Ни өчен эму Пасхага йомырка буямый?
Австралия тәвә кошының йомыркасын күргәнегез бармы? Ул зөбәрҗәт кебек яшел! Ни өченме? Үлән арасында яшерергә уңайлы булсын өчен.
- Балачактан ук хайваннарны яратам, ә зоопаркларны яратмыйм. Мөгаен, Корней Чуковскийның Крокодил турындагы китабы тәэсир иткәндер. Хәтерлисезме?
Через болота и пески
Идут звериные полки...
Идут они на Петроград,
Они сожрать его хотят...
Корней Иванович җәнлекләрнең зоопарктан кардәшләрен коткару буенча хәрби операциясен әнә шулай тасвирлый. Мин намуслы Ваня Васильчиков ягында түгел, хайваннар ягында идем. Югыйсә соңыннан, «чылбырлар өзелеп һәм читлекләр ватылып», бөтен җан ияләре иреккә чыгарылгач, мин Ваняны гафу иттем.
Шуннан бирле хайваннарга үземнең кече туганнарыма караган кебек карыйм, ә туганнарыңны читлектә тоту – ничектер кешечә түгел инде.
Алайса, кайда тотарга соң аларны? Татарстан – авыл хуҗалыгы төбәге, шуңа күрә хайваннарны фермада тотарга кирәклеген һәр бала да белә. Ярар, сыер-ат-сарык-кәҗә – болары аңлашыла. Алар элек-электән безнең якларда фермаларда асрала. Ә нигә әле экзотик хайваннарны да шунда урнаштырмаска? Җылы урын булдыру – анысы бары техник мәсьәлә... Кыскасы, мин тәвә кошлары үрчетү белән шөгыльләнергә булдым. Аннан соң ничә ел үтте инде, хәлләр начар түгел: Африка тәвә кошлары да, Австралия эмулары да яшиләр, зарланмыйлар. Әле йомырка да салалар, чеби чыгаралар, үрчиләр – бу инде Татарстанда елга дүрт тапкыр үзгәреп торган һава шартлары хәтта җылы яратучы бу кошларны да канәгатьләндерә дигән сүз. Абзарлар җылы, мөнәсәбәт – кешечә. Кошка тагын ни кирәк?
Австралия һәм Африка тәвә кошларына компаниягә үз Россиябезнең җан ияләре бар: казлар, йорт куяннары, ишәк, аккошлар, ат... Монда экскурсиягә килүче балаларның шатлыгы эченә сыймый. Хайваннар белән аралашырга да мөмкин, атта йөрергә дә, аларны сыйпарга-иркәләргә дә... Хайваннарга игелекле караш – балаларны тәрбияләүнең мөһим өлеше. Ана үрмәкүч Шарлотта турындагы балалар фильмын күргәнегез бармы сезнең? Анда да шундый ук идея: бөтен хайваннар бер-берсе белән дус-тату яшәгән ферма, вакытын шулар компаниясендә үткәрә торган хуҗа кызы һәм Шарлотта исемле сөйкемле үрмәкүч. Ул, куркыныч кыяфәтле булуына карамастан, әлеге хайваннар командасын берләштерә, аларны бер-берсенә ярдәмләшергә һәм игелеккә өйрәтә. Минемчә, бик дөрес фильм, күбрәк булсын иде андыйлар. Хайваннар белән аралашу нәтиҗәсендә балалар кешелеклерәк булырга өйрәнә, ә экзотик җан ияләрен үз күзләре белән күрү белемнәрен киңәйтә, дөньяны танып белергә ярдәм итә.
Менә, мәсәлән, Австралия тәвә кошының йомыркасын күргәнегез бармы? Аны бары тик зур дип кенә уйлыйсызмы? Әйе, зур, ә беләсезме, ул нинди төстә? Зөбәрҗәт кебек яшел! Ни өченме? Үлән арасында яшерергә уңайлы булсын өчен.
Балалар белән тәвә кошлары темасына викториналар үткәрәбез. Дәртләнеп, бер-берсен уздыра-уздыра җавап бирәләр, хәтта өлкәннәр дә кушылып китә. Бер тәвә кошы йомыркасына ничә тавык йомыркасы сыярга мөмкин икәнлеген исәплиләр, бәхәсләшәләр. Ничә дип уйлыйсыз? Унике! Австралия эмуының бер яшел йомыркасыннан таба тутырып тәбә кыздырырга була. Әгәр аны Пасхага сакласаң, буяп та торасы юк – ул болай да матур.
Хәзер Татарстанда мондый фермалар күп. Кайчакта безнең үз терлекләребез белән бергә, кайчакта – чит илләрнеке белән дә. Теләк булса, тулы бер туристик тур оештырырга мөмкин.
Мәсәлән, Теләче янындагы юл буе кафесында буада ташбакалар йөзеп йөри. Махсус ясалган өйләрендә тиеннәр яши, кәефләре булса, тәгәрмәч әйләндерәләр. «Бәкер» шифаханәсендә – чып-чын җәнлекләр хуҗалыгы. Аны зоопарк дияргә тел әйләнми, чөнки анда читлекләр юк, җәнлекләр иркен утарларда йөри. Боланнар гаиләсе өчен кечкенә урманлык бүлеп биргәннәр, аларны бик еш күрә дә алмыйсың, кыргый табигатьтәге кебек үк, ешлыкларга кереп киткән чаклары шактый була. Аккошларга тулы бер күл бирелгән – үзләренә дә иркен, ял итүчеләргә дә сирәк очраучы бу матур кошларны күзәтү күңелле. Тавис кошлары салават күпере төсле койрыкларын таратып салса, монысы да – ял итүчеләргә сөенеч. Җирле тәвә кошлары да монда ләкләкләр кебек хөрмәт ителә, диләр. Менә шулай: без дә – аларга яхшылык белән, алар да безгә. Хәтта алар крокодил булса да! Ә нәрсә, Россиядә крокодил фермалары да гадәткә кергән! Екатеринбургта барлыгын беләм. Әлеге җылы сөючән җир-су хайваннары монда яшәп китә алган икән, димәк, ошаган аларга, җирле шартлар җаннарына хуш килгән. Җылы, әгәр аны бүләк итә белсәң, Африкада гына түгел, Россиядә дә җылы инде ул.
«Паутина Шарлотты» фильмыннан кадр.
Добавить комментарий