Нуретдин Нәҗмиевнең тормыш линиясе
Театрга моның кадәр бирелгәнлек кайдан килгән икән?
30 сентября 2021
Нуретдин Нәҗмиев 1946 елның 5 октябрендә Балык Бистәсенең Балыклы Чүкәй авылында туа. Татарстанның халык артисты. 1965 елда Минзәлә татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 1971 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1976 елда Казанда Күчмә театрга урнаша. Һәм бүгенгә кадәр Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли. Нуретдин Нәҗмиевнең йөздән артык роле бар.
Аллага шөкер, бик яхшы тәрбия алдык. Әтием – Коръән-хафиз. Гап‑гади колхозчы гаиләсендә тугыз бала үстек. Дүртесен әни тапмаган, әтинең мәрхүм булган хатыннарыныкы. Ни кызганыч, әтинең хатыннары бер‑бер артлы үлеп барган. Әмма гаиләдә әни балаларны бүлмәде, барыбыз да тигез булдык.
Әнием туксан биш яшенә кадәр яшәде. Әти генә иртә китте. Миңа тугыз яшь тулгач, дөнья куйды. Әти сугышта катнашмаган, кулак дигән мөһере булган.
Әти дә, әни дә матур җырлый иде. Мин дә кечкенәдән сәнгатькә тартылганмын. Аннан авылда да шушы юнәлештә зур эш алып барылган. Укытучылар белән концертлар, спектакльләр куеп йөрдек. Менә шулай шомарганбыз, дип уйлыйм. Мине сәнгатькә этәрүче беренче укытучым Фаягөл апа Сафина булды, бик зур рәхмәт аңа.
Беренче тапкыр чын артистларны 1957 елда күрдем. Туган авылым Балыклы Чүкәйгә җигүле атлар белән килде алар. Без, бер төркем малай, шул тирәдә уйнап йөрибез. Артистларның клуб эченә әйберләрен ташып бетергәнен карап тордык. Кызыксынуым шундый көчле булган: клубка кереп, сәхнә артына бардым. Карасам, бер абый ап‑ак баянында «Чистай» вальсын уйный. Ул вакытта әле мин аның нинди уен коралы икәнен дә белмим. Уйнап бетергәч, теге абый мине күреп алды. – Кем син? – ди. – Шушы авыл малае, – мин әйтәм. – Минем чын артист күрәсем килде... – Нәрсә, артист буласың киләме әллә? – ди. – Әйе. Театр артисты... Шуннан ул миңа бер кечкенә генә кәгазь язып бирде. – Кич концертка кил. Билет тикшерүче апаңа менә шушы язуны күрсәтерсең, – диде. Соңыннан мин бу яхшы күңелле артистның якташыбыз, композитор Фәтхерахман Әхмәдиев икәнен белдем. Һәм кош теледәй әлеге язуны бик озак еллар сакладым
Артист булу теләге каян килгәнен төгәл генә әйтә алмыйм. Без үскәндә телевизорлар юк иде бит. Аның каравы радиодан спектакльләр тыңлый идем. Күрәсең, менә алар миңа этәргеч биргән дә.
Туган авылымда җиде класс тәмамлаганнан соң, Казанга укырга килдем. Мин моны бәхетле очрак дип саныйм. Һич онытмыйм – мине авыл советына чакырдылар. «Яхшы укыган балаларны чакыралар. Барасыңмы?» – диләр. Шунда ук ризалаштым.
Хәзер оныгыма ундүрт яшь. Нәкъ аның яшендә мин Казанга килгәнмен. Әни мине ничек курыкмыйча чыгарып җибәрде икән дим?! Буйга да бәләкәй бит. Хәер, өч абыем, бер апам Казанда иде. Әти белән әни шуңа да ышанып чыгарып җибәргәннәрдер. Казан минем өчен ят түгел иде, җәй саен кунакка барып кайта идем. Аз‑маз гына русчасын да өйрәнгәнмендер.
Казанда 80 нче мәктәпкә – татар сыйныфына алдылар. Бер үк вакытта башкаланың Профсоюз урамындагы Мәгариф йортына, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәбир ага Хәлилов җитәкләгән театр түгәрәгенә йөри башладым. Шунда җырчы Таһир Якупов белән якыннан танышып, дуслашып киттек. Аның җырчы, минем театр артисты булырга хыялланып йөргән чак. Таһирның да матди хәле начар – гаиләсе фәкыйрь. Бары бер хыял – мәдәнияткә, сәнгатькә тартылу безне алга алып барган.
1965 елны Минзәлә театры гастрольләр белән Казанга килде. Бер спектакльне дә калдырмый карап бардым. Шуннан берсендә, кыюлыгымны җигеп, сәхнә артына кердем. Анда театрның баш режиссеры Сабир Өметбаев белән таныштым. Алланың рәхмәте, уртак телне тиз таптык. «Артист буласым килә», – дидем. Ул минем сәләтемне тикшереп карады. Нәтиҗәдә театрга эшкә чакырды.
Ноябрьнең салкын бер кичендә, шәкерт кебек төялеп, Минзәләгә килеп төштем. Карасам, трамвай да, троллейбус та юк. И, мин әйтәм, кая килеп эләктем мин. Шуннан театр бинасын эзләп табып, артистлар белән танышып киттем. Тулай торактан бүлмә бирделәр. Сабир Өметбаев яңа әсәр куярга әзерләнә иде – «Ана йөрәге» мелодрамасы, шунда мин малай ролен уйнадым. Беренче чыныгу шул булды.
Булачак җәмәгатем Сания белән 1973 елда таныштык. Җәйге ял вакытында бер төркем артист белән авылларга гастрольгә дип чыгып киттек. Максат азрак акча эшләп алу иде. Маршрутны алдан билгеләдек – Чистай, Аксубай, Спас районнары. Авылдан авылга йөри торгач, Спас районының Чәчәкле дигән авылына килдек. Анда бер җыйнак кына йортка торырга кердек. Менә шунда Санияне күрдем. Әнисе белән генә яши иде ул. Өйләренең пөхтәлеге, матурлыгы... Әле дә күз алдымда тора, чөнки йөрәккә кереп калды.
Гастрольләр белән бүтән районга киткәч, Саниягә хат язып салдым. Хисләремне аңлаттым. Озак та узмады, аннан да җавап килде. Менә шулай бер елга якын хат алыштык. Һәм 1974 елның августында рәсми рәвештә язылыштык. Илле елга якын бергә яшибез, Аллага шөкер. Сания да бик күп еллар Тинчурин театрында тегүче булып эшли. Хәзерге көндә дә эшен дәвам итә.
Тормыш безгә сынаулар бирә‑бирә икебезне бер фикердә булырга, бер-беребезгә терәк булып яшәргә өйрәтте. Аның белеме юк, сиңа иҗатны аңлый торган кеше кирәк, дип акыл өйрәтүчеләр дә булмады түгел. Сания кебек театр сәнгатен нечкә тоемлаучы тагын кем бар икән? Менә фәлән өстән генә уйнады, алайга калгач, сәхнәгә чыкмавың хәерле, дип әйтә иде ул. Авыр рольләрдән соң хәлне аңлый иде. Арабызда беркайчан ясалмалык булмады.
Минзәлә театрында эшләгәндә, Казан театр училищесына укырга кердем. Аны тәмамлагач, 1976 елга кадәр шунда эшләдем. Аннан соң исә Казанга кайтып, Күчмә театрда эшли башладым. Минзәләдән китәрбез дип уйламаган да идек, тик торак мәсьәләсе аркасында директор белән сүзгә килдек тә, шул ук көнне эштән китү турында гариза яздым.
Тормышта үкенечләр, фаҗигаләр дә булды. Шуларның иң зурысы – улыбыз Салаватны югалту. Сания белән икебез дә театрда эшләгәч, гастрольләргә гаилә белән йөрдек. Берсендә дүрт яшьлек Салават улыбызны Чиләбе өлкәсенә алып киттек. Ә анда радиация калдыклары булган икән. Югыйсә баргач, ул турыда җирле халык кисәтте дә. «Бездә сыерлар өч кенә ел яши», – диделәр. Хәтта сөт алып эчтек. Безгә зыяны булмады, ә менә улыбыз шуннан авырып кайтты.
Соңрак Салаватыбызга кан рагы дигән диагноз куйдылар. Дүрт ел интекте балакаем. Сигез яшендә дөнья куйды. И, ул вакытта түккән күз яшьләре... Әле бәхетебезгә кызыбыз Рузилә туды. Ул безгә яшәргә көч бирде. Рузиләбез дә иҗат юлын сайлады – «Әкият» курчак театрында эшли. Бер оныгыбыз бар – Камилә исемле. Киявебез Радик сәнгатьтән ерак булса да, бу өлкәне ярата, безне хөрмәт итә, бергә аңлашып яшибез, рәхмәт балаларга.
Үкенеч дигәннән... Минзәләдән Казанга күченеп кайткач та, Галиәсгар Камал театрына Марсель абый Сәлимҗанов янына бардым. Ул документларны берсүзсез алды. Ә безгә бит иң беренче торак кирәк. «Әле генә торак бирә алмыйм, майга кадәр берәр җирдә яшәп торырсыз, аннан күз күрер», – диде. Инде ризалашып чыккан идем. Театр фойесында авылдашым, драматург Сәет Шәкүровны очраттым. Ул Күчмә театрда директор ярдәмчесе булып эшли иде. Сөйләшеп киттек, ул миңа бүлмә тәкъдим итте. Шуннан Марсель Хәкимовичка рәхмәт тә әйтә алмыйча, документларымны Камал театрыннан алып, Күчмә театрга илтеп бирдем. Марсель абый әле бер очрашкач та: «Ай, ялгыштың!» – дип әйтте.
Ләкин Күчмә театрда да җай гына бармады. Баш режиссер Равил Тумашев шактый вакыт роль бирмичә газаплады. Ел ярымнар шулай интектем. Аннан соң юлымда Туфан Миңнуллин очрады. Без аның белән Бауман урамында очраклы рәвештә күрештек. Минзәләдә эшләгәндә Туфан абый спектакль куйды, шуннан калган дуслык иде. Ачыктаначык аңа барысын да сөйләп бирдем. «Күчмә театр өчен махсус музыкаль комедия язам. Үзем куям. Шушы атнада эшен бетерәм», – диде. Туфан абый миңа баш рольне бирде. «Алай түгел, болай ул» музыкаль спектакле иде. Без ул спектакльне унбиш ел уйнадык. Тамашачы бик яратып кабул итте аны. Шулай итеп, Күчмә театрда үземне актер итеп күрсәтә алдым.
Бүгенгәчә шаккатам: шулкадәр кыенлыклар күреп тә, актерлык эшенә мәхәббәт сүрелмәгән. Театрга моның кадәр бирелгәнлек кайдан килгән икән? Елның тугыз ае гастрольләрдә үтә иде бит. Кар, буран димисең, чыгып китәсең. Һич онытмыйм, 1984 елны Күчмә театр белән йөргәндә «Хаҗи әфәнде өйләнә»не авыллар буенча алып чыктык. Кыш, салкын. Чистай районы буйлап йөрибез. Спектакль куйганнан соң, администратор безне унсигез чакрым ераклыктагы бүтән авылга алып китте. Автобусыбыз кырда туктап калды, чөнки күз ачкысыз буран иде. Ерак түгел авыл утларын күреп алдык. И, сөенештек! Һәм кыр казлары кебек тезелешеп, бер-беребезгә тотынып, төнлә шул авылга киттек. Чөнки автобуста калсак, туңып үлә идек. Алланың рәхмәте, исән‑имин әйләнеп кайттык.
Хәзер инде яңа рольләр алмыйм. Узган ел театр җитәкчелеге белән бу хакта сөйләштек. Дөрес, узган ел яңа әсәр – «Карурман»ны куйдык әле.Бүгенге көндә җиде спектакльдә катнашам. Шул җитә дип саныйм. Яшь барган саен үзен сиздерә. Сәхнә бик зур көч сорый. Йөздән артык роль уйналды, Аллага шөкер, дим.
Егерме сигез режиссер белән эшләдем. Бу әле Минзәләне кертмичә. Режиссер дигәннән, Тинчурин театрының режиссерсыз торган чагын авыр кабул иттем. Һәр театрның режиссеры булырга тиеш дип саныйм. Көтүчесез көтү була алмый бит. Рәшит белән ничә еллар бергә аңлашып эшләдек. Инде театрыбызга яңа режиссер килде, төкле аягы белән булсын!
Юк, мин килүче режиссерлар начар димим. Мисал өчен: Илгиз Зәйни «Өч аршын җир»не куйды. Аңа кадәр бер театрда да бармады. Ә Илгиз орлыгын тапты, чын күңелдән сөендем дә, гаҗәпләндем дә мин аңа. Тагын бер яшь, талантлы режиссер – Резеда Гарипованы әйтәсем килә. Аның белән дә шактый эшләдек. Беренче тапкыр «Без барыбыз да кешеләр» спектаклен чыгардык. Шундый катлаулы пьесаны ничек итеп халыкка җиткерә алды бит.
Безнең театрда тел ягы әйбәт. Яшьләребез телне камил белә, башка театрлар белән чагыштырганда, дим. Бездә күбрәк авыл балалары, алар телнең тәмен, кыйммәтен сизә, тоя. Артистларыбызда ясалмалык, уйнау юк, ә яшәү дигән нәрсә бар.
Иң яраткан эшем – гөмбә җыю. Аны чистартканда бөтен мәшәкатьләрне онытасың. Үзем тозлыйм да. Кызганыч, быел гөмбә юк, корылык бит. Җәйне хатыным белән Спас районы Чәчәкле авылында уздырдым. Бик рәхәт авылда, театрдан китсәм, күбрәк авылда гына яшәр идек. Әле генә үзебез өчен яши башладык, дип саныйм. Шуңа да күбрәк карчыгым белән, тыныч кына, кабаланмый гына көн итәсе килә. Аллаһ Тәгалә саулык бирсен. Шуннан да кыйммәтлесе юк...
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий