәкләре белән калаларында сакланып калган. Болар – Арча һәм Балтач районнарындагы Кушлавыч, Өчиле, Сасна Пүчинкәсе, Яңа Кырлай авыллары; Казан, Җаек, Санкт-Петербург. Шулай да шагыйрьнең кендек каны тамган, иҗатына кабатланмас каһарманнар белән рух биргән Арча төбәге – иң әһәмиятлесе. Әйдәгез, андагы Тукай маршрутын барлап карыйк әле: нәрсәләр карарга, күрергә, ни хакына барырга була икән?

ТУКАЕВЛАРНЫҢ КУШЛАВЫЧТАГЫ МУЗЕЙ‑ЙОРТЫ

Адрес: Кушлавыч авылы,
Тукай урамы, 61 нче йорт

«Тукай ягы»ндагы әдәби маршрутта иң билгеле һәм үзенчәлекле нокта ул, әлбәттә, Кырлай. Әмма без маршрутны барыбер дә шагыйрьнең туган авылыннан башлыйк әле – Кушлавычтан. Казан ханлыгы чорында нигез салынган бу авыл хәзер Утар‑Аты авыл җирлеге составына керә. Аны Тукай үзе болай искә ала: «Атам Мөхәммәтгариф авылымыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр. Өчиле карьясе Зиннәтулла хәзрәтнең Мәмдүдә исемле кызыны алмыштыр. Анам илә бер ел ярым кадәр торгач, беренче бала уларак, мин дөньяга килгәнмен. Минем туганыма 5 ай заман үткәч, атам аз гына вакыт авырып тәрке дөнья итмештер» (Г.Тукай, «Исемдә калганнар»).

Мөхәммәтгариф кайткан мәхәллә дә, авыл да шактый нык, җитеш тормыш белән яши. Казан якын булганлыктан, сәүдә, һөнәрчелек алга киткән була. Яңа ысул белән укыта торган мөгаллимнәр дә, матбугат белән әдәбият та килеп ирешә.

Кушлавычтагы Тукаевларга багышланган нигез‑йорт 1976 елда – Тукайның 90 еллыгына багышлап ачыла. 1996 елда биредә «Тукаевлар утары» комплексы торгызыла. Фондларда 610 берәмлек теркәлгән. Иң кыйммәтле экспонатлар арасында шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыстайның шәхси әйберләре – чәйнеге, аш тәлинкәләре бар.

Музей территориясендә Иван Новосёлов ясаган Тукай бюсты да куелган. Авыл зиратында Тукайның әтисе – җиде буын мулла нәселеннән булган Мөхәммәтгариф Тукаев җирләнгән.

Шагыйрь бу авылда 1886 елның 14 (26) апрелендә аваз сала. 4 ай ярым чагында атасы кату зәхмәтеннән үлә. Шул ел азагында, улын вакытлыча Шәрифә карчыкка калдырып, 23 яшьлек Бибимәмдүдәне Сасна Пүчинкәсенә 69 яшьлек Мөхәммәтшакир Фәйзуллинга кияүгә бирәләр.

Тукаевлар гаиләсе музей‑йорты мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина бер әңгәмәсендә болай ди:

– Авыл халкы Тукайның туганнарын беренче мәртәбә 1946 елда каршы ала. Тукай ак фәрештәгә тиңләгән апасы Бибисаҗидә кызы белән кайта. Әтиләре бер, әниләре башка булган Газизә апасы 1949 елда улы Хөсәен Зәбиров белән кайтып, нигез урынына кереп, дога кыла…

САСНА ПҮЧИНКӘСЕ

Адрес: Татарстанның Балтач посёлогыннан 25 км төньяктарак,
Көшкәт елгасы буенда урнашкан

Сасна Пүчинкәсе хәзерге вакытта Балтач районына карый. Авылның төп урамы Тукай исемен йөртә, мәчетләренә «Бибимәмдүдә» исеме бирелгән. Тукай көннәрендә киң җәмәгатьчелек вәкилләре, әдипләр Бибимәмдүдә каберен зыярәт кылырга кайта, ел әйләнәсендә дә халык өзелми.

Тукайның әнисен матур, зифа буй-сынлы, уңган хатын дип хәтерлиләр. Ник соң ул, шулай ашыгып, үзеннән бик күпкә олы иргә чыккан? Ата йортына кайтып, ятим бала белән ике артык кашык булганчы, тамагыбыз да тук, өстебез дә бөтен, балама терәк булыр, дип уйлагандыр, бәлки.

«Мин хәзер дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам. Кемнәр каршылады – анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә. Минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр, вафат булган. Әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый‑җылый йөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыңыз, әнкәйне биреңез!» – дип, шактый гына барганымны хәтерлим. Бөтенләй ятим булып, бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мине Өчиле карьясендәге анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән» (Г.Тукай, «Исемдә калганнар»).

ӨЧИЛЕ

Адрес: Татарстанның Бирәзә елгасы буенда,
Арча шәһәреннән 13 км төньяктарак урнашкан

Өчиле – Тукайның Зиннәтулла бабасы нигезе. Биредә шагыйрь 4 тапкыр була. Беренче тапкыр нәни Габдулла Өчилегә әтисе үлгәннән соң, әнисе белән кайтып тора. Аннан ары, әнисе үлгәннән соң, Саснадан китерелә. Бу нигездән Казан ярминкәсенә асрамага озатып җибәрелә. Кырлайга асрамага җибәрелер алдыннан да Габдулла Зиннәтулла бабасында яшәп ала. «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә – кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр. Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын» (Г. Тукай, «Исемдә калганнар»).

Зиннәттулла бабасы турында бәхәсләр күп. Әмма Тукай аны истәлекләрендә үзе аклап яза. Ачлык хөкем сөргән, баланы сыендырыр җылы, наз булмаган йорттан ул аны, бәлки, яхшырак тормышка диеп озаткандыр? Монысын без инде фаразлый гына алабыз.

КАЗАН

Адрес: Казан, Печән базары, Яңа бистә

Тукайның Казан белән бәйле истәлекле урыннары – аерым сәхифә. Бу урында бары бала вакытта ук бирегә килеп эләгеп, шул чордагы Казанның һәм бистә кешеләренең тормыш-көнкүрешен истәлек язмаларына кертерлек итеп теркәп калдыруын гына искә алабыз. Чынлап та, язмыш баланы, әйтерсең, үз дәвере елъязмачысы итәр өчен сайлап әзерләгән: «Ямщик Казанга килеп җиткәч, Печән базарында: «Асрауга бала бирәм, кем ала?!» – дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине сроксыз бер асрау итеп ямщиктән алган. Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа бистәдә. Әти талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде. Аның белән байларның өенә барганда, мин йорт эченең матурлыгыны, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур органнарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем» (Г.Тукай, «Исемдә калганнар»).

Казанда Тукай урыннары буенча да, Яңа бистә буенча да төрле экскурсия маршрутлары бар. Казандагы Тукай музее да сәяхәтләр тәкъдим итә.

КЫРЛАЙ

Адрес: Яңа Кырлай, Үзәк урам, 4 йорт;
Тукай урамы, 30 йорт

Яңа Кырлайда Габдулла Тукай 1892‑1895 елларда яши. Бу аның балалыктан чыгып, үсмерлеккә кереп килгән, иң ваемлы, формалашып җиткән еллары. Күрәсең, шуңа да Кырлай аның шәхесенә дә, иҗатына да гаять зур йогынты ясагандыр. Инде әдип булып җитлеккәч тә, ул монда кайтып, җанына ял таба. Кырлай аның өчен илһам чыганагына әверелә, таяныч ноктасы ролен үти.

«Сәгъди абзый юлда: «Менә хәзер Кырлайга кайтып җитәбез, әниең каршы чыгып көтеп тора торгандыр. Бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың», – дип, бәхетләр илә мине җуатып бара иде. Сәгъди абзыйның йорты, басу капкасыннан кергәч, күп ерак түгел икән. Коймасы читәннән булган тәбәнәк кенә, салам түбәле өйгә туктадык. Әни капканы ачты; ачык йөз илә каршы алып, арбадан күтәреп төшереп, өйгә алып керде. Баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды. Казаннан кайтканнан бирле җүнләп аш йөзен күрмәгәнгә, икмәк белән катыкны ялт иттердем» (Г.Тукай, «Исемдә калганнар»).

Кырлайдагы музей комплексында Сәгъди абзый йортына кереп карарга, шул чор атмосферасына чумарга мөмкин. Монда барысы да нәни Апуш яшәгән вакыттагы рухны саклый.

Нәкъ Кырлай туфрагыннан Габдулла иҗади портфеленә мифлар белән риваятьләр генә түгел, ә халык җырларын да төяп алып чыга. Әлеге җырларны ул салкын «Болгар», «Амур» номерларында җырлап та, ресторанга төшеп, уен коралларында уйнатып, тыңлап та җылына. Классификация ясап, «Җыр дәфтәрләре» бастыра, ягъни аларны яңадан эшкәртеп, анализлап, милләтенә кайтарып бирә.

Ике катлы музей бинасы – Бакый Урманче архитектурасы үрнәге. Экспозиция шагыйрьнең тормыш этаплары буенча сәяхәткә чакыра. Музей коллекциясе белән фондларында Тукайның фотографияләре, басмалары, публикацияләре, шәхси әйберләре бар. Шулай ук аның чордашлары белән бәйле экспонатлар да тупланган: Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Сүнчәләй, Камил Мотыйгый, Зәйтүнә Мәүледова.

Тагын бер уникаль корылма 1893 елгы – бу халык архитектурасы үрнәге Әхмәтхан бай йорты. Авылда аны «Богач» дип йөрткәннәр, 30 нчы елларда кулак дип кулга алганнар, сөргәннәр. 2011 елда музейга тапшырылган йортта XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башы көнкүреше торгызылган. Аутентик эчке мохиттән соң, мәгърур наратлар ябалдашын җилләтеп утырган урманга чыгып, елгадагы челәннәрне, кондызлар төзегән бөяне күреп хозурлана алабыз. Ерак түгел генә – Кыш бабай белән Кар кызы резиденциясе, анда да кунакларны Тукай һәм милли фольклор каһарманнары каршылый.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера