Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Нурлат яны: су тегермәне

Борынгы ядкарьләр. Кенәз Оболенский тегермәне кайда яшеренгән

            
 
Әлеге тегермән тарихи фильмнар төшерү өчен уңайлы урын – менә дигән «декорацияләр». Барысы да табигый һәм дөрес. Һәм бераз куркыныч, салкын хәтта. Ләкин экскурсовод килеп керүгә, барысы да «җанлана» һәм эшли башлый.

 
 
– Биләрдән Нурлатка кадәрле юл гомумән тарихи, – дип сөйли Нурлат шәһәре һәм Кама аръягы тарихының төбәк музее директоры Флюра Морзаханова. – Нурлатның бөтен тарихы шушы юл белән бәй­ле. Ә су тегермәне – аеруча, бу инде уникаль һәйкәл! Тик проблема шунда: әлеге һәйкәлне яңартыр­га кирәк, ә реставрацияләү өчен акча юк!
КНЯЗЬ ОБОЛЕНСКИЙ СӘЛАМЕ
Тегермәнгә инде йөз яшьтән ар­тык, ул – инженер Аносов проек­ты. Аннары аны, әле революциягә кадәр үк, князь Оболенский сатып алган һәм төзеп бетергән.
– Шул ук Оболенскиймы инде ул?
– Безнең кайбер чыганакларда ул Сергей Александрович дип искә алына, ә икенчеләрендә – Алексей Оболенский. Сез гаҗәпләнмәгез, чөнки Сергей Александрович Оболенскийның бөтен Россия территориясе буенча утарлары булган. Нурлатта гына түгел, сезгә аның турында Чистай музеенда да сөйләгәннәре бардыр. Алар рентага яшәгән. Биш тегермә­не, йөз баш ат асралган ат заво­ды булган. Сыерлары – 250 баш. Александровка бистәсендә үзе­нең шәраб сыгу заводы – соңын­нан ул Төрнәс совхозы дип атала башлаган. Хәтта Пётр Столыпин үзе, бу юлдан узганда, алпавыт Шульц янына да, Оболенский яны­на да керә торган булган. Чулпан авылында хатыны Ольганың ута­ры урнашкан. Бөек реформатор хатынына язган хатларында Обо­ленский турында бик җылы сүзләр әйткән: «Алексей – бик акыллы һәм тәрбияле кеше», «Мин Алёша янында булдым...» Алар бергәләп бу тегермән янына тимер юл су­зарга уйлаганнар. Тегермән тирә­сендә олаулар тезелеп торган, ха­лык төрле яклардан ашлык алып килгән. Бу олаулар еш кына куна калганнар, чөнки онны тарттырып өлгермәгәннәр. Әтием сөйләвенә караганда, тегермән озак еллар ха­лыкны туендыручы булып торган. Чана арты чана килә иде, дип сөй­ли иде ул. Чиратның ничек ба­руына карап... Әллә кайчан булган хәлләр, башка тормыштагы кебек, башка гасырда, тик мин моны бү­генгедәй күрәм...
ШВЕЙЦАРИЯ ТЕХНИКАСЫНЫҢ СОҢГЫ СҮЗЕ БУЕНЧА
...Менә карагыз: тегермән тирәсендә үскән бу имәннәргә йөз яшьтән артык, алар тегермән­нең яшьтәшләре. Ә тегермән
үзе 1964 елга кадәр эшләгән. Ха­лык аны Оболенский тегермәне дип йөрткән. Аннары ул Татмелт­рестның 35 нче тегермәне дип йөр­телә башлаган. Карагыз мондагы җиһазларга – Швейцариянеке! Шул заманнардан бүгенге көнгә кадәр билгеле «Братья Бюлер» те­гермән заводы монда үз җиһазла­рын урнаштырган. Аларны Уцвиль шәһәреннән китергәннәр. Күрәсез­ме аларның табличкасын? Барысы да исән.
Проект буенча бу тегермән кирпечтән түгел, агачтан салын­ган. Биш катның өчесен генә тө­зегәннәр дә мансарда өстәгәннәр. Күрәсезме, хәтта он тарттыру күзлекләренә кадәр сакланган. Тегермән үзе имән баганаларда тора. Су Зур Чирмешән елгасын­нан килгән, һәм барысы да сәгать кебек эшләп торган. Монда бөтен нәрсә шул чордагы Швейцария техникасының соңгы сүзе буенча җиһазландырылган.
– Ничек бу байлыкны бүгенге көнгәчә ташып бетермәгәннәр?
– Авыл кешеләре саклый. Моның өчен аларга хезмәт хакы түлиләр. Янәшәдә Единение авылы. Карагыз, менә моннан чип‑чиста он агып чыккан, – дип, Флюра Җамаловна кабат он тарттыру темасына кай­та. – Ул көрпәгә һәм беренче-икен­че сортларга аерылган. Моны бүтән беркайда да күрә алмассыз! Берен­че катта капчыкларны әзерләп куеп торганнар. Аларның авызларын теккәч, шунда ук коридорга – үлчәүгә чыгарганнар. Бөтен корылма­лар әлегәчә егәрле, нык. Гасырларга җитәрлек итеп төзелгән.
1-2
1-9
1-8
1-7
1-6
1-5
1-4
1-3
1-10
1-11
1-12
1-13
1-14
1-15
ТУРИСТЛАРНЫҢ МОНЫ КҮРГӘНЕ ЮК
– Туристлар киләме?
– Юк, монда куркынычсызлык кагыйдәләре сакланмый, бу берен­чедән. Кайчаннан бирле тегермән ташландык хәлдә. Һәм ул туристлар өчен эстетик яктан да әзер түгел.
– Шулай булгач, «Татарстан»­нан башка, сез моны тагын кемгә күрсәтәсез инде?
– Беркемгә дә күрсәтмибез. Әмма районыбызның яңа башлыгы креа­тив кеше, минемчә, ул тегермәнне игътибарыннан читтә калдырмас. Иң мөһиме, монда барысы да та­бигый, натураль. Бәлки, бу те­гермән бирегә юл булмаганга күрә, шул беренчел халәтендә сакланып калгандыр да. Аны Республика әһәмиятендәге һәйкәл дип игъ­лан итүен иттеләр, ә реставрация планына кадәр саклау өчен дә бер­нинди ярдәм юк. Бер кеше генә берни дә эшли алмый бит. Ә бит ул иң куәтле тегермән булган! Тук­таусыз эшләп торган. Оболенский оныгының оныгы бирегә 2014 елда килде. Тегермән буйлап йөрде дә китте, дип сөйлиләр. Англиядә яши икән.
– Ә үзегез бу тема белән кай­чан кызыксына башладыгыз?
– Бу тегермәнгә җитди игътибар музейдан башланды. Без туристик маршрутлар буйлап йөрдек, ра­йонда туризмны үстердек, грант­ларга гаризалар бирдек... Әмма бик кыйммәтле проект булып чыга. Шуңа күрә безнең тегермәннән әлегә баш тарталар.
ОНЫТЫЛГАН ГЕРОЙ ҖИРЕНДӘ
– Реставрациядән соң те­гермәннең беренчел рәвеше югалмасмы соң? Хәзер әле мон­да тарихи кино төшерсәң дә була – мондагы манзара шун­дый чын һәм уникаль...
– Юк, әлбәттә. Объект тегермән буларак та, музей буларак та сакла­начак. Мин монда мини-пекарня да ясар идем, икмәк исе дә таралып торсын өчен. Кешеләргә су тегермә­ненең ничек эшләгәнен күрсәтер өчен, механизмны да хәрәкәткә китерсәң иде ул! Монда, гомумән алганда, нибары биш‑алты кеше генә эшләгән, шул дәрәҗәдә акыл белән механикалаштырылган бул­ган барысы да.
– Тегермәнне азмы‑күпме үз хәленә кайтарыр өчен күпме акча кирәк соң?
– Мөгаен, 40 миллион чамасы­дыр. Мәдәният министрлыгында безне хупладылар, әлбәттә, бу те­гермән турында барысы да белә. Әлмәттә дә, Казанда да, Мәскәүдә дә беләләр. Мондый уникаль объ­ект өчен ул кадәр үк зур акчалар да түгел югыйсә. Без Швейцария фирмасына ярдәм сорап мөрәҗә­гать иткәч, «Братья Бюлер» за­водының Мәскәүдәге вәкилләре тегермәнне җире белән бергә са­тып алырга теләгәннәр иде, ләкин мин бирмәдем. Үз сүземдә торып, саклап калдым.
Гомумән, бу якларда бары­сы да тарих белән сугарылган. Единение авылы революциядән соң гына барлыкка килгән, ә аңа кадәр әнә тегендә – урман артын­да – Герой Авылы (Деревня Героя) булган. Анда 1812 ел сугышы герое яшәгәнгә күрә, аның хөрмәтенә шулай дип атаганнар.
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: